Татар һәм гарәп телләрендә фигыль юнәлешләре

№41

Альбина ГАРИФУЛЛИНА,

Казандагы 58 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ләйсән СӘФӘРОВА,

Казандагы 58 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Татар һәм гарәп телләренең, бер-берсе белән янәшә торып, бергә үсеп-үзгәрүе безгә борынгы тарихи чыганаклардан ук билгеле. Ике халыкны бәйләп тора торган фактор – ислам дине, ислам мәдәнияте. Барыбыз өчен дә уртак булган ядкәр ул – Изге «Коръән» китабы. Билгеле булганча, изге ядкәребезнең төп нөсхәсе гарәп телендә. Әмма тора-бара Коръәнне татар теленә тәрҗемә иткәннәр, тәфсирләр төзегәннәр. Димәк, гарәп һәм татар телләренең үзара контактлары инде күпме вакытлар дәвам иткән. Шунысы да бик әһәмиятле: гарәп язуына нигезләнгән иске татар язуы мең ел дәвамында кулланылып килгән. Бу фактор да татар һәм гарәп телләренең никадәр тыгыз бәйләнештә торуын дәлилли. Шулай ук Казанда үткән 2013 елгы универсиада, 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөньчемпионаты чит телләр һәм татар теле белән кызыксынуны бермә-бер арттырды. Инглиз, немец, француз телләрен генә түгел, гарәп телен тирәнтен өйрәнүләр дә арта бара. Тәрҗемәче һөнәренең дә роле үсә. Фигыль – җөмләнең үзәге. Дөрес, граммотлы итеп аңлашу-аралашу өчен безгә иң беренче чиратта фигыльләрне белергә зарур. Шулай итеп, без бу эшебездә ике аерым булган, бер-берсенә бөтенләй ошамаган телләрдәге фигыль сүз төркемнәрен өйрәнеп чагыштыруны максат итеп куйдык. Куелган максатка ирешер өчен, ике телнең грамматикасын чагыштырып карадык, татар телендә фигыльгә кагылышлы өлешне өйрәндек, мәгънәләрен, мисалларын җентекләп тикшердек һәм дөрестән дә, фигыльнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәненә инандык. Ә гарәп теле грамматикасыннан без шулай ук фигыль сүз төркеменең категорияләрен чагыштырдык.

I. Татар һәм гарәп телләрендәге фигыль сүз төркеменең грамматик үзенчәлекләре

Тирәнрәк итеп юнәлеш категориясенә тукталдык, чөнки ул ике телдә дә һәм уртак, һәм үзенчәлекле сыйфатларга ия. Аерым юнәлеш категориясе гарәп телендә булса да, процессның субъектка мөнәсәбәте гарәп телендә юнәлеш категориясе генә түгел, ә башка фигыль формалары белән дә белдерелә. Һәм без ике телдә тәңгәл килгән һәм килмәгән очракларны билгеләдек:

1. Гарәп телендәге кайбер бабларның мәгънәләре татар телендәге юнәлеш категориясе белән тәңгәлләшкән очраклар:

1.1. Гарәп телендә бары тик ике генә юнәлеш күзәтелә, ә татар телендә алар биш. Әмма татар телендәге калган өч юнәлеш төрләре гарәп теленең кайбер баблары мәгънәләрендә чагылыш тапкан:

1) II бабның дәвамлылык төсмерен белдерә торган һәм күчемле фигыльләргә икеләтә күчемлелекне (йөкләтү рәвешендә) хәбәр итә торган мәгънә татар телендә йөкләтү юнәлеш

2) V бабның II баб фигыльләренә карата кайтымлы мәгънәдә булуын күрсәтә торган мәгънәсе татар телендә, шулай ук, йөкләтү юнәлеше чаралары ярдәмендә ясала: ﻋﻟﻡ «өйрәтү» – ﺘﻌﻟﻡ   «уку», «өйрәнү»;

3) VI бабның субъектлар арасындагы эш яки хәлне белдерә торган мәгънәсе татар телендәге уртаклык юнәлеше белән тәңгәлләшә:ﻜﺘﺐ   язу” –  ﺘﻜﺎﺘﺐ «үзара (бер-берең белән) язышу» һ.б.

1.2. Гарәп телендәге бабларның мәгънәләре татар телендәге дәрәҗә категориясе белән тәңгәлләшергә мөмкин: VI баб фигыленең вакыйгаларның эш яки хәл дәвамында эзлекле рәвештә үсә яки кими баруын күрсәтә торган мәгънәсе татар телендә дәрәҗә категориясе аша бик төгәл сурәтләнә: ﻨﺰﻝ  «төшү», «иңү» ﺘﻨﺎﺰﻝ «акрынлап төшә, иңә бару».

1.3. Гарәп телендәге бабларның мәгънәләре татар телендәге махсус конструкцияләренә тәңгәл килгән очраклар бар (инфинитив + башка фигыль, төрле фигыль формалары, хәл фигыль + ярдәмче фигыль, тезмә яисә ярдәмче фигыль формалары):

1) II бабның көчәйтелгән яки ешайтылган процессны белдерүче мәгънә татар телендә төрле фигыль формалары яисә үтәлү дәрәҗәсен белдерә торган рәвешләр ярдәмендә билгеләнә: ﻗﻂﻊ (ә) «кисү » – ﻗﻂﻊ «телемнәргә кисү», «тураклау»;

2) Шул ук II бабның тантаналы (рәсми) белдерү ясый торган мәгънәсе татар телендә төрле фигыль формалары белән тәңгәлләшә: ﻜﺫﺐ (и) «ялганлау» – ﻜﺫﺐ «ялганга чыгару»;

3) V бабның салмалык, киеренкелек яки табигый булмаган бер халәт мәгънәсе татар телендәге фигыльләрнең юклык мәгънәләрен белдерә торган формалар белә ясала: ﻫﺠﺪ (у) «йоклау» – ﺘﻬﺠﺪ «йокламый тору», «йокламау» һ.б.

II. Затланышлы фигыльләр, ягъни наклонениеләр

Татар телендә биш наклонение булса, гарәп телендә дә алар биш, ләкин кайбер наклонение эчендә башка наклонение мәгънәләрен дә очрата алабыз. Нәтиҗә итеп әйткәндә, ике телнең дә наклонение мәгънәләре шактый киң. Күбесенчә ике тел дә бу өлкәдә тәңгәлләшә. Мәсәлән: хикәяләү, боеру, шарт, шартлы теләк наклонениеләре. Әмма тәңгәл килмәгән очраклар да бар, алар конкетст эчендәге мәгънә төсмерләренең аерылуларыннан гыйбәрәт. Шулай ук татар һәм гарәп телләренең бары тик үзләренә генә хас булган наклонениеләре да бар. Ул да булса: татар телендәге теләк наклонениесе, ә гарәп телендәге көчәйтү наклонениесе, максат белдерә торган наклонение. Семантикасы ягыннан татар телендәге затланышлы фигыльләр шактый киң өйрәнелгән. Һәрберсенең диярлек төп, синтагматик һәм күчерелмә мәгънәләре бар. Ә гарәп телендә бары тик бер төп мәгънә генә калкып тора.

Нәтиҗәләп әйткәндә, татар һәм гарәп телендә фигыль сүз төркеме шактый зур һәм катлаулы. Ике телдә дә уртак һәм шулай ук специфик якларны да ачыкларга тырыштык.

Бу эш безнең өчен бик кызыклы булды, чөнки телләрне, аларның грамматик законнарын чагыштыру бик кирәкле һәм файдалы эш.