Табигатьне ярат, чисталыкны сакла!

№ 155

(IV сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресе)

Ильмира ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Арча районы Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе филиалы – Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучысы

Бурычлар

танып белүдә: үзебез яши төбәктәге чишмәләр, аларның микротопонимикасын өйрәнү, чишмәләр  турында материал туплау, балаларда әйләнә-тирә табигатькә карата гуманлы караш, туган ягына, яшәгән җирлегенә хөрмәт тәрбияләү;

шәхескә юнәлтелгән: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу;

регулятив: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру;

коммуникатив: төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләрне үзара тигез бүлешеп эшләүгә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм аңа ярдәм итә белү.

Җиһазлау: проектор, компьютер, видеоязма.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Укучылар. Хәерле көн!

Укытучы. Һәр кеше дә туган ягын бик тә ярата. Аның табигатен дә, җирлектәге халкын да кечкенәдән үк күреп үсә. Мин челтерәп аккан чишмәләрдән су эчеп, болыннардан чәчәкләр, җиләк-җимеш һәм гөмбәләр җыеп үстем. Минемчә, авылда туып-үсү, анда яшәү – үзе бер бәхет ул. Син табигать үзгәрешләрен, җәнлекләрне, кошларны һәркөн күзәтәсең. Гомумән, табигать белән бергә яшисең, аннан аерылмыйсың. Табигать синең бер өлешеңә әверелә.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, бүгенге чараның исемен ачыклау өчен сезгә берничә сорауга җавап табарга кирәк булачак. Игътибар белән экранга карыйбыз.

1 нче сорау. Нәрсә ул табигать?

Укучылар. Табигать – билгеле бер урынның җир-сулары, үсемлек, хайваннар дөньясы, кеше эшчәнлегеннән башка барлыкка килә торган һәммә нәрсә.

Укытучы. Әйдәгез әле, табигать сүзенә беренчел кластер төзеп карыйк. Һәр төркем үз кластеры белән таныштырыр. (Җир, кояш, күк, хайваннар дөньясы, үсемлекләр дөньясы, матурлык, саф һава, кеше, тормыш.)

Укытучы. Дөрес, укучылар, безне урап алган тирә-ягыбыз табигать дип атала. Һава, кояш, җир, су, урманнар, диңгезләр, тау-калкулыклар, урмандагы кошлар һәм хайваннар – боларның барысы да табигать. Без шул табигатьтә яшибез.

Экранда 2 нче сорау. Кеше табигатьтән нәрсәләр ала?

Укучылар. Без барыбыз да – табигать балалары. Яшел урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәп агышы, елга-күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт-дәрман биреп тора, көч-куәт өсти, матурлата, сафландыра, илһамландыра.

3 нче сорау. Табигатьне саклау өчен нинди эшләр башкарып була?

Укучылар. Барлык кеше дә табигатьне сакламый: урманда походтан соң чүп-чар  калдыра, агачларны сындыра, кошларны, хайваннарны рәнҗетә, учак яга…

Укытучы. Дөрес фикерләрегез өчен рәхмәт, укучылар. Нәтиҗәдә нинди шигарь, девиз килеп чыкты?

Укучылар. Табигатьне ярат, чисталыкны сакла!

Укытучы. Дөрес, укучылар! Табигатьне ярат, чисталыкны сакла!” Бу шигарь гади генә сүзләр тезмәсе түгел, әлеге сүзләр без – арчаларның тормыш кодексы: XXI гасырның 1 нче кагыйдәсе дә әле.

III. Төп өлеш

Укытучы. Әйе, табигать белән кеше бербөтен булып яшәргә тиеш. Моның өчен без барыбыз да үзебезнең туган авыл, туган ягыбызны, андагы чишмә-күлләребезне, болын-тугайларыбызны, аларның барлыкка килү юллары турында өйрәнергә тиешбез. Табигатебез – безнең уртак йортыбыз. Аны кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше булыр.

Әлбәттә, сүзебезне туган авылыбыздан башлыйк!

IV сыйныф укучысы Алия «Туган авылым» дигән шигырь иҗат иткән, сүзне аңа бирик.

Алия.

Туган авылым – Мәтәскәне

Мин өзелеп яратам.

Авылымның гүзәллеген

Бар җиһанга таратам.

Авылымны бизәп тора

Челтерәп аккан чишмәләр.

Чишмә суын эчкән һәркем

Рәхмәт укып китәләр.

Авылымны урап уза.

Ямьле Ия елгасы,

Киң болында уйнап үскән

Мин – Мәтәскә баласы.

Авылымны яшәртергә теләп,

Матур-матур йортлар салына.

Бер кайгысыз көннәр, бәхет, шатлык,

Муллык телим авылым халкына.

Укытучы. Туган йортыбыз урнашкан авыл, урам исемнәре, авылыбызның тирә-ягындагы тау, чокыр, басу, болын, елга, күл, һәм башка географик объектларның атамалары кечкенәдән үк безне үзенә тартып тора. Бик борынгы заманнарда безнең басу-кырларда һәм урманнар тирәсендә елгалар, ә болыннарда төрле урыннар, бакчалар булган. Һәрбер урынның күңелгә ятыш үз атамасы бар. Ул атамалар буыннан-буынга күчә барган. Менә без яшәгән Югары Мәтәскә авылында да андый атамлар бихисап. Экранга карыйк. (Укытучы әлеге атамаларны күрсәтеп сөйләп, аңлатма биреп бара.)

