«Тапшырылмаган хатлар» әсәренең идея тематик эчтәлеге

№ 103 

Ләйлә ЙОСЫПОВА,

Чаллыдагы «Калкан» полиция кадет мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Г.Кутуй тарафыннан 1935елда язылган «Тапшырылмаган хатлар» повестенең идея тематик эчтәлеген ачыклау. Укучыларның иҗади фикер йөртә белү, фикерне цитаталар белән, тормыш мисаллары ярдәмендә дәлилли белү күнекмәләрен камилләштерү. Гаилә кыйммәтләрен, ата-анага хөрмәт кебек матур сыйфатлар тәрбияләү өстендә эш.

Җиһазлау. Дәреслек (Ганиева Ф.Ә. Әдәбият. 8 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 1 кисәк. – Казан: Татар. кит. нәшер, 2015), Интенет челтәрендә статистика мәгълүматлары, әдәби әсәргә анализның Совет чорындагы үрнәге, бүгенге көн тәнкыйди мәкаләләре, «Татар әдәбияты тарихы».

Дәрес барышы

 I. Оештыру өлеше

          Уңай психологик халәт булдыру. Видеоролик карау. Аңа анализ ясау.

Укытучы. Укучылар, мин сезгә дәрес башында социаль видеоролик карарга тәкъдим итәм. Сез ничек уйлыйсыз: бу видероликта нинди проблема күтәрелә? Рәсемдә кемнең сурәте юк? Ни өчен? Видеороликта күтәрелгән проблема бүген актуальме? Ни өчен сез шулай уйлыйсыз? Фикерегезне тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләгез. (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)

II. Уку мәсьәләсен кую

         1. Төркемнәрдә эш

         – Әйе, укучылар, сез, чыннан да, хаклы. Бу видероликта гаиләләрнең таркалуы, аерылышу һәм балаларның тулы булмаган гаиләдә (күпчелек очракта әтисез гаиләдә) тәрбияләнү мәсьәләсе күтәрелгән. Сез ялгышмадыгыз: бу проблема безнең илдә бик тә актуаль. Дәрескә әзерләнгәндә мин статистика мәгълүматлары белән таныштым. Бүгенге көндә Россиядә гаиләләрнең 50 проценты таркала. Бу – һәр икенче гаилә дигән сүз. Соңгы ун елда гаилә төзегән парларның аерылу очраклары үсү тенденциясе күзәтелә. Мин гаиләләрнең таркалу сәбәпләре белән кызыксындым һәм гаиләләрнең таркалуына китерүче иң популяр өч сәбәпне ачыкладым. Мин укыган мәкаләдә бу сәбәпләр популярлыгы буенча топ-рейтингка урнаштырылган. Мин сезгә бу сәбәпләрне бирәм, төркемнәрдә уйланыгыз: кайсы сәбәп иң популяр дип уйлыйсыз, шуны беренче урынга куегыз, шулай ук икенче һәм өченче сәбәпнең урынын билгеләп карагыз. Ни өчен сез нәкъ шундый эзлеклелекне билгеләдегез? Бу сорауга җавап әзерләгез. Уйланырга мин 1 – 2 минут вакыт бирәм. (Төркемнәргә сәбәпләр бирелә.)

  • Исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану, акчага уйнау. Очрашкан вакытта бу сыйфатлар куркытмый, киресенчә, компаниядә мондый егетләр (кызлар) иң кызыклы, заманча итеп күренергә мөмкин, ә гаилә төзегәч, бу сыйфатлар төрле катлаулылыклар китереп чыгара
  • Хыянәт (измена)
  • Ир яки кыз ягы туганнарының гаилә мөнәсәбәтләренә артык нык керүе. Бигрәк тә гаилә аерым фатирда (квартирада) тормаган очракта.

(Укучыларның топ-рейтингны ничек урнаштырулары белән танышу. Чынлыкта, бу сәбәпләр топ-рейтингта ничек урнашкан: мәгълүмат слайдка чыга. Кайсы төркем рейтингны дөресрәк билгеләгәнен ачыклау.)

2. Дәреснең максатын ачыклау өчен әсәр буенча әңгәмә.

