Сугыш чоры балалары

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашу кичәсе

(“Хәтер сагында” китабын презентацияләү)

Гөлия ЛОТФУЛЛИНА, Түбән Кама шәһәренең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәнә ӘХМӘТОВА,   Түбән Кама шәһәренең беренче  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: укучыларга  Бөек Җиңүнең никадәр зур кыенлыклар бәрабәренә яуланганлыгын, сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү; сугыш һәм тыл ветераннары фидакарьлеге мисалында патриотик тәрбия бирү, ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, тынычлык сөюче шәхес тәрбияләү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.

Язмыш йомгакларын сүтәр өчен

Хәтерләрне кирәк яңарту.

Бүгенгенең кадерен белү өчен,

Үткәннәрне кирәк ярату.

Нурулла Гаптуллин.   – дип язылган плакат.

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе иҗат иткән китаплардан әдәби  күргәзмә оештырыла.

 Кичәгә сугыш чоры балалары Түбән Кама шәһәре язучыларының  “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары чакырыла.

Проекторда :  Ватан сугышы елларын чагылдырган слайдлар.

Әкрен генә музыка ишетелә,  Н. Тукмачевның “Торналар ”җыры. Музыка фонында алып баручы  сөйли.

Кичә барышы:

 1нче алып баручы:      Без — әтиләр киткәч туган уллар,

    Алар гомерен дәвам иттек без.

Гомер буе әти диеп дәшми,

Алар яшен узып киттек без.

”Хәерле көн, кадерле кунаклар, укучылар, укытучылар! Бүгенге кичәбезнең кунаклары “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары сугыш чоры балалары Анастасия Усачева, Гөлчирә Ибәтуллина, Никифор Тукмачев, шулай ук  “Хәтер сагында ”проекты авторлары Рәмзия Вәлиева, “Хәтер сагында” китабын чыгаручы Нурулла Абдуллин.

2нче алып баручы: Беренче итеп,  сүзне проектны оештыручы буларак, Рәмзия Вәлиевага бирик әле.  “Хәтер сагында” проекты ни сәбәпле туды, максатыгыз нинди?

1нче алып баручы: 

Кичәбезне Никифор Тукмачев сүзләре белән башлап җибәрдек.

 Язучыларыбызның   күбесе әтиләрен төшләрендә генә күргән, әтиләре сугышка киткәндә кайсы сабый бала булып, кайсы, әнисенең карынында килеш калган була.

2 нче алып баручы:

— Сугыш чыккан!

— Герман безгә каршы сугыш ачкан! – дигән хәбәр  балачакның соңгы көне була. Моңарчы үз ишләре белән тәгәрмәч тәгәрәтеп, таякка атланып “ат-ат” уйнап йөргән, качышлы уйнаган  ваемсыз малайлар, кызлар өчен рәхәт тормыш бетеп, яңа дәвер: авыр көннәр, борчулы төннәр башлана. Һәр йорттан  корал тотардай  ир-егетләр яу кырына китә.

1 нче алып баручы:       Ачы язмыш чолгап алды безне,

  Без биш бала калдык Әнкәйгә.

                                Сугыш бездән ятимнәр ясады,

   Сагынып көттек тик хат Әтидән.

дип яза үзенең “Сугыш чоры баласы мин” шигырендә Анастасия Усачева.

Кунакларыбыз арасында иң өлкәне булганга, сүзне аңа бирик әле.

2 нче алып баручы: Кунакларыбыз хөрмәтенә VII а сыйныфы укучылары башкаруында “Солдатлар” җыры.

 (“Солдатлар” җыры башкарыла. Ф.Әхмәдиев көе, Р.Әхмәтҗанов сүзләре)

1нче алып баручы:  Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк – игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә кирәк була.

2 нче алып баручы: Тылда картлар, яшьләр, хатын-кызлар көнне төнгә ялгап эшли. Апалар, әниләр урман да кисә, иген дә үстерә. Өлкәннәр белән беррәттән балалар да авыр хезмәт башкара.

Әти кирәк малай чакта

Атларга атланырга.

Минем әти иң көчле, дип

Дусларга мактанырга.

Әти кирәк, гел кимсенеп,

Гомерләр узмас өчен,

Әти кирәк һәркемгә дә,

Бәхетсез булмас өчен!-

дип ачына үз язмышына Никифор Тукмачев.Сугыш башланган вакытта гаиләгез ничек яшәгән, әтиегез бу хәбәрне кайда ишеткән? Сүзне сезгә бирәбез.

1 нче алып баручы: Ул чор кешеләре  безгә сугыш китергән кыенлыклар алдында сыгылып төшмәүләре, батыр һәм чыдам булып кала алулары белән якыннар. Аларның һәр эш — гамәлләре, омтылышлары, теләк — хыяллары “Барысы да фронт өчен”, “Барысы да җиңү өчен” дигән олы максатка юнәлдерелгән була..

2 нче алып баручы: Җылы киемнәр, соңгы кабымлык ризыкларын да сугышчыларга җибәреп, үзләре ачлы-туклы яшәгән әби-бабайлар, хатыннар, яшь кызлар, шулай ук балаларның да җиңүдә өлеше бәяләп бетергесез.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт, ветераннар-

Ватанымның ул һәм кызлары.

Кабатланмый калсын тарихларда

Тетрәндергеч сугыш еллары. — Бу юлларны сугыш ветераннарын хөрмәтләп, Гөлчирә Ибәтуллина язган иде. Сезнең гаиләгә сугыш нинди фаҗигалар китерде, шулар турында сөйләгез әле, Гөлчирә апа.

1 нче алып баручы:  2018 нче елның 9 маенда илебез Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтә.

Сугыш —  кара, бик тә пычрак эш

Кан коелыш изге булалмый.  -ди, сугышны сурәтләп,  “Хәтер сагында” проекты авторы Нурулла Абдуллин.

Сугыш авырлыгын яштән тоеп,

Тынычлыкны яклап торганда.

Җиңү көне хәтер яңарту ул,

Гамьсез һәм битараф булмаска, — дип яу кырында ятып калучыларны, тылда Җиңү көнен якынайтуда ярдәм итүчеләрне онытмаска   чакыра   безне ул.  Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисенең каберен 56 елдан соң Ленинград өлкәсенең Каменка авылында эзләп тапкан. Сүзне аңа бирәбез.

1 нче алып баручы:  “Шул чор михнәтләрен кечкенә иңнәрендә күтәргән, тормыш арбасына бик иртә җигелгән балалар турында киләчәктә әле бик күп язарлар һәм сөйләрләр, чөнки алар моңа лаек, бик лаек бит”- дип язган иде Гөлчирә Ибәтуллина  “Әти дип әйтә алмадым..” — язмасында.

   2 нче алып баручы: Хөрмәтле язучылар, сез зур эшкә алынгансыз, бу эшегез дәвамлы булсын, сезгә нык исәнлек, күнел тынычлыгы телибез. Балалар, укытучылар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез.

1 нче алып баручы: Кунакларыбыз  хөрмәтенә “Кайту” җырыЛуиза Батыр-Болгари,  Марсель Галиев сүзләре) Кичәбез тәмам, кунакларны чәй табынына чакырабыз.