Татар халкының формалашуында Алтын Урда дәүләтенең роле

(10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Альмира ВАФИНА, Флера ГАБДУЛЛИНА, Энҗе ӘХМӘДИЕВА,

Казандагы 62 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет: газәл жанры турында төшенчә, Алтын Урда тарихы һәм анда яшәп иҗат иткән язучылар белән танышу.

Предмет: шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗатлары белән танышу, Котб “Хөсрәү вә Ширин”, Харәзми “Мәхәббатнамә”, М.Болгари “Нәһҗел-фәрадис”, Х.Кятиб “Җөмҗөмә солтан”, С.Сараи “Гөлестан бит-төрки” әсәрләрен уку.

Шәхескә кагылышлы: әсәрләргә нигезләнеп, кешеләргә хас сыйфатлар турында сөйләшү.

Җиһазлау: дәреслек, Сәиф Сараи портреты, аудио-видеоязмалар, язучыларның китаплары.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү
  2. Өй эшен тикшерү:

– Болгар дәүләте тарихы турында сез ниләр белдегез?

– Болгар чорында язылган кайсы әсәр белән таныштыгыз? (Әгәр алдагы дәрестә укытучы “Кыйссаи Йосыф” әсәренә нигезләнеп “Саф мәхәббәт бар ул…” дигән хикәя язарга биргән булса, 1 – 2 укучыдан укытып алырга мөмкин.)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы бүгенге дәрестә Алтын Урда чоры тарихы турында сөйләшәчәкләрен, Котбның “Хөсрәү вә Ширин”, Харәзминең “Мәхәббатнамә”, М. Болгаринең “Нәһҗел-фәрадис”, Х. Кятибнең “Җөмҗөмә солтан”, С. Сараинең “Гөлестан бит-төрки” әсәрләре белән танышачакларын әйтә.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
  2. Алтын Урда дәүләтенең тарихы белән танышу. Татар халкының формалашуында Алтын Урда дәүләтенең ролен белү. (1 – 5 нче слайдлар)

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Алтын Урда рухи мәдәниятенең нигезен бу дәүләт барлыкка килгәнче булган ике этномәдәни дөнья тәшкил иткән. Аның берсе—җирле төрки, башлыча, кыпчак дөньясы булып, икенчесе—Үзәк Азиядән килгән төрки-татарлар һәм беркадәр, бигрәк тә Алтын Урда тарихының башлангыч чорында, монголлар санала.

Үзәк Азиядә яшәгән төркиләрнең, шул исәптән борынгы татарларның һәм аларның көнбатыштагы кардәш күршеләре булган кыпчакларның да рухи дөньясы барыннан да бигрәк таштан ясалган кеше сурәтләрендә сакланып калган. Монголиядә, Алтайда, шул тирәдәге башка төбәкләрдә VI – VII йөзләрдә куелган таш сыннар дошман явында һәлак булган сугышчы образын гәүдәләндерә. Аның өстендә хәрби кием, бер кулына ул кылыч, икенчесенә касә тоткан. Мәҗүси төркиләр шуның янына килеп, үзләренең йолаларын уздыра торган булганнар. Бер кулына касә тоткан таш сын гүя шунда үзе дә катнаша…

Көнбатыштарак яшәгән тугандаш кыпчак халкында балбаллар азмы-күпме аерылып тора: аларда кешеләргә охшашлык күбрәк, таштан ара-тирә хатын-кыз сынын да ясап куялар (русларның «каменная баба» дигәне шуннан чыккан булса кирәк). Кыпчак балбаллары савытны ике куллап корсак турысында тоткан. Мөгаен, ул савыт, җан ияләрен теге дөньяда рәхәт мул тормыш көтә, дигәнне аңлатадыр…

Балбалларны өйрәнүче галимнәр фикеренчә, кыпчаклар шул рәвешле үзләренең борынгы бабаларын илаһи бер батыр зат итеп күргәннәр. Алай табыну сыйнфый җәмгыятькә кадәр, кабиләләр булып яшәгән заманнарда кабилә башлыкларын олылаудан килә. Монголлар яу белән киләләр дә, ул башлыкларның кайсыларын читкә тибәреп, кайсыларын үтереп, алар урынын үзләре алалар. Алтын Урда дәүләте төзелгәч, Дәшти Кыпчак далаларында балбал куюдан туктыйлар. Моңа, әлбәттә, адәм сын ясауны һәм шуңа табынуны тыйган ислам диненең дә йогынтысы булмый калмаган.

