“Татар халык авыз иҗаты әсәрләре – тәрбия бирүдә мөһим чыганак” темасы буенча проект эше
№86
Гөлзадә САФИНА,
Казан шәһәре 96 нчы гимназиянең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Альмира ЗАКИРОВА,
Казан шәһәре 96 нчы гимназиянең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кереш
Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхретдин болай дигән: “Гыйлем юлы – бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр.” Әйе, безгә, укытучыларга, зур җаваплылык йөкләтелгән. Без һәр яктан камил, белемле, тәрбияле, мәдәниятле шәхес тәрбияләргә бурычлы. Чөнки бала чакта алган тәрбия кешене гомере буена озата бара.
ФДББС шартларында шәхеснең иҗади мөмкинлеген үстерү, актив кеше тәрбияләү, укучыларның акыл эшчәнлеген һәм иҗади сәләтен үстерү мөһим мәсьәлә булып тора. Бу бурычны мәктәпләребез шәхескә юнәлтелгән технологияләрне кулланып кына хәл итә ала.
ФДББС ның яңалыгы нәрсәдә? Ул нәрсәгә нигезләнә? Моңа бер генә җавап: шәхес, дәүләт, җәмгыять.
“Шәхес тәрбияләү – белем бирүнең теләсә кайсы системасының төп нәтиҗәләренең берсе булып тора,” – дип яза А.Кондаков.
Шәхес тәрбияләүнең концепциясе – ул белем алуга омтылыш, аралаша белү, эшләгән эшләреңә җаваплылык тою, патриотлык, гражданлык хисләре, укуга мотивация һәм толерантлык.
Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.
ФДББС ның төп максаты – шәхес тәрбияләү.
Яшь буынны тәрбияләүдә хәл ителмәгән бәхәсле мәсьәләләр гаять күп. Балаларның, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышындагы, кешеләр белән аралашуындагы кимчелекле яклар һәркемне борчый. Балаларны яңача тәрбияләү ысуллары нинди соң? Моңа кадәр булган тәрбиядәге җитешсезлекләрнең сәбәпләре нидә? Аларны бетерү юллары бармы? Бүгенге көн педагоглары шундый сорауларга җаваплар эзли. Тәрбия бирү юлларын, чараларын яхшыртырга тырыша.
Кеше җәмгыятьтә яши, аның бөтен тормышы, яшәеше башкалар белән мөнәсәбәттән гыйбарәт. Хезмәттә, җәмгыятьтә, үзара мөнәсәбәтләрдә кешенең әхлакый йөзе, рухи мәдәнияте, тормышка карашы формалаша. Матди һәм рухи байлыкларны булдыру аша безнең җәмгыятьтә кешенең кешегә мөнәсәбәте, иҗтимагый йөзе чагыла. Балалар шуны аңларга, йөрәкләре белән сизәргә тиешләр. Укытучының әһәмиятле тәрбия бурычларыннан берсе – әнә шул.
Мәктәпнең төп функцияләреннән берсе булып халыкның рухи мирасын яшь буынга тапшыру тора. Фольклордан, татар халык иҗатыннан килә торган җылы агым, халык традицияләрен дөрес һәм уңышлы файдалану да балаларны кешелекле итеп тәрбияләүдә зур булышлык итә.
Аңлатма язуы
Әдәбият үзенә халыкның зирәк акылын, тәҗрибәсен, сәләтен, хисси хәзинәләрен, хыял-өметләрен, дөньяга карашын һәм тормышны аңлавын, яшәү рәвешен – барысын да җыйнап килгән. Шушы байлыкны күрсәтә белү, балаларда үз милләтенең мәдәнияте белән горурлану, аңа соклану аркылы алып барылырга тиеш. Әдәбият дәресләрендә бу бурычның алга чыгуы туган телгә, милли тарихка, сәнгатькә, милләткә мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз дә. Ул әдәби әсәрләрдә чагылган милли үзенчәлекләргә, сыйфатларга, милләткә хас йола-гадәтләргә, яшәү рәвеше белән бәйле төшенчәләргә баланың игътибарын юнәлтүдән башлана. Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия-тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк.
“Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый”, — дигән бөек әдип М. Горький.
Халык иҗатын өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә, рухи яктан формалаштыруга ярдәм итә.
Шуңа күрә әдәбият дәресләрендә татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү һәм шуның нәтиҗәсендә балаларда туган телгә мәхәббәт, милли тарихка, сәнгатькә, милләткә мәхәббәт тәрбияләү – һәр мөгаллимнең изге бурычы ул.
Проектның максаты:
-татар халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып, укучыларда милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм
тәрбияви нормалар формалаштыру;
-халык иҗаты әсәрләрен өйрәнү аша укучыларда туган телгә, милли тарихка, сәнгатькә, милләткә мәхәббәт тәрбияләү, чөнки халык авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак ул.
