Су – яшәү чыганагы

№ 123

(Мәктәпкә әзерләнүче татар төркемендә үткәрелгән шөгыль)

Эльгина МОТЫЙГУЛЛИНА,

Әлмәттәге 3 нче «Могҗизалар шәһәрчеге» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– балаларга табигатьтә суның үсемлекләр, кешеләр һәм хайваннар тормышындагы ролен өйрәтү;

– балаларның күзаллауларын, фикер йөртә белү сәләтен тагын да үстерү.

– балаларда суга карата сакчыл караш тәрбияләү, игьтибарлылыкны үстерү.

Күрсәтмә материал: су рәсемнәре, төрле шартлы билгеләр, су тавышлары яздырылган магнитафон тавышы.

Тарату материалы: һәр балага җитәрлек икешәр сулы стакан, сок, баллы, тозлы су салынган стаканнар, магнитофон язмасы, бал кашыгы, су һәм сөт салынган стакан, тоз, елга комы, термос, пыяла, салам таякчыклары.

Алдан үткәрелгән эш: суда яшәүче җан ияләре, су үсемлекләре турында әңгәмә кору.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар, кунаклар, әти-әниләр!

Чишмәләр иле син, туган як!

Еракка китмәгез, су сорап.

Бу җирдә  таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр чылтырап…

Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, тыңлагыз әле:

Төсе юк, исе юк,

Аннан башка тормыш юк.

Балалар. Су.

Тәрбияче. Дөрес. Ә су кайларда була?

Балалар. Елгада, күлдә, чишмәдә, карда, бозда, яңгырда.

Тәрбияче. Су кемнәргә кирәк һәм ул ни өчен кирәк?

Балалар. Хайваннарга, кошларга, кешеләргә, үсемлекләргә, балыкларга.

Тәрбияче. Ә су үсемлекләргә ни өчен кирәк?

Балалар. Үсәр өчен.

Тәрбияче. Хайваннар суны кайдан ала? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Кешеләргә су ни өчен кирәк? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, балалар, су бөтен тереклек ияләренә – кешеләргә, үсемлекләргә, хайваннарга да бик кирәк. Сусыз тормышны күз алдына китерү бик авыр.

Суның яхшы якларын атадык. Аның начар ягы бармы?

Балалар. Салкын су эчсәң, авыртырга мөмкинсең, йөзә белмәсәң, батарга мөмкинсең, су басарга мөмкин.

Тәрбияче. Ә хәзер табигать турында шигырьләр тыңлап китик

1 нче бала.

Таш, су, һава, урманнарны

Табигать дип атыйбыз.

Табигатьсез яшәп булмый –

Нигә соң сакламыйбыз?

2 нче бала.

Елгаларны пычратабыз,

Урманнарны кисәбез.

Чишмәләрне корытабыз,

Матурлыкны бозабыз.

3 нче бала.

Челтер-челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем  итә

Көннең алтын нурлары.

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар. Дусларым, әйтегез әле, кешеләргә эчү өчен нинди су кирәк?

Балалар. Чиста чишмә, кое, кран сулары.

Тәрбияче. Ә менә эчә  торган су җир шарында  бик аз. Шуңа күрә аны саклап кына тотарга, юкка әрәм итмәскә кирәк. Юынганнан соң, краннарны ябып китәргә кирәк. Әгәр без краннарны ябып бетермичә калдырсак, су тамып кына торса да, бик күп су әрәмгә аккан була. Менә бу билгене истә калдырыгыз. (Шартлы билге рәсеме күрсәтелә.)

Балалар, иң чиста, саф су элек-электән чишмәләрдәгесе саналган. Чишмә челтерәгәнен тыңласаң, колакларың изри, бер йотым салкын суын эчсәң, җаның сихәтләнә. Әлмәтебез – чишмәләргә иң бай район, биредә 720 чишмә барлыгы билгеле

Тәрбияче. Балалар, сез су  турында нинди мәкальләр беләсез?

Балалар.

– Чишмәне пычратма, кулыңны чуан баса,

– Кул пычранса, су белән юарсың,

Су пычранса, ни белән юарсың.

– Коега төкерергә ярамый, телеңә төер чыга.

Тәрбияче. Афәрин, булдырдыгыз!

Ә диңгез cуын эчеп буламы?

Балалар. Юк. Чөнки ул тозлы.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, без дә суны тәме буенча аерып карыйк әле.

«Тәме буенча таны» дигән уен. (Стаканнарда баллы, тозлы су, лимонлы чәй, сок салынган. Бала көпшә ярдәмендә эчә һәм әйтә.)

Физминутка.

Йомшак су, йөгерек су.