Икенче яктан караганда, ислам дине кабул итү шәһәрләрнең үсеп китүенә, рухи дөньяның көчәюенә, гарәп алфавитының керүенә, язма китапларның киң таралуына сәбәпче була. Шәрыкның даһи акыл ияләре һәм шагыйрьләре иҗат иткән әсәрләрне татар халкы борын заманда да, соңрак та яратып укый. Бигрәк тә фарсы әдәбияты йогынтысында Алтын Урданың үз шагыйрьләре, әдипләре күренә башлый.

  1. Кыскача Сәиф Сараинең тормыш юлы белән танышу (Алтын Урда чорында яшәп иҗат иткән Сәиф Сараинең генә тормыш юлы алынды.)
  2. Укытучы Сәиф Сараинең тормыш юлы белән таныштыра. (6 – 8 нче слайдлар)

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Сәйф Сараи — XIV йөз төрки-татар әдәбиятының «иң дикъкатькә лаек» әдипләреннән берсе. Урта гасырның күп кенә галим һәм шагыйрьләре белән берлектә, ул да «гыйлем-мәгърифәтне, культуралылыкны» яклый, үз иҗатында «прогрессив идеяләр» үткәрә, төрки әдәбиятны һәм язма телне үстерүгә зур өлеш кертә. Галимнәр аның әсәрләрен XIV гасыр «кыпчак теленең иң гүзәл үрнәкләреннән» саныйлар. Әдипнең шигъри таланты үз замандашлары тарафыннан ук хаклы рәвештә югары бәяләнә. Сараи Сәйф тик гариф җиһан эчрә күрүң каны?! Сыйфатын әймәгә белмәй йөрәкдән актырур каны… Аның шигъренең иншасын бигәнмәс кем булур исә, Мәгәр гаклы аның йуктур, йахуд тәнидә һәм җаны,— ди аның турында билгесез төрки шагыйрь. Шулай ук Сәйф Сарай әсәрләренә шигъри җаваплар да языла. Әдипнең иҗаты хәзер дә игътибар үзәгендә. Әсәрләренең төрле илләрдә басылуы, шагыйрь хакында төрек, татар, үзбәк, рус, венгр филологлары Ф.Күпрелезадә, Ә.Нәҗип, X.Госман, А.Бодроглигети, Н.Дәүранов, Э.Фазылов, X.Миңнегулов һ.б. тарафыннан фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр язылуы – моның ачык мисалы. Сәйф Сараи әсәрләре безнең заманга «Китабе «Гөлстан бит-төрки» һәм «Йадкярнамә» дип исемләнгән ике кулъязмада килеп җиткән. Аларның беренчесе Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә саклана. Башлап ул Р. Дозиның тасвирламалар китабында (1851 ел) телгә алына. Кулъязманың фотокүчермәсе 1954 елда төрек профессоры Фәридүн Үзлүк тарафыннан Анкарада бастырып чыгарылды. Лейден нөсхәсендәге текстлар 1968, 1973 елларда үзбәк, 1969 елда латин, 1980 елда Казанда гарәп шрифтында нәшер ителделәр. \> 373 биттән гыйбарәт булган «Китабе «Гөлстан бит-төрки»4 кулъязмасының төп өлешен (3 – 356 битләр) Сәйф Сараиның «Гөлстан бит-төрки» әсәре алып тора. Башка битләрдә сигез төрки шагыйрьнең парчалары (җиде газәл һәм бер касыйдә) һәм Сәйф Сарайның аларга шигъри җаваплары бирелгән. Болардан тыш авторның дүрт газәле, «Шагыйрьләр хакында»гы мәснәвие, бер бәетлек хикмәтле сүзе, биш робагые ( шул арның икесе төрки, өчесе фарсы телендә) урнаштырылган. Текстлар билгесез «кятиб» тарафыннан Мисырда (1393 елдан да иртә түгел) күчерелгән. Үзенең орфографиясе белән кулъязма XIV йөзнең икенче яртысында Алтын Урдада һәм Мисыр-Сүриядә язылган төрки ядкярләрне хәтерләтә.

