Татар исемнәре һәм фамилияләренең антропонимик үзенчәлекләре

 № 208

Рушания МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 150 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Антропонимика (грек теленнән антропо – кеше һәм onyma – исем, атама), – кешеләрнең ялгыз исемнәрен, аларның чыгышын, таралышын, җәмгыяви кулланышын һ.б. өйрәнә торган ономастика фәненең өлеше.

Татар исемнәре һәм фамилияләре системасы тарих эчендә берничә тапкыр киң борылышлар ясады. Бу үзгәрешләр, беренче чиратта, экстралингвистик факторлар белән аңлатыла.

Г.Р.Галиуллина фикере буенча, «после принятия Ислама относительно продолжительное время система личных имен татар развивалась по одному направлению. Это – внедрение арабо-персидских имен и их распространение во всех слоях населения».

Октябрь инкыйлабы, әлбәттә, ономастикада кинәт борылыш ясау сәбәбе булып тора. Г.Р.Галиуллина моның турында түбәндәгечә яза: «Отрыв религии от государства, свобода выбора имени, появление новых понятий, влияние русского и западноевропейских языков и многие другие факторы способствовали коренному изменению традиционного татарского именника».

Соңрак, татар антропонимикасы тагын үзгәрешләр кичерә. Әйтик, XX гасырның 20 – 40 нче елларында шул ук хезмәт, түбәндәге юллар буенча үсеш ала: «обновлялся состав традиционных имен; вошел обиход совершенно чужой, новый пласт личных имен; изменилось содержание именника».

Антропонимика, апеллятив лексика кебек үк, бер телдән икенче телгә бик җиңел күчә, ләкин үзенең үзенчәлекле төсмерен югалтмыйча, фонетик йөзен саклый, фонетик һәм грамматик закончалыклар белән чикләнми, гомуми сүзлек эчендә һәм аңардан тыш та кулланыла.

Шунысы кызык: антропонимика төрле төбәктә төрлечә, аның үзенчәлеге дә, лексик-грамматик системасы да, барлыкка килү закончалыклары да үзгә. Шуның өчен дә хәзерге көндә аның төп бурычы булып, төбәкләрдәге антропонимика категориясен һәм аның үзенчәлекләрен өйрәнү санала. Төбәк антропонимикасы мәгънәсендә иң кечкенә төбәктәге исемнәр атамасы, кеше яшәүче пункт төркемнәре һәм бер генә яшәү пункты тора.

Исем һәм фамилия үз милләтеңнеке һәм тәрҗемәсез аңлаешлы булырга тиеш. Чөнки аларны кан-кардәш милләтләр-башкорт, казакъ, кыргыз, карачай һәм башкалар да аңлаячак. Мәсәлән, Чулпан, Акчәчәк, Илбикә, Акбарс, Иделбай, Юлдаш һ.б.

Төрки халыкларда борын-борыннан бер үгет-нәсихәт булган: «чит исем алу башка халыкка әверелү ул». 1788 елда Екатерина II нең махсус карары белән Уфада мөселман Диния нәзарәте ачыла. Исем куштыру муллаларга тапшырыла, чөнки яңа туган баланы рәсми теркәү аларга йөкләнелә. Шул вакыттан алып татар, башкорт, казакъ, кыргыз, милләтләрне максатчан рәвештә гарәп исемнәрен куштыру башлана. Аннары әлеге халыклар гарәп исемнәренә гадәтләнеп китә. Бу хәл XIX гасыр азагы-XX гасыр башына кадәр дәвам итә.

Муллалар балаларга гарәп, фарсы исемнәрен куша, ә ата-ана аларның мәгънәсен һич аңламаса да, каршы килми. Кайвакыт, муллага нинди дә булса исем ошый икән, ул аны бик күп балага куша. Шундый очраклар да еш була. Шуңа күрә ул заманнарда төрле-төрле гарәп исемнәре кушыла башлый. Мәсәлән, «Хәдичә» – «Иртә туган» (недоношенная) дип тәрҗемә ителә, «Фатыйма» – «Күкрәктән аерылган», «Мәрьям» – «Ачы», «Зәйнәп» – «Таза», «Хәлимә» – «Йомшак», «Исхак» – «Елмая торган» һ.б. XXгасыр башында Г.Тукай үзенең «Исемнәребез турында» исемле мәкаләсендә болай яза: «Без татар рухында тәрбияләнмәдек. Без бу турыда җала тугач бирелә торган исемнәрдән чыгып кына да әйтә алабыз».

Шуңа ул балаларга татар милли исемнәрен куштырырга кирәк дип чыгыш ясый. Исем милли үзенчәлекне, холыкны һәм милли сыйфатны чагылдырыпга тиеш, ди әдип.

Октябрь революциясеннән соң төрки халыклар рус һәм Көнбатыш Европа исемнәрен ала башлый. Статистик мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта татарларның 72%ы – гарәп, 8%ы – фарсы, 4%ы – яңа, рус һәм Европа, 16%ы гына саф татар (төрки) исемнәр йортә. Хәзер чит исемнәр халык тарафыннан милли исемнәр кебек кабул ителә. Исемнәр хәзер «башкалардан аерлылып тору»  билгесе генә булып хезмәт итә. Менә ни өчен Габдулла Тукайның әйткән сүзләре бүген бик актуаль. Шуның өчен бар булган көчне үз исемнәребезне кайтаруга юнәлдерергә кирәк.

