Спортландия иленә сәяхәт

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен   квест-уен)

Алсу ХӘЙРЕТДИНОВА,

Балтачтагы 2 нче балалар бакчасының физкультура инструкторы

Максат:

– мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хәрәкәт активлыгының рациональ дәрәҗәсен тәэмин итү аша спорт белән шөгылләнүгә кызыксыну формалаштыру;

– хәрәкәт активлыгына булган ихтыяҗларын тормышка ашыру;

– физик үсеш, тормыш иминлеген тәэмин итү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:

үстерелешле: логик фикерләүләрен, иҗади сәләтләрен, индивидуаль уңай психологик сыйфатларларын үстерү, мотивацияләр булдыру, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;

тәрбияви: яшьтәшләре белән аралашу, аларның фикерләрен хөрмәт итү күнекмәләре, үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек итү теләкләре тәрбияләү;

белем бирүдә: физик активлыкларын, хәрәкәтләрен камилләтерү, юл йөрү кагыйдәләре турында булган белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: физик үсеш.

Интеграль белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш

Методик алымнар: квест технологиясенең чылбыр (сызыкча) буенча хәрәкәт итү, бер бирем беткәч, икенчесенә күчү төре, ИКТ технологиясе, сорау-җаваплар, әңгәмә, балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге, уен-эстафета, халык авыз иҗаты (мәкальләр).

Җиһазлар: экран, экранда транспорт чараларының барлыкка килү тарихын күрсәткән рәсемнәр, эш дәфтәрләре, киселгән юл билгеләре, сулы савыт, цистерна, кашык,  “Светофор”, “Тукталыш” – рәсемнәре,  әлеге сүзләрне   төзүче хәрефләр җыелмасы, 4 өлештән торган пазл (төркемнең киенү-чишенү бүлмәсе рәсеме), сәламәтлек, спорт  турында язылган сүзләр, рәсемнәр эленгән “Сәламәтлек агачы” макеты.

Квест-уенның структурасы

  1. I. Кереш өлеш

Әңгәмә.

  1. Төп өлеш

Әңгәмә.

1 нче бирем: “Юл билгеләрен дөрес итеп төркемлә”.

2 нче бирем: (эш дәфтәрләре белән)  “Рәсемдәге хатаны тап”.

3 нче бирем: “Сүзне укы”.

4 нче бирем: “Кем күбрәк әйтә”; “Су ташучы автомобиль”.

“Сәламәтлек агачы”н табу.

III. Йомгаклау өлеше

Квест-уенның барышы

  1. Кереш өлеш

Тәрбияче. Исәнмесез, хәерле көн, балалар. Күрәм, сезнең кәефләр бик әйбәт. Бүгенге көнне файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сез риза булсагыз, мин сезне сәяхәткә барырга чакырам. Кай тарафка юл тотасыбызны белү өчен бераз хыялланып алыйк. Күзләрне йомабыз да үзебезне берәр спорт төре буенча спортчы дип күз алдына китерәбез. Күзләрне ачабыз, әлеге хыялдагы спортчыны хәрәкәтләр белән генә күрсәтәбез. (Калган балалар нинди спорт турында сүз барганлыгын әйтәләр.)

– Ничек уйлыйсыз, балалар, без кая сәяхәткә җыенабыз? (Балалар җавабы.)

  1. Төп өлеш

Тәрбияче. Без бүген «Спортландия» иленә юл тотарбыз. Безнең максат: “Сәламәтлек агачы” үскән бакчаны табу. Әлеге бакчаны табу өчен безгә биремнәр үтәргә кирәк. Ә биремнәр экрандагы рәсемнәр астына качкан, игътибарны экранга юнәлтик. (Экранда транспорт чараларының барлыкка килү тарихын күрсәткән рәсемнәр буташтырып урнаштырылган.)

  1   2
  3   4

 

– Сәяхәтнең маршрутын, тукталышларын белү өчен  рәсемнәрне транспорт чараларының барлыкка килү тарихы буенча дөрес тәртиптә тезергә кирәк. (Балалар тезеп куя.) Хәзер шул тәртиптә биремнәр үтибез. Биремнәрне үтәү өчен ике командага бүленәбез. Бер рәттән 1, 2 дип санап, ике рәткә тезеләбез.  Кызыллар һәм яшелләр командалары булабыз. Биремнәр уен-эстафета формасында башкарыла, җитезлек һәм тиз фикер йөртү сорала. Биремне беренче үтәгән командага 1 пазл  биреләчәк.

