Шиһабетдин Мәрҗани – галим һәм педагог

 

Рәмзия МУЛЛАХМӘТОВА, Гөлнара САФИНА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбиты укытучылары

«Үткәнебез ал да гөл дә түгел, тик аңа тел тидерү мәгъгәсезлек. Ә бит аны өйрәнү кирәк».

М.Горький

Ни сәбәптәндер, тарих безгә рәхимсез булган, бәла-казаларны өеп кенә торган; вакыт агышының һәр мизгеле безне сынаган, имтихан бирү халәтендә тоткан. Мондый вазгыять аеруча XVI гасырдан соң көчәя. Татар халкы, милли дәүләтчелеген югалтканнан соң, аяусыз эзәрлекләүләргә, котычкыч геноцид  сәясәтенә дучар ителә. Әмма шуңа да карамастан ул, гәрчә зур югалтулар белән булса да, үзенең милли асылын, динен, телен, моңын саклап, аларны алдагы буыннарга тапшыра килде. Бу гаять кыен, әмма игелекле эш-гамәлләрнең үзәгендә халкыбызның фидакарь уллары, аеруча зыялылары торды. Алар арасында исеме, эшчәнлеге күпләргә мәгълүм булган Шиһабетдин Мәрҗани дә үзенә лаеклы урынны алып тора. Язмабызда  Шиһабетдин Мәрҗанине галим һәм педагог буларак кърсщтъне максат итеп куйдык.

Кем соң ул Мәрҗани?

Инде менә XIX йөзнең урталарыннан башлап хәзергәчә, ягъни гасыр ярым буена бу кеше татар дөньясының иң хөрмәтле һәм мәшһүр затларыннан берсе хисаплана. Аны М.Акмулла “кояш” белән тиңли, Г.Тукай – “даһи”, Г.Ибраһимов “бөек остаз” дип атый. Ш.Мәрҗани хакында әйтелгән бу төр мактау һәм олылау сүзләрен бик күпләп китерергә мөмкин. Ә кем соң ул Мәрҗани? Күренекле хикәя-романнар, поэма-драмалар авторымы? Юк! Ә ни өчен соң ул мәшһүр әдипләрнең һәм галимнәрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән?

Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.

Ш.Мәрҗани – эзләнүчән табигатьле, зирәк, кыю һәм көчле шәхес. Аның өчен яңалыкка омтылу хас. Ул үз мәдрәсәсендә, мәсәлән, күп кенә дөньяви предметлар кертә, шәкертләрен заманча фикерләргә өйрәтә. Мәрҗани төрле чыганаклардан факт-мәгълүматлар эзләргә һәм тупларга ярата: китапханәләрдә озаклап эшли, халык арасына, авылларга чыгып, күп төрле материаллар (фольклор әсәрләре, шәҗарәләр, кулъязмалар һ.б.) җыя. Хәтта аның хаҗга барган җиреннән күп кенә язма истәлекләр алып кайтуы мәгълүм.

Шиһабеддин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – Утыз Имәни кебек энциклопедик күпкырлы шәхес. Ул – атаклы рухани да, күренекле педагог та. Әмма Ш.Мәрҗани – барыннан да элек галим кеше. Аның гыйльми эшчәнлеге куптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, архиология, этнография,география, халык иҗаты һ.б.

Мәрҗанинең 30 дан артык хезмәт язуы мәгълүм.Болар арасында аеруча билгелеләре түбәндәгеләр:

Мәрҗани “Вафиятел-әсляф…” китабына кереш рәвешендә “Мөкаддимәт…” исемле хезмәт яза. 1883 елда нәшер ителгән бу ядкярдә төп игътибар тарихка юнәлтелгән. “Тарих фәне, – ди автор, – халыкларның үткәнен, югалган буыннарны һәм аларның үзара көрәшләрен өйрәнә, исемнәрне, кушаматларны, титулларны, нәсел агачларын (шәҗарәләрне) һәм тарихи шәҗарәләрнең портретларын барлый һәм ачыклый. Ул шулай ук аларның тоткан юлларына һәм эшләгән эшләренә бәя бирә, әгәр алар моңа лаек булсалар, ул эшләрдән үрнәк алырга һәм аларга иярергә өнди. Тарих ул әлеге шәхесләрнең белем дәрәҗәләрен һәм аларның нинди фәнни һәм сәнгать әсәрләнер тудыруларын ачыклый. Ул шулай ук теге яки бу халык, яки кабиләнең нинди һөнәр һәм осталыкларга ия булганлыгын күрсәтә. Ул шулай ук кабиләләр, халыклар һәм буыннар алмашуы, хөкемдарлар көндәшлеге турындагы фән дә булып тора”.

