Татар шәмаилләре

№ 133

Резеда АЛИУЛЛИНА,

Казандагы 150 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рушания МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 150 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Шәмаил – традицион мөселман сәнгате. Совет чорында өйдә шәмаилләр тоту, элү, борынгы бабаларыбыздан калган кирәкмәс бер гадәт, дини атрибут саналып, юкка чыгарылды. Дини китаплар белән бергә алар күпме яндырылгандыр, чормаларда ашалып ятып, никадәре тузгандыр – моны берәү дә төгәл генә әйтеп бирә алмас. Инде хәзер дини, милли төсмергә ия үзенчәлекле сәнгать үрнәге – шәмаилләргә бөтенләй юкка чыгу куркынычы янаган заманнар артта калды. Кайсы гына татар гаиләсе өенә барып кермә, иманга дәшеп торучы догалар язылган берәр заманча шәмаил күрми чыкмассың.  Әлбәттә, аларның һәркайсын югары сәнгать үрнәге итү мөмкин дә түгелдер. Шулай да шәмаил сүзе гарәпчә «сыйфат, дәрәҗә» дигән мәгънәгә ия. Татарларда киң таралган шәмаил сәнгатенең һәм гарәп каллиграфиясенең традицияләрен торгызу һәм аның матур үрнәкләрен пропагандалау бүгенге көндә әһәмиятле.

Татар шәмаилләре – гомуммөселман сәнгатенең бер өлеше. Әйе, татарлар өчен өйләрендә ишек өстенә дога сүзләре язылган шәмаил элү яки аны башка бер урында тоту – үзе бер гореф-гадәт. Безнең күбебез, чын дөресен әйткәндә, уку түгел, аларда ни язылганын да төгәл әйтеп бирә алмыйбыз. Шулай да Аллаһның барлыгын һәм берлеген искә төшереп торучы һәм рухи терәк Коръән сүзләре язылганга күрә шәмаилләрнең кадере зур. Алар әле тагын борынгы заманнардан бирле татар халкының рухи байлыгын күрсәтеп торучы сәнгать әсәрләре буларак та югары бәяләнә. Белгәнебезчә, мөселманнарда кешеләрне ясау тыела, шунлыктан каллиграфиягә нигезләнгән сәнгать үрнәкләре – шәмаилләр киң таралыш ала.

Без аны рәсем яки сынлы сәнгать, дип әйтә алмыйбыз. Сынлы сәнгать татарларда ХIХ гасыр ахыры-ХХ гасыр башында җәдитчеләр тәэсирендә барлыкка килә. Ә менә декоратив ислам сәнгате мең ел дәвамында яши. Идел буе төбәгендә ул VIII гасырдан башлана. Коръән сүрәләре язылган такта паннолар шул хакта сөйли. Шәмаилне декоратив сәнгать төре, дип әйтә алабыз, аның нигезендә каллиграфия ята. Сүрәләр, татар мәкальләрен, Тукай шигырьләрен язганнар. Алар янына татар бизәкләрен, архитектура корылмаларын, мәчетләрне төшергәннәр. Бары тик татар халкына гына хас шәмаил төре барлыкка килгән. Тарихтан мәгълүм: шәмаилләрне, шулай ук кабер ташларын муллалар ясаган.

Кызлар ләүхә чиккән. Татарларда Коръәннән төрле аятьләр бизәп тукымага чигелә, еш кына кысага алына һәм диварга эленә. Ләүхә – шамаилнең бер төре.

Безнең бабаларыбыз, әбиләребез динне белгән. Коръәнне белмичә ничек шәмаил ясыйсың, ди?! Шәмаил үзе дә синтетик, ягъни төрле юнәлешләрне берләштергән сәнгать һәм аны ясаучы да киңкырлы оста булырга тиеш. Аннан гарәп телен дә, Коръәнне дә белү һәм рәсем ясау осталыгы да сорала.

Шул ук вакытта рәссам һәм аның иҗаты үз җирлегеннән, милләте тарихыннан, туган теленнән аерылгысыз. Әгәр дә сәнгатькә күз салсак, бизәкләрдә, төсләрдә, аерым композицияләрдә һәм язуларда да милли үзенчәлекләр чагыла. Мәсәлән, XX гасыр татар шәмаилләре текстлары халыкчан ислам һәм Идел буе татар-мөселманнары тарихына кагылышлы детальләргә бай. Заманча сәнгать тарих йогынтысында формалаша. Ә безнең тарих христианлаштыру чорын да, революция, алфавит алыштыру, репрессия һәм һәлакәткә китерүче атеизмны да белә. Барысы да иҗатта чагылыш тапмый калмаган. Гарәп-график иҗатыбыз бар, без аны да үзебезчә кабул итәбез.

