Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!

(Башлангыч сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара)

Ләлә ШМЕЛЕВА,

Казандагы 185 нче күп профильле лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

укучыларның  әйләнә-тирәне күзаллауларын киңәйтү, уку дәресләрендә алган белемнәрен тирәнәйтү;

китапка карата мәхәббәт, сак караш тәрбияләү; матур әдәбият әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.

Җиһазлау: “Белем алыйм дисәң ничаклы – сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” дигән плакат, язучылар портретлары, төркемнәр ярышы өчен әзерләнгән биремнәр җыелмасы (карточкаларда), ребуслар, җиңүчеләр өчен әзерләнгән бүләкләр, яңа китаплар, балалар өчен нәшер ителүче газета-журналлар күргәзмәсе.

Кичә барышы

Укытучы (кичәне тамашачыларга табышмаклар әйтүдән башлый).

Табышмаклар

  1. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)
  2. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. (Китап)

Укытучы. Әйе, укучылар, белем алыйм дисәң ничаклы – сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!..

Кадерле балалар, бүгенге чараны тиккә генә белем йорты, китап турындагы табышмак һәм бөек шагыйребез Г.Тукайның китап турындагы шигыреннән өзек белән башламадык. Чөнки без бүген китапның тормышыбызда, уңышларыбызда никадәр әһәмиятле булуын ачыкларга һәм шуңа сезне ышандырырга тырышырбыз. Кичәбез барышында уку дәресләрендә өйрәнелгән әсәрләрнең кайберләрен кабат искә төшерербез, төрле әдәби китаплардан сез укып белгән геройларны, аларның авторларын хәтеребездә яңартырбыз, мини-викторина сорауларына җаваплар бирербез, мәкальләр яки табышмак әйтеш уеннарын да уйнарбыз.

Чарабызның хөрмәтле кунагы да бар. Ул бар яктан да китаплар чолганышында һәм үзе китапларны яратырга, аларны тиешле киштәләрдән табарга ярдәм итә. Аның белән китап укырга яратучылар, китап кадерен белүчеләр еш очраша. Кем ул? (Китапханәче) Әйе, ул – безнең … (китапханәче белән таныштыра).

(Китапханәчегә сүз бирелә. Ул иң күп китап укучы балаларның исемнәрен атый, аларны түргә чакыра. Әлеге укучылар ике төркемгә бүленә, һәм алар кичәнең төп уенчылары ролен үтиләр.)

Укытучы. Ә хәзер уку дәресләрендә өйрәнгән әсәрләрнең кайберләрен барлап үтик. (Төркемдәге укучыларга охшаш биремнәр таблицаларда  бирелә.)

1 нче бирем. Авторларны әсәрләре белән уклар ярдәмендә тоташтырыгыз.

а) Г.Тукай           “Балык тотканда”

М.Гафури             “Куян”

Г.Ибраһимов         “Су анасы”

М.Җәлил               “Сандугач иректә һәм читлектә”

ә) “Кызыл калфак”                                          Г.Х.Андерсен

“Патшаның яңа киеме”                                   Я.Гримм, В.Гримм

“Балыкчы һәм балык турында әкият”            М.Горький

“Балачак”                                                         А.С.Пушкин

2 нче бирем

а) Тасвирлау буенча геройны бел. Әсәрнең исемен һәм авторын яз.

“Ул кечкенә шук малай. Хәтере начар. Аңа ихтыяр көче җитми. Уйнарга, бигрәк тә кыш көне таудан шуарга бик ярата. Шуның аркасында үзенә шелтә эләгә. Үз гаебен таный белә”. (Ф.Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”)

ә) Бу өзек кайсы әсәрдән?

“Кич белән без тагын мәдрәсәгә җыелабыз. Кайбер малайлар шушында куналар да. Әкият сөйләшеп, я чиртмеш уйнап, я мендәрләр белән сугышып, вакыт уздырабыз.” (Г.Тукай “Исемдә калганнар”)

б) Тамашачылар өчен

“Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит, диде Бәдретдин һәм “Салкын чишмә”не уйный башлады. Аның сүзләреннән дә бигрәк шулкадәр гади, табигый, җылы – якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә  челпәрәмә китерде. Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкасын уйнады … Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде. (Ә.Еники “Матурлык”)

Музыкаль пауза

3 нче бирем. Капитаннар ярышы.

а) Әсәрләр нинди жанрда язылган?

К.Насыйри “Әбугалисина”                … … повесть

А.Алиш “Сертотмас үрдәк”          … … фантастик хикәя

Р.Хафизова “Киек каз юлы”               …әкият

ә)  Әкият һәм шигырь белән бәйле сүзләрне уклар белән тоташтыр (яки аерып әйтегез).

кереш өлеш

ритм

проза

Әкият                                 төп өлеш                      шигырь

строфа

йомгаклау

лирика

4 нче бирем

Укытучы. Алдагы бәйге “Мәкаль җыймыйм, акыл җыям” дип атала, ягъни мәкальне күп белүче акылны да күп җыючы була икән. (Төркемнәргә икешәр ребус бирелә.) Мәкаль һәм әйтемнәрне укыгыз.

  1. Ат егетнең юлдашы.
  2. Кайда бердәмлек – шунда көч.
  3. Кемдә бишле, шул иң көчле.
  4. Халык көче таш яра.

(Тамашачылар белән “Бәхетле очрак” яки”Мәкаль әйтеш” уены үткәрелә.)

1.Аюдан курыксаң урманга барма, … (бүредән курыксаң сарык асрама).

  1. Мактану хур итә, … (тыйнак булуга ни җитә).
  2. Яхшы сүз – җан азыгы, … (яман сүз – баш казыгы).
  3. Белмәү – бер гаеп, … (белергә тырышмау – ун гаеп).
  4. Агач күрке яфрак, … (адәм күрке – чүпрәк).
  5. Беләге юан берне егар, … (белеме булган меңне егар). һ.б.

Музыкаль пауза. (Һәр команда алдан әзерләнгән бию яки җырны башкара.)

5 нче бирем. Китапханәчегә сүз бирелә.

– Китап турында сөйләгәч, бүгенге бәйгегә килгән язучылар белән дә танышып китик әле (стенадагы язучыларның портретларына күрсәтеп). Исемнәрен әйтеп, кайсысы белән исәнләшә аласыз? Кайсы әсәрен атый аласыз? (Г.Тукай, А.Алиш, Ә.Бикчәнтәева, Ф.Яруллин, Р.Миңнуллин һ.б. портретлары күрсәтелә, аста язылган исемнәре капланган.)

Укытучы (тамашачыларга): Ә хәзер, кадерле укучылар, кабат сезне сынап карыйк. А. Алиш геройларын таныйсызмы икән? (Башка язучы буенча да биремнәр алырга мөмкин).

а) “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән эпизод күрсәтелә.

ә) Бер укучы “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” әкиятеннән “чыпчык зары”н сөйли.

б) А.Алиш “Үзем турында җыр” шигыре.

(Китапханәче сүз ала. Төркемнәр ярышына нәтиҗә ясала. Китапханәче һәр класстан иң күп китап укучыларның исемнәрен атый, бүләкләр тапшыра. Яңа китапларны тәкъдим итү оештырыла.)