Сыйныф җитәкчесе эшчәнлеген камилләштерү юллары

№ 108

Гөлүсә ШӘРӘФИЕВА,

Казандагы 99 нчы урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе

Хәзерге катлаулы чорда сыйныф җитәкчесе булу – ул эш түгел, ә яшәү рәвеше, дип уйлыйм мин. «Сыйныфтагы балалар – ул синең чагылышың, шуңа күрә һәрдаим үз өстеңдә эшләргә кирәк». Әлеге сүзләр минем тормыш девизым булып тора.

Күп еллар буена җаныңда яшьлек дәрте сүнмәгәндә генә, бу эчкерсез, самими балаларны аңлап, алар белән эшләп булачак.

Шулай итеп, минем карашка, сыйныф җитәкчесенең уңышларына күп нәрсәләр тәэсир итә: мәктәптәге психологик климат, укытучының сәламәтлеге, гаиләдәге торышы, балалар белән уртак тел таба алуы һ.б. шундый нечкәлекләр.

Сыйныф җитәкчесенең уңышларын нәрсәләр биләп тора соң? Беренчедән, балалар белән белән үзара мөнәсәбәт, җылылык тудыра алу; алар белән сөйләшкәндә аларны хөрмәт итеп, үзләрен кеше итеп тоя алырлык дәрәҗәдә әңгәмә кору. Икенчедән, мин аларның бөтен кайгы-шатлыкларын уртаклашам. Алар сөйләгәндә бүлдермичә тыңлыйм. Шуңа күрә дә алар мәктәпкә килүгә, минем янга кереп хәл сорашып, үзләренең хәлләрен сөйләп чыгалар һәм үзләрендә шулай әлеге көнгә уңай караш тудыралар.

Шулай ук укытучының уңышы укучыларының уңышларыннан тора. Ә укучы әти-әнисенә, яраткан укытучысына таянганда һәм ул шуны тойган очракта гына зур уңышларга ирешә ала.

Бала шәхес булып формалаша. Мин балада шәхес формалаштырмыйм, ә аның үсешенә шартлар тудырам. Мин аны җитәкләп бармыйм, ә аның янәшәсендә, ә кайвакыт аз гына алдарак барам. Мин аны бөтен кимчелекләре белән ничек бар шулай кабул итәм.

Сыйныф җитәкчесенең әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торуы, гаиләсе белән таныш булуы да укытучының уңышлы эшчәнлеге дип саныйм. Бу очракта бала турында барысын да белергә кирәк. Аның сәламәтлеге ничек, ул нинди шартларда яши, шулай ук аның әти-әниләре белән мөнәсәбәтләре ничек? Шуңа күрә сыйныфка яңа укучы килгән саен, аның гаиләсе белән танышам, аларга «кунакка» барам.

Сыйныфта эшләүче укытучылар белән тыгыз элемтәдә тору – с ыйныф җитәкчесен уңышка илтүче төп факторларның берсе. Баланың укуга мөнәсәбәте, аның теге яки бу предметны ни дәрәҗәдә үзләштерүе, әгәр кирәк булса, предмет укытучысы белән берлектә әлеге предметка карата аерым укучыларга яки сыйныфка йогынты ясауны күздә тотарга кирәк.

Сыйныфтагы балаларга үз балаңа караган кебек карау да – иң нык таләп ителә торган факторларның берсе. Аларны үз балаң кебек яратырга, һәрберсен күрә, тоя, тыңлый белергә кирәк. Баланы үзеңә буйсындырырга кирәкми, ә аларны әдәпле, тәртипле булырга өйрәтергә кирәк. Әти-әниләрне фикердәшләр итәргә, балаларга күбрәк ышанырга, алар белән самими булырга кирәк. Шул очракта гына алар белән булган проблемаларны чишү дәрәҗәсенә ирешергә була.

Тәнәфес саен кабинетка балалар кереп тула. Кайсы формасын ала, кайсына дәфтәр кирәк, кайсы исәнләшергә керә, кайберләре укулары турында сөйлиләр, ә кайберләре киңәш сорый. Димәк, аларга мин кирәк, аларның минем янда буласылары килә. Бу – үзе зур уңыш түгелмени!? Мин дә аларга игътибар итми калмыйм: кемдер яңа кофта кигән, кемдер терелеп, укырга килгән, ә кайберсенең кәефе начар… Алар үзләренең миңа кирәклекләрен тоялар, ә минем өчен бу инде – уңыш.

Сыйныф җитәкчесе барысын да күрергә, ишетергә тиеш. Ә кайбер әйберләрне игътибарга алмаска, үз эчеңдә калдыра беләргә тиеш. Бала безгә ышанырга өйрәнә бит. Шуңа күрә баланы ачуланмаска, ә күбрәк мактарга кирәк. Шул очракта гына ул үз  үзенә ышаныч тудыра алачак.