  • Нинди әсәр укыдыгыз? Әсәр ни өчен шулай аталган? Сез ничек уйлыйсыз: ни өчен автор хат формасын сайлаган? Мондый форманың нинди отышлы ягы бар? Әсәр сезгә ошадымы? Әсәрдә кемнәр гаилә кора? Ничек сез уйлыйсыз, аларның гаиләсе ни өчен таркала? Без рейтингта нинди сәбәпләрне санап чыктык? Кайсысы туры килә? Туры килгән сәбәп юк. Бу очракта гаилә таркалуының сәбәбе башка. Ә нинди? (Төрле фикерләр тыңлана.) Укучылар, фикерләрегез төрле, ләкин сәбәпне билгеләргә кирәк. Димәк, дәресебезнең максаты нинди? (Дәреснең максаты билгеләнә.) Галия һәм Искәндәрнең гаиләсе ни өчен таркала? – шуны ачыклау.

III. Уку мәсьәләсен чишү

          1. Төркемнәрдә эш. Искәндәрне гаепләүчеләр һәм яклаучылар бәрелеше.

          – Сәбәпне дөрес билгеләү өчен, башта гаилә таркалуына кем гаепле: шуны ачыклау кирәк? Укучылар, сез ничек уйлыйсыз Искәндәр һәм Галиянең гаиләсе таркалуына кем гаепле? (Искәндәр яки икесе дә гаепле…)

Ике төркемгә бүленәбез.

1 нче төркем бары тик Искәндәр гаепле дип уйлый. Ни өчен шулай уйлыйсыз? Фикерегезне дәлилләгез. Нинди хаталар җибәргән ул? Хаталарын санап чыгарга кирәк. Фикерегезне дәлилләү өчен әсәрдән цитаталар китерергә мөмкин. Сез – бүгенге дәрестә гаепләүчеләр.

(Гаепләүчеләр Искәндәрнең түбәндәге хаталарын формалаштырырга мөмкиннәр:

  • Карьера уңышын гаилә бәхетеннән, ата бурычыннан күпкә өскәрәк куя. Рафаэль тугач, ул: «Сәхнә кешесе һәрвакыт ирекле булырга тиеш… Ә мин семья белән, балалар белән богауландым…Үсмәгән балалар өчен үземне корбан итә алмыйм.. Хуш… Мине эзләмә», – дип әйтә һәм гаиләсен ташлап чыгып китә.
  • Җавапсыз. Балалары алдында җаваплылык тоймый.
  • Эгоист. Үзе турында гына уйлый. Галиянең белем алуына каршы. Искәндәр фикеренчә, Галия аны кызыксындырган әйберләр белән генә шөгыльләнергә тиеш. «Артистка булырга теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул… Белемең болай да җитәрлек… Укыма». – Галия я Искәндәр кебек сәхнә кешесе булырга һәм аңа ярдәм итәргә тиеш, я бөтенләй бернәрсә белән дә шөгыльләнмичә өйдә утырырга тиеш. Ә Галия нәрсә белән кызыксына, бәлки артистка булу аңа ошамый торгандыр, ул башка юл сайларга хаклы.
  • Балалар алдында Галия белән бертигез дәрәҗәдә җаваплы булуын аңламый. Бала тәрбияләү, карау – бөтен эш Галия өстенә генә кала.)

2 нче төркем аларның икесе дә гаепле дип уйлый. Димәк, сез Искәндәрнең адвокатлары, аны аклыйсыз. Ә Галия кайда ялгышкан? Аның хаталарын табасыз. Кайсы очракта Искәндәр хаклы? Фикерне дәлилләү өчен тексттан цитаталар китерергә мөмкин.

Аклаучылар  түбәндәге фактларга игътибар итәргә мөмкиннәр:

