Татар исемнәре һәм фамилияләренең антропонимик үзенчәлекләре

Рушания МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 150 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Исем, фамилия, милләт – гади генә сүз түгел, ә код ул. Һәр әйткән сүз Күктә язылып бара. Һәр әйткән сүз Күк белән гармониядә тора һәм кешелек мәгьнәсен аңлата .Шуның өчен, элеккеләр әйткәнчә, һәр әйткән сүз уйлап әйтелергә тиеш. Әгәр кешене««ң исеме белән мәгьнәсе тәңгәл килсә, исемнең көче, күп тапкыр артып, аның рухын көчле, үлемсез итә, исем дөрес бирелмәсә, киресенчә, көчен югалта, кешене үтерә.

Исем – кеше холкының коды, аның Җиргә нинди максат белән килүен белдерүче билге. Ата-ана исемне уйлап сайларга тиеш, чөнки балаларының язмышын алар билгели.

Һәр әйбернең, җанлымы ул, җансызмы ул, үз исеме бар. Аларны шуның белән аералар һәм атап йөриләр. Кешеләр дә гадәттә исемнәре белән аталып йөртелә. Шуның белән бергә бер үк исемдәге кешеләре бер-берсеннән аерып билгеләү яки кешегә хөрмәт күрсәтү йөзеннән аларның үз исемнәренә «ата исемнәрен» өстәп куллану да бар.

Татар телендә кеше исемнәре сүзлеге бик бай. Мәгънәләре һәм төрләре ягыннан да алар матурлыгы белән аерылып тора. Татар исемнәренең мәгънә ягыннан төре дә күпкырлы. Гадәттә, хатын-кыз исемнәре чәчкә, күк җисемнәре атамалары белән аерылып тора, ә ир-атлардагы исем мәгънәләре олпатлылык, батырлык, зурлык, акыл төшенчәсен белдерә.

Татар телендәге шәхси исемнәр тарихи, иҗтимагый үсеш продукты булып та торалар һәм шул уңайдан үзләрендә милли-мәдәни төсмерләр, милли үзаң, теге яки бу чорның этик-эстетик нормалары да чагылыш таба. Шәхси исемнәрдә еш кына борынгы халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары, фикер сөреше, бары тик максус өйрәнүләр белән генә аңлап була торган телләр үсеше чагылыш таба.

Заманча татар исемнәре сүзлеге чыгышы белән борынгы төрки, татар, гарәб, фарсы, урыс, Көнбатыш Европа исемнәреннән тора. Алар арасында гарәб-фарсы исемнәре еш очрый. Бу турыда Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре сүзлеге» китабыннан белергә була.

Кешеләрнең шәхси исемнәре, кайсы гына телдә булмасын, лексиканың үзенчәлекле төрен барлыкка китерә. Әлеге лексик телне- антропонимнар диләр. Кешегә кушылган теләсә нинди шәхси исем, яки кешеләр төркеме, исем, фамилия, отчество, кушамат, атама, крептоним, андроним, гинеконим, патроним- болар барысы да антропонимнар.

Татар антропонимиясенә отчествоның урыс теленнән алынган -ович, -евич, -овна, -евна кушымчалары ярдәмендә формалаша торган төре совет чорында кабул ителгән һәм күбесенчә интеллегенция арасында кулланыла.

Бу язмамда макатым – төрле деалекталь фонетик үзгәрешләргә дучар булган татар исемнәре һәм фамилияләре үзенчәлекләрен ачып бирү.

Төп бурычым – татар теленең байлыгын күрсәтү, аларны акыллы, мәгънәле, матур кеше исемнәре белән баетылып, үзенә бер яңгырашлы буын анализлап бирү.

Антропонимика – (грек теленнән антропо –кеше һәм onyma – исем, атама) – кешеләрнең ялгыз исемнәрен, аларның чыгышын, таралышын, җәмгыяви кулланышын һ.б. өйрәнә торган ономастика фәненең өлеше.

Татар исемнәре һәм фамилияләре системасы тарих эчендә берничә тапкыр киң борылышлар ясады. Бу үзгәрешләр, беренче чиратта, экстралтнгвистик факторлар белән аңлатыла.

