Табигатебез салават күпере төсләрендә булсын!

№ 156 

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче сабыйлар һәм I сыйныфта белем алучы укучылар өчен гадәти булмаган шөгыль)

Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасы методисты, Татарстанның атказанган укытучысы

Проект эчтәлеге. Балаларны төсләрнең төсмерләрен аерырга һәм аларны рәсемдә чагылдырырга өйрәтү, тирә-юньдәге предметларны һәм күренешләрне төс аша кабул итә, аларны күзәтә һәм чагылдыра белү сәләтен үстерү (яңа гына пәйда булган яфраклар сыек яшел төстә, тузганакларның сабаклары сыек яшел, яфраклары куе яшел һ.б.)

Танып белү-тикшеренү эшчәнлеген камилләштерү.

Сиземләүне үстерү (ишетү, тоемлау).

Тикшеренү проектлау эшчәнлегендә игътибарны мәгълүмат чыганакларының нәтиҗәлелеген анализлауга юнәлтә белү сәләтен формалаштыру.

Халык бизәлеш сәнгате төренең төсләр җыелмасы буенча сөйләшү, декоратив иҗаттагы төсләрне (городец, гжель, хохлама, жостова, мезень)табигатьтән табу.

Шөгыльгә кирәкле җиһазлар. Төркем бүлмәсендә биш өстәл куелган. Берсендә халык бизәлеш сәнгате төренең җыелмасы (городец, гжель, хохлама, жостова, мезень), калганнарында проект эшчәнлегендә кулланыла торган кирәк-яраклар урнаштырылган. Интерактив тактада «Төссез салават күпере» сурәтләнгән.

Проект барышы

Тәрбияче. Балалар, һәрбер үләннең, һәрбер чәчәкнең, һәрбер агачның төсе булган кебек табигатьнең дә үз төсе була. Әгәр дә мин сездән: «Табигатьнең төсе нинди?» – дип сорасам, сез, һичшиксез: «Яшел», – дип җавап бирер идегез. (Экранда җәйге табигать сурәтләнә.) Балалар, уйлап карагыз әле: ни өчен без табигатьне яшел дип әйтәбез?

Балалар. Яшеллек күп булганга. Үләннәр яшел. Агач яфраклары яшел.

Тәрбияче. Әйе, җир өсте ямь-яшел, әйтерсең җир өстенә яшел келәм җәелгән. Шуңа да табигатьне «яшел бишек»кә тиңлибез. Ә нәрсә ул «яшел бишек»?

Балалар. Ул табигать. Безнең туган ягыбыз, туган йортыбыз.

Тәрбияче. Афәрин, балалар. «Яшел бишек» туган йортыбыз булгач, без –һичшиксез, аның балалары. Шуңа да табигатьне саклау – һәрберебезнең изге бурычы. Тиешенчә саклау өчен без табигать турында бик күп белергә тиешбез. Балалар, үзегезнең тылсымлы бинокльләрегездән карагыз әле, нарат агачы төбендә нинди өем ул? Әллә инде аю өне?

Балалар. Юк. Ул – кырмыска оясы. Аю өне җәен булмый.

Тәрбияче. Ә кошлар (чәберчек, миләш чыпчыгы, сыерчык) нәрсә эшли анда? Нигә канатларын җәеп, кырмыска оясында утыралар? Әллә алар кырмыска белән тукланалармы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Урман кошлары шулай чистарыналар, үзләренчә ванна керәләр. Кырмыскалар кыска вакыт аралыгында кошларның канатында җыелган паразитларны чүплиләр, аларга хуш исле ««май» (кислота) сибәләр. Димәк, шифаханә ролен башкаралар. Җиләкле җәй турында сөйләшүне дәвам иттереп, аның айларын санап узыйк әле.

Балалар. Июнь, июль, август.

Тәрбияче. Җәен яңгыр ява… Тагын?

Балалар. Күк күкри, томан төшә.

Тәрбияче. Бик хуп. Томан нинди төстә була?

Балалар. Сөт сыман, ак була.

Тәрбияче. Дөрес, дусларым! Томан төшсә, гөмбә үсә. Балалар, салават күперендә яшел төс бармы, ул ничәнче катта урнашкан?

