Татар теле дәресләрендә уен технологиясен куллану

№ 157 

Рәмзия МУЛЛАХМӘТОВА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гөлнара САФИНА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогикада укыту методы буларак, уен ХХ гасырның 70 нче елларында киң тарала. Укыту процессында уен технологиясе максатчан булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аша аеруча кече яшьтән әйбәт бирелә. Уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы, белем һәм әхлакый тәрбия бирү бурычын алда тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш. Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак үзгәрүенә этәргеч булып тора. Уен шулай ук баланың мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген үстерә, аны коллективлык рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.

Татар теленнән яңа үрнәк программалар балаларның ныклы белем, тотрыклы күнекмәләр алуын гына түгел, мөстәкыйль рәвештә танып белү эшчәнлеге белән кызыксынуларын уятуны да күздә тота. Мондый сыйфатлар татар теле дәресләрендә дә тәрбияләнә. Укучы дәрестә никадәр актив катнашса, мөстәкыйль фикер йөртсә, һәр яңаны нәтиҗәле итеп тану ысуллары белән коралланса, сөйләмгә ия булу да шулкадәр уңышлы барачак.

Моның өчен татар теле дәресләрендә укучыларның аралашу күнекмәләрен үстергәндә мавыктыргыч уеннар аша проблемалы сорауларны хәл итәргә өйрәтү мөһим. Аларны чишү балада үз көченә ышану тойгысы уята, аннан зуррак эшләрне башкаруга, катлаулы мәсьәләләрне чишүгә дәртләндерә, максатка ирешүдә бернинди киртәләр алдында да тукталып калмау сыйфаты булдыра.

Бирелгән уеннар, мавыктыргыч күнегүләр, табышмак, башваткыч, кызыклы әңгәмәләр, әкият һәм мәзәкләр укучыда ана теленә мәхәббәт тәрбияли, телгә карата тирән кызыксыну уята. Алга таба дәресләрдә еш кулланыла торган уен төрләренә тукталып үтәбез.

«Кем күбрәк таба?» уены. Укытучы яки укучы әйткән бер иҗеккә төрле иҗек табып, күбрәк сүз төзеп әйтергә тырышу балаларда уйлау һәм эзләнүчәнлекне үстерә. Укытучы са- иҗеген әйтә, ә укучылар, аңа төрле иҗекләр өстәп, үз сүзләрен әйтеп баралар: Сара, Самат, Саҗидә, Сабир; сабын, салам, сары һ.б.

«Эстафета» уены. Укучылар ике төркемгә бүленә, кара-каршы тезелеп, сафка баса. Һәр саф башында «капитан» тора. Җитәкче: «Башладык!» – дигәч, ике «капитан» да, сүз чыгарырлык берәр иҗек әйтеп, мәсәлән,  бас-, ка-, эстафетаны күршесенә бирә. Алар да, сүз чыгардай иҗек әйтеп,  -ма, — бак, күршеләренә бирәләр. Күршеләре дә, шул ук иҗекләргә сүз чыгардай бер иҗек өстәп, -тур, -ча, эстафетаны алга таба үз күршеләренә тапшыралар. Сафның азагында торучылар берәр иҗек әйтәләр дә, йөгереп барып, эстафетаны «капитан»га тоттыралар. Соңга калган яки ялгышкан як отылган санала.

«Тиз уйла!» уены.  Балалар түгәрәкләнеп утыра. Кулына туп тоткан укучы бер иҗек әйтә дә (ар-) тупны икенче укучыга ата. Ул, тупны эләктерү белән, «-па» яки «-ба» иҗеген өстәп әйтә. Түгәрәк күмәк рәвештә арпа сүзен кабатлый. Туп тоткан укучы, үзе бер иҗек әйтеп, тупны өченче укучыга бирә. Уен шулай дәвам итә. Сүз чыкмый торган иҗек әйткән укучы (мәсәлән, арха) түгәрәккә арты белән утыра. Берничә сүздән соң ул да уенга кертелә. Уеннан бер дә чыкмаган укучылар җиңүче була.

