Син Тукайны беләсеңме?

№ 120

«Могҗизалар кыры»

 Рәфига ИХСАНОВА,

Балык Бистәсе мәгариф бүлеге методисты

Тукай көннәрендә уздыру өчен сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе

Җиһазлау:

  1. Кичә үткәреләсе зал түрендә Габдулла Тукай портреты.
  2. Әдипләрнең Тукай  турында әйткән сүзләреннән плакатлар.
  3. Укучылар көче белән Тукай иҗатына багышлап чыгарылган стена гәҗите.
  4. Г.Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр.
  5. “Могҗизалар кыры” өчен ясалган барабан.
  6. Магнитлы такта.

Плакатлар:

  1. “Татар шигыре мәйданында Тукаев иң гали (бөек) ноктада тора”.

(Галимҗан Ибраһимов).

2.“Татарның һәр соравына

Үз Тукае җавап бирә.

Һәр татарның йөрәгендә

Үз Тукае шуңа күрә”

(Ринат Харис).

 

3.“Халык моңы – синең

моның булды,

Халык күңеле – синең

күңелең.

Ил гомере, халык

Гомере кебек

Озын булсын,

Шагыйрь,гомерең!

(Шәүкәт Галиев).

Кичә башланганчы сәхнәдә З.Яруллинның “Тукай” маршы яңгырый. Ф.Яруллинның “Шүрәле”балетыннан өзекләр яңгырый.

Кичә барышы.

Сәхнәгә алып баручы чыга һәм кичәне түбәндәге сүзләр белән ачып җибәрә.

– Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Һәр елны 26 апрель конне халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла.

Габдулла Тукай дөньяда бары тик егерме җиде ел гына яшәгән, нибары сигез ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты төрки  халыклар арасында искиткеч популяр. Тукайның язмышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

Алып баручы.

Бүген без Г. Тукайның тормыш юлына багышланган “Могҗизалар кыры”  уены үткәрәбез. Уенда башлангыч сыйныф укучылары катнаша. Уен 3 турдан тора. I турга сәхнәгә барабан янына 3 укучы чакырыла. Тукай тормышы белән бәйле сорау бирелә. Беренче катнашучы барабанны әйләндереп җибәрә. Барабан угы туктаган  бүлектәге очколар санын жюри язып бара.

Укучы хәреф әйтә. Алып баручының ярдәмчесе магнитлы тактага язылган сүзнең (хәрефләр магнит тактага беркетелгән) хәрефләре дөрес әйтелсә, хәреф язылган ягын әйләндереп куя. Хәреф дөрес әйтелмәсә, барабан икенче уенчыга күчә.

Барабан угы “Бүләк” дигән урында тукталса, ярдәмче кара тартма алып чыга. Катнашучы бүләк алырга теләсә, кара тартма эченнән истәлекле бүләк чыга: китап, ручка, блокнот…Бүләкне алырга теләмәсә, уенны дәвам итә.

I тур өчен сорау:

Г. Тукайның туган авылының исеме ничек?

(Җавап: Кушлавыч.)

Икенче сүзне магнит тактасына әзерләгәнче музыкаль  тәнәфес үткәрелә. Аның өчен Тукайның “Пар ат”, “Әллүки”, “Туган авыл”, “Бала белән Күбәләк” һ.б. җырлары башкарыла.

II турга икенче катнашучылар чакырыла.

Сорау: Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятендәге егетнең исеме ничек?

(Җавап: Былтыр.)

Икенче сүзне магнит тактасына әзерләгәнче залда утыручы укучылар белән ”Серле сандык”  уены үткәрелә.

Бирем: “Бу предмет Г. Тукайның кайсы әсәреннән?”

Алып баручы  берәм-берәм предметларны алып, укучыларга күрсәтә.

(Тарак – “Су анасы”, чөй – “Шүрәле”, ямаулы капчык – “Кәҗә белән Сарык”, китап – “Эш беткәч уйнарга ярый”, уенчык песи – “Безнең гаилә”, уенчык эт – “Кызыклы шәкерт”, чүлмәк – “Сөткә төшкән тычкан”, кәҗә битлеге – “Гали белән Кәҗә”).

III турга катнашучылар чакырыла.

Сорау: Г. Тукайның кушаматы ничек булган?

(Җавап: Апуш.)

Уенның финал өлешенә I-II-III турда җиңгән укучылар керә.

Сорау:  Г.Тукайның татар халык мәкале белән аваздаш әсәрен атагыз.

(Җавап: Эш беткәч,уйнарга ярый.)

Финалга чыккан уенчыга супер уен тәкъдимителә.

Сорау: “Тукай маршы”ның авторы кем?

(Җавап: З.Яруллин.)

Уенда катнашкан һәм җиңеп чыккан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырыла.  Уен бергәләп Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамлана.