Суган ничек үсә?

№ 123

(I сыйныф укучылары белән проект эше)

Алия МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Апас районы Бакырчы төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Эчтәлек:

  1. Кереш. Проектның темасы, аның актуальлелеге, гипотезасы, проблемасы, максаты, бурычлары; тикшерү объекты һәм аны өйрәнү методлары.
  2. Төп өлеш. Суганның файдасы. Тәҗрибәләр үткәрү.
  3. Йомгаклау.
  4. Кереш

Язын кешеләр салкын тиеп еш авырый, тиз арый, кәефләре дә начар була. Чөнки озын кыштан соң кеше организмына витаминнар, бигрәк тә С витамины җитми. Әлеге витамин киви, апельсин, кура җиләге, чөгендер, кәбестә, яшел борчак һәм суганда бар. Санап үтелгән яшелчәләрдән без  бигрәк тә суган, дөресрәге суган кыягы белән кызыксындык. Яшел суганда витамин күбрәк. Аңарда булган витаминнар микроб, бактерия һәм вирусларны үтерә. Яшел суган хәлсезлектән, баш әйләнүдән файдалы. Хәзер яшел кыякны һәр ел фасылында да кибетләрдән алып була, ләкин алар нитратлы, экологик чиста булмаска мөмкин.

Яшел суганны өй шартларында тәрәзә төбендә дә үстерергә мөмкин.

Суганны тәрәзә төбендә ничек үстерергә соң? Моның өчен нинди шартлар кирәк? Без үзебезнең тикшерү эшен «Суган ничек үсә?» дип атадык.

Проектның актуальлелеге. Проектның актуальлеге шунда: без дөрес тукланмыйбыз. Сәламәтлеккә зыян китерә торган ашамлыкларга өстенлек бирәбез. Шуңа күрә без яшелчәләрнең, яшелчәле азыкларның витаминнарга бай һәм файдалы булуын ачыкларга булдык. Проектның нигезендә дөрес туклану аша сәламәтлекне саклау ята. Бүгенге көндә кешеләрнең сәламәтлеге куркыныч астында. Чөнки хәзерге заманның  ризыклары чын мәгънәсендә безнең организмны җимерә.

Гипотеза. Яшел суганны ел әйләнәсе үстереп була.

Проектның проблемасы. Тәрәзә төбендә ничек яшел суган үстереп була? Суган белән нишләп була? Суган ни өчен файдалы? Суганның файдалы үзлекләрен тикшерү.

Максаты. Өй шартларында ничек итеп күбрәк яшел кыяк үстереп булуын белү. Суганның нинди шартларда тизрәк үсүен ачыклау.

Проектның бурычлары:

– суган турында төрле чыганаклардан белешмә алу;

– тикшерү планын төзү;

– туфрак, суган, су әзерләү;

– суганның дәвалау үзлекләрен өйрәнү.

Тикшерү объекты. Суган.

Тикшерү методлары. Иҗади эзләнү; тәҗрибә ясау.

Проектның эш этаплары:

  1. Проектка максат кую.
  2. Бурычларын билгеләү.
  3. Тема өчен материал туплау.
  4. Тәҗрибәләр үткәрү.
  5. Презентация әзерләү.
  6. Брошюра ясау.
  7. Проектны яклау.

Төп өлеш

  1. Суганның файдасы.

Халык календаре буенча 20 сентябрь – Суган көне. Суган кешегә борынгы заманнардан ук билгеле. Башта суганны Кытайда үстерә башлаганнар, аннан соң ул башка илләргә таралган.

Суган күз яшьләребезне түктерсә дә, теге яки бу ризыкны әзерләгәндә ул –алыштыргысыз яшелчә. Шул ук вакытта, дөрес кулланган очракта, сәламәтлегебез өчен дә файдалы. Ата-бабаларыбыз авырып китмәс өчен әче суган ашаганнар, ютәл төшсә, бал кушып, сугын эчкәннәр. Чи суганны ваклап, шешкән урынга бәйләгәннәр, пешереп тә ашаганнар. Кызлар исә суган кабыгы кайнаткан суда чәчләрен чайкаган. Чәчләре ялтырап, матурланып киткән. Сыер яки ат чирләп китсә, аның муенына суган тезелгән муенчак элә торган булганнар. Аш серкәсендә пешкән суганны исә сөялле урынга куеп торыгыз.

