Татар теле дәресләрендә һәм предметара бәйләнешләрдә халык авыз иҗаты материалларын куллану

Сиринә САДЫЙКОВА,

Түбән Камадагы 32 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Федераль дәүләт белем стандартларында белем һәм күнекмәләр комплекслы рәвештә компетенцияләр буларак карала. Тел дәресләрендә төп компетенцияләр дип коммуникатив, тел (лингвистик), этномәдәни компетенцияләрне күрсәтергә мөмкин. Этномәдәни компетенцияләр ярдәмендә укытучы дәрестән һәм сыйныфтан тыш чараларда, тарихи-мәдәни мохит тудырып, балаларның үзара аралашуына этәргеч ясаган ысуллар кулланып, буыннардан калган гореф-гадәтләребезгә, туган телебезгә ихтирам уята ала [Шәкүрова, 2009: 72]. Бу фикерләр “Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе”нең проектында да урын алган.

Соңгы елларда белем бирү өлкәсендә дәресләрне интегральләштереп укыту, предметара бәйләнешләргә игътибар бирү тенденциясе сизелерлек дәрәҗәдә артты. Күп кенә галим-педагоглар интегратив бәйләнешләр нигезендә уку эшчәнлегенең мотивацион компонентларын формалаштыру өчен уңай шартлар тудырыла дип белдерәләр [Яблоновская, 2003: 4]. Тел дәресләрендә ешрак әдәбият белән интегратив  бәйләнешләр булдырыла. Бу гаҗәп түгел, чөнки тел һәм әдәбият дәресләренең тыгыз бәйләнештә булуы ике предмет арасындагы бәйләнешләрнең элек-электән киң кулланылуына алшарт булып тора. Еш кына укытучыларның дәрестә мәкаль, халык җырларыннан кулланылуы күзәтелә, һәм без моны, шиксез, уңай күренеш буларак бәялибез. Халык җәүһәрләре бай, образлы телле булуы да, зур тәрбияви потенциалы да дәрескә куелган максатларга ирешүдә роль уйный. Татар теле дәресләрендә алмашлык темасын үткәндә, мисал өчен, түбәндәге төр күнегүләрне куллану максатка ярашлы:

1 нче күнегү. Алмашлык сүз төркеменә караган сүз кергән 10 мәкаль языгыз.

Үрнәк. Беркемнең дә үз аягына үзе балта чабасы килми [1, б. 316].

2 нче күнегү. Саннарны күчереп алыгыз, төркемчәләрен билгеләгез.

1) Ай белән кояш берәр генә була. 2) Ике чишмәне бергә кушсаң, берсе корый, имеш. 3) Нократның бер ташы көмеш, берсе бакыр. 4) Бишкә урын табыла, бергә урын табылмый. 5) Бер елны бүдәнә симерсә, икенче елны тартар симерә. Кичәге гаҗәпкә бүген берәү дә гаҗәпләнми. 6) Берәү печәнне чалгы белән чаба, берәү дуга белән чаба. 7) Ике куян кусаң, берсен дә тотмассың.

3 нче күнегү. Татар халык риваятьләреннән рәвеш кулланылган мисаллар язып алыгыз. Рәвешләргә морфологик анализ ясагыз.

4 нче күнегү. “Болгар каласының корылуы турында” дигән риваятьне укыгыз. Фигыльләрне үзе ияргән сүз белән күчереп алыгыз, төркемчәсен билгеләгез.

