Сырлы кәгазь куллану

№ 127

(Балалар кулы вак моторикасын үстерүче иннавацион методиканың бер төре)

Зөлфия ВАФИНА,

Казан шәһәре 126 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учрежденияләренең төп бурычы —  балаларның акыл үсешен һәм сөйләм телен үстерү. Бик еш балаларның сөйләм теле үсеше артта кала. Бу хәттә ишетү органнары, үзәк нерв системасы нормаль булуга да карамый. Сәбәп нидә соң?

Сөйләм теле үсешен, гадәттә, турыдан-туры баланың өлкәннәр белән аралашуына бәйләп бәялиләр. Ата-аналарга шундый киңәш тә бирелә әле: бала белән күбрәк сөйләшегез! Һәм һәр мөмкинлектән файдаланып, олылар нарасыйлар белән әңгәмә коралар. Ә балалар күп очракта ишарә белән генә чикләнә, яисә, төрле авазлар гына куллана. Сүз дә юк, бу факторны исәпкә алмый ярамый, тик башкалары да күп.

Балалар бакчасында эшләү дәверендә балаларның үз яшьләренә туры килгән кул хәрәкәтләре белән тулаем эшли алмауларын күрәсен. Әти-әниләр үз вакытларын сарыф итмәс өчен бала өчен барысын да үзләре эшлиләр: сәдәпләрне сәдәплиләр, үзләре бауларны бәйлиләр яисә хәзер бөтен кием ябыштыргыч (липучка) һәм кнопка белән эшләнгән. Шулай ук балаларны кәгазь, карандаш, пластилин, кайчы белән эшләргә өйрәтүче ата-аналар да сирәгәя бара. Шунлыктан балалар карандаш тота, мөстәкыйль киенә, чишенә белми. Баланың шәхси үсеше иң беренче чиратта кулның вак моторикасы үсешенә бәйле.

Вак моторика – бу кул һәм бармакларның хәрәкәтләре. Кул хәрәкәтләренең баш мие үсешенә тәэсирен элек-электән үк күзәтеп килгәннәр, бу б.э.к. II гасырда элеккеге Кытайда күзәтелгән.

В.М.Бехтеров күзәтүләре, гади кул хәрәкәтләре белән башны гына ял иттереп калмыйча кайбер авазларның камил әйтелешен дә китереп чыгарырга мөмкинлеген исбатлый. Моның сере гади – бу баш мие төзелешенә бәйле. Сөйләм һәм кул хәрәкәтләре өчен җавап бирүче үзәкләр “күршеләр”, шуңа күрә кул хәрәкәтләре ясап без “күршеләрне” дә борчыйбыз. Сөйләм теле формалаштыру бик кызыклы һәм авыр процесс. Без кулның вак моторикасын үстереп әлеге үсешкә ярдәм итә алабыз.

Балалар сөйләмен өйрәнүче М.И. Кольцова “Башта баланың бармак хәрәкәтләре үсә, бу исә иҗекләр артикуляциясе үсешенә китерә, — ди. Алга таба булган сөйләм үсеше бармак хәрәкәтләре тренировкасына бәйле. Шул фактларны искә алсак, кул чугын артикуляцион аппарат шикелле үк орган дип исәпләргә мөмкин. Димәк, кул чугын һәм бармакларның тренировкасы баланың сөйләм үсешен стимуллаштыручы, артикуляцион хәрәкәтләрне камилләштерү фактор булып тора.

Күпсанлы тикшерү һәм тәҗрибәләр уздыру нигезендә түбәндәге закончалык ачылган: әгәр бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була; гомумхәрәкәт нормада яисә нормадан югарырак чакта да, бармак хәрәкәтләре үсеше артка калса, сөйләм үсеше дә тоткарлана (Л.В. Фозмина).

Димәк, бармаклар белән төрле күнекмәләр ясатып, балаларның сөйләм үсешенә шартлар тудырырга мөмкин.

Мәктәпкәчә балачак – бала тормышының иң әһәмиятле чоры. Шушы  чорда ул кечкенә тикшерүчене хәтерләтә. Алар зур кызыксыну белән әйләнә-тирә мөһитны өйрәнәләр. Бала эшчәнлегендә никадәр төрлелек булса, баланың һәрьяклы үсеше дә камилрәк була. Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә. Бу эшчәнлек вакытында  балалар үзләренең күргән,тойган әйберләрен сурәтләп кенә калмыйлар, ә предметка хас үзенчәлекле билгеләр белән дә танышалар .

Сырлы кәгазь белән эшләү кулның вак моторикасының үсешенә генә түгел, хәтерләү сәләтенең һәм фантазиянең үсешенә зур этәргеч булып тора, балаларда уку-укыту процессына кызыксыну уята.

