Сөйкемле Нюша турында әкият

№ 67

(Башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Чюня» мультфильмына ияреп язылган драма түгәрәкләрендә сәхнәләштерү өчен)

Зөһрә ГАТАУЛЛИНА,

Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең I квалификация категорияле өстәмә белем бирү педагогы

Катнашалар: дуңгыз баласы Нюша, Нюшаның әнисе, чеби, тавык, куян баласы, кыртый куян, эт, көчек, песи баласы, әнкә песи, өч үрдәк бәбкәсе, әнкә үрдәк, ике бака.

(Табигать:  күл, агачлар, чәчәкләр. Әнисе Нюшаны юындыра, сөлге белән сөртә.)

Әнисе. Менә, кызым, ничек чиста булдың. Шулай көн саен юынырсың яме.Чисталык ул – сәламәтлек билгесе. Сау-сәламәт бул.

Нюша. Рәхмәт, әнием, миңа да бик рәхәт булды.

Әнисе. Ә хәзер бар, рәхәтләнеп йөгереп, уйнап кайт. Тик кара аны,  тәртипле бул!

Нюша. Ярар, әнием, ярар. (Китә.)

Нюша (җырлый).

Чирәмле сукмак буйлап, сукмак буйлап

Мин курыкмыйча барам, мин барам.

Дөньяның бар матурлыгын күреп мин

Ни булса да белә алам, белә алам.

(Чәчәкләрне исни. Аңа чеби очрый. Елап тора.)

Нюша. Ни булды, нәрсәгә елыйсың?

Чеби. Чөнки мин адаштым.

Нюша. Ә нәрсә була ул «адаштым»?

Чеби. Синең беркайчан да, беркайчан да адашканың юкмыни?

Нюша. Юк.

Чеби. Менә алайса тыңлап тор. Адашасың икән, синең яныңда беркем дә булмый, әтиең дә, әниең дә. Һәм куркыныч була.

Нюша. Ә син курыкма, мин бар бит.

Чеби. Ә минем өем, әнием. (Елый.)

Нюша. Борчылма мин сине җитәкләп өеңә, әниең янына кайтарып куярмын.

Чеби. Ярый, әйдә. (Музыка, «Лә-лә-лә-лә», дип җырлыйлар, аларга тавык очрый.)

Тавык. Кыт-кыт-кыт-кыт, к-кызым! Мин бит сине эзләп йөрим, ку-курыктым.

Чеби . Мин дә. Ә бу – минем әнием! Мине Нюша кайтарды.

Тавык. Кыт-кыт-кыт. Сез бик әйбәт икәнсез, минем кы-кызымны кот-коткаргансыз. Нинди ку-куаныч. Рәхмәт сезгә.

Нюша. Юкла, ни өчен?.. Гафу итегез, миңа китәргә кирәк. (Китә, җырлый.)

Чирәмле сукмак буйлап, сукмак буйлап

Мин курыкмыйча барам, мин барам.

Бу күңелле дөньяда, бу җиһанда,

Яхшы дуслар мин табам, мин табам.

(Куян баласы очрый.)

Куян баласы. Тавышланма әле, дуңгыз баласы! Тукта хәзер үк. Нәрсәгә шаулыйсың, нәрсәгә җырлыйсың?

Нюша. Б-болай гына.

Куян баласы.Тавышланма.

Нюша. Ә нәрсә, әллә берәрсе монда йоклыймы я эшлиме?

Куян баласы. Мин эшлим, белдеңме?

Нюша. Ә нәрсә эшлисең?

Куян баласы. Кыргый куянны күзәтәм. Ул киткәч, мин кишерне эләктерәм дә ычкынам.

Нюша. Нәрсә эшлисең?

Куян баласы. Кишерне алам да йөгерәм. Менә кара. (Шуышалар, әнкә куян кишерләрне кәрзингә тутыра.) Аңладыңмы инде.

Нюша. Сорамыйча гынамы?

Куян баласы. Ах-ха!

Нюша. Ә нишләп сорамыйсың?

Куян баласы. Ул барыбер бирмәячәк бит.

Нюша (Әнкә куянга). Исәнмесез. Ничек сезнең хәлләрегез?

Әнкә куян. Бик әйбәт, рәхмәт.

