Сүнмәс пионер ялкыны

 № 203   

(Пионерия хәрәкәтенә 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән кичә)

Рәмзия ЛАТЫЙПОВА,  

Балтач районы Пыжмара төп мәктәбенең I квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагог-оештыручы 

Кичә барышы

1 нче алып баручы.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 нче алып баручы.

Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар!

2 нче алып баручы. Бүген бездә зур бәйрәм. 2022 ел – илебездәге балалар хәрәкәте өчен истә калырдай юбилей елы. Пионерия хәрәкәтенә 100 ел!

1 нче алып баручы. Тарихтан билгеле булганча, 1922 елның 19 маенда комсомолның Бөтенроссия конференциясе пионер отрядлары төзү турында карар кабул итә һәм ул СССРда пионерия туган көне итеп билгеләп үтелә башлый. (Быргы, барабан тавышы. Пионер сборы күренеше.)

– Дружина, равняйсь! Смирно!

– Байракка тигезләнергә!

– Байракны кертергә! (Байрак кертү күренеше, рапорт тапшыру.)

– Иптәш өлкән пионервожатый! Павлик Морозов исемендәге дружина пионериянең 100 еллыгына багышланган дружина сборына әзер.Рапорт бирде дружина советы председателе … Рапорт бирелде.

– Рапорт кабул ителде. (Балалар тезелеп чыгып басалар.)

1 нче укучы.

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка.

Бәйрәм бит бүген бездә!

2нче укучы.

Бәйрәмебез котлы булсын,

Елмаеп көлеп торсын.

Май кояшы нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын.

3 нче укучы.

Тәбриклибез сезне, ветераннар,

Бүгенге зур бәйрәм көнендә.

Пионерлар иде барыгыз да

Күңелле балачак илендә.

4 нче укучы.

Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр,

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик.

5нче укучы.

Әти-әни пионер булган,

Ә без менә – варислар.

Сөенер иде безне күрсә,

Җәлилләр һәм Алишлар.

6 нчы укучы.

Алар кабызган учакны,

Без сүндерми сакларбыз.

Васыятькә тугры калып,

Өметләрен акларбыз.

7 нче укучы.

Ни кушсагыз да, үтәрбез,

Без зурлар хәзер!

Илем өчен, халкым өчен

Батырлыклар кабатларга

Бергә. Без әзер!

8 нче укучы.

Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

Бергә. Без әзер! (“Взвейтесь кострами” жырын җырлыйлар.)

– Дружина, равняйсь, смирно!

– Байракка тигезләнергә!

– Байракны чыгарырга! (Барабан, быргы тавышлары астында байрак чыга, балалар да сәхнәдән чыгып китәләр.)

(Залга кулларына шарлар тотып, октябрятлар керә. “Йолдызчык” җырын башкаралар.)

1 нче алып баручы. Таныгансыздыр, октябрятлар алар – Ленин бабайның шат оныклары. Беренче октябрят төркемнәре 1923 елның җәендә Мәскәү пионер отрядлары каршында төзелә. Әлеге октрябрятларның күбесе Бөек Октябрь социалистик революциясе яшьләре булса, менә шуңа да аларга октябрятлар дигән горур исем бирелә. 1924 елның августында бу төркемнәр рәсми рәвештә пионер оешмасына әзерлек төркемнәре дип йөртелә башлый.

2 нче алып баручы. Үсә төшкәч. иң уңган, иң тырыш октябрятлар тантаналы рәвештә пионер оешмасы сафларына кабул ителгән. Пионер сүзе беренче булып эш башлаучы, юл яручы дигәнне аңлата.Бу сүзне пионерия баскычларын үтеп үскән кеше тулысынча аңлый. Бүгенге буын аларны китаплардан укып, кинолардан карап, истәлекләр тыңлап кына белә.

1 нче алып баручы.

Ялкынлан, учак, дөрлә югары.

Без – пионерлар, эшче уллары.

Киләчәк чорлар чакыра безне,

Һәрвакыт әзер пионер сүзе.

2 нче алып баручы.

Яңгыр яуса, ява бирсен,

Барыбер күңелем шат минем.

Әнием, дим, беләсеңме?

Иң бәхетле көнем бүген –

Пионерга кердем бүген.

1 нче алып баручы. Кемнәр соң алар пионерлар? (Кызыл галстуклардан пионер сафларына кабул ителгән укытучылар сәхнәгә чыга, һәрберсе пионер законнары әйтеп бара.)

– Пионер – Ватан сакчысы.

