Татар теле дәресләрендә лексик уеннар

№ 193

(Рус төркемнәре өчен)

Резеда ХАРИСОВА,

Питрәч районы Көек авылындагы «Алгоритм» технологик лицееның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар теле дәресләрендә укытучы баланың югары сөйләм культурасын формалаштырырга, ишетеп аңлап, уйлап, фикер йөртергә, иҗади сәләтен үстерергә, мөстәкыйль эшләү омтылышын уятырга тиеш. Дәресләрдә баланың хәтерен, логик фикерләвен үстерүдә кызыклы биремнәр, дидактик уеннар куллану аеруча уңай нәтиҗә бирә.

Лексик уеннарның максаты – укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү, яңа лексиканы истә калдыру, өйрәнгән материалны тормышта куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

“Чик сакчылары” уены

Ике яки өч укучы чик сакчысы була hәм “чик бозучы”ларны тоталар. Аңа төрле сораулар бирәләр: “Син кем? Синең исемең ничек? Синең фамилияң ничек? Син кайдан? Син кем белән?” h.б.

“Бармак” уены

Укытучы hәм укучылар бертавыштан әйтәләр: “Бу бармак (баш бармакка күрсәтеп) – бабай, бу бармак (имән бармакка күрсәтеп) – әби, бу бармак (урта бармакка күрсәтеп) – әти, бу бармак (атсыз бармакка күрсәтеп) – әни, бу бармак (чәнти бармакка күрсәтеп) – бәби, аның исеме Чәнти”.

“Эзлибез, эзлибез hәм табабыз” уены

Укытучы класста нәрсә дә булса яшереп куя (мәсәлән, китапны) hәм укучылардан сорый: “Китап кайда?” Укучылар төрле сораулар бирергә тиешләр: “Китап өстәл астындамы? Китап шкаф эчендәме?” h.б. Укытучы “әйе” яки “юк” дип җавап бирә. Тапкан укучы укытучыны алыштыра.

 

“Кем качканын тап” уены

Укытучы кулында әни кешенең фотосурәтен яшерә (башка гаилә әгъзаларын да мөмкин). Укучылар сораулар аша кем икәнен белеп алырга тиешләр: “Бу бабаймы?” Укытучы: “Юк, бу бабай түгел” h.б. Таныган укучы укытучы урынына баса.

“Кем тизрәк, кем күбрәк?” уены

Өстәлдә төрле рәсемнәр тезелгән. Укучы рәсемгә туры килерлек сүз әйтә hәм шул рәсемне үзенә ала. Кем күбрәк сурәт җыя – шул җиңүче була.

“Муенса җыябыз” уены

Беренче җөмлә бер генә сүздән тора, ягъни бер мәрҗәннән. (Аю) Икенчесе – ике сүздән, ягъни ике мәрҗәннән. (Зур аю) Нәтиҗәдә, шулай дәвам итеп, балалар 12 – 15 мәрҗәннән торган муенса тезәләр, ягъни 12 – 15 сүзле җөмлә төзергә өйрәнәләр. Мәсәлән, “Бу зур, акыллы, матур аю урманда яши, җиләкләр, үләннәр ашый, бал ярата”.

“Саннарны искә төшер” дигән туплы уен

Уенны укытучы яки көчле укучы башлый. Ул, рус телендә сан әйтеп, тупны бер укучыга ата. Тоткан укучы бу санны татарча әйтергә тиеш була. (Киресенчә дә мөмкин.)

“Буратиноның букчасын тутыр” уены

Өстәлгә мәктәп кирәк-яраклары тезелә. Укучы, предметларның татарча исемен атап, сумкага тутырырга тиеш. (Дәфтәр h.б.)

“Сүз уйлап тап”  уены

Укытучы профессия  исемен әйтә,  укучы – аның эш-хәрәкәтен. (“Укытучы” – “Укыта”.) Яки укытучы хайваннарны атый, ә укучы – аның сыйфатын. (“Куян” – “Куркак”.)

“Могҗизалар кыры” уены

Укытучы нинди дә булса темага кагылышлы (мәсәлән, яшелчәләр) сүз уйлап, тактага шакмаклар ясый. Укучылар, чиратлап, хәрефләрне атыйлар. Сүзне тапкан укучыга “5”ле куела.

 

“Чәчәк бәйләме” уены

Төсле кәгазьләрдән чәчәк таҗлары кисеп куела. Сыйныф ике төркемгә бүленә. Беренче укучы, бер таҗны алып, аның төсен әйтә: “Бу – кызыл, бу –ак”. Дөрес әйтсә, таҗны үз командасына алып бара. Дөрес булмаса, буш кул белән кайта. Беренче җыеп бетергән команда җиңүче була.

“Фоторобот яса” уены

Уен өчен hәр укучыга кәгазь бите, төсле карандашлар кирәк була. Сыйныф өч төркемгә бүленә (hәрберсе – полиция бүлеге). Санамыш ярдәмендә өч алып баручы куела. Алар шушы полиция бүлегенә югалган дусларын табу сәбәбе белән киләләр. Аның тышкы кыяфәтен телдән сурәтлиләр. Ә калган укучылар, шуңа туры китереп, фоторобот ясарга тиеш булалар. Әгәр рәсем туры килә икән, югалган кеше табылган булып санала. Мәсәлән, “Бу – минем сеңлем. Аның исеме – Гүзәл. Ул – укучы, аның күзе зәңгәр. Ул кызыл күлмәктә иде”.

“Посылка” уены

Бу уенны “Яшелчәләр” темасын үткәннән соң кулланырга мөмкин. Укытучының кулында – тартма. Балалар сораулар ярдәмендә тартма эчендәге әйберләрне белергә тиеш. Ул зурмы, кечкенәме? Нинди төстә? Тәмлеме, әчеме? Түгәрәкме, озынчамы? Бу уенны сорау җөмләләрне төзү схемасын  ныгыту максатыннан да кулланырга мөмкин.

“Ахыры бар, башын тап” уены

Теләсә нинди дәрес ахырында үткәрергә мөмкин. Тактага дәрестә өйрәнгән сүзләрнең ахыргы  яки баш иҗекләре генә языла:

та   (такта)

чы  (укучы)

бур  (акбур)

Бәйлек сүзләрне кабатлау максатыннан куллана торган уен

Сыйныф бүлмәсендә алдан берәр әйбер яшерелә. Аны күрсәткечләр ярдәмендә, дөрес тәрҗемә итеп табарга кирәк. Мәсәлән, өстәл өстендә (анда тагын бер конверт). 3 нче рәттә 2 нче парта астында (ә анда тагын бер конверт), такта каршысында, өстәл артында (ә анда тагын конверт), уртада шкаф эчендә.