Тарих дәресләрендә сәләтле укучылар белән эшне оештыру

 

Лилия ФАЗУЛЛИНА,

Арча районының Социалистик Хезмәт Герое С.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең тарих укытучысы

Илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән, мәктәп бусагасын атлап чыкканнан соң да белем күтәрүгә омтылган, эзләнүчән, үзбилгеләнүгә ия булган иҗади шәхес кирәк. Шуннан чыгып, бүген укытучы алдына гаять зур бурычлар куела: укучыларны рухи һәм физик яктан камил итеп тәрбияләү. Ул туган илен, телен яратучы, үз милләтенең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын хөрмәт итүче булырга тиеш. Бүгенге көндә укучыларны тирән белемле итү генә түгел, ә бар яктан да тормышка яраклашкан итеп тәрбияләү төп максат булып тора.

Һәр укучының сәләтен ачыклау һәм үстерү, югары әхлакый кыйммәтләргә юнәлтелгән гомуми мәдәни ихтыяҗлары һәм кызыксынулары булган шәхес тәрбияләү өчен укучыларны кызыксындырырлык алымнар кулланып эшләү мөһим.

Укучыларның зур уңышларга ирешүләре сәләт-талант кына түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә икәнен беләбез. Без, укытучылар, баланың сәләтен күреп, дөрес юнәлештә үстерә алабыз икән, ул киләчәктә һөнәр сайлаганда да, тормыш алып барганда да югалып калмаячак. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән тулырак файдаланырга туры килә. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алачакбыз.

Тарих фәнен укытуны камилләштерү, иң мөһиме араларыннан аеручы сәләтле укучыларны аерып алу максатыннан мәктәпләрдә, районда, республикада фән олимпиадалары үткәрү матур традициягә әверелде. Күп еллардан бирле без дә сәләтле укучылар белән мәктәп, район олимпиадаларында катнашып киләбез, призлы урыннар алабыз. Олимпиадаларга әзерләнгән вакытта  әңгәмәләр, фикер алышулар үткәрәбез, тест биремнәрен үтәп, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышабыз.

Безнең мәктәптә сәләтле балалар белән эш махсус программа нигезендә алып барыла. Һәр укытучының сәләтле укучылар белән эш планы, максаты, бурычлары бар.Тарих фәне укытучысы буларак, сәләтле укучылар белән эшләгәндә минем төп максатларым – тарихи мәгълүматлар ярдәмендә белем һәм тәрбия бирү, аларның шәхесен үстерү. Сәләтле укучылар белән эшләп, без предметны гына укытып калмыйбыз, ә укучыны фәнгә алып керәбез. Бары сәләтле укучылар белән эшләгән вакытта гына укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләре туплаган тәҗрибә белән үзләрен көчле итеп тоялар.

Хәзерге заман үсмерләрен дәрестә гади тыңлаучы гына булып утыру канәгатьләндерми, алар яңа дәрес материалы белән таныштыруның фикерләүгә этәрә, мөстәкыйльлеккә һәм иҗади сәләткә юл ача торган актив формаларын көтә. Сәләтле укучыларны ачыклау өчен, дәресләрне дәрес-әңгәмә, дәрес-проект, дәрес-семинарлар итеп уздырырга мөмкин. Аларның һәрберсендә балалар бер-берсе һәм укытучы белән фикерләшә, аралаша. Бала психологиясен, ярыш принцибын истә тотып, төрле алымнар куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыра, укыту процессын кызыклы итә, активлаштыра, укучыларның сәләтен үстерергә этәргеч ясый.

Дәрестә тестлар һәм логик биремнәр бирү дә сәләтле укучыларны ачыкларга һәм фән белән кызыксынучанлыкларын үстерергә ярдәм итә. Алардан яңа материалны өйрәнгәндә, гомумиләштерү, йомгаклау дәресләрендә, катнаш дәресләрдә файдаланып, укытучы укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә:

– тәкъдим ителгән җаваплардан дөресен сайлап алу;

– тарихи вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү;

– тарихи терминның теге яки бу чорга, илгә туры килү-килмәвен ачыклау;

– логик чылбырлар;

– тарихи шәхесләрнең исемнәрен тарихи мәгълүматлар, фактлар белән тәңгәлләштерү;

– тест-схемалар;

– күп нокталар урынына төшереп калдырылган сүзләрне кую.

Контроль эшләр вакытында да сәләтле укучылар өчен алдан өстәмә биремнәр яки тестлар әзерләнә. Чөнки алар 7 – 8 минут алдан эшләп бетерә. Шулай итеп, укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерү дәрестә барлык эшне балаларның үсеш, белем дәрәҗәсен искә алып оештыру зур әһәмияткә ия. Укучыларның белем алуга кызыксынучанлыгы арта, гомуми күнекмәләре генә түгел, ә бәлки аерым сәләтләре дә үсә.

Укытуның төрле этабында укытучының психологик күзәтүләр алып баруы һәм укучылардагы үзгәрешне өйрәнеп торуы сорала: дәрестә кулланылган метод һәм алымнар укучыларның сәләтләре үсүенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә, укучы күпме мөстәкыйль эшли ала, дәрестә катнашу дәрәҗәсе ничек, фән белән кызыксынуы үсәме, хәтер һәм дикъкать дәрәҗәсе, ихтыяры, фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив һәм пассив булуы, анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эш темпы ничек, ни өчен теге яки бу укучы материалны аңламый яки биремнәрне эшләргә өлгерми һәм башка шундый мәсьәләләр белән укытучы кызыксынып торырга тиеш.

“Мәгариф” илкүләм проекты сәләтле балалар белән эшләү юнәлешендә  киң мөмкинлекләр булдыргач, талантлы балалар белән эшләүгә игътибар тагын да артты.

Укучыларның сәләтен үстерү, фәнгә карата кызыксыну уяту максатыннан, сыйныфтан тыш эшчәнлек тә әһәмиятле урынны алып тора: укучыларны фәнни-тикшеренү эшләренә тарту, БДИна әзерләнү, фән түгәрәкләре оештыру, атналыклар, конкурслар, кичәләр, интеллектуаль уеннар үткәрү.

Без укучылар белән төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз. Чөнки алар конференциягә әзерләнгән вакытта эзләнәләр, өстәмә мәгълүмат белән танышалар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзлиләр. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, нәтиҗә ясавын әйтеп үтәргә кирәк.

2021 елдан районыбызда “Мин – Арча баласы” проекты эшләп килә. Бу проектның максаты – укучыларны районыбыз, авылларыбыз, тарихи һәйкәлләребез белән кызыксынуга этәрү, патриотик хисләрне үстерү. Бу проектта да минем укучыларым теләп катнашалар. Без, Түбән Оры, Яңа Кенәр авыллары тарихларын өйрәнеп, видеолар төшердек, үзебезнең мәктәбебез тарихын яздырдык.

Сәләтле укучыларның иҗади сәләтләрен һәм фикерләүләрен үстерү өчен ай саен “Тарих битләреннән” исемле газета чыгарып барабыз. Исеменнән үк күренгәнчә, монда тарих белән кызыксынган укучылар эзләнүләр аша тапкан кызыклы материалларны тәкъдим итәләр.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда кулланылган эш алымнарының барысы да укучыларның сәләтен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң генә, сәләтле балалар белән тагын да зуррак уңышларга ирешергә мөмкин.

Әгәр җәмгыятебезнең алга таба үсүен теләсәк, без, укытучылар, һәр баланың үсешен тәэмин итәргә тиешбез!