“Сугыш чоры балалары”

№ 147 

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә музыкаль –театральләшкән тамаша)

Кадрия ӘДҺӘМОВА,

Актаныштагы 7 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Максат һәм бурычлар:балаларга халкыбызның  1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышын  хәтерләве һәм хөрмәтләве, сугыш геройлары хөрмәтенә шигырьләр һәм җырлар язылганлыгы, һәйкәлләр салынганлыгы турында башлангыч мәгълүмат бирү, сугыш һәм Бөек Җиңү турында күзаллау булдыру. Балаларда матур әдәбият әсәрләрен, монологик сөйләмне, музыкаль әсәрләрне, рольләрне интонация белән башкару осталыкларын үстерү,  сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, туган авыл балаларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Катнашалар: Ак әби,  аның оныклары – кыз һәм малай, сугыш чоры балалары – Әминә, Исмегөл, Хәйдәр, Инсаф, Фатыйма, Нәнәй һәм аның ике кызы, Гөлсайра, хат ташучы, Әни,  аның сугышка алынучы улы, Хәдичә. Күмәк җыр һәм биюләрдә калган балалар катнаша.

Балалар бар да сугыш чорын чагылдырган киемнәрдә.   Зал  бакча яны,  урман  аланы итеп бизәлгән. Аларны арада читән аерып тора.  Тамаша барышында балаларга утыру өчен,   читән буенда саламлы капчыклар, утын пүләннәре куелган.

Алып баручы:  Әлеге сәхнәләштерелгән чарабыз Бөек Ватан сугышы чорын чагылдыра. АК ӘБИүзенең яшь чагына туры килгән  сугыш чорын  оныкларына сөйли.1941нче-  1945 нче еллар….. Бу коточкыч заманнар була. Әйе, берәү дә теләмәс иде бу елларны.  Күпләр әтисез кала, абыйларсыз, якын кешеләрсез. Әнисез калучылар да бихисап… Сугыш ачысын кичергән АК ӘБИнең   сөйләвен минем дусларым  Сезгә тамаша итеп уйнап күрсәтер.

Онык-малай:АК ӘБИем, син ник болай бик моңсу, гомер булмаганны күңелсезләнеп утырасың?

Онык кыз: Ак әбиееем, сиңа, әйтәм, килешми лә сиңа боегып утыру.

АК ӘБИкүзләрен сөртеп ала, кулында хатлар. Сөйли: иииии, бәбкәйләрем,  Җиңү көне  якынлаша ич. Менә шуңа моңсуланып калдым әле. Күрәм, сез дә бәйрәмгә әзерләнәсез?

Оныклар, икесе бергә:  “Җиңү” бәйрәменә.

АК ӘБИ: Менә шушы Җиңү бәйрәме  якынлашкан саен,  еракта калган сугыш чорлары исемә төшә дә, үзәкләрем өзгәләнә.

Онык-кыз: Ак әбием, ә син безгә сөйлә, бәлки бераз үзеңә дә җиңел булып китәр.

Онык-малай: безнең дә ул чаклар турында ишетәсе, беләсе килә ич.  Чынлап та, АК ӘБИ, сөйлә әле.

АК ӘБИ: Шулай дисезме, Бәбкәйләрем, сезгә кызык булырмы соң ул?

Онык-кыз:  Иң мөһиме, үзең җиңеләерсең.

АК ӘБИ: Шулай дисезме, балалар, ярый алайса, тыңлагыз, сөйлим.

Без – сугыш елы балалары, ачы язмыш безне сынаган.
Тормыш авырлыгын без күтәреп, күпме сыгылсак та сынмаган.
Онытырга телим – мөмкин түгел, яралары калган йөрәктә.
Әле дә булса минем үткәннәрем  төшләремә кереп йөдәтә. Пәрдә.

Икенче  күренешСихри көй яңгырый. Урман аланы, кошлар сайравы

ишетелә. Ике кыз урман аланында җиләк җыеп, чәчәкиснәп йөриләр.

Әминә: иииии….күңелле дә җәйнең шушы көннәре, бай да соң үз урманыбыз. Карале, Исмегөл, никадәр җиләк җыйдык, әйемее.

Исмегөл: Әминә, син җитезрәк  шууул. Ә мин авылым табигатенең матурлыгына сокланып йөрдем, чәчәкләр җыеп алдым. Арада дару үләннәре дә бар.