Нух пәйгамбәрнең өч улы булган. Аның бер улы Яфәс атлы икән. Яфәснең Газый*, Төрек*, Алып* исемле өч улы булган. Яфәснең уллары берсеннән-берсе матур, зифа буйлы батыр егетләр булып үскәннәр.
Берничаклы вакыт үткәч, боларның арасына шайтан катышкан — болар үзара бозылышканнар. Газый белән Төрек — ике агай-эне — бер-берсенә каршы сугыш ачканнар. Сугышта Газыйны Төрек җиңгән дә, моннан соң инде ике агай-эне бергә тора алмаганнар. Төрек, сугышта җиңүче булса да, үзенең кардәше белән мондаен бозылышудан соң, бергә торудан читкә китүне артыграк күргән. Шуннан соң ул, үзенең башка якыннары белән бергә, бу урыннан икенче ерак җиргә күчеп киткән. Ул шул китеше белән, ерак салкын якның зур бер суы янына барып чыгып, шунда урнашкан, ди. Бу суның – елганың – ул чагында аты булмаган, шулай да бу елга ул илдә үзенең зурлыгы, балыгының күплеге белән дан тоткан бер су булган. (“Болгар каласының корылуы турында” риваяте).

5 нче күнегү. Әкиятне укыгыз. Алмашлыкларны күчереп алыгыз, морфологик анализ ясагыз.

Булган, ди, борын заманда бер хатын. Аның булган, ди, өч өе: берсе кешенеке, берсе күршесенеке, берсе салмаган, бурасын да алмаган, шунлыктан ул алачыкта гына торган, ди. Алачыгы шәп икән: һава белән каплаган, җилләр белән мүкләгән. Ач иде, ди, ул тук иде, ди, алачыкта гына торса да, кешегә чыгу гадәте юк иде, ди.

Шул хатынның булган, ди, Турай атлы бер улы. Чамасыз да гәүдәле, чамасыз да көчле булган, ди, ул егет. Күрешим дисә, кешенең кулын имгәткән, атланыйм дисә, атның билен сындырган, көрәшләрдә моңа батыр чыкмаган, якын-тирәдә берәү дә калмаган мәйданда бу екмаган. «Турай батыр» да «Турай батыр» дип моның исеме телләрдән төшми икән. Буйга-сынга килсә дә, төскә-биткә чибәр булса да, аңа кызлар чыкмаган. Турай яучы җибәрсә, кулларын гына селкиләр иде, ди. Алачыкта торган кеше кайда килен төшерсен дә, кайда бала үстерсен? (“Турай батыр” әкияте)

6 нчы күнегү. Аваз ияртемнәре кулланып, кечкенә генә әкият языгыз.

Татар теле дәресләренә грамматик материалны үткәндә, халык авыз иҗаты материаллары нигезендә тәнкыйди фикерләү технологиясен дә үзен аклый. Бу технологияне кулланганда, дәрестә бала белемне әзер килеш кенә алмый, ул аны (билгеле, укытучы ярдәме белән) эзләп таба [Душина, 2002: 61]. Тәнкыйди фикерләү дигәндә, түбәндәге төшенчә-сүзләрне истә тотарга кирәк: кызыксыну, эзләнү, үз-үзеңә сорау кую (ни өчен?), җавап табу, үз фикереңне булдыру, башкалар фикеренә колак салу, кабул ителгән карар, тәнкыйть күзлегеннән карау [Загашев, 2003: 101]. Бу нисбәттән татар теле дәресләрендә сан иясә алмашлык темасын үткәндә, мәкальләр кулланырга мөмкин. Мисал өчен, укучыларда кызыксыну уяту максатыннан, түбәндәге мәкальләр укыла: Кырык ел яңгыр яуса да, мәрмәр ташка су үтмәс; Каты агач шарт сынар, черегән агач кырык ел чыдар. Һәм алга таба  сорау куела: “Ни өчен бу мәкальләрдә нәкъ менә кырык саны кулланылды икән?”. Укучылар җавап эзлиләр, фикерләр тыңлана, билгеле бер нәтиҗә ясала.

Тәнкыйди фикерләү формалаштыруны оештыру, галимнәр фикеренчә, өч этаптан тора.