  • Аерылышкач, балаларның тормышы белән кызыксына. «Син үзеңнең хатыңда: «Тормышың ничек уза? Балалар мине сагынамы? Искә төшерәләрме? Үзең нәрсә эшләп ятасың? Авылда күңелсез түгелме? Берсен дә калдырмыйча яз», – дип язылган. Димәк, Искәндәр, соңарып булса да, балалары турында уйлана. Бәлки, аларны тәрбияләүдә дә катнашыр иде, ләкин бит Галиянең җавап хаты, Әдрәс авылында булуы тапшырылмаган хатта язылган. Димәк, Искәндәрнең балалар белән аралашуы мөмкин түгел. Хат адресатка тапшырылмый. Бәлки, Искәндәр үкенәдер, балаларын күрәсе киләдер – без моны белә алмыйбыз, чөнки без Галиянең генә хатын укыйбыз, аның позициясен генә күрәбез.
  • Галия: «Мин синнән бер тиен дә сорамадым, үзең аңлап бирмәдең. Хәер, сине «хәзер театрда эшләми, киткән» – дип тә сөйләделәр. (Алимент түләүдән качмагансыңдыр бит?)». Бу юллар Галиянең иң беренче чиратта балалар турында түгел, ә үзенең горурлыгы турында уйлавы турында сөйли. Ә, бәлки, Искәндәр Галия алдында үзен гаепле итеп хис итә торгандыр, ләкин аның янына барырга кыенсынадыр. Кеше белән сөйләшмичә нәтиҗәләр чыгарырга ярамый.
  • Галия беренче  баланы тапкач, Искәндәр: «Шайтан кушамыни сиңа әллә кемнәрне укытып йөрергә? Җыелышларга йөрергә берәү дә кушмый, үзең чабасың. Миннән чибәррәкне таптың, күрәсең? Дәрестән башка җиргә йөрергә мин сиңа запрещаю!» – дип бармак яный. Без бу кисәтүне урынлы дип уйлыйбыз, чөнки җәмәгать эшләрендә гаиләсе, баласы булмаган студентлар да катнаша ала, бу эшләрдә катнашу мәҗбүри түгел. Мондый эштә катнашып йөргәнче баласы белән белән вакыт үткәрү яхшырак дип саныйбыз.
  • Икесе дә бер-берсенә юл куя белмиләр. Семья дәфтәренә Искәндәр болай дип яза: «Кеше сокланырлык тормыш кору өчен күп нәрсә кирәкми. Минем характерымны өйрән, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшемә ярдәм күрсәт. Яхшы семья өчен шулар җитә», ә Галия болай дип уйлый: «Нигә мин сине өйрәнергә тиеш, син мине түгел? Синең бу сүзләрең миңа буйсын, миңа кол бул дию белән бер». Бер-береңнең уңышларыңны күрә белү – ул коллык түгел, димәк, икесе дә – гаилә төзү өчен җитлекмәгән кешеләр.
  • Беренче балага узгач, Искәндәр Галиягә болай дип әйтә: «Без әле яшь. Синең укыйсың да бар. Мин – артист, мин – иҗат кешесе. Бала икебез өчен дә тере богау булачак». Икенче баланы Галиягә соңрак планлаштырырга мөмкин булыр иде, чөнки Искәндәрнең бу сүзләре аның әти булырга әзер түгеллеген күрсәтә.

(Эш төркемнәрдә башкарыла. Фикерләшү өчен 5 – 7 минут вакыт бирелә. Төркемнәрне тыңлау. Башта – гаепләүчеләр позициясе, аннан аклаучылар позициясе тыңланыла.)

2. Иҗади бирем –  хат язу.

Укытучы. Укучылар, без Искәндәр һәм Галия җибәргән хаталарны ачыкладык. Ә сез ничек уйлыйсыз, әгәр дә Искәндәр белән Галия гаилә психологына барсалар, гаиләне саклап кала алырлар идеме? (Укучыларның фикерләре тыңлана, алар төрле булырга мөмкин.)

Хәзер мин сезгә иҗади бирем башкарырга тәкъдим итәм. 1 нче төркем – Искәндәргә, 2 нче төркем Галиягә хат язарга тиеш. Хатыгызны сез киңәш бирү формасында язарга тиешсез. Киләчәктә безнең әсәр персонажлары ныклы гаилә кора алсыннар яки гаиләне саклап кала алсыннар өчен сез аларга нәрсә киңәш итә аласыз? Хат Искәндәр белән Галия арасындагы вакыйгалардан хәбәрдар булган якын дус исеменнән язылырга тиеш. Сез язган киңәшләр Искәндәр белән Галияне битәрләми торган, тупас булмаган матур формада язылырга тиеш. (Биремне үтәргә 5 – 7 минут вакыт бирелә. Гаепләүчеләр Искәндәргә хат яза, яклаучылар – Галиягә. Хатның башы язылган, укучылар аны дәвам иттерәләр.)