Син мине чиста ю! (Кулны кушучларга)

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын… (Битләрне сыйпарга)

Авызым елмайсын, (Елмаерга)

Колагым тыңласын, (Колакларны тотарга)

Күзләрем күрсеннәр, (Күзләрне сыйпарга)

Аяклар йөгерсеннәр… (Бер урында йөгерергә)

Тәрбияче. Балалар, ә сезнең су тавышларын ишеткәнегез бармы?. Әйдәгез, бергәләп су тавышларын тыңлап карыйк әле. (Диңгез, елга, яңгыр тавышларының язмалары куела.)

(Ишек шакыган тавыш. Тәрбияче ишекне ача. Су анасы керә.)

Су анасы. Исәнмесез, балалар, таныдыгызмы, мин кем?

Балалар. Таныдык, Су анасы.

Тәрбияче. Су анасы, әйдә кер, түрдән уз, без бүген балалар белән су хакында сөйләшәбез.

«Су анасы» уены. (Балалар түгәрәкләнеп тезелә, Су анасы – уртада, ул түгәрәккә кергән балаларны тота.)

Тәрбияче. Афәрин, булдырдыгыз! Су анасы, безнең янда кал, бергәләп су белән тәҗрибәләр ясарбыз.

Тәрбияче. Дусларым, әйтегез әле, яңгыр кайдан килә?

Балалар. Болыттан.

Тәрбияче. Ә болыт кайдан барлыкка килә?

Балалар. Җирдәге сулар парга әйләнә.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. (Рәсем куела.)

Тәрбияче. Кояш диңгез, елга, күл өстен җылыта һәм аларның суы парга әйләнә. Пар югары күтәрелә һәм шунда суына, куера да вак тамчылар барлыкка килә. Без аларны вак болытлар итеп күрәбез. Бер-берсе белән куышып авырайган тамчылар яңгыр булып җиргә төшәләр. Ә яңгыр яуганнан соң барлык үсемлекләр, агачлар, чәчәкләр рәхәтләнеп су эчәләр.

«Кемгә күпме су кирәк?» уены. (Өстәлгә яран гөл һәм кактус гөле куела.)

Тәрбияче. Яхшы үссеннәр өчен без гөлләргә су сибеп торабыз. Ләкин төрле гөлләр суны төрлечә ярата. Яран гөлгә суны без ешрак сибәбез. Ә кактус – эссе якларда үсүче үсемлек, аңа су бик аз кирәк. Ә хайваннар арасында иң озак су эчмичә торучыны беләсезме, балалар? Ул – дөя. Дөя эссе чүлләрдә бик озак су эчмичә бара ала. Ә инде бер эчкәндә 10 – 12 чиләк суны эчеп куя.

Тәрбияче. Барыбыз да беләбез: су һәркемгә кирәк. Күп кенә кешеләрнең һөнәрләре дә су белән бәйле. Әйдәгез әле. менә бу рәсемнәргә карап, суның кешегә хезмәте турында сөйлик.

Балыкны кем тота?

Балалар. Балыкчы.

Тәрбияче. Корабльне кем йөртә?

Балалар. Капитан.

Тәрбияче. Су төбендә кем торбалар суза?

Балалар. Водолаз.

Тәрбияче. Су ярдәмендә кем янгыннарны сүндерә?

Балалар. Янгын сүндерүче.

Тәрбияче. Балалар, хәзер без су белән тәҗрибәләр ясап карыйбыз.

1 нче тәҗрибә.  Суның исе бармы?

Балаларга суны иснәп карарга кушу. (Балалар җавабы.)

2 нче тәҗрибә. Суның тәме бармы?

Балаларга гади су биреп, тәмен татып карарга кушу. (Балалар җавабы.)

3 нче тәҗрибә. Суның төсе бармы? Кайсы стаканда бал кашыгы күренер? Ни өчен?

Бал кашыгын су һәм сөт салынган стаканга төшерү. (Балалар җавабы.)

4 нче тәҗрибә.

Тәрбияче. Ике стаканда – су. Берсенә – тоз, икечесенә елга комы салына, болгатабыз. Кайсы эреде? Ни өчен? Тоз кая китте? (Балалар җавабы.)

5 нче тәҗрибә.

Тәрбияче. Термоска кайнар су салабыз. Аны ачкач, пар күтәрелә. Өстен пыяла белән ябабыз, бераздан анда су парлары пәйда була.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, бергәләп  «Кояшлы ил» җыры  җырлап алыйк әле.

Коешлы ил – безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Бураны ла, җиле дә,

Салават күпере дә.

Яңгыры да, кары да –

Безгә якын бары да.

Тәрбияче. Балалар! Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк! Табигатьне саклап калу – безнең изге бурыч.

Хөрмәтле балалар, кунаклар, әти-әниләр, безнең «Су – яшәү  чыганагы» дип исемләнгән кичәбез ахырына якынлашты. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!