Проектның бурычлары:
-татар халык авыз иҗаты белән тагын да тулырак танышу, аларны өйрәнүнең зарурлыгын аңлау;
-бүгенге көндә дә бәясен югалтмаган халык авыз иҗаты аша тәрбия мәсьәләсенең җитдилеген ачыклау;
-халык җырлары һәм бишек җырлары, мәкаль-әйтемнәр аша укучыларда әхлакый сыйфатлар, җаваплылык хисләре тәрбияләү;
-авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү процессы аша укучыларга халкыбыз тарихы, аның тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар, аларда катнашкан тарихи шәхесләр турында белем бирү;
-халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәгендә укучыларга татар милләтенә хас үзенчәлекләрне күрсәтү;
-халык авыз иҗаты әсәрләре аша укучыларны рухи яктан формалаштыру;
-эзләнү-тикшеренү эшләре аша укучыларның интеллектуаль иҗади, коммуникатив һәм оештыру сәләтләрен үстерү.
Теманың актуальлеге:
Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, күңел кылларын тибрәндерүче җырлары, тирән мәгънәле әйтемнәре, тапкыр мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән риваять, дастан, легендалары һәм башка күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур чыганак булып тора. Бу кыйммәтле мирасның тарихи һәм тәрбияви әһәмияте, актуальлеге елдан-ел үсә бара.
Проектның билгеләнеше:
Әлеге проект 7-8нче сыйныф укучылары (рус мәктәбенең татар төркемнәре) өчен төзелде. Бу этапка инде укучы гаиләдә рухи тәрбиянең нигезе салынып, түбән сыйныфларда ул үстерелгән, формалашкан халәттә килә.
Проектның тормыш циклы:
Халык авыз иҗаты әсәрләренең һәр төренең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Шуны истә тотып, әлеге проект халык иҗаты әсәрләрен өйрәнү процессында аның жанрына карап, махсус алымнарга таянып эш итүне күздә тота.
Татар халык авыз иҗаты – әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлеше. Әнә шул изге мирасны үзләштереп, укучы үзенең рухи тормышын, әдәп-әхлагын, эш-гамәлләрен уңай якка үзгәртсә, киләчәктә ул, һичшиксез, туган телен, милли тарихын, сәнгатен онытмас, рухи яктан бай шәхес булачак.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең бөтенесе дә диярлек яшьләргә тәрбия бирү идеяләре белән сугарылган. Шәхсән мин үзем шундый фикердә: бүгенге чор укучыларын рухи яктан тәрбияләү өчен, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү зур этәргеч булып тора. Һәр укытучы татар әдәбиятының асыл бурычларыннан берсе булып саналган укучыларны милли рухта, культурада тәрбияләү бурычын алгы планга куеп эшләсен иде.
Проектны тормышка ашыру этаплары:
1. Алган белемнәрне истә калдырып сөйләү, туплаган материалларны кулланып, компьютер презентацияләре ясау.
2. Алган белемнәрне практикада куллана белеп, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өлешчә яки тулысынча анализлый белү.
3. Проектның нәтиҗәсе булып укучыларның каләм тибрәтеп караулары, фәнни-тикшеренү эшләре, сыйныфтан тыш чара тора.
Проектны тормышка ашыруның көтелгән нәтиҗәләре:
Татар халык авыз иҗаты аша:
— проблеманы аңлый белү, материалны төзи алу, үз позицияңне раслау өчен аргументлар туплый белү, нәтиҗә ясый алу;
— үз эшчәнлегеңне үзең оештыра белү һәм бәяли белү осталыгына ирешү;
– өйрәнгән әсәрләрдән чыгып бәя бирә алу;
– укучыда ижтимагый һәм рухи активлык тәрбияләүгә ирешү;
— иҗади сәләт ачу һәм аны үстерүгә ирешү.
Йомгаклау:
Халык авыз иҗаты әсәрләре әхлакый нормалар бик еш алышынып торган бүгенге җәмгыятьтә бик актуаль булып кала. Аларны укып, һәркем я гыйбрәт ала, я чын күңеленнән соклана. Барлык әсәрләр дә гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган. Шул ук вакытта аларда ниндидер серлелек тә бар. Ә серлелек балаларны һәрвакыт үзенә тарта. Шуңа күрә дә халык авыз иҗаты әсәрләре укучыларны үз дөньясына тарта, мавыктыра, балаларда халкыбызның борынгыдан килгән асыл сыйфатларын – тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларын тәрбияли. Әкиятләрнең, мәкаль-әйтемнәрнең, җырларның, легендаларның эчтәлеге балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатларны булдыра. Халык авыз иҗаты әсәрләре батыр образлары, гүзәл кызлары белән яшь буында туган илебезгә, туган халкыбызга һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли; бердәм, тату булырга чакыра, горурлык хисләре уята.
Кулланылган чыганаклар исемлеге:
1. Ә. И. Хуҗиәхмәтов “Педагогика”, Казан “Мәгариф” нәшрияты 2004 нче ел;
2. Ә. И. Хуҗиәхмәтов “Татар милли педагогикасы”, Казан “Мәгариф” нәшрияты 2007 нче ел;
3. Л. И. Минһаҗева, И. Х. Мияссарова Татар балалар әдәбияты, Казан – ТаРИХ 2009 нчы ел;
4. Р. Ягъфәров Татар балалар фольклоры, Казан “Раннур” нәшрияты 1999 нчы ел;
5. Ә. Н. Хуҗиәхмәтов Мәгърифәт – мәңгелек юлдаш (Гыйлем-тәрбия дәресләре), Казан ТаРИХ 2002 нче ел;
6. А. Д. Данилюк, А. М. Кондаков, В. А. Тишков «Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина России», издательство «Просвещение».