Галия өчен язылган хатның башы

Исәнме, Галия! Мин синең ирең Искәндәр белән аерылуың турында ишеттем һәм синең өчен бик кайгырдым. Хатын-кызның берүзенә ике баланы тәрбияләү һәм аякка бастыру бик авыр бит ул, ләкин син бик көчле, югалып калмассың дип уйлыйм. Искәндәр белән син шундый матур пар идегез. Яшермим: күбебез көнләшеп тә йөри идек. Әйе, гаиләне төзү генә түгел, ә саклап калу да бик авыр хезмәт икән ул. Кайвакыт сине искә төшереп куям да, безнең Галиябез артык горур, артык көчле, инециативалы булганга күрә, гаиләсен саклап кала алмагандыр кебек тоела, шуңа күрә үземнем бу хатымны, киңәшләремне язасасым килә, зинһар, миңа үпкәләмә…

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Искәндәр өчен язылган хатның башы

Исәнме, Искәндәр! Синең турыда хәбәрләр ишеткәч, хат язарга булдым. Галия белән син аерышкансың икән. Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу? Син бит Галине шундый яратып йөри идең, җитмәсә ике балагыз да бар бит! Хәер, син һәрвакытта да артист кешегә бала богау дип әйтә идең, беркайчан да баланың, ата булуның нинди зур бәхет икәнлеген чын мәгънәсендә аңламый идең. Ә әти булу ул шундый зур бәхет!!!________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1. IV.           Рефлексия

Укытучы. Укучылар, без бүгенге дәрестә Искәндәр белән Галия җибәргән хаталарны ачыклый, хәтта аларга киңәшләр дә яза алдык. Хәзер дәреснең максатын искә төшерик. Төркемнәрдә киңәшләшегез – бу очракта гаилә таркалуына нәрсә сәбәп булып тора? Фикерне ике яки өч җөмлә белән формалаштырырга кирәк. Төркемнәрдә киңәшләшегез. Фикер алышу өчен бер минут вакыт бирәм. Фикерегезне әйткәннән соң, дәрес башында әйтелгән гаилә җимерелү турындагы топ-рейтингны тагын бер сәбәп белән тулыландырырбыз.

Җаваплар:

  • Гаилә коруга психологик яктан әзер булмау. Галия – Искәндәрнең матурлыгына, ә Искәндәр Галиянең җырына, артистлык сәләтләренә генә игътибар итә, ләкин тормыш иткәндә талантлы булу, матур булу кебек сыйфатлар гына җитми. Балалар хакына карьера, шәхси уңышың белән билгеле бер дәрәҗәдә яки билгеле бер вакытка корбан итә белү кебек сыйфатларга ия булырга кирәк – моңа Галия дә, Искәндәр дә әзер түгел.

          V. Өй эше бирү

         1. «Тапшырылмаган хатлар» повестенда мәхәббәт, гаилә проблемасы» темасына сочинение язарга.

         2. Галиягә характеристика языгыз.

         3. Татар һәм рус әдәбиятында хат формасында язылган әдәби әсәрләрне искә төшерегез. Хат формасының отышлы якларын ачыклагыз.

VI. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Укучылар, әдәбият дәресләре ул – иң беренче чиратта тормыш дәресләре. Сез дә киләчәктә үзегезнең гаиләгезне төзерсез. Гаиләләрегез ныклы булсын иде, балаларыгыз тулы гаиләдә тәрбияләнсен иде. Бүгенге дәрестә соң сез үзегезнең алдагы тормышыгыз өчен файдалы була алырдай  нинди сабак алдыгыз дип уйлыйсыз. Бу бирем индивидуаль. Мин биргән кәгазь битләренә сез һәрберегез дә бер-ике җөмләлек фикер язарга тиешсез, бу кәгазьләргә исем-фамиялиягезне язмасагыз да була. Фикерегезне ак тартмага салыгыз. Киләсе дәрестә яки сыйныф сәгатендә укытучыгыз белән аларны укып чыгарсыз. Дәрестәге эшчәнлегегез өчен рәхмәт.