Шагыйрьнең кайчан тууы төгәл билгеле түгел. Кайбер фактлар аның туу вакытын 1321 елга бәйләргә нигез бирәләр. Шигырь юлларыннан күренгәнчә, шагыйрь үзенең туган йорты Камышлыны калдырып, Сарайга килә. Төп максаты – белем алу. Биредә мөселман дөньясының зур дәрәҗәле кешеләре яшәгән һәм иҗат иткән. Әгәр дә Алтын Урда башкаласы салынуның тәүге елларында биредә бүтән илләрдән һәм өлкәләрдән килүче галимнәр һәм әдипләр төп урынны алып торса, Үзбәк, аеруча Җанибәк (1342 – 1357 елларда идарә итә) дәверендә инде башка күренеш. Бай традицияле фарсы-гарәп илләрендәге һәм Болгар, Харәзем, Кырымдагы укымышлыларның катнашы һәм хезмәте аркасында, Сарайның үз иҗат мәктәбе барлыкка килә һәм ул мәктәп «Шәрекътә иҗади фикерләүнең югары дәрәҗәдә булуы» 5 белән дан тота. XIV гасырда, бигрәк тә аның урталарына таба, Идел буенда, хосусан Сарайда, җитешкән әдип-галимнәрнең саны аеруча күбәя, аларның шактый өлеше үзләренә «Сараи» кушаматын ала. Сәйф Сарай да үз тәхәллүсен Сарай шәһәреннән алган.

  1. Укытучы сораулар ярдәмендә укучыларның аңлавын тикшерә.

– Укучылар, Сәиф Сараи кем ул? (Әдип, шагыйрь)

– Сәиф Сараи кайсы дәүләттә яшәп иҗат итә? (Алтын Урда дәүләте)

– Безгә Сәиф Сараинең кайсы әсәрләре килеп җиткән? («Китабе «Гөлстан бит-төрки» һәм «Йадкярнамә»)

  1. Сүзлек белән эш. Котб “Хөсрәү вә Ширин”, Харәзми “Мәхәббатнамә”, М. Болгари “Нәһҗел-фәрадис”, Х. Кятиб “Җөмҗөмә солтан”, С. Сараи “Гөлестан бит-төрки” әсәрләре буенча. (9-13 нче слайдлар)

Укытучы авыр сүзләрне укый, укучылар кабатлый, авыр сүзләр аерым укучылардан кабатлаттырыла.

Котб «Хөсрәү вә Ширин”

Нәүширван – Иран шаһы

Һурмуз – аның улы

Тәңре – Аллаһ

Һомай – патшаларга таҗ кидерүче кош: ул кем башына куна, шул шаһ була, имеш

углан – ир бала

Харәзми “Мәхәббәтнамә”

Күрк эчрә – матурлык эчендә

Сипаһы – гаскәре

Пәри рухсарәләрнең – пәри йөзлеләрнең, әкияти гүзәлләрнең

Саноубәр тик – чыршы (нарат) кебек

Вафа – тугрылык

Тарина – бөртегенә

Хисам Кятиб “Җөмҗөмә солтан”

Адәм – беренче кеше исеме

Нух – пәйгамбәр  исеме

Җәмшид – борынгы Иран падишасы

Җәбраил – илче фәрештә

Газраил – үлем китерүче фәрештә

Сәйф Сараи “Гөлестан бит – төрки”

Һәммәт – тырышлык

Сәккиз – сигез

Носрат гаян – күзгә күренеп торган җиңү

Җуд – юмартлык

Чәри – гаскәр

Мәхмүд бине Гали “ Нәһҗел-фәрадис”

Гамил – хаким, дәрәҗәле кеше

Мәгыйшәт – яшәеш

Абушка – карт

Кем әрсә – кемдер

Капуг – капка

  1. Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр әйтә.
  2. Котбның “Хөсрәү вә Ширин”, Харәзминең “Мәхәббатнамә”, М. Болгаринең “Нәһҗел-фәрадис”, Х. Кятибнең “Җөмҗөмә солтан”, С. Сараинең “Гөлестан бит-төрки” әсәрләрен уку.
  3. Котб “Хөсрәү вә Ширин” әсәреннән өзек уку. (Аудиоязма 1), (14 нче слайд)
  4. Укытучы биргән сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә.