«Чылбыр» уены. Барлык авазлар өйрәнелгәч үткәрелә. Һәр сүз алдан әйтелгән сүзнең соңгы иҗегеннән башлана: аш – шар – рама – агач – чан – нарат – тай —  йолдыз – зал; бата – табак – бакча – чана – насос  — соскы – кырау – Рауза. Сүз й, ң авазларына бетсә яки балалар сүз таба алмасалар, чылбыр өзелә. Уен яңадан башлана. Беренче сүзне уен башлыгы әйтә, чылбыр өзелгәч тә, яңа сүз белән ялгап җибәрә, дөрес әйтүне күзәтеп тора, ялгышучыларны беразга уеннан чыгарып тора. Балалар уен вакытында а боҗрасына эләксәләр, әйтик, алма – арбаалка, укытучы, бу «боҗра»дан чыгару өчен, ат яки тары дип әйтеп җибәрә, балалар яңадан сүзләрне тезеп китәләр: тары – ылыс – салам – мал – ләкләк һ.б. Төркем, йолдызчык белән уйнаганда, һәр бала, үз чиратында, бер сүз әйтә. Чылбырны өзсә, уеннан чыгарыла. Уенны чираттагы бала ялгап китә. Ахырга кадәр калган укучы җиңүче була.

Мәзәк уеннар куллану да яхшы нәтиҗәләргә китерә. Алар, бер яктан, көлү, хәрәкәт, сөйләшү тудырса, икенче яктан, уен кагыйдәсе буенча укучылардан тыелу, тик тору, дәшмәүне таләп итәләр. Мондый уеннар үз-үзеңне кулга алырга, вакытында тыела белергә өйрәтә. башлангыч мәктәп балалары өчен бу сыйфатлар бик кирәк. Мондый күнегүләр балада ныклы ихтыяр тәрбияләү өчен дә хезмәт итә.

«Очты-очты» уенында балалар эчтәлеге белән чынбарлыкка туры килгән җөмләләрне укытучы артыннан кабатлап баралар. Туры килмәсә, дәшмиләр. Очты-очты, казлар очты (кабатлыйлар, кулларын югары күтәрәләр). Очты-очты, базлар очты (дәшмиләр, кулларын күтәрмиләр). Очты-очты, торналар очты. Очты-очты, торбалар очты һ.б. Ялгышып кул күтәргән укучы уеннан чыга.

Кешеләр әйтеп кенә түгел, язып та аралаша ала. Язма сөйләмдә җанлы телдәге төп авзларны басма билгеләр – хәрефләр белән белдерәләр. Шуңа күрә татар теле дәресләрен авазларны белдергән хәрефләр белән таныштырудан башлыйбыз. Моның өчен «Футбол» уеныннан файдаланып була. Класс тактасына футбол капкасы ясалган плакат беркетелә. Өстәлдә сузык аваз хәрефләре язылган футбол туплары ята. Штанга итеп тартык аваз хәрефләре куела. Сузык аваз хәрефләрен шул ике тартык арасына, сүз килеп чыгарлык итеп, дөрес итеп урнаштырсак, гол санала. Мәсәлән, М  һәм Л штангалары арасына а, у хәрефләре куелса, ике гол исәпләнә; ы хәрефе куелса, бер гол киметелә, чөнки мыл дигән сүз юк. Уенны, классны ике төркемгә бүлеп, ярыш форматында да уйнарга мөмкин. Сүзләрне класс тактасына баганалап язып та, уенны оештырып була. Укучылар ничә төркемгә бүленсә, шулкадәр сүз баганасы була. Төркемдәге  һәр бала бер сүз яза: каз-кәз-көз-күз-кыз һ.б.

V сыйныфта алфавитны кабатлаганда, кызыклы уеннар белән дәресне баетырга мөмкин.

«Алфавит» уены. Анда дүрт укучы катнаша. Класс кассасыннан 39 басма хәреф алына. Хәрефләрне бутап, дүрт уенчы үзара бүлешә. Бер укучыда 9 гына, калганнарында унар хәреф була. Һәр укучы, уен барышында ялгышмас өчен, үзендәге хәрефләрне алфавит тәртибенә сала. А хәрефе булган кеше уенны башлап җибәрә. Аннары Ә хәрефе куела. Аннан соң Б, В, Г һ.б. хәрефләр куела бара. Һәр укучы хәрефнең исемен дөрес әйтеп куярга тиеш. Бер укучы берничә хәреф куя. Әйтик, аңарда О, П, Р, С хәрефләре бар икән. Ялгышмаган укучы җиңә, ялгыш хәреф куйганы яки алфивит тәртибендә хәрефен куя алмаганы отыла. Мондый очракларда уен өзелмәсен өчен, сыйныфташлары аны төзәтә. Бу уен алфавитны яхшы истә калдырырга ярдәм итә.

Сүзләрне дөрес язу кагыйдәләрен истә калдыру аерым укучыларга бик авыр бирелә. Бу очракта түбәндәге уеннарны кулланып була.