I этап – «Чакыру»

Бу этап – элек өйрәнгәннәрне актуальләштерү, тема белән кызыксындыру һәм, яңа мәгълүмат алуга этәргеч биреп, укучыга үз максатын формалаштырырга булышу, ягъни әзерлек этабы. Бу этапта төрле схемалар, таблицалар, дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар, проблемалы сораулар тәкъдим итәргә мөмкин. Әлеге этапта да мәкаль һәм әйтемнәр кулланып, “Ачкыч сүзләр” алымын файдалану максатка ярашлы. Бу алымна парларда,төркемнәрдә, индивидуаль эшләр өчен тәкъдим итеп була. Укытучы тактага мәкальләрдән ачкыч сүзләр яза. Укучыларга шушы сүзләрне кулланып, мәкальне төзергә куша. Укучылар чыганак мәкальне һәм үз мәкальләре белән чагыштыралар. Бу алым фантазияне, күзаллауны бик нык үстерә. Укучыларда игътибар тәрбияли.

II этапфактларны аңлап төшенү

Бу этапта укучы текст белән эш итә. Уку барышында, кирәк булса, таблица, схема, план төзи. Бу очракта текст сүзе киң мәгънәдә кулланыла, ягъни ул язма текст та, укытучы сөйләме дә, видеоматериал да булырга мөмкин. Икенче этапта яңа мәгълүмат кабул ителә, укучы куйган максатына төзәтүләр кертә. Дәреснең бу өлешендә тема белән кызыксынуны көчәйтү, яңа мәгълүмат алуга этәргеч биреп, «иске» белемнән «яңа» белемгә килергә ярдәм итү күзаллана. Монда кәгазь читенә шартлы билгеләр: «!», «+», «–», «?» куеп уку күздә тотыла. Шулай итеп, I этапта куелган сорауга җавап эзләнелә.

III этап – рефлексия, ягъни уйлану нәтиҗәсендә яңа белем “ачу” этабы

Бу этапта укучының киләчәктә, ягъни алдагы дәресләрдә белем алу өчен яңа максаты да барлыкка килергә тиеш. Бу этапта исә укучыларның игътибарын дәрес башында тәкъдим ителгән мәкаль һәм әйтемнәргә, я булмаса риваять яисә әкияттән алынган исем, сан, алмашлык я исә фигыоль кергән мисалларга юнәлттерергә кирәк. Укытучының максаты – дәрес башында куелган бурыч үтәлдеме? Укучы сан һәм алмашлыкны таптымы? Төркемчәсен билгели белдеме? Шул ук вакытта этномәдәни компетенция формалаштыру максатыннан, теге яки бу халык авыз иҗаты үрнәгенең эчтәлеген, асылын, мәгънәсен дә төгәл аныклау таләп ителә.

Чакыру этабында укытучы укучыларга дәрестә өйрәнелергә тиешле тема буенча белгәннәрен исләренә төшерергә этәргеч бирә. Балаларның җавапларын модельгә салырга, схема, таблица итеп төзергә ярдәм итә. Мәсәлән, кластер төзү (уртада тема, аның тирә-ягында кирәкле грамматик төшенчәләр языла) – шуның бер мисалы [Харисов, 2017: 102].

Тәнкыйди фикерләү технологиясе укучыларда мәдәни кыйммәтләр формалаштыра, ана теленә мәхәббәт, бер-береңә ярдәм итү хисе тәрбияли.

Укытуның кызыклы методларының берсе – интерактив методлар. Мондый методлар кулланып эшләгәндә дәрестә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълүматны чыганаклардан үзе таба, ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә, чыганакларны тәкъдим итә. Укучы актив укытучы моның өчен шартлар тудыра. Шундый методларның берсе – проектлар методы [Мөхәммәтҗанова, 2015: 89].

Проектлар методы – нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен, укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.

Халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылган сан һәм алмашлык сүз төркемнәренә караган материалларны файдаланып, проектлар төзү һәм яклауның түбәндәге төрләренә мөрәҗәгать итүне кулай дип саныйбыз:

– тикшеренү проектлары (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максатын,  бурычларын билгеләү, чишү юлларын юлларын ачыклау, кулланылган чыганакларны күрсәтү).