– Нәүширван Тәңредән ир бала тууын сорый. (Әйе)

– Нәүширванның кызы туа. (Юк)

– Баланың кушаматы “Пәрвиз” була. (Әйе)

– Баланың исеме Хөсрәү була. (Әйе)

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Котб “Хөсрәү вә Ширин”нең үзәгендә мәхәббәт темасы. Ул геройларның эчке кичерешләре, үзара мөнәсәбәтләре, авторның фәлсәфи уйланулары, лирик чигенешләре аша төрле яклап ачыла. Әсәрнең төрле өлешендә мәхәббәтнең яшәеше, тереклек өчен гомуми төшенчә булуы әйтелә. Шагыйрь фикеренчә, чын мәхәббәт кешелекнең төп асылын тәшкил итә. Поэманың төп геройлары Ширин һәм Фәрһад тышкы матурлыклары гына түгел, ә күркәм холыклары, олы җанлы булулары белән аерылып торалар. Аларга тугрылык, түбәнчелеккә нәфрәт, рухи ераклык, сафлык хас. Алар өчен мәхәббәт яшәү, илһам чыганагы. Хөсрәү төп теманы ачудан үзенчәлекле урын тота. Ул матур, аңа акыллылык, батырлык кебек кайбер уңай сыйфатлар да чит түгел. Әмма Хөсрәүгә  намуслылык, гаделлек, тугрылык җитеп бетми. Фәрһадтән көнләшеп, андагы рухи куатне күреп, ул аңа карата мәкерлек эшли. Башка кешеләргә карата да Хөсрәү еш кына ике йөзлелек күрсәтә. Анда власть сөючәнлек, тәкәбберлек, үз-үзен генә ярату көчле. Хөсрәү Ширинне яратса да, аның яратуы эгоистик характерда, ул теләкләре һәм мәнфәгатьләре  турында кайгыртып Шириннең хис-кичерешләре, рухи хәле хакында юньләп уйламый да: кәеф-сафа кора. Исфахан гүзәле белән мавыга. Фәрһад һәм Ширин үз мәхәббәтләре өчен көрәшәләр, бу изге юлда фидакарьлекләр күрсәтеп һәлак та булалар. Аларның үсеше бөек мәхәббәткә гимн булып яңгырый. “Хөсрәү вә Ширин” поэмасының тагын бер мөһим бер үзенчәлеге һәм кыйммәте шунда: биредә мәхәббәтнең кешене үзгәртергә мөмкин шифалы көч икәнлеге раслана. Шириннең бөек мәхәббәтенә әлбәттә Хөсрәү лаек түгел. Бу – Шириннең трагедиясе. Әмма кыз Хөсрәүгә күңелен шулкадәр нык бәйләгән ки, аны үз сөйгәненнән бернинди көч тә, хәтта Фәрһаднең искиткеч хисләре дә аера алмый. Ширин мәхәббәтен идеал  мәхәббәт рәвешендә аңлый. Чынбарлыктагы Хөсрәүне ул үзе күрергә теләгән олы җанлы,гадел кеше дәрәҗәсенә күтәрү өчен көрәшә.Шириннең нык ихтыяр көче, тырышлыгы һәм сабырлыгы тәэсирендә  Хөсрәү бик авырлык белән үз кимчелекләреннән арына бара, аның күңелендәге мавыгу хисләрен әкренләп чын сөю хисләре алыштыра. “Хөсрәү вә Ширин” авторы үз әсәрендә мәхәббәттә тигезлекне яклый, гыйшык дөньясында властьның, материаль якның  әһәмияте юклыгын күрсәтә. Шагыйрь карашынча, сөю хисләре кешеләрнең күңелен пакьлый, начарлыклардан арындыра. Нәкъ менә шуңа күрә дә ул мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итә. “Хөсрәү вә Ширин” әсәрендә мәхәббәт темасына бәйләнешле рәвештә башка мөһим мәсьәләләр дә гәүдәләнеш таба. Шундыйларның берсе гадел хөкемдар идеясе. Поэма дөньяви рух белән сугарылган. Автор яшәешкә дан җырлый. Тереклекнең кадерен белергә чакыра. Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы әдәбиятта вакытлы күренеш кенә булып калмаган, аның традицияләрен төрки- татар әдәбиятында дәвам иткәннәр. Бу әсәр укучыны дулкынландыра. Аның күңел дөньясын баета.