“Назурател-хак…” (“Хакыйкатьне күзаллау…”) хезмәтендә сүз нигездә, кайбер дини йолаларны үтәү хакында бара. Әмма тәнкыйди рухлы, оригиналь фикерләргә бай булган бу китап (ул 1870 ела нәшер ителә) татар һәм ,гомумән, бөтен мөселман дөньясында зур бәхәсләр кузгалуга сәбәпче була.

Мәрҗани, барыннан да элек, тарихчы. Тарихны өйрәнү аша ул халкыбызның бүгенгесен һәм киләчәген ачыкларга омтылган. XIX йөз – мәгълүм булганча, татарның үзаңы көчәя башлаган мәгърифәтчелек чоры. Татарның күп кенә вәкилләрен халкыбызның асылы, кайдан килеп, кая баруы мәсьәләләре борчый. Мәрҗани исә, шушы иҗтимагый ихтияҗны тоеп, татар тарихын ныклы фәнни нигездә өйрәнә.Ул халкыбызның тарихы, сүз сәнгате борынгы  Хәзәр, Болгар чорларыннан ук башлануын, безнең тормышыбызда ислам диненең һәм Шәрык мәдәниятенең гаять зур урын тотуын күрсәтә. Аның “Кыйссаи Йосыф”, “Нәһҗел-Фәрадис” һәм кайбер башка элеккеге ядкярләр хакында биргән мәгълүматлары хәзер дә фәнни әһәмиятен җуймаган.

Халыкны алга җибәрүнең төп чарасын Мәрҗани белем-мәгърифәттә күрә. Аның карашынча, башка халыкларның казанышларын өйрәнү – милли үсешнең зарури алшарты.

“Үз милләтебезнең яшәргә тырышуы, үз эшен эшли алуы, хәят мәйданында изелеп калмавы өчен, — диде ул, – Европаның гыйлем вә мәгарифен, һөнәр вә сәнәгатенә зур ихтыяҗыбыз бар.Европа мәктәпләрендә укымак безнең өчен файдалы. Һөнәр вә мәгариф кайда булса, шунда барып тәхсил итәргә кирәк. Гыйлем белән мәгарифнең хас ватаннары, хас лисаннары (телләре) юк”. Күрәсез: нинди гыйбрәтле сүзләр, акыллы киңәшләр!

Мәрҗани шәхеснең халыкның тулы канлы яшәешен яклый, рухи һәм иҗтимагый тормышта әдәбиятның, музыканың һәм гомумән, сәнгатьнең әһәмиятен искәртә. Аның фикеренчә, музыка күңелне юата, сөендерә, канатландыра, ә инде шигърияткешеләрнең эчке дөньясын ачып бирә, әхлагын тәбияли.

Мәрҗани эшчәнлеге – татар тарихының, иҗтимагый һәм фәлсәфи фикер үсешенең чагыштырмача яңа бер этабы ул. Шиһабеддин хәзрәт, Шәрык рухи казанышларын тирәнтен һәм тәнкыйди үзләштереп, төп игътибарын татар тарихына, аның яшәешенә юнәлтте. Галим фикеренчә, белем-мәгърифәт, мөстәкыйльлек, әхлаклылык – халкыбызның киләчәген тәэмин итүче төп чаралар. Мәрҗани татарның үзаңын үстерүдә, татар мәнфәгате өчен җан атып йөрүчеләр тәрбияләүдә тиңсез остаз да булды. Нәкъ менә шуңа күрә аның исеме татар дөньясында мактаулы һәм мөхтәрәм. Шиһабеддин хәзрәт – һәм шәхесе, һәм эш-гамәлләре белән “камил инсан”, кеше идеалының җанлы бер гәүдәләнеше. Ул башлаган эш күп кенә галмнәре, әдипләре тарафыннан дәвам иттерелде. Болар арасында беренче урынны, әлбәттә, татар халкының мөхтәрәм улы, милләтнең олуг хезмәчесе Ризаэддин Фәхреддин (1859 – 1936) алып тора.