Бүгенге көндә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләүне тәрбиянең асылы дип атар идем. Хәзерге вакытта балалар начарлыкны, тискәре йогынтыны бик күп очрата. Тормышта мохтаҗларга ярдәм кулы сузу – иң төп законнарның берсе. Миһербанлы, шәфкатьле бала гына моны булдыра ала.

Сыйныфта укучының тиешле дәрәҗәдә белемгә омтылмавы, кайбер әти-әниләрнең сыйныф җитәкчесе белән яхшы мөгамәләдә булмавы, укучыларның сыйныфтан тыш эшләрдә теләп катнашмаулары сыйныф җитәкчесенең уңышларына комачау итүче факторлар булып тора.

Заманча мәктәптә бик күп әйберләр: укытуның эчтәлеге һәм төзелеше, укучы белән укытучының мөнәсәбәте, алар арасында микроклимат, дәреснең техникасы, методикасы һ.б. үзгәрә. Димәк, укытучы-укучы-ата-ана дигән «педагогик өчпочмак»та мөнәсәбәтләр тагын да демократик юнәлеш ала. Ә нәрсә үзгәрми соң? Ата-ана һәм балалар, үзләренең кайгы-шатлыклары, чишелер-чишелмәс проблемалары белән, вакытында акыллы киңәш бирә алырдай, балалар психологиясен аңлый торган укытучы – болар үзгәрешсез кала. Чөнки бу бетмәс-төкәнмәс эшләр сыйныф җитәкчесенең яшәеше булып тора.

Ел саен әти-әниләрдән: «Сез мәктәптән нәрсә көтәсез?» – дип сорыйм. Җаваплар һәрвакыт кабатлана. Беренче урында баланың физик һәм психологик сәламәтлеге, аннан соң тәртибе, югары белем дәрәҗәсе дип җавап бирәләр.

Күп очракта без тәрбия юнәлешендә гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеге тора дибез. Ә бу бердәмлекне тудыру өчен күпме көч куярга кирәк! Әти-әниләр белән эшләү – ул аерым һәм мөстәкыйль эшләнә торган хезмәт. Мин әти-әниләр белән дустанә һәм үзара хөрмәткә корылган мөнәсәбәт тудырырыга тырышам. Баланы үзеңә җәлеп итәр, аны дөрес юлдан җибәрү өчен, мин иң элек аның әти-әнисен аңларга һәм хөрмәт итәргә тиеш.

Гаилә белән сыйныф җитәкчесе арасында үзара яхшы мөнәсәбәтнең нигезендә үзара ышану, хөрмәт, таяныч, ярдәм итү, бер береңә карата түзү һәм түземле булу принциплары ята.

Сыйныф җитәкчесе буларак, минем алда торган төп мәсьәләләрнең берсе – балалар һәм әти-әниләр арасында бердәм коллектив булдыру. Минем карашымча, сыйныф җитәкчесе генә бу коллективны оештыручы, бәйләүче, җыйнаучы булып тора. Сыйныф тормышы һәм әти-әниләр коллективындагы проблемаларны чишү – әти-әниләр белән эшләүнең төп формасы .

Үз эшемдә әти-әниләр белән эшләүгә нык игъитбар итәм. Алар белән җыелышлар үткәрәм, өйләренә йөрим, индивидуаль әңгәмәләр үткәрәм. Сыйныф белән эшләүдә әти-әниләр комитеты да зур ярдәм күрсәтә. Алар төрле бәйрәмнәргә, кичәләргә әзерләнгәндә булыша, бәхәсле мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә, сыйныф белән төрле экскурсияләр оештыра. Әти-әниләр спорт ярышларында, төрле конкурсларда да теләп катнаша.

Әти-әниләр белән эшләгәндә сыйныф җитәкчесенә түземлелек, белем, әти-әниләрне ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Алар белән аралашканда мин үзара аңлаучанлыкка, хезмәттәшлеккә таянам.

Тәрбия – катлаулы, күпкырлы, бер үк вакытта күп кешеләр белән башкарыла торган, нәтиҗәсен озак вакыттан соң гына күрә ала торган  процесс. Ә сыйныф җитәкчесе тәрбия эшчәнлегенең координаторы булып тора, һәм аның хезмәтен бәяләргә бик авыр. Бик күп кешеләрнең бердәм тәрбия эшчәнлеге минем сыйныф укучыларының мәктәпне тәмамлап, җәмгыятьнең бер өлеше булулары гына түгел, ә тормышта үз урыннарын табып, гаиләләрен булдырып, үз балаларын мәхәббәт һәм хөрмәттә тәрбияләп, аларны кеше итеп үстерерләр дигән ышанычта каласы килә.