  1. Харәзминең “Мәхәббәтнамә” шигыреннән өзек уку. (Башта укытучы, аннары сәнгатьле итеп 1 укучы укый), (15 нче слайд)
  2. Укытучы әсәр эчтәлегенә туры килгән җөмләләр укый, укучылар “туры килә” яки “туры килми” дип җавап бирергә тиеш. (14 нче слайд ачык тора, шигырь укучылар күз алдында булсын.)

– Пәри рухсарәләрнең күрккә бае,

Йөзең нәүрүз вә күзең бәйрәм кояшы. Туры килми)

– Буең сәрви, саноубәр тик, билең кыл,

Вафа кылган кешеләргә вафа кыл… (туры килә)

– …Бүген юктыр син ай тик күктә әсра,

Колың бичара Сараине асра… (туры килми)

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Харәзминең “Мәхәббатнамә” XIV йөз урталарында Идел буендагы Сарай Бәркәдә яшәгән шагыйрь Харәзминең тормышы турында сөйләгән материаллар юк диярлек. Кушаматына караганда ул чыгышы белән шул вакытта Алтын Урдага кергән Харәзем төркиләреннән булуы мөмкин. Сарайда харәземле галимнәр булган. «Мәхәббәтнамә» авторы поэмада үзе турында кайбер мәгълүматларны бирә.

«Мәхәббәтнамә» сүзен монда йиттем,

Камугын Сыр йакасында битидем…

Бу дәфтәр, кем булубтур Мисыр канди

Йите йөз илли түрт ичрә төкәнди,—

ди шагыйрь.

Димәк, «Мәхәббәтнамә» 754/1353—54 елда язылган була. Әмма аңа кадәр менә нәрсәләр булып ала. Әсәрне язып тәмамлагач, автор тагын бер хикәят китерә һәм анда үзе хакында сөйли. Харәзми сәяхәткә чыгып китә. Кулына таяк тоткан, аягына кәвеш кигән дәрвиш кыяфәтендәге шагыйрь атта һәм җәяү күп җирләрне үтә, диңгез кичә, Румны (Төркияне) бер чигеннән икенчесенә кадәр гизә. Аннан Шамга (Сүриягә) юнәлә. Аңа һәр җирдә хөрмәт күрсәтәләр, икмәк-су бирәләр. Шушы сәфәреннән ул Ак Урдага килеп чыга. Соңрак аңлашылганча, «Мәхәббәтнамә»гә шагыйрь менә шунда керешә дә. Алтын Урдага караган Сыр дәрьяның .түбән агымындагы төбәк белән ул вакытта Мөхәммәдхуҗа исемле бәк идарә иткән була. Ул 1342—1357 еллар арасында Сарайда тәхеттә утырган Җанибәк ханга кардәш булган: «…шаһиншаһ Җанибәк ханга тийәнсез»,— ди шагыйрь.
Мөхәммәдхуҗа бәк Харәзмидән үз янында кышларга калуын һәм шунда үзенә багышлап әсәр язуын үтеңә. Ул үзе дә, шигърият яратучы кеше буларак, Харәзминең фарсы телендә язылган әсәрләре булуын, исеме таралганлыгын телгә ала.

Тәбәссем кылды, әйде: и фәлани,

Китүргел безгә лайык әрмәгани.

Күңел бәхрендә күп гәүһәрләрең бар,

Аҗунда парсы дәфтәрләрең бар…

Теләрмен кем безнең тел берлә пәйда

Китаби әйләсәң бу кыш катымда.

  1. М. Болгаринең “Нәһҗел-фәрадис” әсәре белән танышу. (16 нчы слайд)
  2. 2. Укытучы әсәр буенча алган белемнәрне тикшерә.
  3. Укучылар, “Нәһҗел-фәрадис” әсәрен икенче төрле тагын ничек дип атар идегез? Мин сезгә мисал өчен 3 төрле исем әйтәм.

– “Оҗмах бакчасы”;

– “Оҗмахка ачык юл”;

– “Ахирәт көне”. (Укучылар үз җавапларын дәлилләп китсәләр, яхшы була. Әйтә алмасалар, укытучы ярдәмгә килә.)