Нюша. Гафу итегез, миңа ике кишер, я берне генә булса да бирә алмассызмы икән? Дустым өчен.

Әнкә куян. Рәхим итегез, рәхәтләнеп ашагыз. Кишер бик файдалы, витаминнары күп. (Кишерләр бирә.)

Нюша. Бик зур, бик зур рәхмәт сезгә.

Әнкә куян. Сәламәт булыгыз.

Нюша (кишерләрне биреп). Аңладыңмы инде? Матур итеп сорый белергә кирәк.

Куян баласы. Әйе. Ә синең исемең ничек?

Нюша. Бик гади генә: Нюша. (Китә, җырлый: лә-лә-лә-лә.)

(Баласы белән эт очрый. Көчекне ачулана.)

Эт. Һау-һау! Менә бу көчекме инде, пычрак үзе. Шушылай пычыраналармы? Син бит чын дуңгыз баласы! Бар әле өеңгә кайт, юын. Тешләп ыргытканчы.

Нюша. Гафу итегез, ул дуңгыз баласы түгел, мин – дуңгыз баласы. Һәм тешләргә дә ярамый.

Эт. Өйрәтмә мине.Ә менә дуңгыз булганың өчен мин сине котлыйм да. Ха-ха-ха! (Китеп бара.)

(Нюша күңелсез генә китә, бераздан җырлый: лә-лә-лә-лә. Песи баласы очрый, ул  ашап утыра.)

Нюша. Син юынасыңмы әллә?

Песи баласы. Юк, ашыйм.

Нюша (көлеп). Син бит пычранасың. Ашаган тәлинкәңгә аяк белән кермиләр.

Песи баласы. Ярар.

(Әнкә песи чыга.)

Әнкә баласы. Мияу-мыр-р! Яхшылап тыңла әле. Авызларны чапылдатып, шапылдатып, пычранып, ашларын түгә-түгә, ашаган савытына керә-керә бары тик дуңгыз балалары гына ашый. Аңладыңмы? Ә син – песи баласы.

Песи баласы. Аңладым. (Кереп китәләр.)

Нюша (алар артыннан еламсырап). Алай түгел, алай түгел. Сез дөрес әйтмисез.(Акрын генә китә.)

(Күл буенда – ике-өч үрдәк бәбкәсе. Алар чыелдаша, тарткалаша, күлгә чүп-чар ташлыйлар.)

Нюша. Сез нишлисез? Күлгә чүп ташларга ярамый. Суны пычратасыз бит. (Бәбкәләр тыңламыйлар, әнкә үрдәк чыга.)

Әнкә үрдәк. Сез нәрсәгә дуңгыз балалары кебек чыелдашасыз? Дуңгыз балалары кебек чүп-чарны авызыгызга кабасыз ә? «Бак-бак-бак» дип әйтергә кирәк, белдегезме? (Кереп китәләр.)

Нюша (еламсырап). Алай түгел, алай түгел. (Күлдән чүп-чарларны алып, кырыйга өеп куя, елый-елый кайта.)

(Ике бака кызы чыга, юатмакчы булалар, карап калалар.)

Нюша. Мин теләмим, теләмим. (Әнисе чыга.)

Әнисе. Нәрсә теләмисең, кызым, ник елыйсың?

Нюша. Минем дуңгыз баласы буласым килми. (Елый.)

Әнисе. Ә кем буласың килә соң, кызым?

Нюша (кошны күреп). Оча торган кош буласым килә.

Әнисе. Син бит оча алмыйсың, кызым.

Нюша. Оча алам. (Очып карый, егыла. Чеби белән куян, ике бака баласы чыгалар, Нюшага торырга булышалар.)

Чеби. Нюша бик акыллы, тәрбияле.

Куян. Без аны бик яратабыз. Ул – безнең дустыбыз.

1 нче бака. Син безнең күлебезне чүп-чарлардан чистарттың, рәхмәт сиңа.

2 нче бака. Ул күлдә без яши дә алмаган булыр идек. Син бик әйбәт, Нюша.

Барысы. Нюша булып кына кал инде!

Нюшаның әнисе. Хикмәт тә бит кем булуда түгел, ә нинди булуда!

(Барысы бергә «Иң якын дустым» җырын башкаралар.)