Сөйләмебездә – фразеологик әйтелмәләр
№ 109
(V сыйныфта татар теле дәресе)
Гөлнур КАСЫЙМОВА,
Казандагы 98 нче урта мәктәпнеңюгары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат. Укучыларны сөйләмдә фразеологизмнарны дөрес кулланырга, сөйләмнән аерып ала белергә өйрәтү. Балаларның телдән сөйләмен, логик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү. Укучыларда тормышка карата ачык караш тәрбияләү, нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнлеген аңларга өйрәтү.
Дәрес тибы: яңа теманы аңлату.
Җиһазлау. Дәреслек (Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.Татар теле. 5 сыйныф өчен), компьютер, мультимедиа проекторы, экран, презентация, тестлар, Ганиев Ф.Ә. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан, 2005; Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. 2 томда. – Казан , 1989 – 1990.
Дәрес барышы
I. Оештыру-мотивлаштыру өлеше
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә!
Укучылар. Хәерле иртә! Иртәнге кояш кебек. Әни телен, әти телен өйрәнергә дип килдек.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, экранга карагыз әле. Экранда бөек язучыбыз Гомәр Бәшировның канатлы сүзләре бирелгән: «Бик билгеле нәрсә бит: сүз нәкъ үз урынына туры килгәндә генә бөтен нурлары белән балкый, бары тик үз оясында гына музыка булып яңгырый».
– Чыннан да, телебездәге сүзләрне мин сәйләннәрдән тезелгән энҗе мәрҗәнгә тиңләр идем. Мәрҗәннең бер генә төймәсе төшсә дә, матурлыгы, зәвыгы югала. Сүзләрне дә дөрес һәм урынлы кулланмасаң, аның аһәңле яңгырашы, тәэсир итү көче кими. Шуңа күрә дә без сезнең белән татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә әдәби тел нормаларын, татар теле грамматикасын, тел берәмлекләрен әдәби әсәрләр һәм андагы мисаллар нигезендә өйрәнәбез. Шулар арасында фразеологик әйтелмәләр телебезнең иң матур купшы бизәкләре булып тора. Алар сөйләмне баетуда, аны үтемлерәк һәм сәнгатьле итүдә, фикерне тулырак ачуда зур роль уйный.
II. Белемнәрне актуальләштерү
Укытучы. Укучылар, кабат экранга карыйк. Анда берничә рәсем бирелгән. Рәсемнәрнең мәгънәләрен сүзләр яисә сүзтезмәләр ярдәмендә аңлатып бирик әле. (3, 4, 5 слайдлар)
1. Күгәрченнәр кебек (яшиләр)
2. Колак торгызу (послушать)
3. Алтын куллы (кеше)
– Укучылар, бу сүзләр нинди мәгънәдә бирелгән? Турымы яисә күчерелмә мәгънәдәме? (Укучыларның җаваплары тыңланыла, фикер алышына.)
– Әйе, чыннан да, туры мәгънәдәге сүзләр – ирекле сүзләр яисә сүзтезмәләр, ә күчерелмә мәгънәдәге сүзләр – фразеологик әйтелмәләр. Димәк, без сезнең белән бүген фразеологик әйтелмәләр турында сөйләшербез, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез.
– Дәресебез тагын да җанлырак һәм уңышлырак булсын өчен без үзебезгә девиз сайлыйк. Бу девизны без дәрес ахырына акларбыз дип уйлыйм. Әйдәгез, бергәләп экранга карыйк әле. (6 нчы слайд) Нинди девизлар бирелгән икән?
А) Дәрестә кул кушырып утырма!
Ә) Җиңел аяктан
Б) Җиң сызганып
(Укучылар девизны сайлый, фикерләре белән уртаклашалар.)
III. Яңа теманы аңлату
Укытучы. Фразеология дигән термин грек теленнән кергән, «тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе» дигәнне аңлата. (7 нче слайд) Мәсәлән, күңел тулу, күңел ярасы, башы күккә тию, ачык авыз, тамак ялгап алу, черем итеп алу, энә белән кое казу һәм башка бик күп фразеологик әйтелмәләрне без тормышта еш кулланабыз. Татар фразеологиясенә игътибар итү XVIII йөздән башланса да, аңа беренче аңлатма бирүче Каюм Насыйри була. Мәсәлән, аның 1895 елда басылып чыккан «Ләһҗәи татари» дигән сүзлегендә автор, татар теленең мәгънә берәмлекләрен, сүз байлыгын җыйнап, тәртипкә салып бирә. Бу сүзлек 10 меңгә якын сүзне, сүзтезмәләрне һәм фразеологияне үз эченә ала.
– Укучылар, экранга карыйк әле. Таблицада фразеологизмнар һәм ирекле сүзтезмәләр бирелгән. Әйдәгез, укыйбыз һәм аңлатабыз. (8 нче слайд)
Фразеологизмнар | Ирекле сүзтезмәләр |
Сай йөзү | Әкрен йөзү |
Борыны салынган | Күлмәге салынган |
Йөз төрле | Ике төрле |
Уклау йоткан | Сөяк йоткан |
Теңкәгә тию | Кулына тию |
Укытучы. Димәк, укучылар, фразеологизмнар ничә сүздән тора? Алар сөйләмдә нинди мәгънәдә кулланыла?
Укучылар. Фразеологизмнар ике яки өч сүздән тора. Сөйләмдә алар бер мәгънәне белдерә, бер җөмлә кисәге булып киләләр.