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

М.Болгаринең “Нәһҗел-фәрадис”. «Нәһҗел-фәрадис» әсәре Мәхмүд гали Болгари тарафыннан 1358 елда языла. Бу турыда Ш. Мәрҗани әйтеп үтә. Нәһҗел-фәрадис − оҗмахка юл дигән мәгънәне аңлата. Әсәрнең эчтәлеге шул исем белән аталуына тулысынча җавап бирә. Автор тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер хәдисе китерелә. Ул хәдистә, әгәр берәү пәйгамбәрнең кырык данә хәдисен икенчеләргә өйрәтсә, ул кеше галимнәрдән санала, ә үлгәч дин юлында корбан булучылар рәтендә була диелә, димәк, аңа оҗмахка юл ачыла. М.Болгари да шушы хәдискә нигезләнә. Ул үзенең китабын дүрт бүлеккә (бабка) бүлә. Үз чиратында баблар 10 бүлекчәгә бүленә. Автор үзенең 40 бүлектән торган әсәрен укучыларга җиткерә һәм үзенә оҗмахка юл ача. Үз заманының дини укымышлы галиме буларак, М. Болгари әсәрендө Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның якыннарына зур урын бирә. Әсәрнең ике зур бүлеге аларга багышланган. “Нәһҗел-фәрадис» җир кешеләрен дә онытмый. Ул аларга да оҗмахка юлны күрсәтергә омтыла. Авторның төп фикере − кешеләрне Алла һәм пәйгамбәр тыйган эшләрдән, гамәлләрдән саклау. Моның өчен М.Болгари мисал итеп алган хәдисенә аңлатма биреп китә һәм шул фикерне хикәяләре белән раслый. Әсәрнең өч һәм дүртенче баблары аеруча истә калырлык итеп эшләнгән. Бу бүлекләрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көн өчен дә актуаль. Автор җир кешесенә туры юлны күрсәтә: яхшы әхлак нормаларына ия булырга, ата-анага хөрмәт белән карарга, аларга хезмәт итәргә, хәләл, дөрес юл белән табылган мал белән яшәргә, сабыр булырга куша. Шул ук вакытта кешене ямьсезли торган сыйфатларны да санап китә. Болар: урынсызга кеше үтерү, зина кылу, аракы эчү, тәкәбберлек, ялган һәм гайбәт сөйләү, масаю, ачу тоту, көнчелек, малга табыну һ.б. шуның ишеләр. «Нәһҗел-фәрадис» әсәрендә гыйлем һәм галимлек югары күтәрелеп мактала. Бу темага җыентыкта берничә хикәя багышланган. «Табиб», «Хатәм әсам», «Шәех һәм казый» хикәяләрендә гыйлемнең, һөнәрнең кирәклегенә басым ясала, гыйлемнең мал җыю өчен генә файдаланырга тиеш булмавы турында әйтелә. Хикәяләрнең кайберләре турыдан-туры суфилык, дөньядан ваз кичү идеяләре белән сугарылган. Бу хәл Алтын Урда чорында Идел буенда суфилыкның шактый таралган булуын күрсәтә.

  1. Х.Кятибнең “Җөмҗөмә солтан” әсәре белән танышу. (17 нче слайд)
  2. Укытучы әсәр буенча алган белемнәрне тикшерә.

– Җөмҗөмә сүзе нәрсәне аңлата? (Коры баш сөяге)

– Әсәрнең төп максаты нәрсәдә? (Дөньяга килгәнсең икән, җирдә игелек эшләргә кирәк, яхшылык кына китерергә, кешеләрне бәхетле итәргә – менә изге гамәл, исеме мәңге җуелмаслык дан, хөрмәт шул була)

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Х. Кятибнең “Җөмҗөмә солтан”.  “Җөмҗөмә солтан” фарсы шагыйре Ф.Гаттарның «Җөмҗө-мәнамә» дигән әсәрендә чагылган риваятькә бәйләнештә язылган. X.Кятиб «Җөмҗөмәнамә»нең кыскача сюжет сызыгын алып, бөтенләй башка мохиттә яңа әсәр иҗат иткән, Алтын Урда сарайларындагы ханнар тормышын сурәтләгән. Шунлыктан булырга кирәк, X.Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»ы татарлар арасында гына яшәгән һәм халык аның күп санлы кулъязмаларын да кадерләп саклаган, әсәр 1881 елда Казанда басылган да. «Җөмҗөмә» сүзе коры баш сөяген аңлата. Шуңа охшаш Кисекбаш легендасы да барлыкка килгән. Г.Тукайның «Печән базары, Яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы әнә шул легендага таянып язылган.