Г.Галиуллина фикере буенча, «после принятия Ислама относительно продолжительное время система личных имен татар развивалась по одному направлению. Это-внедрение арабо-персидских имен и их распространение во всех слоях населения».

Октябрь инкыйлабы, әлбәттә, ономастикада кинәт борылыш ясау сәбәбе булып тора. Г.Галиуллина моның турында түбәндәгечә яза: “Отрыв религии от государства, свобода выбора имени, появление новых понятий, влияние русского и западноевропейских языков и многие другие факторы способствовали коренному изменению традиционного татарского именника”.

Соңрак, татар антропонимикасы тагын үзгәрешләр кичерә. Әйтик, узган гасырның 20 – 40 нчы елларында ул, әлеге теле бәяләәсе буенса, түбәндәге юллар буенча үсеш ала: «обновлялся состав традиционных имен; вошел обиход совершенно чужой, новый пласт личных имен; изменилось содержание именника».

Антропонимика апеллятив лексика кебек үк, бер телдән икенче телгә бик җиңел күчә, ләкин үзенең үзенчәлекле төсмерен югалтмыйча, фонетик йөзен саклый, фонетик һәм грамматик закончалыклар белән чикләнми, гомуми сүзлек эчендә һәм аңардан тыш та кулланыла.

Шунысы кызык: антропонимика төрле төбәктә төрлечә, аның үзенчәлеге дә, лексик-грамматик системасы да, барлыкка килү закончалыклары да үзгә. Шуның өчен дә хәзерге көндә аның төп бурычы булып, төбәкләрдәге антропонимика категориясен һәм аның үзенчәлекләрен өйрәнү санала. Төбәк антропонимикасы мәгънәсендә иң кечкенә төбәктәге исемнәр атамасы, кеше яшәүче пункт төркемнәре һәм бер генә яшәү пункты тора.

Исем һәм фамилия үз милләтеңнеке һәм тәрҗемәсез аңлаешлы булырга тиеш. Чөнки аларны кан-кардәш милләтләр-башкорт, казах, кыргыз, карачай һәм башкалар да аңлаячак. Мәсәлән, Чулпан, Акчәчәк, Илбикә, Акбарс, Иделбай, Юлдаш һ.б.

Төрки халыкларда борын-борыннан бер үгет-нәсихәт булган: «Чит исем алу – башка халыкка әверелү ул». 1788 елда Екатерина II нең махсус карары белән Уфада мөселман диния назәрәте ачыла. Исем куштыру муллаларга тапшырыла, чөнки яңа туган баланы рәсми теркәү аларга йөкләнелә. Шул вакыттан алып татар, башкорт, казах, кыргыз милләтләрендә максатчан рәвештә гарәп исемнәрен куштыру башлана. Аннары әлеге халыклар гарәп исемнәренә гадәтләнеп китә. Бу хәл XIX гасыр азагы-XX гасыр башына кадәр дәвам итә.

Муллалар балаларга гарәп, фарсы исемнәрен куша, ә ата-ана аларның мәгънәсен һич аңламаса да, каршы килми. Кайвакыт, муллага нинди дә булса исем ошый икән, ул аны бик күп балага куша. Шундый очраклар да еш була. Шуңа күрә ул заманнарда төрле-төрле гарәп исемнәре кушыла башлый. Мәсәлән, «Хәдичә» «иртә туган» (недоношенная) дип тәрҗемә ителә, «Фатыйма» – «күкрәктән аерылган», «Мәрьям» – «ачы», «Зәйнәп» – «таза», «Хәлимә» – «Йомшак», «Исхак» – «Елмая торган» һ.б. XX гасыр башында Г.Тукай үзенең «Исемнәребез турында» исемле мәкаләсендә болай яза: «Без татар рухында тәрбияләнмәдек. Без бу турыда бала тугач бирелә торган исемнәрдән чыгып кына да әйтә алабыз». Шуңа ул балаларга татар милли исемнәрен куштырырга кирәк дип чыгыш ясый. Исем милли үзенчәлекне, холыкны һәм милли сыйфатны чагылдырыпга тиеш, ди Тукаебыз.