«Кем тизрәк?» уены. Бер үк хәрефтән башланган биш сүз язарга кирәк. Орфографик, каллиграфик яктан дөрес итеп, биш сүзне кем алдан язып бетерә, шул: «Мин бетердем!» – дип кычкырып әйтә һәм җиңүче була. Берничә укучы бер үк вакытта тәмамласа, эшләрен тикшергәннән соң, ярышны дәвам итәләр. Бүтәннәр катнашмый. Мәсәлән: сабан, сабын, сары, суган, сандугач; тал, таш, табын, тау, тун. Бу уенны орфография кагыйдәләренә бәйле рәвештә дә оештырып була. Мәсәлән, беренче иҗектә ө хәрефе булган биш сүз языгыз; җ хәрефенә башланган биш сүз языгыз; э хәрефенә башланган биш сүз языгыз һ.б.

«Лото» уены. Ул гади лото кебек уйнала. Карталар – уйнаучыларда, карточкалар уен башлыгында була. Карталарга язылышлы катлаулы сүзләр языла. Шул ук сүзләр карточкаларга да языла һәм бер конвертка тутырылып куела. Җитәкче картадагы сүзләрне каплый торган сүзле карточкаларны буташтыра, аннан берәм-берәм укый. Ул укыган сүз кемдә булса, шуңа карточканы бирә. «Миндә»,  дип әйтүче булса, читкә куеп бара. Картасын алдан каплап бетергән кеше ота. Уен кабатланса, карталар алыштырыла. Таныш булмаган сүз очраса, җитәкче аңлатырга куша яки үзе аңлата. Бу уенны, кагыйдәне өйрәнгәнче, тәҗрибә, фактик материал туплар өчен дә яки яңа кагыйдәне күреп ныгыту өчен дә үткәрергә була. Карта һәм аны каплый торган карточкалар бер төскә буяла. Карточкага рәсем ясарга да мөмкин.

«Сүз басымын билгеләү» уены. Уйнаганда, укучылар сүзнең басымын дөрес билгеләргә, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр. Өч укучы уйный. Һәр бала сүзләр язылган 15 карточка, өч күрсәткеч карточка ала. Уйнаучылар карточкадагы сүзләрне, басымнарына карап, өч төркемгә бүлә: басымы беренче иҗектәге сүзләр; басымы урта иҗектәге сүзләр; басымы соңгы иҗектәге сүзләр. Җитәкче кулында, уенның дөреслеген тикшерү өчен, басымнар куелган сүзләр исемлеге була.

«Табышмак әйтешү» уены. Ул бик борын заманнан ук килә, акыл сынашу, тапкырлык, күзәтүчәнлек, зирәклекне үстерү өчен кулланыла. Шуның өстенә, табышмак халыкның образлы теле белән таныштыра. Фикерне кыска, матур һәм ачык итеп әйтә белергә өйрәтә. Балаларның чынбарлык турында беренчел фикер йөртүләре конкрет икәнен исәпкә алсак, аларның логик, абстракт фикер йөртә белүгә күчү, үсү баскычында табышмаклар зур роль уйный. Табышмак уены ун комплект итеп төзелә. Һәр уенда өч карта алына, һәр карта алты шакмакка бүленә, һәр шакмакка бер табышмак языла. Һәр табышмакның җавабы кечкенә карточкаларда бирелә, яки табышмак ителгән предметның рәсеме ясала. Бер комплектның табышмак язылган карталары, җавап язылган карточкалары, уенда буталмасын өчен, өч төрле төскә буяла. Мәсәлән, беренче уенда йорт хайваннары (ак төстә), кыргый хайваннар (яшел төстә), йорт кошлары (кызыл төстә). Сүзләр язылган яки рәсемнәр ясалган җавап карточкалары картадагы табышмаклар язылган шакмаклардан зур булырга тиеш түгел. Өч карта, унсигез карточка бер конвертка салына. Аның белән өч бала уйный ала. Өч звенога бүленеп, төркем белән дә уйнап була. Уен комплектлары җитәрлек булганда, бөтен класс белән дә уйнарга  мөмкин. Уен җитәкчесе табышмаклы карталарны һәм аларның җавабы булган карточкаларны таратып чыга. Сигнал буенча уен бер үк вакытта башлана. Үз картасындагы алты табышмак өстенә шуларның җавап карточкаларын дөрес куйган укучы ота.