Гадәттә төркиләр балаларына әйбәт гамәлләре белән данлы нәселдәшләре исемен кушкан. Яманатлы кеше исемен яңа туган балага кушкач, ул тискәре сыйфатлар аңа күчә дип санаган алар. Исемне үзгәртеп һәм кыскартып әйтү беркайчан булмаган. Бу – кешенең рухын ныгыткан. Әгәр кешегә исем дөрес бирелмәсә, ул аның тормышында авырлыклар тудырса, аны алыштыра торган булганнар. Кешенең яше күпме булуга карамастан, хәтта дәрәҗәсе, даны булуга карамастан, кирәк дип тапсалар, исемен алыштыра торган булганнар.

Татар антропонимиканың да меңнән артык ел дәвамында саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп һәп фарсы телләреннән алынган исем компонентларының үзара кушылуы аркасында байтак кына катнаш төзелешле кушма исемнәр барлыкка килгән һәм алар үзләре берничә катнаш катлам тудырган. Татар антропонимикасының катнаш катламнарын барлыкка китергән гибрид исемнәр түбәндәге лексик-генетик калыплар белән ясалганнар:

а) төрки-татар исем компоненты+гарәп компоненты: Акназар, Айназар, Илморат, Ишморат, Йөзлеҗамал, Колгали,Татлыбәнәт, Тимергали һ.б.

ә) гарәп компоненты +төрки-татар компоненты: Гайшәбикә, Галимбәк, Дәүләтбай, Дәүләткилде, Муллагол, Мөхәммәтхан, Нурсылу, Сәлимхан,Фәезхан, Шәмсесылу, Әмирхан, Әхмәтхан һ.б.

б) төрки-татар компоненты+фарсы компоненты: Айгөл, Айназ, Акхуҗа, Биморза, Илморза, Илназ, Иркәбану, Ишнияз, Миңлегөл, Миңлеруй, Сылуҗиһан, Чалморза һ.б.

в) фарсы компоненты+төркм-татар компоненты: Гөлбикә, Гөлүсә, Гөлүс, Дилүс, Маһисылу, Морзахан, Хуҗабәк, Хуҗагол, Шаһибәк, Җантимер, Җанчура, Җиһанбай, Җиһансылу һ.б.

Татар антропонимиканың да саф алынма гибрид исемнәр дә байтак. Алар түбәндәге лексик-семантик калыпларга салынып ясалганнар:

а) гарәп компоненты+фарсы компоненты: Гаделша, Гаделҗан, Закирҗан,Зөлфиназ, Камәрбану, Нурзадә, Фаягөл, Шакирҗан, Әмирҗан, Өммеһани, Өммеҗиһан һ.б.

ә) фарсы компоненты+гарәп компоненты: Бибинур, Бибиҗамал, Былбылниса, Маһибәдәр, Маһикамал, Маһинур, Ниязгали, Таҗетдин, Ширгази, Ширгали, Шаһиморат, Ярмөхәммәт,Ясминур, Ярулла һ.б.

Биредә татар теленә (гомумән,төрки телләргә), урыс һәм башка славян телләреннән аермалы буларак, исем компонентларының урыннары алмаштырылу нәтиҗәсендә кушма төзелешле кеше исемнәре ясалу күренеше хас булуын да әйтергә кирәк. Мәсәлән, Айтуган – Туганай, Байморза – Морзабай, Байсөек – Сөекбай, Гөлҗиһан – Җиһангөл, Килдеураз – Уразкилде һ.б.

Бер үк компонентларның урыннары алмаштырылу юлы белән ясалган кушма төзелешле кеше исемнәре һәм фамилияләре метакомпонентонимнар дип атала. Шунысын да әйтергә кирәк: төрки телләрдәге (шул исәптән татар телендәге) ике компонентлы исемнәр системасы кеше исемнәрен чиксез төрлеләндерергә мөмкинлек бирә һәм шәхесне хөрмәтләп, олылап, тасвирлап әйтү-атау формасын барлыкка китерә. Чагыштырыгыз: Сылу, Айсылу, Миңсылу, Нурсылу, Таңсылу, Байсылу; Әхмәт, Галиәхмәт, Миңлеәхмәт, Нуриәхмәт, Вәлиәхмәт, Зыяәхмәт, Саниәхмәт, Шаһиәхмәт һ.б.

Гарәп, фарсы исемнәренең һәм фамилияләренең, кушма төзелешле гибрид исемнәрнең таралышы һәм кулланылышы төрле дәвердә төрлечә булган. Болгар-татар теленә гарәп һәм фарсы исемнәре Болгар дәүләтендә 992 елда рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәннән соң алына башласалар да, XIX йөз башларына кадәр халыкта киң таралышка һәм популярлыкка ия булмаганнар. Бу чорга  кадәр татарларда борынгы төрки-татар кеше исемнәре кубрәк кушылган. Болгар-татар кабер ташларындагы, нәсел шәҗәрәләрендәге, сан алу кенәгәләрендәге һәм башка тарихи чыганаклардагы татар кеше исемнәре һәм фамилияләре нәкъ менә шуны раслый.