Алар тагын борынгы заманнардан бирле татар халкының рухи байлыгын күрсәтеп торучы сәнгать әсәрләре буларак та югары бәяләнә. Белгәнебезчә, мөселманнарда кешеләрне ясау тыела, шунлыктан каллиграфиягә нигезләнгән сәнгать үрнәкләре – шәмаилләр киң таралыш ала.

Әлбәттә, Бакый Урманче, Нәҗип Нәккаш, Рөстәм Шәмсутов кебек профессиональ рәссам-каллиграфлар, аерым сәнгатькәрләр көче белән шәмаил сәнгате башта совет чорында, аннары үзгәртеп кору елларында юкка чыкмады. Халыкчан төрен ясауны исә авылларда инкыйлабка кадәр яшәгән әбиләреннән, бабаларыннан гарәпчәгә өйрәнеп калган буын дәвам итте.

Бүгенге көндә дә әлеге төр сәнгать әсәрләрен тудыручыларның эшләренә соклана алабыз. Россия һәм Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинова – шундыйларның берсе.

Ул, моннан дистә еллар элек Чаллыда беренчеләрдән булып, бу эшкә җиң сызганып тотына. Нәтиҗәдә, үзенең шәмаилләре белән Төркиягә кадәр барып җитә. Рәссам ханым белән без Казанда уздырылган «Арт-галерея. Казан-2009» күргәзмәсендә танышкан идек. Рәссам табигать күренешләре, портретлар ясау белән таныла. Шулай да ул төп эшчәнлеген татар халкының гореф-гадәтләрен торгызуга, рухи мирасына заманча төсмер бирүгә юнәлтә. Күп еллардан бирле  күп сандагы күргәзмә -ләрдә катнашып килә. Казан, Чаллы, Түбән Новгород, Саранск, Чабаксар, Уфа, Мәскәү шәһәрләрендә татар халкының милли йөзен чагылдырган җимешләрен тәкъдим итә.

Аның шәмаилләрендә татар халкының күп сандагы кул эшләрендә урын алучы милли бизәкләре күзгә ташлана. Лалә чәчәкләре, бормалы яфраклар, таҗлар…

Бүгенге көндә безнең бурыч шәмаилнең ни икәнен яшь буынга җиткерү һәм аның яңа үсеш юлларын барлаудан гыйбарәт. Шул нияттән чыгып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ел башында «Минем гаиләмнең шәмаиле» акциясен башлап җибәрде. Әлеге акция кысаларында беренче мәртәбә татар шәмаилләренә багышланган Россиякүләм сәнгать конкурсы уздырылды. Конкурска тәкъдим ителгән гаилә ядкарьләренә аерым игътибар бирелде. Нәзарәт катнашучылардан аларның фотокүчермәләрен һәм кыскача тарихларын язып җибәрүне сораган иде. Гаилә ядкарьләрен җыя башлагач, көтмәгән бер хакыйкать ачыла. Татар шәмаилләре мөселман сәнгатенең бер кабатланмас рухи мирасы гына түгел икән. Алар – нык, сабыр, иманлы, зыялы татарларның гыйбрәтле, аяныч язмышы һәм шул ук вакытта  үрнәк гамәлләре шаһитлары да.

Аларга бәйле вакыйгалар бабаларыбызның яшәү рәвешен, ниятләрен, тоткан юлларын күз алдына китереп бастыра.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан «Минем гаиләмнең шәмаиле» акциясе ел дәвамында алып барыла. Бүгенге көндә татар шәмаилләренә багышланган каталог әзерләнә. Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее оештырган әамаилләр тарихына багышланган  күргәзмәсе дә игътибарга лаек.

Шулай итеп, татар шәмаилләре мөселман сәнгатенең бер кабатланмас рухи мирасы гына түгел икән. Алар нык, сабыр, иманлы, зыялы татарларның гыйбрәтле, аяныч язмышы һәм шул ук вакытта үрнәк гамәлләре шаһитлары да. Аларга бәйле вакыйгалар бабаларыбызның яшәү рәвешен, ниятләрен, тоткан юлларын күз алдына китереп бастыра.

Шәмаилләрнең тәрбияви роле әлегә кадәр бәяләнеп бетмәгән. Шәмаил балачактан аңыбызга динне, безгә генә хас үзенчәлекләрне, кыйммәтләрне сеңдерә. Менә шушы яктан чыгып караганда, ул татар халкына үз-үзен, динен, дини һәм милли рухын саклауда бик булыша һәм борынгы заманнардан бирле татар халкының рухи байлыгын күрсәтеп торучы сәнгать әсәрләре буларак  югары бәяләнә.

Бүгенге көндә безнең бурыч шәмаилнең ни икәнен яшь буынга җиткерүдән һәм аның яңа үсеш юлларын барлаудан гыйбарәт.