Биредә “Татар халык җырларында төс белдерә торган сыйфат”, “Татар халык сынамышларында алмашлыкларның кулланылышы”, “Әкиятләрдә саннар символикасы” дигән фәнни-тикшеренү проектлары тәкъдим итәргә мөмкин.

– иҗади проектлар (бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, сочинение планын төзү, газетага мәкаләләр язу һ.б.) Бу нисбәттән дәрестән тыш чараларда “Рәвешләр илендә”, “Риваятьләр иленә сәяхәт”, “Саннар ни сөйли?”, “Сынамышлар беләсеңме?” һ.б. шундый иҗади проектлар оештырырга була.

– мәгълүмати (тема буенча мәгълүмат туплау, аны укучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау). Бу яктан караганда, укучыларга интернет челтәреннән яки фәнни журналлардан татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә теге яки бу сүз төркеменең кулланылышына караган мәкаләләр табу, сыйныф укучыларын андагы мәгълүмат белән таныштыру уңышлы алым булып тора.

– предметара (төрле фәннәр нигезендә) проектлар. Әлеге юнәлешкә таянып, татар теле дәресен рус теле белән интегральләштереп укыту үзен аклый. Мисал өчен, рус халык әкиятләрендә һәм татар халык әкиятләрендә җәнлек атамалары бер төсле кулланыламы? Нинди уртаклыклар бар? Нинди аермалар бар дигән сораулар куеп, укучыларның танып белү эшчәнлеген арттырырга мөмкин. Шул рәвешле мәкальләр, сынамышлар, табышмаклар үрнәгендә дә эшләргә мөмкин. Проектның характерлы үзенчәлеге булып укучыларның информация эзләве тора. Информация укучы тарафыннан өйрәнелә, эшкәртелә һәм тәкъдим ителә.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, татар телен укытуның сыйфатын күтәрү, башлангыч сыйныфтан алып туган телне эзлекле үзләштерү, сөйләмне дөрес төзеп, әдәби тел нормаларына туры китереп, телдән һәм язма рәвештә башкаларга җиткерә белү, туган телне өйрәнүнең нигезенә коммуникатив принципны салу – бүгенге көн уку-укыту мәсьәләләреннән иң мөһиме булып тора. Бу максата ирешүдә гомуми белем бирү оешмаларында уку-укыту процессында халык авыз иҗаты әсәрләрен файдалану үзен, һичшиксез, аклый.

Кулланылган әдәбият

  1. Душина, И.В. Методика и технология обучения: Пособие для учителей и студентов пед. институтов и ун-в / И.В.Душина. – М.: ООО Издательство “Астрель”, 2002. – 216 с.
  2. Загашев, И.О. Критическое мышление: технология развития / И.О.Загашев, С.И. Заир-Бек. – СПБ: Альянс” Дельта”, 2003. – 210 с.
  3. Татар теле һәм әдәбият укытучысына ярдәмгә: ФДББС турында белешмәлек һәм терәк схемалар: методик ярдәмлек / төзүчеләр: А.Х.Мөхәммәтҗанова, Р.Б. Камаева, – Казан: ТРМҮИ, 2015. – 68 б.
  4. Федеральный закон Об образовании в Российской ФедерацииN273-ФЗ от 29 декабря 2012 года с изменениями 2019 года. – Режим доступа URL: http://zakon-ob-obrazovanii.ru/ 19.12.23.
  5. Харисов, Ф.Х. Татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге: лингводидактик аспект / Ф.Ф.Харисов. – Казан, 2017. – 280 б.
  6. Шәкүрова, М.М. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика / М.М.Шәкүрова, А.Ф.Йосыпов. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 2009. – 168 б.
  7. Яблоновская, О.В. Интеграция уроков русского языка и литературного чтения / О.В. Яблоновская. – Дис. … канд. пед. наук: 13.00.02. – М., 2003. – 190 c.