Сөембикә бәйгесе

№ 197

(10 нчы сыйныф кызлары арасында үткәрелә торган бәйге)

Минзилә ГАБИДУЛЛИНА,

Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең I квалификация категорияле озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе

Максат:

укучыларда халкыбыз тарихына кызыксыну уяту һәм аңа карата хөрмәт тудыру;

– әти-әниләр, әби-бабайлар белән берлектә гаиләдә булган ядкарьләрне өйрәнү;

– чын татар кызларына гына хас булган сыйфатларын тәрбияләү

Кичә барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә – Сөембикә портреты. Милли ашлар күргәзмәсе. Сәхнәгә ике алып баручы чыга.)

 

1 нче алып баручы (ерактан).

Нинди серләр саклый икән

Чал Казансу елгасы?

Серле дулкыннарга карап,

Бер җырым бар җырласы

2 нче алып баручы. Сөембикә – ханбикә, патшабикә, татар халкының иреклелек, дини һәм милли хөррият билгесе. Гасырлар дәвамында халфклар йөрәгендә канлы яра, кайнар күз яше, күңелләрдә өмет, горурлык булып ята.

Сөембикә – татар ханнарын рухландыручы да, бүгенге буыннарга үрнәк тә ул.

1 нче алып баручы. Нинди халыкта бар соң шушындый ил кызы, үзен милләт өчен корбан иткән гүзәл зат? Кайда үскән соң ул?

(Музыка. Кызлар “Сөембикә“повестеннан өзек сөйлиләр, утыралар.)

                   

 

2 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Бүген гимназиябезгә генә хас бәйрәм – «Сөембикә бәйгесе».

1 нче алып баручы. Бәйгедә гимназиябезнең 10 нчы сыйныфыннан иң чибәр, лаеклы дип саналган кызларыбыз катнаша:

– Гүзәл кызыбыз Рузилә.

– Унган кызыбыз Лиана.

– Моңлы кызыбыз Эмилия.

– Серле кызыбыз Әдилә.

– Чибәр кызыбыз Камилә.

– Шаян кызыбыз Галия.

– Назлы кызыбыз Назлыгөл.

– Нәфис кызыбыз Айгөл

2 нче алып баручы.

Бүген гимназиябездәге

Бәйрәмнең иң ямьлесе.

Хәзер башлана сәхнәдә

“Сөембикә” бәйгесе!

1 нче алып баручы. Кызларга киләсе бәйгедә әзерләнер өчен вакыт бирик. Ә тамашачыларыбызны жюри әгъзалары белән таныштырыйк. (Таныштыру.)

2 нче алып баручы. Хөкемдарларыбыз кызларга төгәл бәя бирерләр. Сәхнәдә бию. («Ялкын» бию төркеме татар халык биюен башкара.)

1 нче алып баручы. Бәйгебезне дәвам иттерәбез. «Үзем турында үзем». Рәхим итегез, кызлар! (Кызлар үзләре белән таныштыра.)

2 нче алып баручы. Үткәнен белгәннең киләчәге бар. Ата-бабаларын хөрмәт иткән гаилә өметле. Буыннардан буынга күчкән бәласез ядкярләр, җан җылысын саклаучы истәлекләр. (Гаилә ядкярләре.)

1 нче алып баручы. Рәхмәт, кызлар!

Сәнгать осталыгы да

Ничек икән кызларда?

Җырласыннар, биесеннәр,

Бәя бирик шуларга.

Бу бәйгебез «Сәхнә осталыгы» дип атала. Ягез, кызлар, сәхнә сезнеке. (Кызлар үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәтә.)

2 нче алып баручы. Бездә кызлар йолдызларга тиң икән. Булдырдыгыз!

1 нче алып баручы.

Гөл чәчәген тибрәндереп,

Язгы гөлләр исәләр.

Дәртле хисләр сүз аркылы

Ак кәгазьгә күчәләр.

2 нче алып баручы.

Ак кәгазьгә буй-буй булып,

Тезелә юллар, тезелә.

Тезелә юллар, сез сөйләгез,

Йөрәк ничек өзелә.

1 нче алып баручы. Кызлар, үзләрен төрле чорда яшәгән мәхәббәт геройлары урыннарына куеп, сөйгәннәренә хат язарга тиеш иде. Тынлап карыйк әле. (Хатлар уку.)

2 нче алып баручы. Рәхмәт, кызлар. Яшь хуҗабикәләр кунакны каршы алырга да һәм тәмле ризыклар белән сыйлый да белергә тиеш. (Кызлар милли  ризыклар белән чыга.)

1 нче алып баручы. Гимназиябез кызлары ханбикәләргә тиңләшерлек, милләтебезнең өмете булып үсә.

Бәйгебез тәмам. Хөкемдарлар сүз алганчы, сәхнәдә – «Чәкчәк» җыр төркеме“. («Чәкчәк» җыр төркеме чыгышы. Нәтиҗәләр ясау. )