«Тамчы-шоу» интеллектуаль уены

№ 155

(Сыйныфтан тыш чара)

Айзат ӘМИРОВ,

Актаныш районы Байсар төп мәктәбе директоры, I квалификация категорияле биология һәм география укытучысы

Максат. Укучыларда фән белән кызыксынуны арттыру, аларда бер-берсенә карата иптәшлек- дуслык хисләре тәрбияләү. Бер-береңә игътибар, яхшы мөнәсәбәт булдыру.

Кичә барышы

Алып баручы.

Туган җирем минем – Татарстан

Илгә байлык өсти кырларың.

Уңышларың якты табыннарга

Алып килә шатлык җырларын.

Кулың тисә, туфрак алтын була

Тирең тамса, шыта гөл булып.

Күкрәгеңнән чыккан кайнар хисләр

Яңгырыйлар матур җыр булып.

Җиргә бассам, арта егәрлегем,

Күккә менсәм, иркен тын алам.

Туган җирем минем – газиз җирем

Мин бәхетле синең бер балаң.

Бүгенге кичәбез мәктәбебез тарихына якты истәлек, якты сәхифә булып язылыр. VIII – IX сыйныф укучылары катнашында «Тамчы-шоу» интеллектуаль уенын башлыйбыз.

Бүгенге бәйгене бәяләп бару өчен жюри составын тәкъдим итәм (жюри әгъзалары белән таныштыра).

Бүгенге уеныбыз берничә турда узачак. Уенның шартлары белән һәр тур алдыннан таныштырылыр.

1 нче турны башлыйбыз –« Сәламләү».

(Командалар үзләре белән таныштыралар, исемнәрен һәм девизларын атыйлар.)

Алып баручы. Беренче команда, сүз сезгә, рәхим итегез.

1 нче команда – «Эрудит»;

2 нче команда – «Интеллект».

Командалар составы:

Девиз:  ...

2 нче тур – «Разминка».

(Бер минут вакыт эчендә төрле сорауларга җавап бирү.)

Алып баручы. Бу турны беренче булып «Эрудит» командасы башлый.

Сораулар  

  1. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (Төш)
  2. Кытайдан Европага үтүче урта гасыр сәүдә юлы. (Бөек ефәк юлы)
  3. Кычытканда нинди кислота кулны «чага»? (Кырмыска кислотасы)
  4. Ятса – таш, якса – утын. (Ташкүмер)
  5. Африка янындагы иң зур утрау. (Мадагаскар)
  6. Нинди агач Россиянең символы булып тора? (Каен)
  7. Бензолның формуласын әйтегез. 6Н6)
  8. Көн белән төн арасында нәрсә бар? («Ө» хәрефе)
  9. Баллы төш. (Чәкчәк)
  10. Почмакны урталай бүлүче сызык. (Биссектриса)
  11. Волейбол уйнаучы ике командада барысы ничә уенчы? (12)
  12. СИ системасында үткән юлны үлчәү берәмлеге. (Метр)
  13. Беренче космонавтның фамилиясе. (Гагарин)
  14. 1 сәгатьтә ничә минут. (60)
  15. Әтәч бер аягында басып торганда 3 кг була, ике аягында торганда күпме булыр? (3 кг)
  16. Мәктәптәге иң югары билге. («5» ле)
  17. Банан үсемлеге агачмы? (Юк)
  18. Йомырканың чиме, пешкәнме икәнен ватып карамыйча ничек белеп була? (Әйләндереп)
  19. Катетларның квадратлары суммасы нәрсәгә тигез? (Гипотенузаның квадратына)
  20. Химик таблица төзегән бөек химик. (Д.И.Менделеев)
  21. Иң яраткан фәнегез.
  22. Мәктәбебезнең I сыйныфында ничә укучы укый? (10)
  23. Мәктәп директорының туган авылы. (Татар Суыксы)
  24. Ишектән кергәч – таптыйбыз, үзен матур дип мактыйбыз. (Идән келәме)