Икәүләшеп, агач төбенә утыралар. Бер- берсенең кәрзиннәрен  карашалар. Алар янына тыны кабып, Хәйдәр йөгереп керә.

Хәйдәр: Әәә менә сез кайда икән, Әминә, Исмегөл, әйдәгез, тизрәк, әни кайтырга кушты.

Әминә, чытлыкланып: Юк әле, кайтмыйбыз без, Хәйдәр,  без җыясы җиләкләр әле бетмәде.

Исмегөл: Чәчәкләр дә күп әлееее.

Хәйдәр: Илдә сугыш башланган, өйгә тизрәк кайтырга кирәк!

Кызлар икесе бергә: Сугыыыыыш????!!! (Урыннарыннан бер торалар, бер утыралар). Сугыш,  дисеңме? Пәрдә.

Өченче  күренешКыз балалар түбәндәге  сүзләрне берәм- берәм  әйтә-әйтә, бию өчен зал уртасына чыгып тезеләләр. Һәр балада сугыш чорын чагылдырган күлмәк, яулыклары  артка җибәреп бәйләнгән, чәчләре ике чатка, чәчүргеч белән үрелгән.

-Ил өстенә кара кайгы килде!

-Хыялларыбыз җилгә очты!

-Күпме планнар юкка чыкты!

-Бердәм булыйк, дуслар!

-Безнекеләр җиңеп кайтыр!

-Бердәмлек җиңәр, әлбәттә!

-Сабыр булыйк, сабыйларым!-Бу соңгы сүзләрне җыелма образ –АНА әйтә, ул да кызлар белән бергә чыгып, биюгә баса.

Бию: “Сугыш чоры балалары”          Барсының да башлары аска иелгән.  Залның ике ягында  кап-кара киемле “Сугыш” образын чагылдырган ике малай. Алар кара канатларын җилпеп, үз чыгышларын көтәләр. Бию эчтәлеге: башларын аска иеп торган кызлар, көчле тавыш ишетеп, күккә карыйлар, АНАга сарылалар, алар хәлсез, бер кечкенәсе ятып кала. АНА аны кулына ала. Шул арада залга “Сугыш” керә, кызларга талпына, “Сугыш”  АНАныда  ике яклап, тарткалый. Кинәт аңа хәл кереп китә, һәм ул ике ягына да сарылган “Сугыш”ны  читкә этәрә. Хат ташучы залдагыларга хат тарата, анага да бирә, сөенеп хатны ачкан АНА бөгелеп төшә, кулыннан “Кара” хат очып төшә. Кызлар АНАны юатырга аның янына җыйналалар.

АК ӘБинең оныгы   чыгып, әле дә чүгәләп утыручы  АНА янына җыйналган балалар янына килеп сөйли:

Онык -малай:

Әтиләре сугышып йөргән чакта, бигрәк сабый бала булганнар.

Тәпи йөрер-йөрмәс бала- чага  буразнадан билчән утаган.

Илгә икмәк, авыл үзе өчен  көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган ул елларның хуҗасын.

Олылар кебек күтәргән бит шуларИл хәсрәтен, Ватан нужасын.

Онык-кыз:Сезнең хатлар алганыгыз бармы ул? Сәлам хатлары…юк, юк, штраф турындагылары турында сорамыйм мин. Чып-чын хатлар турында әйтүем….Дәү әнием: “элек почта аркылы гел хат языша идек”, ди.

Беркөн без эшчәнлегебездә  бөек Ватан сугышы чорында язылган хатлар турында сөйләштек, ул хатларны тамаша уйнау өчен ясап та карадык әле (күрсәтә). Сугыш кырыннан язылган  солдат хатлары   аның якыннары, туганнары  өчен көтеп алынган  кадерле бүләк булган. Андый хатларны хәзер бит музейда гына күрәбез инде. Аларның күбесенең конверты да булмаган. Өчпочмаклап бөкләнгән ул хатлар  кешеләрнең бер- берсенә күңел җылысын тапшырган.Без әле укый белмәсәк тә, ул хатларның никадәр кадерле истәлек икәнлеген аңлыйбыз.

Дүртенче  күренеш.Өй эче. Өстәл өстендә сохари, ашъяулык,  йон носки, шикәр.

Әни биштәр тутыра: Төенчеккә сохариларны алып төйни, шикәр һәм  йон носкилар сала, үзе елый: “Улым, киенеп йөр, балакаем, ач йөрмә берүк, ишетәсеңме мине?! Сакла балам, үзеңне!”

