Тапкырлау һәм кушу: гамәлләрне үтәү тәртибе

№ 177

(2 нче сыйныфта математика дәресе)

Гөлнара ШӘЙХИЕВА,

Әтнә районы Түбән Көек төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: тапкырлау һәм кушу тамгасы булган  җәяләрсез аңлатмаларда гамәл тәртибе белән таныштыру;

Бурычлар:

– 1, 2, 3, 4 саннарының тапкырлау таблицасын кабатлау;

– тапкырлау гамәленә караган терминнарны әйтә һәм мәсьәләләр чишкәндә дөрес итеп куллана белү күнекмәсен үстерү;

– эш барышында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне куллана белү;

– бер-береңә ярдәм итү күнекмәләре формалаштыру.

Оештыру формасы: фронталь, индивидуаль.

Җиһазлау: такта, ноутбук, презентация, кагыйдәләр, дәреслек, мөстәкыйль эш дәфтәре, кар бөртекләре.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру

Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Кәефләрен белү.

Укытучы.

Исәнмесез, укучылар,

Килдегезме дәрескә?

Уен, көлке эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

Укучылар.

Кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып,

Тотынабыз зур эшкә.

Укытучы. Укучылар, кәефләрегез ничек? (Укучылар җавабы.).

Укытучы. Дәресебезне башлыйбыз. Дәрестә үзебезгә кирәк булган кагыйдәләрне искә төшерик әле:

1. Дәрестә иптәшеңне тыңлый бел.

2. Үз фикереңне аңлата бел.

3. Тулы итеп җавап бир.

ll. Актуальләштерү

1. Дәфтәрләрне ачу, число, сыйныф эше язу.

2. Матур язу.

2, 4, 6, …

Укытучы. Калганын ничек итеп дәвам итәрбез икән? (Балалар әйтәләр.) Дәвам итеп язып бетерәм.

3, 6, 9, …

Арифметик диктант

– 5 дистә 3 берәмлектән торган санны яз;

– 4 дистәдән торган сан;

– кимүче 35, киметүче 4, аерманы табарга;

26 – 5 = …;

20 + 60 = …;

3 х 5=

– 16 санын 4 кә арттырырга;

– беренче тапкырлаучы 2, икенче тапкырлаучы 8, тапкырчыгышны исәпләргә.

(Арифметик диктантның җаваплары такта артында: 53, 40, 31, 21, 80, 15, 20, 16.)

(Җавапларны ачам, балалар дәфтәрләрен алышып, бер-берсенең эшләрен карандаш белән тикшерәләр, билгеләр куябыз: хатасыз эшкә – “5”ле; 1 яки 2 хатага – “4”ле, 3 яки аннан да күбрәк хатага – “3”ле.)

Логик мәсьәлә. 6 стакан су тора, 3 се сулы, 3 се буш. Шушы стаканнарны 1 сулы, 1 буш стакан итеп аралаштырырга кирәк. Бары тик 1 стаканнны һәм 1 генә тапкыр кузгатырга рөхсәт ителә.

Җавап: икенче стакандагы суны бишенче стаканга салырга.

lll. Уку мәсьәләсен кую. Теманы, максатны билгеләү

Презентациянең 1 нче слайды буенча аңлатмаларның кыйммәтләрен табабыз. Балалар кәгазьдә исәплиләр, мин экранда җавапны чыгарам, кемнәрнең җавабы дөрес – торып баса, дөрес булмаганнары – тормый. (Соңгы аңлатмада күбесенеке 13 чыкмаска мөмкин.)

Укытучы. Ни өчен төрле җаваплар чыкты икән, балалар? Бу аңлатма алдагыларыннан нәрсә белән аерыла? Игътибар итегез әле.

Укучылар. Алдагы аңлатмаларда + гамәле генә иде, ә монысында + һәм х гамәлләре.

Укытучы. Безнең мондый аңлатмаларны эшләгән бар идеме? Димәк, без бүген нинди тема өйрәнәбез икән инде, әйдәгез бергәләп әйтеп карыйк әле.

Укучылар. «Тапкырлау да, кушу да булган аңлатмаларда гамәл тәртибе» дигән теманы (2 нче слайд)

Укытучы. Әйе, бик дөрес. Димәк безнең дәреснең максаты нинди булыр инде?

Укучылар. Тапкырлау һәм кушу тамгасы булган  җәяләрсез аңлатмаларда гамәл тәртибе белән танышырбыз.

lV. Яңа материалны аңлату

3+5х2 аңлатмасы өстендә теманы аңлату.

Физминутка   

Һәр укучы 0, 1, 2, 3, 4 саннары язылган кар бөртеге ала. Музыкага кушылып җырлап, түгәрәктә әйләнәбез. Музыка беткәч, саннарга карап , парлашалар. Кемгә нинди сан туры килгән, шул санның тапкырлау таблицасын парына сөйли. (Ике минут: 1минут берсенә, 1 минут икенчесенә бирелә.)

V. Яңа материалны ныгыту

Дәреслек буенча эш. (131 нче бит)

1. №4. (Биш бала 5 мисалны аңлата-аңлата тактада эшлиләр, соңгысы мөстәкыйль эшлшнә.)

2. Мәсьәлә чишү (дәфтәр, №4 (1).

3. Дөрес тигезлекләр төзергә. (дәфтәр, №2). Аңлатмалар кәгазьгә язып тактага беркетелә

3 х 2 + 4 34 – 2 х 7 2 х 9 + 2
4 х 5 – 10 4 х 6 – 10 5 + 3 х 3

 

Vl. Рефлексия

(Укучылар, Каhoot сервисын кулланып, ноутбукта эшлиләр.)

3 х 5 + 10

2 + 2 х 9

2 х 4 + 2 х 5

3 х 4 + 6

10 + 2 х 8

VII. Йомгаклау

Дәрескә йомгак ясау. Билгеләр кую. Өй эше бирү. Дәфтәрдән: №1, №4 (2).