Татардагы Җөмҗөмә солтан — дөньялыкта Тәңресен, пәйгамбәрен белмәгән мәҗүси бер зат. Шуның өчен ул үлгәч тәмугта газаплана. Нугай-казакъ версияләрендә гадел, юмарт патша ураза тотмаган, намаз укымаган өчен теге дөньяда авыр җәберләнүләргә дучар ителә. X. Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»нында дөньяви мәсьәләләр киң куелып, алар җәмгыятьтә күпчелек хезмәт халкы мәнфәгатьләре файдасына хәл ителә. Төп максат — дөньяга килгәнсең икән, җирдә игелек эшләргә кирәк, яхшылык кына китерергә, кешеләрне бәхетле итәргә — менә изге гамәл, исеме мәңге җуелмаслык дан, хөрмәт шул була. Дөньявилыктагы тискәре, бозык, начар, явыз, тәкәбберлек, кеше хакын ашап, тотнаксыз, ришвәт, алдау, талау белән яшәгән затларның барысын да X. Кятиб тәмугның төрле газапларында иза чиктерә.
X. Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастаны татарның Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Тукай кебек олуг шагыйрьләренә дә йогынты ясаган. Татар поэзиясе тарихында аның җуелмас, мактаулы урыны бар.

  1. С.Сараинең “Гөлестан бит-төрки” әсәре белән танышу. (Аудиоязма 2, 18 – 19 нчы слайдлар) 2. Укытучы әсәр буенча алган белемнәрне тикшерә.

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

С.Сараинең “Гөлестан бит-төрки”.  Алтын Урда чоры әдәбиятының дөньякүләм мәшһүр әсәрләреннән тагын берсе – Сәйф Сарайның «Гөлестан бит- төрки»се («Төркичә Гөлестаны»). Ул Мисыр мамлүкләре мохитендә 1391 еллар тирәсендә язылган дип уйланыла. «Гөлестан бит-төрки» — фарсының бөтен Көнчыгышка һәм Көнбатышка бик билгеле булган мәшһүр әдибе Сәгъди Ширазиның «Гөлестан» исемендәге әсәрен Алтын Урданың әдәби теленә иҗади тәрҗемә итүдән гыйбарәт. С.Сараи фарсы телендәге әсәрнең эчтәлеген, мәгънәсен төгәл бирүгә ирешкән. Әмма фарсы теленә генә хас сүзләрне яисә аерым гыйбарәләрне Алтын Урданың әдәби телендә төрки-татар теленә караган үзенчәлекләр белән алмаштырып, оригиналь яшәеш рухы биргән. Әсәрдә С.Сараиның һәм башка авторларның да газәлләре бар.
Әсәрнең тәрҗемә һәм оригиналь өлешенең теле матур, аңлаешлы, стиле шома. Ф. Күпрүлезадә «Гөлестан бит-төрки»нең теленә карата: «XIV гасырда кыпчак телендә (ягъни төрки-татар телендә) әдәби нәсернең моннан да гүзәл үрнәге булмас»,— дип язды. Әмир Нәҗип тә аны Җучи улусы әдәби теленең иң гүзәл үрнәкләреннән саный. «Гөлестан бит-төрки» үзеннән соңгы татар әдипләренә һәм шагыйрьләренә көчле йогынты ясаган. Моның аеруча ачык мисалы — Мөхәммәдьяр иҗаты. «Гөлстан бит-төрки» поэмасында автор үзенең укучыларын тыйнак, намуслы, гадел, рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өнди. Ул үзенең каһарманнарын ошбу күркәм сыйфатларга ия иттереп тасвирлый, тормышның үзәгендә кайнаучы затлар буларак чагылдыра. Гыйбрәтле хәлләрне сурәтләгәндә автор ана теленең бөтен мөмкинлекләреннән оста файдалана һәм гаять мәгънәле шигъри юллар китереп чыгара. Менә ни сәбәпле бу әсәрнең төрки әдәбиятка ясаган йогынтысы искиткеч зур була. Сәйф Сараи ул әдәбиятны кешелеклелек идеяләре, яңа шигъри алымнар, фәлсәфи юллар исәбенә баета.