        1      2
     3      4

 

Тәрбияче. Беренче бирем нинди транспорт чарасы астына качкан? (Балалар җавабы.) (Экрандагы 1 нче рәсемнең астына 1 нче бирем чыга.)

1 нче бирем. “Юл билгеләрен дөрес итеп төркемлә”.

Өстәлдә төрле төркемдәге юл билгеләре рәсемнәре ята. Командалар бер-бер артлы барып бер төркемгә кергән юл билгеләрен генә алып киләләр. Кызыллар командасы – кисәтүче, яшелләр командасы – тыючы юл билгеләрен.

Тәрбияче. Икенче бирем нинди транспорт чарасы астына качкан? (Балалар җавабы.) (Экрандагы 2 нче рәсемнең астына 2 нче бирем чыга.)

2 нче бирем (эш дәфтәрләре белән). “Рәсемдәге хатаны тап”. (Һәр бала юл йөрү кагыйдәләренә бәйле хаталы рәсемне таба, аның астындагы түгәрәкне кызыл төскә буйый. Ахыргы бала тикшереп килә, дөрес булса, елмайган смайлик ясый.)

Тәрбияче. Өченче бирем нинди транспорт чарасы астына качкан? (Балалар җавабы.) (Экрандагы 3 нче рәсемнең астына 3 нче бирем чыга.)

3 нче бирем: “Сүзне укы”. Өстәлдә “Светофор”, “Тукталыш” – рәсемнәре.  Әлеге сүзләрне төзүче хәрефләр җыелмасы ята. Командалар, бер-бер артлы барып, (бер бала бер хәреф барып куя) әлеге рәсемнәргә туры килгән сүзләрне хәрефләрдән язалар.

Тәрбияче. Дүртенче бирем нинди транспорт чарасы астына качкан? (Балалар җавабы.) (Экрандагы 4 нче рәсемнең астына 4 нче бирем чыга.)

4 нче бирем. “Кем күбрәк әйтә?” (Командалар чиратлап махсус транспорт төрләрен әйтә. Кайсы команда күбрәк әйтә.)

“Су ташучы автомобиль”. (Командалар су ташучы  автомобильнең цистернасына кашык белән су тутыралар.)

(Пазл саны буенча кайсы команда җиңгәне билгеләнә, җитезлекләре һәм тиз фикер йөртүләре билгеләнеп кителә.)

Тәрбияче. Балалар, безнең сәяхәтнең максатын искә төшерик әле. Без нәрсә эзлибез? (Балалар җавабы.)

  • Безгә пазллар ярдәм итә алмыймы? Әйдәгез, ике команданың пазлларын берләштереп җыеп карыйк әле, “Бергәлектә – көч!”, “Тамчыдан күл җыелыр” дигән халык мәкальләре дә бар бит, бәлки берәр чишелеш табылыр? (Пазлларны җыйганнан соң, төркемнең киенү-чиәенү бүлмәсе рәсеме чыга, “Сәламәтлек агачы” табыла..

“Сәламәтлек агачы”на эленгән сәламәтлек, спорт  турында язылган сүзләрне бергәләп укыйлар. Агач балаларга өйләренә кайткач әти-әниләре белән бергәләп сөйләшү өчен юл йөрү кагыйдәләре турында “Хәерле юл барчагызга” дигән язмача киңәш-белешмәлек бирә.)

III. Йомгаклау өлеше

Тәрбияче. Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге сәяхәттә без максатыбызга ирештекме?

– Нәрсәләр сезнең истә калды? Кайсы биремнәрне кабат эшләр идегез?

– Балалар, вакыт бик тиз узган, “Сәламәтлек агачы” на рәхмәт әйтеп безгә кайтырга кирәк.

– Нинди транспортка утырсак, бакчабызга тизрәк кайтып җитеп булыр икән? (Балалар теләгән транспортка хыялда утырып кайтабыз.)

– Менә кайтып та җиттек. Бүгенге сәяхәттә миңа сезнең белән бик рәхәт булды. Рәхмәт, сау булыгыз, кабат очрашуларны көтеп калам.