Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Әйе, мин – укытучы. Безнең эш җиңел түгел. Аны минут белән дә, сәгать белән дә үлчәп булмый. Эшебезнең нәтиҗәсен күрү өчен озак еллар үтә. Мәшәкатьле дә, борчулы да дөнья ул – мәктәп дөньясы. Яратам, бик яратам мин бу дөньяны! Дәрес бара, миңа күзләр төбәлгән. Бу карашларда белемгә омтылыш та, җылы сүзгә ихтыяҗ да, теләктәшлек тә күрәм.

Янәшә тыныч яшәүче ике конфессия – ислам һәм христиан диннәре булган Татарстан шартларында яшәп, башкалар мәдәниятен хөрмәт итүнең, милли килешүчәнлекнең күпмилләтле Россия һәм Татарстан өчен никадәр мөһимлеген аңлап мин тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру буенча үз системамны булдырдым.

Толерантлык, гади генә сүзләр белән әйткәндә, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә башка раса, дин, җенес вәкилләренә, башкаларның идеяләренә, фикерләренә ихтирамлы карашта булу дигән сүз ул. Әмма башкаларның уй-фикерен, гамәлләрен яхшы аңлар өчен башта үз башыңда тәртип булырга тиеш — үз-үзеңне аңлый белү мөһим.

Укыту системасында теләсә кайсы предмет бу юнәлештә эш алып бара. Татарстан һәм татар халкы тарихы дәресләре исә күпкә үтемлерәк «ысул» куллана. Бу предмет укытучыларының коралы – фактик материал. Укучыларга үз ана телләре, мәдәниятләре аша дөньяви кыйммәтләргә, мәдәнияткә, сәнгатькә юл ачыла. Шул очракта гына, төрле милләт халыклары өчен дөнья күләмендә үзара тату гомер кичереп, бер-берсен аңлап, җылы мөнәсәбәттә аралашып яшәргә ныклы нигез формалаша дияргә мөмкин. Без Татарстан тарихы һәм татар халкы тарихын мөстәкыйль фән буларак 8 нче класстан башлап 11 нче класска берәр сәгать укыткан чакларны сагынабыз. Бүгенге көндә бу сәгатьләребез юк инде. Ләкин аңа карап темпны киметергә ярамый, класстан тыш чаралар, краеведение, класс сәгатьләре аша халкыбыз тарихын өйрәнүне дәвам иттерәбез. Туган төбәк тарихына кагылышлы фактик материалны укучылар яратып кабул итә. Ни яратсаң – шул кызык. Кызыклы икән – хәтердә яхшы кала. Дөрес, безнең мәктәптә 11 нче класста «Тайны родного края» исемле электив курс бар. Һәркемнең туган төбәге тарихы үз халкының тарихыннан аерылгысыз бит. Шуңа күрә әлеге электив курсның бөтен мөмкинлекләрен тулы көченә кулланырга омтылам. Мин шулай уйлыйм, укытучының сөйләве никадәр генә кызык булмасын, дәреслек материалы никадәр генә мавыктыргыч булмасын, укучы алдында дөнья бөтен тулылыгы белән үз әйләнә-тирәсендәге дөньяны аңлагач кына ачыла. Ягъни гадидән катлаулыга, түбәннән югарыга дидактик принцибы гамәлгә ашырылырга тиеш. Җирле материал балага аңлау өчен җиңел, аның аша кешелек ирешкән казанышларны конкрет мисаллар белән аңлатырга мөмкин, җирле материал үз төбәгеңнең Ватан һәм Дөнья тарихында тоткан урыны турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә.

Татарстан тарихын өйрәнү чараларында укучыларда толерантлык хисләре тәрбияләү өчен, һичшиксез, уңышлы материал туплау зарур. Һәрвакыт бала теге яки бу мәгълүматны кабул иткәннән соң, уйланырга, фикер йөртергә тиеш. Аның үз фикерен башкаларның карашы белән чагыштырып, тиешле нәтиҗәгә килүе дә мөһим.

Төбәгебез тарихи безнең. Мәскәү-Уфа трассасы белән Чаллыдан Казан ягына барганда, Мамадыштан 25 км үтүгә, сул кул якта Болгар шәһәрчеге – Кирмәнчек кала. Шунда ук Алтын Урда чорына карый торган Беренче Кирмән каберлеге – Ханнар зираты, Икенче Кирмән каберлеге – Ялгыз наратлы зират, биек таудагы мәгарә – Алтын базы, Изгеләр чишмәсе – тулы бер тарихи комплексны тәшкил итә. Халкыбыз тарихына хөрмәт тәрбияләү өчен менә дигән арсеналыбыз ул безнең. Класстан тыш эшчәнлектә укучылар белән әлеге җирле материалларыбызга таянып, фәнни хезмәтләр язабыз, шуларны төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә яклап чыгыш ясыйбыз, яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез.

Яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләүнең зарурлыгы һич бәхәссез. Милли үзаңы, милли горурлыгы булган, үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче кеше генә үз халкын сөя, үз милләте мәнфәгате өчен янып-көеп йөрүче булып, шуңа сәләтле булып үсә.

