Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә финанс грамоталылыгы нигезләрен куллану

№ 199

Роза СӘЛАХОВА,

Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф буенча югары квалификация категорияле методисты, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 25 сентябрендәге 2039-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә «2017 – 2023 елларга Россия Федерациясендә финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясе» расланды. Аның максаты –гражданнарның финанс яктан грамоталылыгын формалаштыру, аларның финанс белемнәре дәрәҗәсен күтәрү, гражданнарның финанс хезмәтләре турында дөрес һәм ышанычлы мәгълүматка, шул исәптән хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар буларак хокукларын нәтиҗәле яклануын тәэмин итү.

Стратегия урта сроклы чорга финанс грамоталылыгын арттыру өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен билгели.

Финанс грамоталылыгы темасы актуаль, чөнки кеше матди дөньяда яши, һәм аның нигезләрен балачактан һәм үсмер чактан ук сеңдерергә кирәк.

Акча белән ничек дөресрәк эш итү турында белемнәр дә җитәрлек түгел. Еш кына үз әти-әниләренең тәҗрибәсе мисал була. Һәм ул төрле булырга мөмкин: гаилә тиенен тиенгә санап яшәгәннәре белән беррәттән, ягъни тулы хәерчелектә гомер иткәннәре дә, киресенчә, бик бай гаиләләр дә, анда исә балага бернәрсәдән дә баш тартмыйлар. Тик ике очракта да акча белән ничек эш итәргә, аларны ничек табарга дигән тема бик авыр була.

Һәм менә бала үсә, иртәме-соңмы мөстәкыйль тормыш итә башлый. Ул үз тормышы һәм гаилә тормышы өчен тулы җаваплылык ала. Шуңа күрә мөмкин кадәр иртәрәк башланса, финанслар белән танышу җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк булачак.

Төп гомуми белем турында сөйләсәк, финанс грамоталылыгы нигезләрен түгәрәк, факультатив курс, дәрестән тыш чаралар яки теләсә кайсы дәрес эчендә кертергә була. Әлеге мәкаләмдә татар теле һәм әдәбияы дәресләрендә куллану юлларына тукталырмын. Барлык темалар буенча фикер алышу һәм финанс грамоталылыгы буенча эш программада бирелгән төп материалга зыян китерми.

Әлбәттә, дәресләрдә эшлекле, имитацион, рольле уеннар һәм квестлар кебек формаларны тирәнтен биреп булмый, чөнки татар теле һәм әдәбияты буенча башка программа. Тик бу темага бераз «чуму» – бик мөмкин хәл.

Дәресләрдә финанс грамоталылыгы темасына түбәндәге ысулларны кулланырга мөмкин: сүзлек диктанты, диктант, текст белән эшләү, эссе, иншалар.

Текст белән эшләү мисаллары

  1. Текстны укыгыз, калын хәрефләр белән билгеләнгән сүзләргә игътибар итегез. Алар нинди сүз төркеме булып тора? Исем сүз төркеменә билгеләмә бирегез. Калын хәрефле сүзләрнең төрләнешен билгеләгез.

Төрле халыклар билгеле бер тарих этапларында акча сыйфатында төрле продуктлар кулланган. Мексикада бу – какао-боблар, Боливиядә һәм Перуда борычның бер төре белән түләгәннәр, Филлипин утрауларында – дөге, ә Россиядә җәнлек тиресе һәм терлек белән түләгәннәр.

  1. Таблицада кирәкле биш һөнәр исемлеге тәкъдим ителгән. Рейтинг буенча аларны, иң аз түләнә торган акчадан башлап, дәфтәргә языгыз. Исемнәр белән янәшә килешләре күрсәтелгән, сүзләрне кирәкле килешкә куеп языгыз.
Профессияләр/һөнәрләр Вакансия   Уртача хезмәт хакы (сумнарда)
1 Актер (у-в. к.) 216 40000
2 Журналист (и. к.) 529 32000
3 Фотограф (ч. к.) 608 28000
4 Сайтлар эшләүче (ю. к.) 305 65000
5 Дизайнер (т. к.) 306 44000

 

  1. Мәкальләрне диктовка астында языгыз. Сүз төркеме булган исемнәрнең астына сызыгыз.