Укытучы. Әйе, дөрес, укучылар, фразеологизмнарны шулай ук гади бер сүз белән дә алмаштырып була. Әйдәгез, бергәләп экранга карыйк әле. Анда фразеологик әйтелмәләр бирелгән. (9 нчы слайд)
Телне йоту | Сөйләшмәү |
Тамак ялгау | Ашау |
Энә төшәрлек тә урын юк | Тыгыз |
Куян йөрәк | Куркак |
Түбәсе күккә тию | Шатлану |
Укытучы. Фразеологизмнар, кагыйдә буларак, телнең сүз байлыгы нигезендә барлыкка киләләр. Ләкин халыклар, телләр арасындагы бәйләнеш, тәрҗемә итү процессында фразеологизмнар да бер телдән икенче телгә күчәргә мөмкин. (10 нчы слайд)
Рус телендә | Татар телендә |
Делать из мухи слона | Чебеннән фил ясау |
Махнуть рукой | Кул селтәү |
Находить общий язык | Уртак тел табу |
Глаза на лоб лезут | Күзе маңгаена меңгән |
IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту
Укытучы. Фразеологик берәмлекләрне куллану сөйләмне образлы, бизәкле, тәэсирле итә. Шуңа күрә, телебез осталары аларны матур әдәбиятта яратып кулланалар. Чөнки фразеологик әйтелмәләрдә халыкның тормыш тәҗрибәсе, милли үзенчәлекләре чагыла. Шулар хисабына туган телебезнең сүзлек составы байый, тагын да камилләшә. Мәсәлән, нәрсәдер алырга барып та, уңышсыз йөреп кайткан кеше турында сөйләгәндә, буш кул белән кайткан, дибез. Надан кеше турында әлифне таяк дип белми, дибез. Бик нык тикшерә торган кеше турында сөйләгәндә энә күзеннән үткәрә, дибез.
Язучыларыбыз фразеологизмнарны үз әсәрләрендә бик мул куллана. Бу – үз чиратында, халкыбызның сөйләм теленең ни дарәҗәдә бай булуын күрсәтә. Мәсәлән, (11 нче слайд) «Сүзгә карап бәя биргән бәндәләрне җенем сөйми» (яратмыйм) Ш.Галиев
«Тигәнәле кешеләре аяк терәп җир сорый» (ныгытып торып, һич тә курыкмыйча) К.Нәҗми
(12 нче слайд)
Шайтан аяк сындырырлык
Иде йокы бүлмәсендә.
Трай тибеп эш чыкмас, дип,
Гөл иттердем һәммәсен дә!
Г.Әхтәмова
(Шайтан аяк сындырырлык – җыештырылмаган; трай тибеп – эшсез; гөл иттердем – чиста итеп җыештырдым.)
Фразеологизмнарның шактый өлеше халык авыз иҗаты әсәрләреннән алынган. Экрандагы мәкальләргә игътибар итик әле. Бу мәкальләр фразеологик әйтелмәләр итеп бирелгән. Аларның мәгънәсен аңлатыгыз әле. (13 нче слайд)
Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
Сабырлык – алтын.
V. Белем һәм осталыкны яңа ситуациядә куллану
Укытучы. Әйдәгез, бераз ял итеп, шул ук вакытта уйланып та алыйк әле. Экранда ике рәсем бирелгән. Аларны нинди фразеологик әйтелмә белән атап булыр икән? (14 нче слайд)
(Кәкре каенга терәтү)
(Күзе маңгаена менгән)
– Укучылар, әйдәгез, белемнәрегезне тикшереп алыйк. Мин хәзер сезгә тестлар өләшәм, ә сез дөрес җавапларны билгеләрсез.
1. Баш әйләнә – …
а) голова идет кругом;
ә) даю голову на отсечение;
б) ломать голову.
2. Кулга-кул тотынып – …
а) горит в руках;
ә) сидеть сложа руки;
б) рука об руку.
3. Борын салындыру – …
а) задирать нос;
ә) вешать нос;
б) зарубить на носу.
4. Авызына су капкан – …
а) воды не замутить;
ә) воды в рот набрал;
б) водой не разольешь
5. Йөрәк туктап калу – …
а) сердце не лежит;
ә) с легким сердцем;
б) сердце замирает.
6. Уртак тел табу – …
а) распускать язык;
ә) тянуть за язык;
б) найти общий язык.
Укытучы. Эшне слайд (15 нче слайд) буенча тикшерәбез. Дөрес җавапка кул чабабыз. Шулай итеп, без бу биремне ничә кеше дөрес эшләгәнен беләчәкбез.
VI. Рефлексия
Укытучы. Укучылар, дәресебез ахырында берничә сорауга җавап бирегез әле:
– Без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләштек?
– Алар нәрсәне белдерә һәм нинди мәгънәдә булалар?
– Аларны ничә сүз белән алмаштырырга була?
– Фразеологик әйтелмәләр ни өчен кирәк?
Укытучы. Афәрин, укучылар, сез сорауларга дөрес җавап бирдегез. Дәрес башында куелган девизны акладыгыз.
Димәк, туган телебез сөйләмебезне баетучы җәүһәрләр – фразеологик әйтелмәләргә бик бай. Аларда халкыбызның тормыш тәҗрибәсе чагыла. Халкыбызның зирәк акыллыгын, үткенлеген чагылдырган канатлы сүзләр телебезгә төзеклек, сафлык, матурлык өсти.