Спортка юл мәктәптән башлана

Фәнис КӘБИРОВ,

Яшел Үзән районы Мулла Иле төп мәктәбе директоры

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” ди безнең халкыбыз. Бу нәкъ шулай да, чөнки кеше рухи һәм физик яктан сәламәт булганда хыялларын, теләк-омтылышларын тормышка ашыра ала. Спортка мәхәббәт тәрбияләү, аның дәрәҗәсен үстерү юнәлешендә авыл мәктәпләрендә зур эш алып барыла

Киләчәк буын спортка гашыйк булып үссә, яңа үрләр яулау аның өчен кыенлык тудырмаячак. Әлбәттә, әдәби әсәрләрдәге сыман нык ихтыяр көче, намуслылык, көчле һәм кешелекле булу сыйфатлары нәселдән салынган булырга тиеш. Мондый балалар күбрәк авыл җирлегендә туадыр, мөгаен. Әти-әнисенә булышу, ярдәм итү максатыннан чыгып, алар спортка да вакыт табалар. Шушы киң җәелгән  спортның бер төре – милли көрәш. Милли көрәш дигәндә, халкыбызның иң яраткан бәйрәме – Сабантуе күңелләргә кереп урнаша. Бу бәйрәм халкыбызны берләштерә. Кешеләр дә ерак җирләрдән кайтып, туган як сукмакларына аяк басалар. Озак та үтми аларның күбесе гармун моңына күмелеп, Сабантуй бәйрәменә төшә.

Нәкъ мәйдан үзәгендә көрәш башланып китә. Бигрәк тә авылның аксакаллары бу спорт төрен мөкиббән китеп карыйлар. “Көчең булганда көрәшеп кал”, – дигән безнең бабайлар. Татарстанның бөтен төбәкләреннән килгән чын ирләр бил алыша бит. Ә менә мондый көрәшләрдә катнашу кечкенәдән үк әзерлек сорый. Шушы максатларны күздә тотып, авылда спорт түгәрәкләре уңышлы гына эшләп килә. 6 яшьтән алып 16–17 яшькәчә булган балалар татар-башкорт көрәшенең төрле алымнарын үзләштерәләр, көчләрен сынап карыйлар. Безнең мәктәптә көрәш түгәрәген оста тренер Алмаз Хаҗинур улы җитәкли. “Балаларны бу һәрьяклап чыныктыра, сәламәтләндерә”, – ди ул. Атнага 3–4 сәгать шөгыльләнеп, алар республикакүләм оештырыла торган бәйгеләрдән дә курыкмыйча чыгыш ясыйлар.

Ел саен мәктәптә Татарстанның атказанган физик культура хез- мәткәре, Татарстанның атказанган тренеры, СССРның спорт остасы Халилов Динар Хабибулла улы призына көрәш бәйгесе үткәрелә. Укучылар яшь үзенчәлекләренә һәм гәүдә авырлыгына карап мәйданда көч сынашалар. Мондый чараларда Халилов Динар үзе дә гаиләсе белән теләп катнаша, чөнки аның улы һәм оныгы да шушы спорт сукмагыннан киткән егетләр.

Быел да Мулла Иле мәктәбендә шундый матур бәйге булып узды. Апас, Кайбыч, Биектау, Саба, Теләче, Тәтеш, Чњпрәле районнарыннан, Казан шәџәреннән көрәшчеләр килде. Бу чара аеруча зур осталык белән үтте. Көрәшнең тарихына күз салсак без аны әби-бабаларыбыздан килгән хәзинә итеп кабул итәбез. Унөченче гасырда моңа нигез салына. Болгар-кыпчак төркиләре физкультура белән, ягъни тән тәрбиясе белән бик нык мавыкканнар. Кече яшьтән үк балаларны, бигрәк тә ир балаларны суда йөзәргә, югарыдан сикерергә, ат өстендә төрле хәрәкәтләр ясарга, йөгерергә, җәядән атарга, җиңел гәүдә белән авыр гәүдәне күтәрә, көрәшеп җиңә белергә күнектерә торган булганнар.

Милли көрәшнең төп асылы – аның гадел булуында, шуңа күрә дә милли көрәшкә бәя бирү өчен тәҗрибәле, белемле, намуслы хөкемдарлар билгеләнә. Бу көрәштә аеруча Апас, Чүпрәле көрәшчеләре көчле, әзерлекле булуларын күрсәттеләр һәм батырлар мактау грамоталары, акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.

Мәктәпләрдә мондый түгәрәкләрнең эшләп килүе җанга рәхәтлек өсти. Һәр бала үзенең сәләтенә карап күңеленә якын эш белән мәшгуль.

Язучыларның туган якка, тормыш-көнкүрешне чагылдырган әсәрләрендә һәрвакыт автор тарафыннан мондый фикергә тап буласың: “көрәш – ул гадел булганда гына үз төсен югалтмый”. Спортның матур төре буларак милли көрәш ир-егетләрдә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә. Әби-бабайлардан килгән бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз буыннан-буынга шулай тапшырылсын, онытылмасын иде.