Татар теле  һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану

ТАТАР ТЕЛЕ  ҺӘМ  ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН  ТЕХНОЛОГИЯСЕ ЭЛЕМЕНТЛАРЫН  КУЛЛАНУ

 

Гөлфия САФИУЛЛИНА,

Гөлшат МӨБАРӘКШИНА,

Казандагы 174 нче гимназиянең

 татар теле һәм әдәбияты укытучылары

 

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Олыларга эштән бушаган вакытларында күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса, бала өчен уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул.

Хәзерге вакытта уеннарны төркемләүдә В.Всеволодский-Гернгросс квалификациясе гамәлдә йөри. Ул барлык уеннарны 3 типологик төркемгә: драматик, спорт һәм орнаменталь (җырлы-биюле) уеннарга бүлә.

Җырлы-биюле уеннар нәниләр репертуарында сан ягыннан күп булмаса да, балалар (бигрәк тә кызлар) аларны яратып уйныйлар. Бу төр уеннарда музыка, җыр, такмак бик зур  роль уйный. Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәлләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләрдә чагылыш таба.

Балаларның җырлы-биюле уеннарын анализлау шуны күрсәтә: аларның күпчелеге зурлар репертуарыннан нәниләргә күчкән. Балаларга ят булган уен җырлары, такмаклар үзгәртелгән яки бөтенләй төшеп калган һәм яңа сүзләргә җырлана башлаган.

Уеннарның популяр бер төркеме – драматик уеннар. Бу уеннарның тематикасы киң, эчтәлекләре тормышның үзе кебек күпьяклы. Алар яңа уеннарның барлыкка килүендә хәлиткеч урын тоталар. Традицион драматик уеннарның байтагы, тотрыклы форма һәм эчтәлек алганчы, шул уеннар рәтендә шомарган, камилләшкән дияргә нигез бар.

Балалар репертуарында спорт һәм зиһен сынаш уеннары зур урын алып тора. Билгеле булганча, аларның беренчеләре балаларның физик чыныгулары өчен әһәмиятле булса, икенчеләре исә художестволы иҗат кәүсәсен үстерүгә буйсындырылган. Кыскасы, уен бала өчен нерв системасы, тән, акыл гимнастикасы булып хезмәт итә.

Кече яшьтәге мәктәп балалары 45 минут буе дәрес тыңларга күнекмәгән. Парта арасында хәрәкәтсез утыру ялыктыра, аларның дәрескә игътибары кими. Яшь организм әледән-әле хәрәкәт таләп итә. Һәр дәрестә, 15 – 20 минут узгач, физик һәм музыкаль тәнәфесләр ясау эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә. Кул, бармак, гәүдә хәрәкәтләрен эченә алган гимнастик күнегүләр уен хәлендә күңелле узсын өчен, алар төрле санавычлар, җыр, такмаклар белән башкарылалар.

Җырлы түгәрәк уеннары, сүзле-хәрәкәтле уеннар уйнаганда, балалар сүзләрне тизрәк үзләштерәләр. Алар бу уеннарны дәрес вакытында да, дәрестән тыш та яратып уйныйлар. Җырлы-сүзле уеннарны балалар хәрәкәтләр белән ныгыталар. Уеннарны ял минуты өчен сайлаганда, тексты кыска булырга тиеш. Ул аларга истә калдыру өчен уңай. Мәсәлән:

Без хәзер инде зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә юабыз.

Телне өйрәнгәндә уеннар, шигырьләр, җырлар темага яраклаштырып сайланылса, нәтиҗәсе уңай була.

Балага уен һәм җыр сүзләрен механик рәвештә ятлатырга кирәкми, чөнки бу яшьтә бала сүзнең мәгънәсен аңламыйча, татар телендә шактый күләмдәге шигырьләрне яттан сөйләргә өйрәнгән була инде. Балалар укытучы сөйләмен тыңларга һәм ишетергә күнектерелергә тиешләр. Балаларның шушы психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укытучы тексттагы сүзләрнең мәгънәсен рус телендә аңлата. Башта ул текстны татар телендә ашыкмыйча матур итеп укый, хәрәкәтләр белән күрсәтә, җырлы уен булганда, җырлый. 1–2 мәртәбә шулай кабатлый. Балалар тыңлап утыралар, аннан соң текстта әйтелгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Сүзләрне дөрес әйтүләренә ирешкәч, текст балалардан күмәк кабатлатыла.