Кабинетымда “Татарстан – дуслык иле, һәр милләт – аның гөле” исемле интерактив стенд эшләп тора. Республикабызда яшәүче милләт вәкилләрен мин үзара күрше яшәүче халыклар итеп кенә түгел, ә бөтен дөнья әһәмиятенә ия булган сәнгать әсәрләрен тудыручылар, геройлар итеп тәкьдим итәм.

Безнең районда төрле милләт халыкларының мәдәниятен, телен, динне саклау өчен күп эшләр эшләнә. Районыбызда “Бер юлда биш мәдәният” исемле этнотуризм экскурсион маршруты эшли. Ул биш авыл – Красная Горка, Түбән Ушма, Зур Шыя, Җөри, Пойкино авыллары аша үтеп, татар, рус, марый, керәшен, удмурт халкының тарихы, мәдәнияте, көнкүреше белән таныштыруны күздә тота. Укучыларымны шушы маршрут буенча йөртеп, Татарстан тарихы буенча бай мәгълумат алуларына ирешәм. Бу чаралар укучыларны башка халыклар культурасы белән таныштыра, аларга карата кызыксыну уята, ихтирам хисе тәрбияли.

Бүгенге көн толерант шәхесен тәрбияләүне уңышлы хәл итүдә төп чыганак – иге-чиге булмаган тарих дәрьясы, нәфис тә, камил дә булган туган телебез, халкыбызның матур тәрбия йолалары, гыйбрәтле тарихы. Бу тиңсез зур һәм бай хәзинәне булдыруда, әлбәттә, һәр төбәктә яшәгән, яшәп иҗат итүче халык вәкилләре үз өлешен керткән. Халкыбызның бөек мәгърифәтчеләренең әдәби мирасын тәрбия эшендә файдалану –минем алдыма алган проблеманы уңышлы чишүдә алыштыргысыз ярдәмче. Бөек акыл иясе Р.Фәхреддин тирән белемле дин белгече генә түгел, үз халкын чын күңелдән яратучы тарихчы да булган. Аның “Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын” дигән сүзләрендә халкына карата булган хөрмәте тулылыгы белән ачылган дип әйтә алабыз.Татар мәгърифәтчеләре белән бер вакытта Татарстан тарихында тирән эз калдырган, Казан татарлары тарихына багышлап китап язган немец кешесе Карл Фукс турында класс сәгате дә укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителә. Бер кәлимә русча белмәгән әлеге галим башта руслар арасында йорт сатып алып, русча өйрәнә, кабат татарлар арасында яшәп, татарча өйрәнә. Бу класс сәгатендә Казан университеты тарихы белән дә таныштырам.

Республика буенча оештыра торган экскурсияләремә ныклап әзерләнәм. Укучыларны әти-әниләре Казанга алып килсәләр дә, алар базардан ары китмиләр. Болгарга, Алабугага , Казанга оештырылган экскурсияләрдә үзем гидка эйләнеп, белгәннәремне балаларга җиткерергә тырышам. Мин укучылар аңында ислам һәм православие диннәренең тарихи тамырлары турында тулырак күзаллау, аларның татар һәм рус халкының мәдәнияте үсешенә йогынтысы турында тирәнрәк белемнәр формалаштырырга тырышам. Башка дин турындагы белемнәр, башка дингә хөрмәт белән карау – милләтара килешүгә омтылучы шәхеснең мәдәни үсешенең мөһим компоненты. Шәһәрләргә экскурсия вакытында мәчетләрне дә, православие храмнарын да бер дәрәҗәдә илтифат итәбез. Болгарга баргач, православие храмы нигезенә салып калдырылган кабер ташлары янында тукталып, укучыларга тарихның яңа сәхифәләрен ачам. Бу күренешкә карата аларның фикерләрен сорыйм. Бик кискен фикерләр ишетелә укучылардан. Бу ташларны аннан алып атсак, алдагы буыннар андый да заманалар булганын белерләрме соң? Ул вакытта мондый вәхшилек кылган урыслар өчен бүгенге көн урыслары гаеплеме соң?

Ел саен Болгар җирендә Болгар җыеннары уза. Ул – күбрәк дини эчтәлектәге җыен. Анда абыстайлар, мөфтиләр җыела. 2000 елларда бу җыен урынына укучы татар яшьләренең ике көнлек фестивале уза иде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, бөтен республика буйлап җыелган укучыларны бирегә җыеп, ике көн буе махсус программа буенча матур чаралар үткәрә, укучыларны тарихка якынайталар иде. Нигәдер, бу чара үткәрелүдән туктады. Соңгы елларда безнең җирлектә Болгар шәһәрчеге Кирмәнчек урынында тарихыбызга багышланган зур Кирмән җыены уздырыла башлады. Нәкъ менә дини түгел, тарихыбызга багышланган. Укучылар белән анда экскурсоводлар ролендә катнашабыз, тетральләшкән чаралар күрсәтәбез.