Татар педагогик журналлары йолдызлыгында – «Мәгариф»

№ 144

Ләлә МОРТАЗИНА,

Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре

ХХ гасыр башында татар-мөселман җәмгыятендә, татар вакытлы матбугатында күтәрелгән иң мөһим, иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе –мөгаен, мәгариф проблемаларыдыр. Милләтне бергә туплау, алга җибәрү, мәгърифәтле итү, заманча мәктәп-мәдрәсәләр ачу, дөньяви белем бирүне оештыру, кыз балаларны укыту, мәгариф өлкәсендә хәйриячелекне оештыру, белем бирүнең эчтәлеген яхшырту, дәреслекләр, педагоглар әзерләү һ. б. – бу турыдагы фикерләр, мәкаләләр ул чорда дөнья күргән һәрбер татар газетасы яисә журналында чагылыш тапкан. Мәшһүр «Вакыт», «Шура», «Сөембикә», «Әлгасрелҗәдит», «Кояш», «Йолдыз», «Сибирия», «Тормыш» кебек басмаларда төрки-мөселман халыкларының мәгарифенә багышланган бик күп материаллар дөнья күрә. Аларда татарлар гына түгел, башка мөселман халыклары вәкилләре дә үзләренең мәгариф өлкәсендәге фикерләре белән чыгыш ясый, үз җирлегендә, үз мәктәпләрендә булган проблемаларны күтәрә, белем-тәрбия өлкәсендә шактый алга киткән татар кардәшләреннән укыту мәсьәләләре буенча киңәш сорый. Татар телендә махсус тәрбия-тәгълим басмалары ачылу белән әлеге мәсьәләләр тагын да киңрәк, җентеклерәк яктыртыла башлый.

Яшь буынны, нәниләрне төрле яклап тәрбияләүне максат иткән беренче төрки-татар балалар җурналы «Тәрбиятел-әтфаль» 1907 елда Мәскәүдә дөнья күрә. Анда милли халык традицияләре, ислам кыйммәтләре нигезендә әхлакый тәрбия бирүгә, балалар әдәбиятын популярлаштыруга зур игътибар бирелә.

1908 елда Казанда чыга башлаган «Тәрбия», 1913 елда беренче саннары дөнья күргән «Мәктәп», «Мөгаллим» (Оренбург) журналлары, «Укытучы», «Мәгариф» һ. б. бик күп педагогик журналларда бала тәрбиясе генә түгел, мәгариф үсешенең төрле өлкәләренә караган мәкаләләр дөнья күрә. Анда эшләгән педагог-журналистлар да заманының иң алдынгы карашлы, иң зыялы, белемле катламын тәшкил иткән. Алар арасында Хәбибрахман Зәбири, Габдулла Гыйсмәти, Әхмәтһади Максуди, Һади Атласи, Фатих Әмирхан, Нургали Надиев, Шәһит Әхмәдиев, Мөхетдин Корбангалиев һ. б.ны атап узарга мөмкин.

Татар мәгарифе тарихында, милли педагогик фикер үсешендә тирән эз калдырган педагогик басмаларның иң зур тарихлысы – әлбәттә,  «Мәгариф»журналы. Аның беренче сәхифәләрен 1913 елның 21 февралендә (яңа стиль белән 6 мартта) чыга башлаган «Мәктәп» журналы белән бәйләп карау дөрес булыр. «Мәктәп» (редакторы Шиһаб Әхмәров) татарча беренче җитди фәнни-педагогик журнал булып тора. Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле туктатыла. Инде совет чорында – 1918 елның 7 ноябрендә чыга башлаган «Мәгариф» журналы иң беренче чиратта «Мәктәп» салган традицияләргә нигезләнеп үсә, шул сәбәпле әлеге ике басманы бер-берсеннән аерып карау да кыен. Бу ике журнал да бер үк юнәлештән барганнар, аларда бер үк темалар күтәрелгән, бер үк авторлар язышкан.

