Светофорның өч күзе

№46

(“Иминлек” белем бирү, “аралашу”, “нәфис-нәфасәти үсеш” юнәлеше)

Фәридә НИГЪМӘТУЛЛИНА,

Яшел Үзән районы Мулла иле авылы 43 нчеСөмбелә балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– балаларның светофор турындагы белемнәрен ныгыту;

– балаларның игътибарлыкларын, үзлекләреннән уйлап эшләү сәләтен үстерү;

– балаларның чиста-пөхтә итеп эшли белүләренә ирешү.

Җиһазлар: юл йөрү билгесенең макетлары, трафарет, төсле кәгазь, клей, кисточка, кайчы, йон җебе өч төстә, магнитофон, серле тартма.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек?

Балалар. Кояш кебек…

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар, чыннан да бүген көн бик матур, кояшлы. Балалар, әйтегез әле, ни өчен кояш безгә шулай елмая икән?

Балалар. Чөнки тышта яз ае.

Тәрбияче. Әйе, шул балалар. Ягез әле яз айларын санап чыгыйк!

Балалар. Март, апрель, май.

Тәрбияче. Март ае – ул табигатьнең язга таба борылышы. Кыш әле чигенергә теләми, яз белән тартыша. Март аенда төннәр кыскара, ә көннәр озыная бара.

Апрель – язның икенче ае. Безнең канатлы дусларыбыз күбесе җылы яклардан шушы айда очып кайталар.

Май – табигатьнең ямьгә, яшеллеккә төренгән ае. Яшеннәр яшьнәп, җылы яңгырлар явып уза.

Тәрбияче. Балалар, сез язгы табигатьне ничек аңлатып бирә аласыз?

Балалар. Кояш якты, кыздыра, кошлар җылы яктан кайта, көннәр озыная, агачлар яшелләнә, чирәмнәр чыга.

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар. Ә бүген безнең атнаның ничәнче уку көне, исемен ничек атыйбыз?

Балалар. Бүген икенче уку көне, сишәмбе.

Тәрбияче. Бер атнада балалар ничә көн?

Балалар. Бер атнада җиде көн.

Тәрбияче. Әйдәгез, санап карыйк әле. (Атна исемнәре санала.)

Гөлшат Зәйнәшева “Бер атнада ничә көн?” шигырен искә төшерү.

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән 10 эчендә саный беләбез инде. Минем кулымда карта, бу картада 1–10 га кадәр нокталар куелган. Шул нокталарны без бер-бер артлы дөрес итеп тоташтырып барырга тиеш булабыз. Саннарны дөрес тоташтырыр өчен, әйдәгез, искә төшереп үтик. 1 – 10 кадәр саныйбыз һәм кирегә 10 – 1.

Хәзер, әйдәгез, картадагы нокталарны тоташтырабыз.

Балалар. Килеп чыкты светофор.

Тәрбияче. Әйе, балалар, светофор. Без бүген сезнең белән светофор турында сөйләшәбез һәм светофорның төсләрен җеп белән кисеп ябыштырабыз.

Без светофорны таныйбыз. Шушы юл йөрү билгеләре арасыннан светофорның билгесен, Алисә, табып бир әле.

Светофор билгесен таба.

Тәрбияче. Балалар, светофор безнең авылда юк, ә менә шәһәрдә инде ул чат саен. Ә сез кайсы шәһәрләргә барганыгыз бар соң?

Балалар. Казан шәһәренә, Яшел Үзәнгә.

Тәрбияче. Нинди транспорт төрләренә утырып барабыз?

Балалар. Поезд, машина, автобус белән.

Белмәмеш керә.

Белмәмеш. Исәнмесез, балалар, исәнмесез,  кунаклар! Исәнме, тәрбияче апа!

Тәрбияче. Исәнме, Белмәмеш. Кәефләрең ничек?

Белмәмеш. Бик яхшы, сез нәрсә эшлисез?

Тәрбияче. Без светофор турында сөйләшү алып барабыз. Нәрсә соң ул светофор?

Белмәмеш. Мин беләм: ак, кара, зәңгәр лампочкалар.

Балалар.

Син ялгыштың, Белмәмеш.

Юлда йөрсәң, бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

Тәрбияче. Я, ярый, Белмәмеш, борчылма. Әгәр үзең белмәсәң, безнең балалар сиңа хәзер светофор турында үзләренең шигырьләрен сөйлиләр.

“Светофор” (Гөлфия Юнысова)

Озын агайның өч күзе:

Кызыл, сары, яшел ут.

Икесе сүнеп торганда,

Берсе яна шунда ук.

Юл аша чыкканда, һәркем

Карый шушы күзләргә.

Һәрбер күзнең – үз фәрманы,

Һич кирәкми сүзләр дә.

Сары күз янса – “Көтеп тор!”

“Тукта!” – кызыл янганда.

“Тизрәк бул, алга атла!” –

Яшел күз елмайганда.

Белмәмеш. Рәхмәт сезгә, балалар! Ә сез табышмаклар чишәргә яратасызмы? Яратсагыз – тыңлагыз әле.

Белмәмеш табышмаклар әйтә.

Юл чатында нәрсә тора? (Светофор)

Алмаш – тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын. (Светофор)

Булдырдыгыз, балалар! Табышмакларга да бик тиз җавап таптыгыз.

Миндә серле тартмалар бар, һич мин аңламыйм.

Тәрбияче. Балалар әйдәгез, Белмәмешкә булышыйк.

Әзер светофорга (трафаретка) җепләрдән кызыл, сары, яшел төсләр кисеп ябыштыру.

Белмәмеш әле бер баланың, әле икенче баланың эшләрен күзәтә. Балаларның эшләрен мактый.

“Светофор утлары” җыры. (Хәйдәр Әхмәтшин сүз., Рөстәм Сәрвәров муз.)