Сүзгә фонетик анализ ясау. Аваз-хәреф анализы

(2 нче сыйныфта инглиз һәм татар теле фәннәреннән интеграль дәрес)

Алсу МИҢНУЛЛИНА,

Сарман районы Саклаубаш урта мәктәбенең инглиз теле  укытучысы

   
   
   
Максат Укучыларның инглиз теле, татар теле сөйләмендә һәм язуда авазлар һәм хәрефләрнең роле, аларның ясалышы, төр-кемчәләре турында белемнәрен тикшерү

Инглиз телендә, татар телендә аваз, хәреф, иҗек, сүз  моделен телдән искә төшерү, сузык һәм тартык авазларны кабатлау

Туган телгә, илгә мәхәббәт тәрбияләү, республика, Сарман, төшенчәләрен аңлатып, укучы балаларга патриотик тәрбия бирү

Планлашты-

рылган нәти-

җәләр

УУГ

Предмет буенча: укучыларны сүзгә аваз-хәреф, ягъни фонетик анализ ясарга өйрәтү, сузык һәм тартык авазлар буенча белгән кагыйдәләрне кулланып эшләүләренә, теманы аңлауларына ирешү.

Танып-белү:

– кирәкле мәгълуматны аерып ала белергә, кагыйдәләргә нигезләнеп эшләргә өйрәтү;

– төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм куллану.

Коммуникатив:

аралашу шартлары һәм бурычларыннан чыгып, үз фикереңне тулы,эзлекле аңлата белү;

– башкаларның фикерен ишетү һәм тыңлау.

Регулятив:

– дәреснең темасын, максатын формалаштыру, мөстәкыйль эшне   кагыйдәләргә таянып башкару, фикереңне дәлилләргә өйрәнү;

– максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Шәхескә кагылышлы:

– үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

– укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Дәреснең тибы Яңа материал өйрәнү.
Төп төшенчәләр Аваз, хәреф, сузык, тартык авазлар, иҗек, фонема, фонетик анализ.

Sound, letter, vowel, consonant, syllable,phoneme, phonetic analysis

Предметара бәйләнеш География, рус теле, әдәбият, хезмәт, рәсем.
Эшне оештыру Индивидуаль, парларда, төркемнәрдә, фронталь.
Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Дәреслек, рәсемнәр, карточкалар, җырлар.

Техник чаралар: компьютер, интерактив такта, Power Point та презентация.

 

Дәрес этаплары  
I. Оештыру

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру

Укучылар! Бүген нинди матур көн! Әйдәгез бер-беребезгә карап елмайыйк! Дәрестә бер-беребезгә ярдәмләшик. Hello,dear  girls and boys! I’m very glad to see you. How are you ? How is life? What’s the weather like today? Let’s start our lesson. Sit down, please.

Let’s listen to the song. Җыр. “Hello!” – 30 сек.

http://www.youtube.com/watch?v=tVlcKp3bWH8

Укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә!

II. Мотивация

Максат: эшкә кызыксыну уяту

Дәрескә Белдекле Керпе керә, аның белән әңгәмә. Ул балаларның белемнәрен тикшерә:

– Укучылар, бу ике файлда сез нәрсә рәсемнәре күрәсез?

– Беренче файлда Ә хәрефе, икенче файлда Ә авазы. Look at the letter Aa and the sound [æ]

– Дөрес, укучылар, ә Ә авазы икәнен каян беләбез?

– Чөнки аваз фигуралы җәяләр белән күрсәтелә. (Укучылар шундый җаваплар бирә, чөнки алдагы дәресләрдә аваз һәм хәрефнең язылышы аңлатылды, күп тапкыр кабатлатылды.)

(Белдекле керпе укучыларның дөрес җавап бирүенә куана һәм, тагын да яхшырак укырга өндәп, кечкенә керпе дусларын бүләк итә.)

III.Актуальләш-

терү

Керпе күрсәткән карточкалар буенча белемнәрне тикшерү:

– Нәрсә ул хәреф? What is the letter? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

– Нәрсә ул аваз? What is the sound? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

(Җавапларның дөреслеге интерактив тактадагы схема белән чагыштырып тикшерелә.)

IV. Дәрескә уку мәсьәләсе кую Максат: дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую). – Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез? (Авазлар һәм хәрефләр.)

– Без нинди авазларны беләбез? (Сузык һәм тартык авазлар.)

– Сузык авазларны ни өчен шулай атыйбыз? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Гармунда ноталар гаммасын сузу. (Сузык авазларны никадәр сузып була алганын тикшерү.)

– Тартык авазларны ни өчен тартык авазлар дип атыйбыз? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

(Җаваплар интерактив тактадагы схема ярдәмендә тикшерелә.)

– Укучылар, без бүген, поездга утырып, “Белем иле”нә сәяхәткә чыгабыз. Уңышлар сезгә! Let’s get on the train

Поездга утыру (Поездның кычкыртып кузгалу тавышы тыңлатыла.)

V. Уку мәсьәләсен чишү

Максат: сүзгә фонетик анализны аваз һәм хәрефләрне тикшерү нәтиҗәсендә  ясау; теманы

аңлау өчен шартлар тудыру.