Улы:Юлбасарлар таптый җиребезне, Ватан сугышына мин китәм.

Әнкәй  җаныем, җиңеп кайтырбыз безСинең алда әнкәм ант итәм. (киенә-киенә): “Я инде, инәкәй, елама, озак та тормам менә, әйләнеп кайтырмын (үзе дә читкә карый, күзен сөртеп ала). Биштәрне элеп, чыгып китә: Сакла үзеңне инәкәй, сабыр бул!”

Әни: Барып җитүгә хәбәр сал, улыыыыым! Пәрдә.

Бишенче  күренеш.Инсаф бакча янында эскәмиядә утыра.

Фатыйма йөгереп барып егете Инсафның күкрәгенә каплана.

Фатыйма: Инсаф! Мин сиңа әлеге кулъяулыгымны бүләк итәм, ул сиңа туры юл күрсәтер.

Инсаф: Рәхмәт, Фатыйма, бу бүләгеңне күз карасыдай саклармын! Рәхмәт! Исән- сау әйләнеп кайтырга вәгъдә бирәм!

Фатыйма: Килер ул көн: тагын күрешербез, сугыш бетәр, иркен суларбыз,

Бәлки хисне бергә бүлешербез, тормыш җебен бергә сузарбыз

Инсаф: Килер ул көн: тагын табышырбыз, сугыш кырын горур кичәрбез;

Исән булсак, бәлки кавышырбыз, гомер буйлап бергә китәрбез.                          Ш. Мөдәррис “Аерылу моңы”

Фатыйма, чыгып  барган  Инсафка  иярә: “Хуш, сау бул Инсааааф, җиңеп кайт!”

Инсаф:  Хуш Фатыймаааау!

Алтынчы  күренеш. Уфалла арбасы тартып Нәнәй  керә. Зур кызы ияргән, кечкенәсен арбага утырткан.

Олы кызы-6 яшьтә: Нәнәй, дим, нәнәй, мин арыдым, бара алмыйм. Минем ашыйсым киләәәәә( еламсырый).

Нәнәй: түз, сабыем, бик аз гына калды, хәзер кайтып җитәрбез дә, мин сезгә умач пешереп ашатырмын!

Арбадан кечкенә кыз  тавыш бирә: минем тамагым кипте, су, су!

Нәнәй: хәзер, нәнием, су да булыр, аз гына сабыр итсәгез иде. Сугыш бетеп, әтиегез кайтса, барсы да булыр бәбкәйләрем. Сез бик тә акыллы бит, түзегез инде  (уфтанып, арбаны тартып чыгып китәләр).

Җиденче күренеш.Ике яклап тезелеп, кызлар керә.Алар  ФәтхерахманӘһмәдиевның   Роберт Әхмәтҗәнов сүзләренә язылган  “Солдатлар җыры”н  башкара. Егетләр биштәр асып, “сугышка китү” тамашасын күрсәтә. Пәрдә.

Кызларҗырдан соң бер урында җыелып, кайсы кая утырышып калалар.  Көйләп утыралар.

Хат ташучы кыз керә. Кулында өчпочмаклы хатлар. Кызларга берәм- берәм хат өләшә. Аннары бик кыенсынып кына Фатыйма янына килә, хат суза. Фатыйма хатны сөенеп ача, хатның әче кап-кара, ягъни ул “кара хат”  ала.

Фатыйма: Юк, юк ышанмыйм. (Фатыйма бер хатка, бер күккә карый, тезләнә.)

Хат ташучы кыз: Апалар, кызлар! Туктагыз әле, сабыр итегез, югары очтагы Фәрит абыйның да кара хаты килгән иде, ә ул исән- имин булып чыкты. Сабыр итик  әле, зинһар өчен, дим.

Гөлсайра:  бөркөнне шундый хәлгә тап булдым. Күршедәге Муллатүткәй  җыелып торган хатын-кызларга

—                     Ирләрегезгә “җан” кушып сөйләшегез, “җан” җанны саклый ул.

—                     Ничек инде, ничек?

—                     Ничек булсын, ирләрегезнең исемнәрен әйткәндә “җан” дип өстәп куегыз. Менә синең ирең ни исемле. Салихмы? Хәзер Салихҗан дип сөйләш. Синеке Сабирҗан булыр, ә синеке – Галиҗан. Чынлап та, бу “җан” дигәннәре кешене саклый икән.