Газәл (гарәп. غَز ل‎, мәхәббәт шигыре-бәете, сөеклегә мәдхия) — мәхәббәт лирикасының шигърияттә киң таралыш тапкан шәкеле. Мәхәббәт югалту газабы һәм шул ук вакытта мәхәббәт гүзәлләге — жанрның асылында торган ике төшенчә. Гарәп шигъриятендә барлыкка килеп, Шәрыкъ классикасында зур урын алган һәм Ауропа шигърият даирәсендә чагылыш тапкан. Жанрның төп темасы – мәхәббәт, гыйшык, шуңа «мәхәббәт җыры» дип тә йөртелә. Күпчелек очракта музыка уен коралына кушылып башкарыла. Әсәрнең шәкеле аа, ба, ва, га рәвешле рифмалашкан 3 – 12 бәетләрдән гыйбарәт. Газәл ритмына кабатланган сүз-сүзтезмәләр, ягъни рәдиф алымы хас. Жанр VII гасырда гарәп шигъриятендә ярала һәм Рудаки, Сәгъди, Хафиз кебек фарсы шагыйрьләре иҗатында зур үсеш ала. XIIIXIV гасырларда Шәрык шигъриятендә газәлиятләр киң таралыш таба. Төрки шагыйрьләр арасында Нәсими, Г.Нәваи, М.Фөзули һ.б. тарафыннан языклган газәлләр илкүләм дан яулый. Шәрыкъ әдипләреннән үрнәк алып, жанрны Көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятының И.Гёте, Ф.Тютчев, А.Фет, В.Брюсов кебек таныклы шагыйрьләре үз иҗатында кулланган. Төрки халыкларда жанр иң әүвәл Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани иҗатында чагылыш таба. Бу әсәрләрнең төп темасын Аллаһка карата мәхәббәт тәшкил итә. Дөньяви эчтәлекле газәлләрнең төрки традициясе , Хәрәзми, Рабгузыйдан башлана. Газәлнең нәфис үрнәкләре Габделмәҗид, Мәүләнә Исхак, Өмми Камал, Кол Шәриф, Мәүла Колый, Шәмседдин Зәки, Габделҗаббар Кандалый, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Хәсән Туфан иҗатында урын ала. Рәдиф Гаташ һәм Мөхәммәт Мирза да газәлләр иҗат итә. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында газәлләр хан-вәзирләр сарайларында башкарылган һәм элитар музыкаль жанрлар төркеменә кергән. Казан ханлыгы җимерелү белән халык фольклорында таралыш тапкан. Бүгенге көндә Ырынбур өлкәсендә һәм Башкортстанның Илеш районы Татар Мәнәвезе авылында язылган мисаллар ТӘһСИ архивында саклана.

  1. V. Рефлексив бәяләү

Рефлексив кабатлау: тест эшләү, җавапларын тикшерү. (20 – 21 нче слайдлар)

ТЕСТ.

  1. Язучыларны һәм аларның әсәрләрен уклар ярдәмендә тоташтырырга.

Х. Кятиб                                “Гөлестан бит-төрки”

С. Сараи                                 “Җөмҗөмә солтан”

М. Болгари                            “Хөсрәү вә Ширин”

Котб                                       “Мәхәббәтнамә”

Харәзми                                 “Нәһҗел-фәрадис”

  1. Сәиф Сараи кайсы дәүләтнең танылган әдибе?

а) Казан ханлыгының

ә) Алтын Урданың

б) Мисырның

  1. Сәиф Сараи кайда туган?

а) Болгар шәһәрендә

ә) Камышлы шәһәрендә

б) Биләр шәһәрендә

  1. Алтын Урда дәүләтендә яшәп иҗат иткән язучылар рәтен билгеләгез.

а) М. Кашгарый, К. Насыйри, С. Сараи

ә) К. Гали, Харәзми, Х. Туфан

б) Котб, М. Болгари, С. Сараи

  1. “Нәһҗел-фәрадис” әсәрен икенче төрле ничек атап булыр иде?

а) “Оҗмахка ачык юл”

ә) “Оҗмах бакчасы”

б) “Ахирәт көне”

Журналга билге тест җавапларын тикшергәч куела.

  1. Өй эше

Алтын Урда чоры турында дәрестә алган белемнәргә таянып, интернет материаллар туплап, кыскача сөйләргә әзерләнергә.