Октябрь революциясеннән соң төрки халыклар рус һәм Көнбатыш Европа исемнәрен ала башлый. Статистик мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта татарлар 72% гарәп, 8% фарсы, 4% яңа, рус һәм Европа, 16% кына саф татар (төрки) исемнәр йортә. Хәзер чит исемнәр халык тарафыннан милли исемнәр кебек кабул ителә. Исемнәр хәзер «башкалардан аерлылып тору»  билгесе генә булып хезмәт итә. Менә ни өчен Габдулла Тукайның әйткән сүзләре бүген бик актуаль. Шуның өчен бар булган көчне үз исемнәребезне кайтаруга юнәлдерергә кирәк.

Гадәттә, төркиләр балаларына әйбәт гамәлләре белән данлы нәселдәшләре исемен кушкан. Яманатлы кеше исемен яңа туган балага кушкач, ул тискәре сыйфатлар аңа күчә дип санаган алар. Исемне үзгәртеп һәм кыскартып әйтү беркайчан булмаган. Бу-кешенең рухын ныгыткан. Әгәр кешегә исем дөрес бирелмәсә, ул аның тормышында авырлыклар тудырса, аны алыштыра торган булганнар. Кешенең яше күпме булуга карамастан, хәтта дәрәҗәсе, даны булуга карамастан, кирәк дип тапсалар, исемен алыштыра торган булалар.

Татар антропонимиканың да меңнән артык ел дәвамында саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп һәм фарсы телләреннән алынган исем компонентларының үзара кушылуы аркасында байтак кына катнаш төзелешле кушма исемнәр барлыкка килгән, һәм алар  үзләре берничә катнаш катлам тудырган. Татар антропонимикасының катнаш катламнарын барлыкка китергән гибрид исемнәр түбәндәге лексик-генетик калыплар белән ясалганнар:

а) «төрки-татар исем компоненты + гарәп компоненты»: Акназар, Айназар, Илморат, Ишморат, Йөзлеҗамал, Колгали,Татлыбәнәт, Тимергали һ.б.

ә) гарәп компоненты +төрки-татар компоненты”: Гайшәбикә, Галимбәк, Дәүләтбай, Дәүләткилде, Муллагол, Мөхәммәтхан, Нурсылу, Сәлимхан,Фәезхан, Шәмсесылу, Әмирхан, Әхмәтхан һ.б.

б) «төрки-татар компоненты +фарсы компоненты»: Айгөл, Айназ, Акхуҗа, Биморза, Илморза, Илназ, Иркәбану, Ишнияз, Миңлегөл, Миңлеруй, Сылуҗиһан, Чалморза һ.б.

в)«фарсы компоненты +төркм-татар компоненты»: Гөлбикә, Гөлүсә, Гөлүс, Дилүс, Маһисылу, Морзахан, Хуҗабәк, Хуҗагол, Шаһибәк, Җантимер, Җанчура, Җиһанбай, Җиһансылу һ.б.

Антропонимиканың да саф алынма гибрид исемнәре байтак. Алар түбәндәге лексик-семантик калыпларга салынып ясалган:

а) «гарәп компоненты + фарсы компоненты»: Гаделша, Гаделҗан, Закирҗан,Зөлфиназ, Камәрбану, Нурзадә, Фаягөл, Шакирҗан, Әмирҗан, Өммеһани, Өммеҗиһан һ.б.

ә) « фарсы компоненты + гарәп компоненты»: Бибинур, Бибиҗамал, Былбылниса, Маһибәдәр, Маһикамал, Маһинур, Ниязгали, Таҗетдин, Ширгази, Ширгали, Шаһиморат, Ярмөхәммәт,Ясминур, Ярулла һ.б.

Биредә татар теленә (гомумән, төрки телләргә), рус һәм башка славян телләреннән аермалы буларак, исем компонентларының урыннары алмаштырылу нәтиҗәсендә кушма төзелешле кеше исемнәре ясалу күренеше хас булуын да әйтергә кирәк. Мәсәлән, Айтуган-Туганай, Байморза-Морзабай, Байсөек -Сөекбай, Гөлҗиһан -Җиһангөл, Килдеураз -Уразкилде һ.б.