Балалар. Бар. Дүртенче катта.

Тәрбияче. Дөрес, ул дүртенче юлны – салават күперенең иң киң өлешен алып тора. Балалар, игътибар белән карагыз әле, өстәл өстендә гадәти булмаган төсләрне чагылдырган халкыбызның кул эшләре урнашкан. Без аларны алдагы шөгыльдә өйрәнгән идек, гадәти булмаган төсләрнең килеп чыгышын да күзәттек. Тактада гадәти булмаган салават күпере төшерелгән. Безгә кайсы тасманы яшел төскә буярга кирәк? Я, кайсыгыз җитез, кайсыгыз уңган?

(Бер бала интерактив тактада салават күперенең бер тармагын яшел төскә буйый.)

Тәрбияче. Балалар, ә көз көне табигатьне яшел дип әйтергә мөмкинме? (Экранда алтын көз сурәтләнә.)

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Нигә?

Балалар. Чөнки яшел яфраклар саргая. Сары, кызгылт-сары яфраклар җиргә коела. Үләннәр дә саргая.

Тәрбияче. Әйе, без бу күренешне алтын көзгә тиңлибез. Шыбыр-шыбыр яфрак коела, җир өстенә үзеннән-үзе алтын келәм түшәлә. Балалар, салават күперендә көзне чагылдырган төсләр бармы, алар ничәнче катта яшиләр, кайсыгыз белә?

(Арадан берсе, сары һәм кызгылт сары төсләрнең урынын билгели, салават күпере юлын кирәкле төсләргә мана.

Экранда көзге табигать сурәтләнә, дөресрәге көз башы, көз уртасы, көз азагына (ахыры) хас рәсемнәр урнаштырыла.)

Тәрбияче. Балалар, күрдегезме салават күперендә көзнең ике төсе бар! Гаҗәп, ныклап уйласак, ягъни тикшеренү эшчәнлеге аша без өченче төсне дә таба алачакбыз. Чөнки һәрбер ел фасылының башы, уртасы, азагы булган кебек, аларның һәрберсенең үзенә хас төсләре, исемнәре бар. Җәй айларын санаган кебек, көз, кыш, яз айларын да исемнәре белән саный беләбез. Һәм буталмас өчен аларны аерым төсләр белән билгелибез. Әйдәгез, бергәләп карыйк әле. Мәсәлән, көз башы – сентябрь ае. Рәсемнән күренгәнчә, көз башында яшел, сары, кызгылт-сары төсләрне очратабыз һәм кызгылт-сары белән билгелибез. Көзнең уртасы – икенче ае октябрь исемле була, анда табигать сап-сары төскә керә һәм алтын көзгә әверелә. Көз айларына гына хас үзенчәлекләрне бүген тикшеренү дәвамында безне таныштырырсыз. Һәм шулай ук көзнең азагын нинди төс белән билгеләргә мөмкинлеген ачыкларсыз. Анысы әлегә сер булып калсын. Килештекме?

(Шулвакыт матур көй яңгырый. Төсле шарлар тотып, җәй, яз, кыш, көз айларын чагылдыручы малай һәм кызлар керәләр. Алар, балалар белән бергә бииләр, әйләнәләр, төрле күнегүләр ясыйлар. Кинәт көчле җил чыга, шарлар оча башлыйлар… Балалар шарларны җыйган арада, җәй, яз, көз, кыш айларын чагылдыручы малай-кызлар өстәл артындагы урындыкка барып утыралар).

Тәрбияче. Кемнең кулында кызыл шарлар, шушы өстәлгә киләләр, сез җәй айлары буенча тикшеренү-күзәтү үткәрәчәксез. Өстәл өстендәге җиләк тә, вазадагы чәчәк тә һәм кырмыска оясы төшерелгән рәсем дә сезгә ярдәмгә килер… (Балалар кулларындагы шарларны махсус урынга куялар да өсләренә ак халатлар, башларына калпаклар кияләр, Җәй кызы янындагы урындыкларга утырып эшкә керешәләр.)

Кемнең кулында яшел шар – аларны Яз кызы – Назлыбикә үз янына – икенче өстәлгә җыяр.

Кыш малае – Айтуган шәмәхә төстә шар тоткан балаларны өченче өстәлгә чакырыр.