«Интеллект» командасына сораулар:

  1. Кара мәче нинди ишектән керә? (Ачык)
  2. Әбидә– юк, бабайда – бар. («А» хәрефе)
  3. Ике боҗралы кисү җайланмасы. (Кайчы)
  4. 1 сәгатьтә ничә секунд? (3600)
  5. Төш тирәли хәрәкәт итүче тискәре корылма. (Электрон)
  6. Кайсысы авыррак: 1 кг мамыкмы, әллә 1 кг тимерме? (Тигез)
  7. Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак. (Куян)
  8. Җир йөзендәге иң озын елга. (Нил)
  9. Си системасында вакыт үлчәү берәмлеге. (Секунд)
  10. Тавышсыз дип нинди хәрефләрне атыйбыз (ь һәм ъ билгеләре)
  11.  Гөмбә үсемлекме? (Юк)
  12. Беренче хатын-кыз космонавт. (В.В.Терешкова)
  13. Халыкара кошлар көне кайчан билгеләп үтелә? (1 апрельдә)
  14. Термометр белән нинди физик зурлыкны үлчиләр? (Температура)
  15. Ашказаны сыекчасы составына нинди кислота керә? (Хлорид кислотасы)
  16. Нинди кош оча алмый, ләкин бик оста чума һәм йөзә ала? (Пингвин)
  17. Теш эмаленә катылык һәм ак төс бирүче химик элемент, галоген. (Фтор)
  18. Футбол тубы авырракмы, әллә баскетболныкымы? (Баскетбол тубы)
  19. Абага кайчан чәчәк ата? (Чәчәк атмый)
  20. Борынгы грек аллаларының патшасы. (Зевс)
  21. Евровидениедә II урынны алган татар кызы. (Алсу)
  22. Иң яраткан укытучыгыз?
  23. Мәктәбебезнең II cыйныфында ничә укучы укый? (9)
  24. Суда юынып алды, өсте коры калды. (Каз, үрдәк)

Музыкаль тәнәфес.

III тур – «Җавабын тап» конкурсы

Экранда төрле фәннәр буенча сораулар бирелгән. Һәр сорау катлаулылыгына карап баллар белән бәяләнә.

Фәннәр: татар теле, биология, рус теле, математика.

Татар теле өчен сораулар:

2 балл: татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)

3 балл: астына сызылган сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?

Сандугач дигән, әй,асыл кош, гөлбакчада сайрый ояда. (Аергыч)

4 балл: боларның кайсысы сөйләм органы түгел?

Үпкә, бугаз, тын юлы, тавыш ярылары, бавыр, авыз куышлыгы, кече тел, ашказаны, тел, теш, иреннәр, борын/бавыр, ашказаны /

5 балл: түбәндәге сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгәннәр?

Күңелле яшибез, матур җырлый, яхшы эшли, җиңел атлый, ямьсез кылана. (Хәл)

Биология өчен сораулар:

2 балл: цитруслыларга нинди үсемлекләр керә? (Апельсин, лимон, мандарин, грейпфрут)

3 балл: авыз куышлыгы гигиенасын сакламау нәтиҗәсендә килеп чыккан тешләрдәге авыру. (Кариес)

4 балл: D витамины җитешмәгәндә була торган авыру. (Рахит)

5 балл: гемоглобин составына керә торган металл. (Тимер)

Физика өчен сораулар:

2 балл: ток зурлыгын үлчәү приборы. (Амперметр)

3 балл: тимерне сулы савытка төшергәч, аның тыгызлыгы үзгәрәме? (Юк)

4 балл: кыяр тозлау нинди күренешкә нигезләнә? (Диффузия)

5 балл: иң түбән температура. (- 273)

Математика өчен сораулар:

2 балл: төнге каравылчы көндез үлсә, аңа пенсия түләнәме? (Юк)

3 балл: параллепипедның ничә кабыргасы бар? (12)

4 балл: хәзер сәгать кичке 6. Тәүлекнең күпме өлеше үткән? (¾ )

5 балл: иң төп һәм кечкенә геометрик фигураны атагыз. (Нокта)

Алып баручы. IV турны башлаганчы бераз ял итеп алыйк. (Концерт номеры.)