Бер үк компонентларның урыннары алмаштырылу юлы белән ясалган кушма төзелешле кеше исемнәре һәм фамилияләре метакомпонентонимнар дип атала. Шунысын да әйтергә кирәк: төрки телләрдәге (шул исәптән татар телендәге) ике компонентлы исемнәр системасы кеше исемнәрен чиксез төрлеләндерергә мөмкинлек бирә һәм шәхесне хөрмәтләп, олылап, тасвирлап эйтү- атау формасын барлыкка китерә. Чагыштырыгыз: Сылу, Айсылу, Миңсылу, Нурсылу, Таңсылу, Байсылу; Әхмәт, Галиәхмәт, Миңлеәхмәт, Нуриәхмәт, Вәлиәхмәт, Зыяәхмәт, Саниәхмәт, Шаһиәхмәт һ.б.

Гарәп, фарсы исемнәренең һәм фамилияләренең, кушма төзелешле гибрид исемнәрнең таралышы һәм кулланылышы төрле дәвердә төрлечә булган. Болгар — татар теленә гарәп һәм фарсы исемнәре Болгар дәүләтендә 992 елда рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәннән соң алына башласалар да, XIX йөз башларына кадәр халыкта киң таралышка һәм популярлыкка ия булмаганнар. Бу чорга  кадәр татарларда борынгы төрки-татар кеше исемнәре кубрәк кушылган. Болгар — татар кабер ташларындагы, нәсел шәҗәрәләрендәге, сан алу кенәгәләрендәге һәм башка тарихи чыганаклардагы татар кеше исемнәре һәм фамилияләре нәкъ менә шуны раслыйлар.

Йомгаклау

Бүгенге көндә балаларга татар теленә хас булмаган исемнәр кушалар. Әйтик, көнбатыш инглиз, француз исемнәре күбесенчә татар телендә урнашкан. Бүгенге көндә исә күп кенә испан һәм башка телләрдән исемнәр алына. Мәсәлән, Рената (татар телендәге Ринат исеменә бернинди дә кагылыш булмаган), Розалия, Динара һ.б.

Төрле диалекталь фонетик үзгәрешләргә дучар булган исемнәр һәм фамилияләрдә чагылыш тапкан тарих һәм борынгы бабаларыбыз тормышы-киләчәктә татар исемнәре категориясен өйрәнү татар теле белемен үстерүдә уңай нәтиҗәле роль уйнаячак, татар тарихын, татар халкының этнографиясен, этногенезын, тирәнтен өйрәнүдә ярдәм итәчәк.

Чөнки алдагы буындагы балаларга чын татар исемнәрен кушып кына без киләчәгебезне, яшәешебезне саклап кала алачакбыз. Аның мәгнәсе матур, исеме җисеменә килеп торырлык матур, аңлаешлы булуы үзебездән тора. Чөнки татар хакында шундый бер сәер гадәт бар, ул үзенең матур яңгырашлы исемнәрен онытып, бөтенләй аңлаешсыз чит ил сүзләрен балаларына кушарга ярата. Мәсәлән, Револьвер, Трактор, Бриллиант, Рево, Роальд, Эрнест, Изумруд, Лимузин, Лениза. Монда инде исем компонеты һәм җенес категориясе турында сөйләү дә урынсызрак тоела.

Шунысы сөенечле: соңгы елларда, онытылган, элегрәк очрый торган кеше исемнәре кире яңартыла. Динирәк, мәгънәлерәк исем кушу гадәткә кереп бара. Бигрәк тә тарихи геройларга ятышлылары еш очрый: Байбулат, Айбулат, Айбикә, Иделбикә, Сөембикә, Сөмбел, Гадел -Гадилә, Булат, Камил- Камилә, Айсылу, Ирбатыр, Айтуган, Айдарбәк һ.б.

Димәк, сайлап эшемнең темасы буенча тагын да эзләнәсе, уйланасы әйберләр күп әле. Чөнки дөнья буйлап сибелгән татарлар, аларның исем компонетлары һәм фамилияләре турында өйрәнәсе дә, башкаларга җиткерәсе яңалыклар да күп дип саныйм.