1. Сузыклар тукталышы. Vowel stop

Карточкадаларда сүзләр бирелгән: алма – Әнәс, он – өн, ун – үр, ылыс – егет, или.

hat — cup, bag — park, cat- plate, big — bike, red  — green, shop –spoon,

1.Сүзләрдә сузык авазларны билгеләргә.

2.Сүзләрдәге беренче авазларның парлы яки парсыз сузык аваз икәнлеген ачыкларга.

– Укучылар, билгеләгәннән чыгып, нинди нәтиҗә ясыйбыз: сузык авазлар нинди була?

– Татар телендә калын һәм нечкә, парлы һәм парсыз дигән җаваплар бирелергә тиеш.

– Инглиз телендә бер хәреф берничә аваз бирә. (Бу эш парларда башкарыла. Җаваплар интерактив тактадагы таблица белән чагыштырып тикшерелә, хаталар төзәтелә.

Укучылар беренче тукталыштагы җаваплар буенча перфокарталарда  үзбәя куялар.

(Укучылар үзбәяне төсләр түгәрәге кулланып куялар, төсләр ассоциациясе уку елы башында ук аңлатыла: мәсәлән, кызыл төс – “5”ле, яшел төс – “4”ле, сары төс – “3”ле.)

2. Тартыклар тукталышы. Consonant stop

Бирелгән рәсемнәрдә сүзләрнең 1 нче авазларын билгеләргә: балык – песнәк, вагон – флаг, гөл – күз.

bus – pen, vase – frog, girl – kite, zoo – sock.

1.Сүзләрдәге беренче авазларның тартык авазлар булуы билгеләнә.

2.Тартык авазларның парлымы, парсызмы икәнен билгеләргә.

– Укучылар, билгеләгәннән чыгып, без нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Татар телендә тартык авазлар яңгырау һәм саңгырау; парлы һәм парсыз була, ә инглиз телендә тартык авазлар яңгырау һәм саңгырау; парлы һәм парсыз була бер хәреф берничә аваз бирә дигән җаваплар тыңланырга тиеш. (Алдагы дәресләрдә өйрәнгән тартык авазлар таблицасы искә төшерелә. Бу эш парларда һәм фронталь тикшеререлеп эшләнелә. Җаваплар интерактив тактадагы таблица белән чагыштырып тикшерелә, хаталар төзәтелә. Укучылар икенче тукталыштагы җаваплар буенча перфокарталарда үзбәя куялар.)

3. Иҗек тукталышы. Syllable stop

– Укучылар, сүзне нинди авазларга карап иҗекләргә бүләбез? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

– Нәрсә ул иҗек? (Иҗек кагыйдәсе әйтелә.)

Ике рәсем күрсәтелә: беренче файлда сыер рәсеме һәм анда сүз, русча язылып, иҗекләргә бүленеп күрсәтелгән (ко-ро-ва).

Икенче рәсемдә китап сүзе, татарча язылып, иҗекләргә бүленеп күрсәтелгән (ки-тап).

Ә өченче рәсемдә banana сүзе, инглизчә язылып, иҗекләргә бүленеп күрсәтелгән (ba-na-na).

Укучылар рус телендә дә, татар телендә дә, инглиз телендә дә сүзләрнең иҗекләргә сузык авазларга карап таркатылганын билгеләргә тиеш. (Җаваплар интерактив тактадагы таблица белән чагыштырып тикшерелә, хаталар төзәтелә. Укучылар өченче тукталыштагы җаваплар буенча перфокарталарда үзбәя куялар.)

4. Ял тукталышы. Rest stop

– You are tired! Let’s have a break. Stand up, please. Let’s sing and dance.

5. Фонетик анализ тукталышы. Phonetic analysis stop

1. Татарстан Республикасы турында әңгәмә. (Әңгәмә ТР турында презентация буенча үткәрелә.)

2. Казан шәһәре турында әңгәмә.

3. Укучыларга сүзгә фонетик анализ ясау тәртибе карточкалары таратыла.

4. Укытучы укучыларга фонетик сүзенең мәгънәсен аңлата (сүзлек эше). Dictionary.

5. Укучылар карточкалар ярдәмендә дәфтәрдә Казан, street сүзенә аваз-хәреф анализы ясыйлар. (Укучылар бу эшне индивидуаль формада башкара. Аларның эше интерактив тактадагы анализ тәртибе белән чагыштырып тикшерелә, хаталар төзәтелә. Укучылар дүртенче тукталыштагы җаваплар буенча перфокарталарда үзбәя куя.)

VI.Рефлексия

Максат: дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

 

 

 

VII.Өй эше бирү

1. – Укучылар, фонетик анализ нәрсә ул? (Җаваплар критик фикерләү технологиясе кулланып тикшерелә.)

Белми идем        Белдем        Авыр булды       Аңладым

Very good              Good                   Bad               Very bad

Поезд туктый. (Укучылар  җаваплар буенча перфокарталарда  гомуми үзбәя куя.)

Белдекле Керпенең теләкләре искә төшерелә. Кечкенә керпе дусларга рәхмәт әйтә. Thank you for your work. Good bye.

Җыр. Good Bye! (Саубуллашу җыры башарыла.)

https://www.youtube.com/watch?v=Xcws7UWWDEs

1.Сарман районы, туган җир турында әңгәмә.

Сарман һәм chick сүзенә фонетик анализ ясарга.

Thank you. Our lesson is over. Good bye.