Ә кемнең шары сары, кызгылт-сары төстә – Көз кызы – Сөмбелә аларны дүртенче өстәл янында көтә.

(Балалар сихри музыка астында тикшеренү-танып белү эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Тәрбияче һәрбер өстәл янына килеп күзәтә, балаларның фикерен тыңлый, киңәш бирә.)

Тәрбияче. Кадерле балалар, сезнең аерым команда булып эшләвегез миңа бик ошады. Әйдәгез сүзне «Энҗе кар бөртекләре»нә бирик, бергәләп аларны тыңлыйк.

(Экранда кышкы табигать сурәтләнә. Кыш айларын (буран һ. б. явым-төшемнәрне) чагылдырган музыка яңгырый. Балалар кыш башы, кыш уртасы, кыш азагына хас төсләрне атыйлар, Салават күперендә кыш айларын чагылдырган өч төс барлыгын әйтәләр. Интерактив тактада сыек һәм куе зәңгәр, шәмәхә тасмаларның урынын табып, кирәкле төскә маналар. Шулай ук, кышлаучы кошларның нәрсә белән туклануын сөйләргә, кышкы йокыга талган хайваннарның исемнәрен әйтергә мөмкин. Мәкаль-әйтем яисә шул теманы яктырткан табышмак уйлап чыгарырга була.)

Тәрбияче. Дөрес, рәхмәт, дусларым! Тик минем бер соравым бар. Кыш җиткәч, җир өстенә ап-ак тәңкәләр сибелә. Агачларга ак бәс куна. Димәк, табигать акка төренә. Ә ни өчен салават күперендә кыш айларын ак төс белән билгеләмибез? Нигә салават күперендә ак төс юк?

Балалар. Ак төс ул күренми. Әгәр кышкы айларны зәңгәр, шәмәхә төсләрне акка буясак, салават күперенең өч төсе күренмәс иде, ул бары тик дүрт төстән генә торган кебек булыр иде. Шуңа күрә без акны башка төсләрне ясаганда кушабыз, аның ярдәмендә сыек яшел, сыек зәңгәр, ал төсләр барлыкка килә. Ә агачтагы ак бәсләр вакытлыча гына, яшел яисә сары яфраклар кебек айлар буе тормыйлар.

Тәрбияче. Ак төснең күренмәвен ничек дәлилләргә була?

Балалар. Томан төшкәндә.

Яз кызы. Томан? Ә томан нәрсә соң ул? Ул кайчан төшә?

(Балалар җавабы тыңлана. Һәм ерактан аваз ишетелә: «Ай-ай, нәрсәгәдер бастым! Ярдәм итегез! Аягым авырта!)

Тәрбияче. Балалар, ишетәсезме, кемгәдер ярдәм кирәк? Ни булды икән? Әйдәгез тавыш килгән яктан эзлик, тик сак булыйк: томанда берни дә күренми, үзебез бәләгә юлыкмыйк.

(Балалар, аягы җәрәхәтләнгән куянны табып алалар.)

Тәрбияче. И-и куян, йомшаккай ни булды сиңа?

Куян. Берни дә күрмәдем, сикерә-сикерә кайта идем, нәрсәгәдер бастым…

Тәрбияче. Балалар, яра тизрәк төзәлсен өчен нинди үләннең шифасы тия?

Балалар. Бака яфрагыныкы.

Тәрбияче. Әйдәгез, утырган килеш кенә кулларыбыз белән томан арасыннан шул үләнне эзлик әле. Безгә аның яфрагы гына кирәк. Тапсагыз, өзәргә ашыкмагыз. Таптыгызмы? Кайсыгыз сөйли, бака яфрагы нинди?

Балалар. Шома, овал формасында. Яфраклары түбәндә, җиргә береккән кебек.

Тәрбияче. Әйе, шул. Нәкъ үзе. Тамырына, сабагына зыян китерми генә бер яфрак өзеп алабыз. Безгә берәү җитә. Куянның ярасы зур түгел. (Куянның тәпиен бәйлиләр.) Ай, минем кулым нәрсәгәдер тиде. Нәрсә икән ул? (Гаҗәпләнеп.) Бер кәрзин алма! Кайда икән хуҗасы?