Коры сыза – коры үзәнле урын.

Комсомол бакчасы революциядән соң бу урында комсомоллар агачлар утырталар, яшьләр шул урынга төшеп уеннар уйннаганнар.

Алма бакчасы – күп итеп алмагачлар үсән урын.

Яшелчә бакчасы помидорлар, кыярлар,төрле яшелчәләр үстергәннәр.

Шинкә болыны – күпъеллык үсемлекләр белән капланган җитәрлек яки артык дымлылыкка ия җир.

Яткылык –көтүдәге хайваннарның төш вакытында ял итеп ята торган урыннары.

Елга башы – елганың башланган урыны.

Укытучы. Укучылар, сез бу аталар турында ишеткәнегез бар идеме?

Айсылу. Миңа әтием берничәсе турында сөйләгән иде, миңа бу атамалар таныш.

Укытучы. Афәрин, Айсылу. Җәй көне без әлеге урыннарга экскурсия оештырырбыз.

IV сыйныф укучысы Сиринә. Туган авылымда бик матур күл бар. Яз җитү белән аны кыр үрдәкләре үз итә. Кыр үрдәкләре кайту белән бала чыгаралар. Кечкенә үрдәк бәбкәләренең суда чумып уйнауларына беркем дә битараф кала алмый. Күл буеның ярларын куе таллыклар каплап алган, анда үскән елак таллар куркыныч килгәндә бу матур кыр үрдәкләрен үз куенына ала сыман.

Укытучы. Әйе шул, Сиринә, чыннан да, Түгәрәк күл – авылыбызның иң матур урыны. Күл янында гына бик матур чишмәбез дә бар бит әле. Экранга карыйк, укучылар. Сез үзегезне чишмә янында басып торган кебек хис итегез. (Музыка уйный, чишмәнең четерәп аккан тавышы ишетелә.)

Укытучы. Бу чишмәнең исеме ничек?

Укучылар. Мәхмүзә чишмәсе.

Укытучы. Бу чишмә турында белү өчен, без видеоязма карап үтик. Язманың авторы – чишмә ачу теләге белән йөргән, Мәхмүзә әбинең олы улы Минһаҗ абыегыз Лотфуллин. (Видеоязма тыңлау, нәтиҗә ясау.)

Укытучы. Димәк, укучылар, әлеге чишмә авылыбызның иң мөхтәрәм кешесе, кадерле әниләре  Мәхмүзә Хәйретдин кызы Лотфуллина хөрмәтенә 2011 елның сентябрь аенда ачыла. Самовар ясалып, тирә-ягы матур итеп таш стена белән әйләндереп алынган бу чишмә күп еллардан бирле авыл кешеләренә хезмәт итә. Авыл кешеләренә генә дә түгел, хәтта Арчаның үзеннән кайтып алып китәләр. Бүгенге көндә әлеге чишмәнең суын эчмәгән кеше сирәктер. Чөнки суы саф, чиста, йомшак һәм искиткеч тәмле. Чишмә янына бик матур шигырь юллары язып куелган плакат эленгән. Динар, экраннан шул юлларны укып бир әле.

Динар.

Чал моңлы тавышы,

Күпме аның зары-сагышы.

Күз алдыннан китми балачак,

Әнкәм моңы мәңге калачак!

Укытучы. Рәхмәт, Динар.

Камил. «Мәхмүзә чишмәсе»нә су каян килә?

Укытучы. Камил бик дөрес сорау бирде. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз?

Раяз. Югары очта, минем бабам карап, чистартып тора торган «Тегермән чишмәсе» бар. Менә шул чишмәнең кушылдыгы «Мәхмүзә чишмәсе»нә барып тоташа. Ә «Тегермән чишмәсе»н тегермәнне төзүчеләр ачкан дигән фараз бар. Элекке заманнарда бу урында буа буып, тегермән тотканнар. Еллар үткәч, буа китә, ул урында бүгенге көндә дә су эчендә субай калдыклары  тырпаеп тора. Моңа дәлил булып таш арасына су юлын ачу өчен кагылган тимер чөй табылуы раслый. Бу чишмә дә инешнең авыл ягына торба белән чыгарылган.

III. Йомгаклау өлеше. Рефлексия

Укытучы. Дәрестә син тормышта кирәкле нинди сорауга җавап таптың? Нинди файдалы мәгълүмат алдың? Син үз җавапларыңнан канәгатьме, ни өчен? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

Укытучы. «Табигатьне ярат, чисталыкны сакла!» исемле чарабызны шагыйрь Роберт абыегыз Миңнуллинның сүзләре белән тәмамлыйсы килә. «Табигать ул – сабый бала төсле саф, кызларыбыз төсле нәфис, әниләребез төсле сөйкемле, аксакалларыбыз төсле акыллы». Һәрберебез күңел күзләре белән табигатьне күрә белсәк иде, юкка чыгуына юл куймасак иде!

Укучылар, һәр кеше табигатьне, аның җир асты, җир өсте байлыкларын яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш. Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата бит. Бүген танышып киткән болын-үзәннәр, елга-күлләр, чишмәләр, бакча, басуларның атамаларын, килеп чыгу тарихын, әле без белеп тә онытылып барган урыннарны өйрәнүне дәвам итәрбез.

Игътибаргыз өчен рәхмәт.