«Мәктәп» журналы битләрендә уку-укыту, белем-тәрбиянең һәрбер юнәлеше чагылыш тапкан: мәктәптә укытыла торган фәннәр, уку программалары, дәреслекләр, аларны яхшырту, татарлар, мөселманнар укый торган һәм гомумән Россиядәге, хәтта чит илләрдәге уку йортлары, аларда мәгариф мәсьәләләренең куелышы, хатын-кыз мәгарифе, мәктәптә кулланыла торган яңа ысуллар һәм алымнар, төрле фәннәрне, бигрәк тә туган тел, тарих, табигать дәресләрен укытуга караган фикерләр, карашлар, уңай тәҗрибә чагылыш тапкан, фәнни мәкаләләр басылган. Басма мөгаллимнәрне мәшһүр мәдрәсәләр, танылган шәхесләр, алдынгы укытучылар эшчәнлеге белән таныштырып баруны да үз бурычы санаган. Алга киткән илләрнең мәгарифендә танылган ысуллар, татар мәктәбендә файдалану мөмкинлеге булган уңышлы алымнар да журнал битләрендә урын тапкан.  Димәк, гади татар укытучысы әлеге басмалар аша чит илләрнең, аерым алганда, Американың, Төркиянең тәрбия-тәгълим өлкәсендәге яңалыкларын, тәҗрибәсен өйрәнә, кайбер уңышлы якларын татар балаларына белем бирүдә куллана алган. Шул ук вакытта журнал татар мөгаллимнәре өчен фикер уртаклашу, тәҗрибә алмашу мәйданчыгы ролен дә үтәгән. Менә шундый киң кырлы, зур масштаблы булганга күрә, алар педагогларны гына түгел, гомумән, татар зыялыларын да туплаган, киң җәмәгатьчелек алдында зур абруй казанган.

«Мәктәп» журналында күренекле татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре, милли мәктәпкә багышланган мәкаләләре басылган. Г.Тукайның тәрбияви шигырьләре, Г.Исхакыйның җитди мәкаләләре укучыларны тәрбияләүдә генә түгел, татар мөгаллимнәренә юл күрсәтүдә дә мөһим роль уйнаган. Г.Исхакыйның: «Хәзерге мәктәпнең вазифасы безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр… Аның рухы, аның теле, аның төшенчәсе, аның тойгысы татарча булсын. Шул эшне эшли алсак, безнең милли мәктәпләребезнең нигезе бик нык җиргә утыртылган була. Безнең милли мәдәниятебез туфанда да, давылда да ватылмый, кырылмый торган тораташ була», – дигән юлларының (Мәктәп, 1914, №1) милли тәрбия бирүдә зур роль уйнавы шөбһәсез.

Совет чорында «Мәгариф»журналы (төрле елларда «Башлангыч мәктәп», «Совет мәктәбе» исемнәре белән дә чыгып килә) совет мәктәбенең үсеш үзенчәлекләрен, закончалыкларын чагылдыручы татар телле төп педагогик басма булып тора. Анда совет мәктәбенең урнашуы, формалашуы, яңа дәреслекләр һәм методик кулланмалар, яңа программалар турындагы мәгълүмат чагылыш таба. Бу чорда татар мәктәбен үстерү, предметларны ана телендә укытуга зур игътибар бирелә. Бөек Ватан сугышына кадәрге чорда математика укыту методикасы (Г.Максудов, И.Алексеев, Н.Йосыпов), җәмгыятьне өйрәнү эшләрен оештыру (Г.Байки), иҗтимагый-сәяси тәрбия (Г.Бакиров, Х.Кәрим), педагогик белем бирүне оештыру (Ш.Башкиров), мәктәпкәчә тәрбия (И.Туктарова, М.Ялымова, К.Вәлитова һ. б.), мәктәп һәм гаилә, дисциплина (Н.Надиев), зурлар арасында укый-яза белмәүчелекне бетерү (Г.Дистанов, Д.Сафин), табигать белемен өйрәтү (М.Сафин) һ. б. бик күп юнәлешләр буенча фәнни-методик мәкаләләр басылып чыга, иҗади эш алымнары тәкъдим ителә, аерым укытучыларның укыту һәм тәрбия өлкәсендәге тәҗрибәсе киң аудиториядә татар укытучысына җиткерелә.