Әйтешүләр куллану да уңай нәтиҗә бирә. Бала шигъри сорауларга шул рәвешле җаваплар гына табып калмый, үз максатына ирешү өчен, мәсьәләне хәл итү чарасын эзли. Укучылар мондый  әйтешүләрне тиз ятлыйлар һәм тәнәфесләрдә, дәрестән соң да үзара әйтешеп уйныйлар.

– Песи, кая барасың?

– Әбиләргә барамын.

– Анда сиңа ни тия?

– Ике калак май тия.

– Аны кая куярсың?

– Мич астына куярмын.

– Пычранса нишләрсең?

– Суга төшеп юармын.

– Төшеп китсәң нишләрсең?

– Талга ябышып чыгармын.

– Талың купса нишләрсең?

– Акырып-бакырып елармын.

Ял минутында һәм уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне дә җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, уеннар балада күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияли.

Татар теле дәресләрен җанлы, (күңелле) кызыклы итү, дөрес сөйләү, язу күнекмәләрен булдыру, туган телне үзләштерүдә укучыларны мавыктыру максатыннан, дәрес материалын балалар фольклоры белән баетып куллану зур нәтиҗәләр бирә.

Дәрестә авазларны дөрес әйтергә өйрәткәндә, тел төзәткеч яки тел шомарткычлар укучыларда зур кызыксыну уята. Мәсәлән:

Безнең олы капкага

Кем анда ишек кага?

Тормагыз инде басып,

Кечкенә капка ачык.

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны,

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

Дәрес-шоу. Дәресне уздыру өчен, балалар берничә төркемгә бүленә. Һәрбер группа үзенең лидерын сайлый. Ул укытучы биргән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка төркем укучылары да кушыла ала. Шул тәртиптә алар үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

Бәйләнешле сөйләмне үстерүдә сәхнәдә чыгыш ясауның роле аеруча зур. Чөнки бала әдәби телдә сөйләшергә өйрәнеп кенә калмый, үзен иркен итеп тотарга да, фикерне җиткергәндә, кайсы сүзләргә аеруча басым ясарга кирәклеген дә күреп үсә. Бу – аңа зур файда.

Дәрес-аукцион. Мондый характердагы дәресләрне оештыру башлангыч һәм урта сыйныфларда нәтиҗәлерәк була. Мәсәлән, «Ашамлыклар кибетендә», «Ашханәдә» һәм башка шундый темаларны өйрәнгәндә. Аукционда темага караган әйберләр өчен түләү түбәндәге формада барырга мөмкин: сораулар бирү, сүзләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; шулай ук әйберләрнең үзенчәлекле якларын: төсен, тәмен, формасын, күләмен атый белү; репликалар, диалоглар, зур булмаган текстлар төзү. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.

Дәресләрдә төрле уеннар куллану, хәрәкәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә дә сүзнең мәгънәсен аңлауга ирешеп була. Мәсәлән, «Гәүдә төзелеше» темасын өйрәнгән вакытта, балалар белән «Күз, колак, борын» дигән уен оештырырга була. Бу очракта балалар сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр. Хор белән күз  дип әйткәндә, балалар, торып, күзләрен күрсәтәләр; колак дигәндә, утырып, колакларын тоталар, борын дигәндә – борыннарын. Уен вакытында сүзләрнең эзлеклелеге һәм әйтелү тизлеге үзгәреп тора. Уен шау-шулы, күңелле килеп чыгачак, иң мөһиме, балалар, үзләре дә сизмәстән, яңа сүзләрне исләрендә калдырачаклар.

Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өчен уеннарның әһәмияте зур. Укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш.

Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим.  Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә, укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку  тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.

Уеннарны һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап, без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла.

Күренекле фәлсәфәче Фома Аквинский әйткәнчә, «Белем – шулкадәр кирәкле әйбер, аны нинди генә ысул  белән тапсаң да зыян итмәс».

Файдаланылган әдәбият

  1. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Татарский язык в русскоязычной аудитории: Пособие для старшеклассников русской школы, учащихся техникумов и училищ, студентов высших учебных заведений / Под ред. Р.А.Юсупова. – Казань: Магариф, 1995. – 206 с.
  2. Айдарова С.Х. Упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся (1–3 классы)/ С.Х.Айдарова. – Казань: ТГГИ, 2002. – 36 с.
  3. Мияссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен кулланма)/ И.Х.Мияссарова. – Казан, 1998. – 60 б.