Фатыйма: (урыннан  сикереп тора) Ул бит вәгъдә бирде, кайтам, көт, диде. Инсаф…җан  кайтачак! Гөлсайра апа, бу кара хат Сезгә дә килгән иде, ә улыгыз кайтты бит, әйеме?  Гөлсайра Фатыйманы кочагына алып, юата: Сабыр бул балам, кайтыр да әле менә күрерсең!

Әминә: Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Исмегөл: Алар өчен янды ялгыз гына,

Күз нурларын сирпеп еракка,

Тик ил өчен, геройларча, дигән

Хәбәр генә кайтты бу якка.  Р.Закиров “Һаман көтәсең”

Хәдичә: без әтиләрне, абыйларны, егетләребезне сугышка әйләнеп кайтмас өчен җибәрмәдек. Ышанасы килми, бер дә килми.

Сигезенче күренеш.Салют тавышлары. “Ура” кычкырулар. Солдат егетләр керә, кочаклашалар.

– Исән-имин генә кайттыгызмы, балакайлар!

– Безнекеләрне күрмәдегезме?

– Ә безнекеләрне?!

Беренче сугышчы: Юк шул, күрмәдек.

Икенче сугышчы: Кайтырлар, көтегез!

Ана: Җиңү яулап батырлар,

Безгә тыныч тормыш алып кайттылар!

Фатыйма кайткан солдатларны аралап йөри, өзгәләнеп: Ә Инсаф, Инсафымны күрмәдегезме?

Яралы солдат: Көт син аны, Фатыйма, көт, кайтыр ул!

Авыл кызлары: Җиңү хөрмәтенә  бәйрәм оештырыйк, әйдәгез!

Кочаклашып, күңелле сөйләшә-сөйләшә чыгып китәләр. Фатыйма елап утырып кала.

Тугызынчы  күренеш.Фатыйма, учына кара хатны бөгәрләп тоткан көе, моңланып утыра.   Башы, кулы бинтка уралган Инсаф сугыштан кайтып керә. Акрын гына Фатыйманың артына килеп баса. Тыныч кына эндәшә:

Фатыйма!

– Әү Инсаф! Менә башкалар кайтты, син юк! Синең хатларыңны көн дә алып укыйм да, менә шулай сөйләшеп утырам.

– Фатыймааау!Син сине көттеңме?

– Көттем Инсаф, өзелепләр көттем, артык нык көткәнгә кайтмадың бугай.

– Кайттым бит Фатыйма! Әйдә инде  сөйләшик. (Фатыйманы үзенә борып, алдына тезләнә.

– Инсафым! Кочаклашалар.

Бар да тынып кала.  Күмәк бию:“Смуглянка”

Коллектив Фәрит Мифтаховның Гөлнур Айзәт сүзләренә язылган  ”Җиңү таңы” җырын  күмәк башкара.Залда АК ӘБИ оныклары белән кала.

Унынчы  күренеш.АК ӘБИ: Менә балам, сөйләдем Сезгә сугышның җан өшеткеч вакытлары турында.

Онык –кыз: Мин аңладым АК ӘБИем, синең кулларыңда  бабамның сугыш кырларыннан язган хатлары.

Онык- малай: Бу аяусыз сугыш  вакыйгалары тарихта мәңге сакланыр.

Онык –кыз: Мин куркам сугыштан, Кирәкми безгә сугыш! (АК ӘБИгә  сыена).

Онык –малай: Кирәкми безгә кан кою. Без тынычлык телибез.

Онык-кыз: Сугыш дигән афәт  башланганда

Алар нәни бала булганнар…

Бу коточкыч заманнарда бик  күпләре

Якын кешеләрсез калганнар.

Аның да бит булган сабый чагы,

Тик… Сабый чакны сугыш урлаган.

Ач, ялангач, ятим иткән сугыш

Ак әбине язмыш  кыйнаган.

Аңа карап бирешмәгән алар.

Ул елгылар- ныклы бәдәнле.

Раббым Аллам, тыныч картлык бирче,

Сакла, Раббым,  һәрбер бәндәңне. (Автор Кадрия Адгамова “АК ӘБИЕМ–ул елларның тере шаһиты”)

АК ӘБИ теләкләрен җиткерә:

Көннәребез безнең тыныч  булсын,

Имин булсын иде дөнья –йортларыбыз,

Сәбәпсезгә  сүнмәсеннәр иде

Тәрәзәдә янган утларыбыз.

Пәрдә. Балалар рольләрне башкаручыларны әйтеп  чыгалар.