Сырлы кәгазь белән эшләү балаларның иҗади үсешенә дә уңай тәэсир ясый, аларны матурлыкка, камиллеккә тарта, пространствода фикерләвен, төсләрне кабул итүен камилләштерә. Боларның барысы да, баланың шәхес булып формалашуына этәргеч була. Иҗат баланы үзенең эмоцияләрен дөрес чагылдырырга һәм алар белән идарә итәргә өйрәтә.

Үз куллары белән тотып эшләү баланы дөньяны танып белергә генә өйрәтеп калмыйча аның шәхес булып үсүенә дә этәргеч ясый. Сырлы кәгазь белән эшләү балаларның сөйләм теле үсешенә дә уңай тәэсир итә. Ул сөйләмнең коммуникатив функциясе үсешен стимуллаштыра, балаларның актив һәм пассив сүзлекләрен тулыландыра.

Сырлы кәгазь белән эшләгәндә балаларда:

— кулның вак моторикасы,

— сенсорика,

— логик күзаллау,

— үҗәтлек,

— эстетика, иҗади осталык,

— мөстәкыйльлек, үз-үзенә ышаныч  үсә.

Сырлы кәгазь белән эшләү гадидән катлаулыга таба бара. Көчлерәк балаларга авыр конструкцияләр кызыклы булыр, ә яңа өйрәнүчеләр өчен җиңелрәк эшләр бирергә кирәк. Ике төрле эштә дә белем, тәрбия бирүче һәм үстерелешле бурычлар сакланырга тиеш. Бу баланы талчыгудан саклау, авырлыклардан курыкмаска өйрәтер өчен, иҗатка мәхәббәт уятыр өчен кирәк.

Кәгазь бик уңайлы материал. Төрле төстәге кәгазьләрдән эшләнгән әйберләр матур, кызыклы, зәвыклы килеп чыга.

Сырлы кәгазь белән эшләүнең берничә методикасы эшләнелгән:

1. Кәгазь пластика (бумагопластика) – күләмле композицияләр эшләргә ярдәм итә, тышкы яктан барельеф һәм скульптура белән охшаш. Мәсәлән: әлеге техника белән эшләнелгән чәчәкләр, җәнлекләр, хайваннар, әкият геройлары чын кебек тоелалар.

2. Кәгазь төрү (бумагокручение) — кәгазьне төрергә, борырга, тартырга мөмкин.

3. Торцевание — күләмле махровый рәсемнәр ясарга ярдәм итә.

Аның берничә төре билгеле:

— контурлы ( сурәт контуры буенча куела);

— күләмле ( бер-берсенә төрле почмаклары белән ябыштырыла);

— күпкатлы ( бер-берсенә ябыштыру ярдәмендә барлыкка килә);

— яссылыклы ( кәгазьне бер-берсенә бик якын итеп, бөтен өслек буенча ябыштыру).

4. Пластилинда торцевание — пластилинда эшләнелгән кул эшенең төсе буенча торцевание ясала һәм детальләр белән баетыла. Ике төре билгеле:

— яссылыклы

— күләмле.

5. Сырлы кәгазьдән көпшәләр (гофротрубочки) — сырлы кәгазьне берле яки икеле таякчыклар белән бөгәрләү.

Әлеге методикаларны балалар бик тиз үзләштерә. Нәтиҗәдә бик матур кул эшләнмәләре килеп чыга. Алар төркемне бизәргә һәм төрле темаларны ныгытырга ярдәм итә.

Һәрбер ата-ана өчен бала — иң кадерле байлыгы. Ата-аналарның  үз балаларын талантлы, акыллы, уңышлы, бәхетле итеп күрәсе килә. Бәхет бик киң төшенчә. Камиллеккә, матурлыкка, зәвыкле әйберләр ясарга омтылу үзе бер бәхет.

Сырлы кәгазь белән эшләүнең беренче адымнары бик гади һәм балалардан бик күп көч таләп итми. Ул үзе өчен кәгазьнең үзлекләрен ача: ерта, бөгә, бөгәрли, кисә, төрә. Тәрбияче исә баланың хәрәкәтләрен дөрес якка борып, матурлык хасил итүгә китерергә тиеш. Бу үз чиратында баланың үз-үзенә булган ышанычын үстерә, матурлыкны тоя, аңлый белүгә китерә, үз эшеннән канәгатьләнү хисләре кичерә. Бу индивидуаль, подгруппавой, коллектив эшләрне дөрес оештырудан килеп чыга.

Димәк, сырлы кәгазь белән эшләү балаларның вак моторикасын үстерү һәм шәхес булып формалаштыруда бик мөһим өлеш булып тора.