IV тур. Капитаннар ярышы.

Алып бавручы. Мин сезгә татар халык мәкальләренең яртысын әйтәм, ә сез дәвам итегез.

1 нче командага:

  1. Хезмәт төбе – … (хәзинә).
  2. Тырышлык –зурлык, … (ялкаулык – хурлык).
  3. Сөйдергән дә тел, … (биздергән дә тел).
  4. Күп торганга таянма, … (күп белгәнгә таян).
  5. Эшләгәнең кешегә булса, … (өйрәнгәнең үзеңә булыр).
  6. Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, … (тыңламаган – әрәм булган).
  7. Акыллы өйрәнер, … (ахмак өйрәтер).
  8. Калган эшкә … (кар явар).
  9. Кеше холкын күзәт, … (үзеңнекен төзәт).
  10.  Акыл яшьтә түгел, … (башта).

2 нче командага:

  1. Тырыш бәхетне эшендә күрер,(ялкау бәхетне төшендә күрер).
  2. Алтын җирдә табыла,(белем – китаптан).
  3. Бер яхшы эш(мең яхшы сүздән артык).
  4. Улның ояты – атага, … (кызның ояты – анага).
  5. Ата-аналы – … (алтын канатлы).
  6. Туры әйткән котылыр, … (алдап әйткән тотылыр).
  7. Тату туганнар … (таштан койма койганнар).
  8. Бауның озыны, … (сүзнең кыскасы яхшы).
  9. Уңган кулда … (ут уйный).
  10. Карама кешенең сүзенә, … (кара эшенә).

Алып баручы. Ә хәзер командалар бераз ял итеп алсын – музыкаль тәнәфес. 

V тур. Әлеге ярыш “Белем баскычлары” дип атала.

Баскычлардан өскә менәр өчен әлеге шакмакларда яшеренгән сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк.

Әдәбият баскычы: Габдулла Тукай яшәгән урыннарны дөрес тәртиптә урнаштырырга  

Кушлавыч                  Сасна             Өчиле                  Казан

Кырлай.

География баскычы: Татарстандагы елгаларны аларның республика буенча озынлыгы кими бару тәртибендә урнаштырыгыз.

Кама, Идел, Чулман, Агыйдел.

Химия баскычы: матдәнең исеме белән бу матдә кергән неорганик кушылмаларның классы (төркеме) туры килүен билгеләгез

А) алюминий гидроксиды         1) нигез

Б) кальций карбонаты               2) урта тоз

В) натрий гидросульфаты         3) кислота оксиды

Г) хлор (VII) оксиды                   4) әче тоз

5) амфотер гидроксид

 

А Б В Г
       

 

Рус теле баскычы: бирелгән сүзләрдәге хаталарны төзәтегез:

-политэкономия

— герцогиня

 пощечина

— вентиляция

— адъютант- инъецировать

(Концерт номеры)

VI тур. «Сурәтләрне таны» конкурсы.

Алып баручы. Экранга билгеле бер вакыт эчендә танылган шәхесләрнең сурәтләре  чыгачак. Сезгә аларны танырга кирәк.

Жюри бәйгегә йомгак ясый торган арада укучыларыбыз һәм укытучыларыбыздан сезгә музыкаль бүләк.

(Концерт номерлары)

Алып баручы. Шуның белән бүгенге ярышыбыз тәмам. Барыгызга да укуыгызда уңышлар телим. Бүгенге ярышта бик яхшы катнашкан һәм җиңү яулаган … командасы алтын медальләр белән бүләкләнә.

Икенче призлы урында … командасы. Аларны да чын күңелдән тәбриклибез һәм көмеш медальләр тапшырабыз.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Киләсе бәйгеләргә кадәр сау булыгыз!