Акча янчыгы җиңел булганда – күңелдә авыр.

Акча табу җиңел түгел, акча тарату җиңел.

Кем озак йоклый, шул акча тупламый.

  1. Лексик диктант язабыз. Укылган юллар нинди сүзне аңлата?

Хезмәт хакы нинди автоматтан бирелә?

Хезмәт хакларының яртысын ничек атыйлар?

Табибка да, акробатка да хезмәт өчен нәрсә бирелә?

Ул – финанс факиры, безне үзенә банкка көтә.

Бер сүзне кулланып, җөмлә төзегез.

  1. Финанс өлкәсеннән биш сүз уйлап языгыз, һәрберсенең лексик мәгънәсен аңлатыгыз. Алар белән гади җөмләләр төзегез. Исемнәр өстенә аларның даими билгеләрен күрсәтегез.
  2. Иншалар һәм эссе темалары: «Минем гаилә бюджеты», «Ни өчен банкларны уйлап чыгарганнар?», «Акча ничек үрчи?», «Бәхет акчадамы?».

Әдәбиятта күп кенә әсәрләр бар, алар үрнәгендә финанс хәлләрен ачыкларга, балаларны фикерләргә өйрәтү мөмкинлеге бар. Дәрестә әсәр тексты белән эшләргә була: сәнгатьле итеп укырга, рольләрне укырга, фикер алышырга, сорауларга җавап бирергә, хәтта геройга финанс хаталарын кылмаска ярдәм итә торган башка сюжет уйлап табарга була.

Иң гади әсәр – «Алтын ачкыч». Буратино мошенникларга ышана һәм финанс хатасы ясый. «Җиңел» акча темасы хәзер дә актуаль.

Рус, татар һәм чит ил классикасында да мисаллар аз түгел. А.С.Пушкинның «Евгений Онегин», Н.В.Гогольның «Үле җаннар» һәм «Ревизор», Ф.М.Достоевскийның «Җинаять һәи җәза», А.П.Чеховның «Чия бакчасы», Г.Камалның «Банкрот», «Буранда», Ш.Камалның «Акчарлаклар», Дж.Лондонның «Тормышка мәхәббәт», О.Генриның «Дары волхвов».

Күп кенә әсәрләрдә ачлык һәм саранлык игелек һәм намуслылыкка каршы тора. Финанс грамотасызлыгы геройларны авыр хәлгә китергән.

Шулай итеп, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә финанс һәм социаль грамоталылык тәрбияләргә мөмкин. Бала күбрәк акчаны бәяли башлый, тиенлек эшләргә өйрәнә, финанслар турында күбрәк белә, көндәлек тормышта финанс чишелешләрен кабул итә белә. Гомумән алганда, укучыларның үз-үзләрен танып белү, үз-үзләрен күрсәтү һәм үз-үзләрен күрсәтү процесслары үсә.

Әдәбият

  1. 2017-2023 елларга Россия Федерациясендә финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясе. Керү ноктасы: http://static.government.ru/media/files/uQZdLRrkPLAdEVdaBsQrk505szCcL4PA.pdf
  2. Корлюгова Ю.Н., Подовинникова А. В. Финанс грамоталылыгы./ Ю.Н.Корлюгова, А. В. Половинникова // Ата-аналар өчен материаллар. 5 – 7 кл. гомуми белем бирү оешмалары. – М.: ВАКО, 2018. – 80б.
  3. Корлюгова Ю.Н., Подовинникова А. В. Финанс грамоталылыгы./ Ю.Н.Корлюгова, А. В. Половникова // Эш дәфтәре. 5 – 7 кл. гомуми белем бирү оешмалары. – М.: ВАКО, 2018. – 160б.
  4. Липсиц И., Вигдорчик Е. Финанс грамоталылыгы./ И. Липсис, Е.Видорчик// Укучылар өчен материаллар. 5 – 7 кл. гомуми белем бирү оешмалары. – М.: ВАКО, 2018. – 320б.