Сүзнең тамырын табу, тамырдаш сүзләрне билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап, яңа сүзләр ясау кече яшьтәге мәктәп балалары өчен шактый авыр. Шуңа күрә укытучы зур кәгазьгә агач рәсемен ясый, бер тамырдан булган сүзләрне карточкаларга язып, әкиятне сөйләгәндә, карточкаларны агач ботакларына беркетә бара. Балалар бер тамырдан әллә никадәр сүз ясалганын күрәләр. Агач рәсемен акбур белән тактага ясарга, әкиятне сөйли-сөйли ботакларын ясап, тамырдаш сүзләрне язып барырга да була. Балалар да катнаша ала.

Булган, ди, бер тамыр

(Әкият)

Борын-борын заманда булган, ди, юл дигән бер тамыр. Кешеләр юлдан барганда, аны тапканнар да уйлыйлар икән: «Нишләргә моның белән?». Юл исемле тамыр сүз әйткән: «Сез, дигән, мине утыртыгыз, ә мин зур агач булып үсәрмен».

Кешеләр юл исемле тамырны утыртканнар икән, бу үсә дә башлаган. Әй, үсә, ди, бу: башта бер ботак җибәргән, аннан икенчесен, өченчесен… Бер юл тамырыннан әллә никадәр ботак үсеп чыккан. Һәр ботакта юл тамырыннан ясалган сүз икән.

Кешеләр гаҗәпләнгәннәр, ботак – сүзләрне чагыштырып-чагыштырып караганнар. Барысының да бер тамырдан үсеп чыкканын күргәннәр. Шуннан соң мондый сүзләрне барысын бергә «тамырдаш сүзләр» дип атаганнар.

«Бакчачылар» уены. Монда һәр балага бер үсенте – бер тамыр сүз бирелә. Укытучы ясагыч кушымчасы күп һәм бертигез булган тамырларны сайларга тиеш. Һәркем үз «агач»ын утыртып үстерә башлый. Агач ботакланып үссен өчен, һәркем үз тамырыннан яңа сүзләр ясап бара. Кем күбрәк сүз ясый, аның агачы озын һәм күп ботаклы булып үсә. Ул, әлбәттә, отучы була, оста бакчачы исемен ала.

«Заказлар» уены. Бу уен ялгызлык исемнәрне, сүз төркемнәрен дөрес билгеләргә өйрәтә, грамматик формаларны тиз тану күнекмәләрен үстерә, грамматик зирәклек, сүзлек хәзинәсен баета. Уен җитәкче өчен әзерләнгән заказ карточкалардан һәм уйнаучылар өчен әзерләнгән 5 – 6 җыелмадан тора. Заказ карточкалар – җитәкче кулында, җавап карточкалары уйнаучылар кулында була, аерым төскә буяла. Җитәкче үз карточкаларын буташтыра да заказ бирә: елга исеме кирәк; берлек санда иялек килешендәге уртаклык исем кирәк; икенче зат күплек сандагы үткән заман хикәя фигыль кирәк һ.б. Укучылар җавап карточкаларын җитәкчегә бирәләр. Уен тиз бара. Бер үк заказны барлык укучылар да үти ала.

Йомгак ясап әйткәндә, уен баланың акыл эшчәнлеген камилләштерә, тирә-юньне танып белергә ярдәм итә. Татар теле дәресләрендә уеннар куллану баланың кызыксынуын һәм гамәли күнекмәләрен ныгыта, укытуның нәтиҗәлелеген арттыра, укучы белән укытучының уңышлы эшчәнлеген тәэмин итә. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда уен технологиясен куллану зур әһәмияткә ия.

Уку-укыту процеccы уңaй нәтиҗәләр бирcен өчен, педaгог уенның төп acылын дөреc aңлaргa һәм aны уку-укыту эшчәнлеге белән дөреc aрaлaштырa белергә тиеш. Уен aшa укытучы укыту һәм тәрбия бурычлaрын уңaйлы хәл итеп кенә кaлмый, ә укучы белән aрaлaшуны дa җaйгa caлa.

Кулланылган әдәбият

1. Айдарова С.Х. Игры на уроках татарского языка. – Казань: Gumanitarya, 2004. – 517с.

2. Айдарова С.Х. К знаниям через игру: Методические разработки для учителей нач. классов, обучающих русскоязычных детей татар. языку/ С.Х.Айдарова. – Казань, 1998. – 115с.

3. Мияссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен кулланма)/ И.Х.Мияссарова. – Казан, 1998. – 60б.