Русларга – татар телен, татар мәктәбендә рус телен укыту методикасына нигез салучылардан М.Корбангалиев, Р.Газизовның күпсанлы мәкаләләре, телче укытучыларга эшләрендә юнәлеш биреп, методик әсбаплар булмаган яисә аз булган чорларда төп ярдәмче, юл күрсәткеч ролен үтәгән. Узган гасырның 50 – 60 нчы елларыннан башлап бу өлкәдә актив эшләүчеләрдән А.Әсәдуллин, Г. Жданова һ. б.ның милли мәктәптә рус телен укытуга багышланган күпсанлы мәкаләләре журнал битләрендә урын ала. Татар телен һәм әдәбиятны укыту, әдәби уку методикасы буена мәкаләләр язган Г.Лотфи, М.Якупова, Ф.Вәлиева, Х.Госман, соңрак чорда Д.Тумашева, М.Зәкиев, С.Ибраһимов, Ф.Сафиуллина кебек галим-методистларның язмалары урын ала. 90 нчы еллардан соң, татар телен укытуда яңа шартлар тудырылганнан соң, журнал бу юнәлештә эшчәнлеген тагын да киңәйтә.

«Совет мәктәбе» – мәгарифтә һәм татар мәктәбендә барган һәрбер үзгәрешкә, һәрбер яңалыкка ачык, сизгер булды. Анда заманында бик зур яңгыраш алган новатор укытучылар хәрәкәте дә, Татарстан мәктәпләрендә киң таралыш алган проблемалы укыту (М.Мәхмүтов), үстерелешле укыту технологиясенә (Ә.Рәхимов, А.Яхин) нигезләнеп туган тел һәм әдәбиятны укыту һ. б. белем һәм тәрбия бирүдәге яңалыклар чагылыш тапты, әлеге нигездә эшләүче алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсе яктыртылып килде.

Совет чорыннан соңгы дәвердә «Мәгариф» журналы милли мәктәпләр булдыру һәм аларның эчтәлеген тәэмин итү, милли тәрбия, ислам кыйммәтләренә, халкыбызның күп гасырлык традицияләренә таянып тәрбия бирүгә төп игътибарны бирде. Туган телне, әдәбиятны, татар тарихын һәм Татарстан географиясен укыту, барлык башка предметларны туган телдә укыту, башлангыч, урта мәктәптә генә түгел, югары уку йортларында да татар телендә белем бирү мәсьәләләрен яктыртты. Татар халкының, татар балаларының милли үзаңын үстерүдә «Мәгариф» журналының роле, һичшиксез, зур булды.

Һәр заманның үз кагыйдәләре, үз таләпләре, илдә барган һәр яңалык, иң беренче нәүбәттә, мәгариф системасында, мәктәптә чагылыш таба. Уңышсызлары вакытлар узу белән төшеп кала, уңышлылары урнаша, дәвам итә. Бүген, кызу темплар белән барган үсеш, яңа технологияләр чорында, мәгарифтә һәм мәктәптә дә тирәнтен үзгәрешләр күзәтелә. Яңа фәннәр, яңа технологияләр, яңа методикалар кертелә. Заман укытучысыннан, ул яңалыклар белән танышып, алар нигезендә эшли белү таләп ителә. Әлеге яңалыкларны укытучыларга, тәрбиячеләргә җиткерүдә тәрбия-тәгълим журналларының, шул исәптән, бай тарихлы «Мәгариф» журналының да роле зур. Барлыкка килгән чорындагы кебек үк, ул бүген дә татар укытучысына хезмәт итә, аларга үзара фикер алышуда, тәҗрибә уртаклашуда уңайлы мәйданчык булып тора, яңа шартларда заманча, шул ук вакытта милләт мәнфәгатьләрен истә тотып эшләргә, укучы өчен дә, ата-аналар һәм укытучылар өчен дә уңышлы, отышлырак юлны эзләүдә һәм табуда ярдәм итә.

Бүгенге «Мәгариф» журналының укучылар һәм авторлар даирәсе көннән-көн киңәя, мәкаләләренең фәннилеге арта. Ул, чын мәгънәсендә, үзенең башлангычы булган «Мәктәп» журналы традицияләрен уңышлы дәвам иттерә.