(Томан арасыннан керпе чыга.  Куянга беренче медицина ярдәме күрсәтүләрен хуплый, табигатькә зыян салмауларына рәхмәт белдерә һәм балаларга күчтәнәчкә бер кәрзин алма калдыра.)

Тәрбияче. Табигатьтә ак төсләрне тагын очратырга буламы?

Балалар. Була. Ак болытлар. Ак чәчәкләр. ак аю. ак таш һ. б.

Тәрбияче. Кышын агачлар кисәк-кисәк шартлап, шыгырдап куя. Ни әйтергә телиләр икән алар?

Балалар. Аларга кышын салкын. Туңмас өчен агач төбенә кар өяргә кирәк.

(Әгәр «Энҗе кар бөртекләре» командасы сорауга җавап бирә алмаса, башка команда җавап бирергә мөмкин. Һәм сүз аларга күчә, ягъни өстенлек бирелә. Алар, сүзләрен дәвам итеп, үз тәҗрибәләре белән таныштырачаклар.)

Шөгыль шул типта дәвам итә. Һәрбер команда үзенә бирелгән биремне үти, яклый, салават күперенең төсләрен буйый. Тәрбияче яисә елфасыллары булып киенгән балалар төрле мавыктыргыч, өстәмә сораулар бирәләр.

Мәсәлән, кайсы агач язны алкалар киеп каршы ала? (Каен)

Иң күп кислород бүлеп чыгаручы агачны беләсезме? (Тирәк агачы. Бер тирәк агачы өч юкә, дүрт нарат, җиде чыршы агачына караганда күбрәк һаваны чистарта, тузаннан саклый.)

Тәрбияче. Әгәр үз төркемегезнең салават күперен булдырсагыз, нинди төсләр кулланыр идегез? Ни өчен?

Салават күперендә кызыл төсне нәрсәне чагылдыра? (Балалар җаабы тыңланыла.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт сезгә! Без бүген сезнең белән янә бер кат табигать төсләрен барладык. Табигатьнең ни өчен яшел булуын ачыкладык. Яшел төснең салават күперендә дә уртада булуын, иң киң тасмадан торуын күрдек. Аны өске яктан да, аскы яктан да өчәр төс уратып алган, шуны белдек.

(Матур көй яңгырый. Кулларына кәгазь һәм төсле карандашлар тотып, ел фасыллары булып киенгән I сыйныф укучылары балалар каршына килеп баса.)

Тәрбияче. Балалар, яшел табигатькә әйтер сүзебезне рәсем итеп кәгазъ битенә төшерер вакыт җитте. Кемгә нинди кәгазъ бите (сары, ал, сыек зәңгәр һ.б.) ошый, кем нинди карандаш сайлый, күңелегезгә ошаганын алыгыз.

(Балалар төрле төстәге кәгазъ битләрен, төсле карандашларны ала, кемдер өстәл артына утырып, кемдер идәнгә чүгәләп, кемдер келәмгә сузылып ятып «Әйтер сүзләр»ен – урманда йөрү кагыйдәләрен: чәчәкне өзмәскә, шифалы үләнне таптамаска, урманда кычкырып сөйләшмәскә һ.б. кәгазъ битенә сурәтли. Ел фасыллары булып киенгән кыз-малайлар да аларга кушыла.)

Яз кызы – Назлыбикә (ясаган рәсемен күрсәтеп). Мин зәңгәр кәгазьгә ап-ак күгәрченнәр ясадым, илебез һәрвакыт тыныч булсын!

Җәй кызы (ясаган рәсемен күрсәтеп). Туган ягым – яшел бишектә кошлар тавышы тынмасын!

Кыш малае – Айтуган (ясаган рәсемен күрсәтеп). Бәхетле балалар авазы һәрвакыт яңгырап торсын!

Көз кызы Сөмбелә (ясаган рәсемен күрсәтеп). Уңышлар мул булсын, ттабыннарыбыз тулып торсын!

(Балалар үз рәсемнәрендә чагылган теләкләрен «укыйлар», кулларындагы шарларын һавага очыралар.)

Барысы (бергә бертавыштан). «Яшел бишек» төсе һәрвакыт яшел булсын!