  1. Тәҗрибәләр үткәрү.

1 нче тәҗрибә. Кыяк кайда тизрәк үсә: коры туфрактамы, әллә юеш туфрактамы?

Суганны ике чүлмәккә утырттык: берсен – коры туфракка, ә икенчесен – юеш туфракка.

Нәтиҗә. Суган коры туфракта үсми. Аңа су сибәргә кирәк.

2 нче тәҗрибә. Сары һәм зәңгәр суганның кайсысының кыягы тизрәк чыга?

Бер атна вакыт үтте. Сары суганның да, зәңгәр суганныңда яшел кыяклары барлыкка килде.

Нәтиҗә. Нинди төстә булуларына да карамастан суганның кыягы бер төсле үсә, тәме дә бер ук.

3 нче тәҗрибә. Суган караңгыда үсәме?

Суганны караңгыга утырттык, су сиптек. Бер атна үтте, кыяк күренмәде. 10 көн үтте, бик начар гына сары төстәге кыяклар күренде.

Нәтиҗә. Караңгыда суган бик начар, саргаеп һәм бик акрын үсә.

4 нче тәҗрибә. Суганны суда үстерү.

Үсентегә яктылык, су, җылылык кирәк. Суганнан бик зур тамырлар чыкты. Ләкин яшел кыягы ике атнадан соң гына чыкты.

Нәтиҗә. Суга утыртылган суган, туфракта үскән суганга караганда күпкә әкренрәк үсә.

5 нче тәҗрибә. Суганны гадәти шартларда үстерү.

Суганны җылы, якты урында туфракка утырттык. Суны вакытында сибеп тордык.

Нәтиҗә. Бик матур, озын, сусыл, яшел кыяклар үсте.

  1. Йомгаклау.

Проект башында без өй шартларында ничек итеп күбрәк яшел кыяк үстереп булуын һәм аның нинди шартларда тизрәк үсүен ачыклау максатын куйган идек. Максатыбызга ирешү өчен төрле тәҗрибәләр үткәрдек. Тәҗрибәләрдән чыгып шуны белдек: суган дымлы туфракта, җылы, якты урында тиз, озын, матур, сусыл булып үсә.

Минем исемем – суган,

Мин Кытайда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

Грипптан котылырга

Суган ярдәмгә килә.

Барлык витаминнан ул,

Склад хасил итә.

Ашарга әче булса да,

Исе тәмсез булса да,

Сугандай дару сирәк.

Салкын тимәсен дисәгез,

Салкын тисә, тизрәк

Суган ашарга кирәк.

Кушымта

Суган турында әкият

Борын-борын заманда, бик матур бакчада яшәгән, ди, суган гаиләсе. Сугансылу исемле кыз һәм аның әтисе Суганбаш белән әнисе Суганбикә. Бик матур гаилә булган ул. Сугансылу әтисе белән әнисен бик-бик яраткан. Аларның сүзләрен тыңлаган, күзләренә генә карап торган.

Шундый матур, кояшлы июль көннәренең берсе була. Бик эссе, кояш кыздырыпмы-кыздыра. Шулчак әллә каян гына җил чыга, күк йөзе караңгылана башлый. Күктәге болытлар шундый карала, шундый карала. Җил тагын да көчәя. Менә эре-эре тамчылар төшә башлый. Тукта! Боз түгелме соң бу? Боз ич, боз! Шундый каты төшә! Шулвакыт Сугансылу әтисенең: «Кызыбызны саклыйк, кызыбызны», – дигән сүзләрен ишетеп кала. Кинәт бар дөнья караңгылана. Әтисе белән әнисе үз гәүдәләре белән аны каплаганнар икән…

Бозлы яңгыр ничек кинәт башланса, шулай тиз генә туктый. Туктавын да туктый, тик бик күп яшелчә, җиләк-җимешне юк итә. Сугансылуның әтисе белән әнисе дә һәлак була… Йә, Хода! Бу кайгыга ничек түзәргә? Елый да елый Сугансылу, елый да елый… Күз яшьләре шундый ачы булган, шундый ачы! Яшь ачысы бөтен тәненә таралган, ди. Шуннан сон бөтен суганнар да ачы булып туганнар.

Сынамышлар

Суган кабыгы калын булса, кыш салкын килә.

Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр; әгәр суганның кабыгы күп кат булса – кыш салкын булыр.