– Пионер – гадел һәм тугрылыклы иптәш.

– Пионер –укуда, хезмәттә, спортта алдынгы.

– Пионер – намуслы, тыйнак, дөреслекне яратучы.

– Пионер – өлкәннәрне хөрмәт итүче, кечкенәләрне кайгыртучы.

– Пионер – туган илен саклаучы, яклаучы.

1 нче укучы.

Без яңа тормыш алып  киләбез,

Урамнар, безгә юл бирегез!

Барабаннар сугып үтәбез без,

Ал байраклар белән күрегез!

2 нче укучы.

Пионер, алга!

Зур көрәш алда.

Комсомолларга

Салют бирәбез,

Алмашка киләбез.

3 нче укучы.

Без уяу, без әзер!

Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы.

Җәлилләр, Алишлар ялкыны

Мәңгелек ут булып балкыды.

(“Салют сиңа, Муса Җәлил!” җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Һәр пионер Советлар Союзы пионерларының тантаналы вәгъдәсен намус белән үтәргә, пионер исеменә тап төшермәскә тырышкан. Колхозлашу, кулакларга каршы көрәш, Бөек Ватан сугышы еллары… Авыр сынау, көрәш, җиңү еллары… Бу елларда яшь ленинчылар өлкәннәр белән беррәттән иген иккәннәр, станок артына басканнар, немец фашистларына каршы батырларча көрәшкәннәр. Бу елларда аларның девизы “Пионер – фронтка!” дип атала. Алар утын кискән, госпитальләрдә дежур торган, фронтовикларның гаиләләренә булышкан. Безгә билгеле булган тимурчылык нәкъ менә шушы елларда калкып чыга. Тимурчылар эшенең изге максаты – кешеләргә шатлык китерү, ваемсыз булмау, теләсә нинди эшне күрсәтү өчен генә түгел, ә чын күңелдән башкару, әйләнә-тирә тормышны тагын да матуррак итәргә тырышу. (“Гайдар – безнең комиссар” җыры (М.Хөсәен шигыре, Р.Яхин көе) башкарыла.)

2 нче алып баручы. Пионер сафларында чыныгу үткән, яңа эшләргә, яңа төзелешләргә омтылган яшьләр  комсомол сафларына берләшкән, пионер сафларында башланган данлы эшләрен дәвам иттергән.

1 нче алып баручы.

Комсомол ул –

Көчле рухлылар,

Комсомол ул –

Ныклы ихтыяр.

Үз янына

Бары батырларны,

Яшь кызларны, егетләрне,

Алдынгыларны җыяр.

2 нче алып баручы. Пионерларны һәм комсомолларны шундый бөек эшләргә рухландыручы , үз көчләренә ышаныч, кыюлык, җиңүгә ихтыяр ала торган бетмәс-төкәнмәс чыганак идеул – Коммунистлар партиясе.

Партия! Партия!

Бу исемдә кайнар хисләр,

Сүнмәс гайрәт , көчләр бар,

Туган илне шау чәчәкле

Бакча иткән эшләр бар.

Октябрят һәм пионер булып, комсомолда тәрбияләнгән , Коммунистлар партиясе чыныгуы үткән, шул данлы тарихның тере шаһиты булган мәктәбебезнең элеккеге җитәкчесе …бүген бездә кунакта. Сүзне аңа бирәбез. (Кунак чыгышы. “Картаямыни соң йөрәк?” җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Татарстанда беркайчан да балалар оешмалары яшәүдән туктамады. Пионерлар хәрәкәте юкка чыккач, аңа алмашка «Татарстан варислары» оешмасы барлыкка килде. Нинди генә чор булмасын, бүген пионер оешмасының дәвамчылары булып сез торасыз, кадерле балалар. Герой пионерлар кебек сезнең дә курку белмәс, Ватанын яратучы, илебезнең лаеклы шәхесләре булып үсүегезне телибез. (Татар халык биюе.)

2 нче алып баручы.

Бик бәхетле булсагыз да,

Тәхетләрдә торсагыз да,

Сарайларда торсагыз да –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял янар чактан

Пионер булган чактан.

1 нче алып баручы.

Кайгы-хәсрәт бәйләнсә дә,

Хыял көнгә әйләнсә дә,

Көнең төнгә эйләнсә дә –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял янар чактан

Пионер булган чактан.

2 нче алып баручы.

Бәхет кулын сузганда да,

Кырын карап узганда да,

Сәлам бирми сызганда да –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял янар чактан

Пионер булган чактан.