Сыйныф җитәкчесе – укытучы, тәрбияче, юл күрсәтүче ул

№ 121

Гөлшат ХӘМИДУЛЛИНА,

Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбе укытучысы, сыйныф җитәкчесе

Мөгалимнең авыр, шул вакытта мөһим бурычы бар: ул сыйныф җитәкчесе вазифасы. Кемдер әлеге эшне укытучы эшенең өстәмәсе дип кенә, ә кемдер иң мөһиме дип саный. Ничек кенә булмасын, әлеге эш үтә дә җаваплы хезмәт. Сыйныф җитәкчесе укучыларның сыйныфтагы эшчәнлекләрен оештыручы, аларны юнәлтүче булып тора.

Мин, сыйныф җитәкчесе буларак, 8 ел эшлим. Быелгы уку елында мин – IX сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе. Ә безнең сыйныф укучыларының девизы – «Иҗади фикергә ия булган камил шәхес тәрбияләү».

Сыйныф җитәкчесенең төп бурычы – укучыларның үсеше өчен шартлар тудыру. Табигатьтә бит чәчәк үзе үсә. Аны бит тартып үстерәсе түгел, «этәсе» дә, «тартасы» да юк. Аңа бары су сибәсе, ышыклыйсы, кояш нурлары белән тәэмин итәсе, үсәр өчен яхшы шартлар тудырасы. Шуңа да баланы үсенте белән тиңләргә була. Аны бар җылылыкны биреп тәрбияләргә, аның өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк. «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс», – дип әйткән бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин.

Мин җитәкчелек иткән класста барысы 14 бала – 6 кыз һәм 8 егет. Аларның барысы да минем юанычларым, куанычларым булды.

Гаилә белән мәктәпнең тыгыз хезмәттәшлеге бала шәхесен формалаштыруда һәм үсешендә зур роль уйный. Бәйрәм-кичәләр, тематик очрашулар кебек чараларда ата-аналарны катнаштыру безнең гадәткә керде. «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе», Яңа ел, «Соңгы кыңгырау», «Чыгарылыш кичәсе» һ. б. чаралар әти-әниләрдән башка үтмәде.

Укучыларым белән бергә төрле республикакүләм бәйгеләрдә, конкурсларда катнашып, зур җиңүләргә ирештек, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә республикакүләм чыгыш ясап, мәктәбебез данын якладык. Спорт ярышларында алдынгылыкны бирмәделәр. Анысы минем өчен бик куанычлы.

Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә мин дә  үзгәрәм. Яңалык белән мин дә яңарам.

Бүген мин – яңа стандартлар чорына аяк баскан укытучы. Каршымда – яңа заман балалары. Алар – үз-үзләрен тотышлары белән дә, дөньяга карашлары, тормышка карата фәлсәфәләре белән дә икенче балалар. Ләкин мин – барыбер укучыларымның яраткан сыйныф җитәкчесе, шул ук вакытта яңалыкка, уңышларга, җиңүләргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, матурлыкны тудыруга омтылучы шәхес. «Кеше рухи көчне җиргә карап түгел, зәңгәр күккә карап ала. Хыялга, идеалга, максатка омтылыш – шәхеслек билгесе», – ди күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов. Минем Укучыларымның да киләчәктә шундый шәхес буласыларына ышанып калам.

 Мәктәп – белем һәм тәрбия учагы. Тәрбия эше системасы укучыларның иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Хезмәт тәрбиясе, спорт юнәлеше, сәнгать дөньясы, белем дәрьясы – нинди генә юнәлеш булмасын, камил шәхес тәрбияләү безнең төп максат булып тора. Иҗади, информацион технологияләрне уңышлы кулланучы, олыларга ихтирам белән караучы, нәниләргә үрнәк күрсәтүче, спорт сөюче, сәхнәне үз итүче, белемгә омтылучы замана баласы тәрбияләү – безнең төп бурыч. Әлеге сыйфатлар Яңа Әлем мәктәбендәге күпчелек укучыларга хас. Инде укучының талантын ачып, сәләтен үстереп, дөньяга таныту бездән тора. Мәктәп укучылары сәләтле, актив, бердәм булмаса, мондый югары күрсәткечләргә ирешү мөмкин булмас иде.