Табышмаклар тапкырлыкка өйрәтә

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен табышмак-уен)

Алсу ФӘТТАХОВА,

Казандагы 399 нчы балалар бакчасының балаларны татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе

Табышмаклар әйтешү һәм аларның җавапларын табу балаларның сөйләменә күп яктан йогынты ясый. Бу алымның, бер яктан, әһәмияте шунда ки, ул сүзләрне нәтиҗәле куллана белергә, фикер йөртү сәләтен үстерергә, әйберләр һәм вакыйгалар турындагы белемнәрне ачыкларга һәм тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. Икенче яктан, табышмаклар балаларга сөйләмнең образлы төзелешенә үтеп керергә, телнең сәнгатьле чараларын үзләштерергә ярдәм итә. Табышмак әйберләрнең һәм вакыйгаларның образлы һәм рәсемнәрдәге кебек матур характерлы билгеләрен тасвирлый. Табышмакларның характерларын һәм балаларның телдән сөйләмен үстерү үзенчәлекләрен исәпкә алу нигезендә, методикада аларны куллануга түбәндәге таләпләр куела:

          – табышмаклар әйтү, балаларның әйберләр һәм аларның характерлы билгеләре белән алданрак танышуы;

       – табышмаклар эчтәлеге, формалары белән балаларга аңлаешлы булырга тиеш. Башта балалар характерлы билгеләрен турыдан-туры тасвирлау юлы белән төзелгән табышмакларның җавабын таба. Мәсәлән,

Үзе йомры – ай түгел,

Төсе сары – май түгел,

Койрыклы – тычкан түгел. (Шалкан)

             Акрынлап метафоралы табышмаклар кертелә, аларда әйберне тасвирлау икенче әйберләр белән чагыштыру аша бирелә. Әйтик,

Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

 Табышмакларның җавапларын табарга өйрәтү күргәзмә материалларда

һәм телдән әйтелгән образның чынбарлыгы (әйберне карау) белән үзара бәйләнеше нигезендә тормышка ашырылырга тиеш.

Табышмакларның җавабын табу фикерләү һәм исбатлау белән образлы тасвирлауны зур башлангыч эшенә, әзер табышмакларны табуга нигезләнергә тиеш.

Сүзләрне үзләштерү һәм аларны сөйләмдә урынлы  итеп куллануны активлаштыруда уен зур роль уйный. Үз тәҗрибәмнән чыгып, балалар белән яратып уйный торган уенны тәкъдим итәм.

Максат: өйрәнелгән татар сүзләрен кабатлау; нинди? нишли? сорауларына җавап бирү, табышмакларның җавабын табарга һәм дәлилләп күрсәтергә өйрәтү.

Уен өчен материал: урманда үсүче агач, җәнлекләрнең рәсемнәре.

Уен барышы

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, гадәти булмаган бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын табып, дәлилләп күрсәтегез.

Табышмаклар.

• Җәй дә, кыш та бер төстә. (Чыршы)

• Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә

Чәчәк ата бер төстә. (Чыршы, нарат)

• Җәй дә егет, кыш та егет,

Картайганы юк, гел егет. (Чыршы, нарат)

(Балалар табышмакларның җавабын таба һәм дәлилләп күрсәтә, рәсемнәр арасыннан кирәклесен табып, өстәлгә куялар.)

Тәрбияче. Балалар, тыңлап карагыз әле, ә бу табышмакның җавабын белерсезме икән?

Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый. Ул нәрсә?

Балалар. Урман.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Чыннан да, урман. Ә урманда тагын нәрсәләр үсә икән? Тыңлап карагыз әле.

Яңгырны бик яратса да,

Эшләпә кия көн дә.

Аягы аның бер генә,

Аумый тора. Ул – … (гөмбә).

(Балалар табышмакларның җавабын табалар һәм дәлилләп күрсәтәләр, рәсемнәр арасыннан кирәклесен табып, өстәлгә куялар.)

Тәрбияче. Ә урманда нәрсәләр яши? (Балалар табышмакларның җавабын табалар, нинди? нишли? сорауларына җавап бирәләр.)

• Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

Бернәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

• Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

• Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

Тәрбияче. Балалар, карагыз безнең бит чын урман барлыкка килде. Санап карагыз әле, ничә агач бар? Ничә гөмбә? Ничә җәнлек? (Балаларның җавабы тыңлана.)

Балалар, ә хәзер үзегез табышмаклар әйтеп карагыз Балалар белгән табышмакларын әйтәләр яки уйлап чыгаралар. (Тәрбияченең кулы астында балалар әйткән табышмак җавапларына рәсемнәр әзер булырга тиеш.

Уенны тәмамлап, тәрбияче табышмак әйтә.)

Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә.

Балалар. Урман.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар, булдырдыгыз. Ә хәзер «Урманда үз- үзеңне ничек тотарга кирәк?» дигән сорауга җавап бирегез.

Балалар. Тавышланырга, агачларны сындырырга, чәчәкләрне өзәргә, җәнлекләрне куркытырга һ.б. ярамый.

(Табышмак һәм биремнәрне үзгәртеп төрле темаларга үткәрергә була.)

Тәрбияче. Шунын белән уеныбыз тәмам. Урманны яратыгыз, вакытыгыз булган саен әти-әниләрегез, апа-абыйларыгыз белән бергә урманда ешрак булырга тырышыгыз.