Шиһабеддин Мәрҗани исеме һәм хезмәтләре шактый дәрәҗәдә төрки һәм Шәрык укымышлыларына да таныш. Шуңа күрә аны еш кына “бөек ислам галиме” дип тә атыйлар.Мәрҗани хезмәтләре Шәрыкны өйрәнүче рус, Көнбатыш белгечләре тарафыннан да югары бәяләнә.

Мәрҗанинең мөфтилеккә язган киңәшләре

Мәрҗани хәзрәтләре бөтен милли эшләребезнең бик туры бер юлда йөрүен, мәктәп һәм мәдрәсәләребезнең низамлы, төзек булуын, мөәзин, мулла, имам хатип һәм мөдәррисләрнең дә белем дәрәҗәләренң үлчәүле, бер – берсенә охшаш булуларын түбәндәге теләкләрендә белдерә:

Беренче теләк. Мөәзин, мулла, имам хатыйп һәм мөдәррис була алыр өчен шул белемнәрдән имтихан бирүләре кирәк саналса иде: мөәзин булыр өчен иман китерә белеп, аның мәгънәсен аңлап, чын күңелдән йөрәктән сизүе; татарчадан Устуани китабын, гарәпчәдән Тәглим-мөсаллат дәрәҗәсендә белекле булуы тиешле күрелсен. Мәхәллә мулласы булыр өчен боларның өстенә Гакаид, Кудури китапларын укып аңлаганнан башка, түзүче, Коръән укый белергә тиештер.

Әгәр мөфтилек шушы программаны кабул иткән булса иде, бөтен татар мәдрәсәләре дә билгеле бер программа белән дәрес башлап, төзелеп киткән булырлар иде.

Ш.Мәрҗанинең икенче теләге

Уразага керү һәм уразадан чыгып гает намазын бөтен Идел – Уралда бер вакытта ясау, бер мулла бер көндә, икенче мулла башка көндә кылу кебек көлке хәлләрдән котылу һәм бигрәк тә чит диндәге халыкларны үзебездән көлдерү башбаштаклыкларын юк итү өчен белем һәм фәннәрдән файдаларырга тиешбез, дип киңәш бир.

Ш.Мәрҗанинең өченче теләге

Коръән, хәдис һәм башка дин игътикад китапларының бастырылып, мөселман халкыбыз арасында таралуында дини эшләребезнең үзәге саналган Уфадагы шәригать мәхкамәсенең күз – колак булуы тиешледер. Һәр гарәпчә сүзне үзенең дәгъвәсенә дәлил итеп сөйләшергә гадәтләнгән татар муллалары кайвакыт борынгылар сүзләрен, яисә иске Юнан философларның гарәпчә тәрҗемәләрен хәдис дип ялгыш сөйләүләре мөмкиндер. Мондый ялгыш төшенчә һәм аңлаулар белән уртага чыккан, мондый сүзләрнең китап булып язылуы да шулай ук бик мөмкин булган бер нәрсәдер. Шуның өчен мондый дини әсәрләрнең зур һәм ышанычлы дин белгечләренең карамагында бастырылулары  дин һәм игътикадыбызның сау- сәламәт калуы һәм дәвам итүе өчен соң дәрәҗәдә кирәкледер. Ш.Мәрҗани хәзрәтләре дә мөфтиләребездән шуның башкарылуын теләгәндер. Ләкин бу теләкләрнең һичберсенә мөфтилек колак салмаган. Шул йөрәктән чыккан милли һәм дини теләкләргә тиешле бәяне бирә алмаганнан мөфтиләр аларны кабул итеп эшкә ашырмаганнар.

Халыкка гыйлем тарату – изге эш ул. Нәкъ шул теләк белән шөгыльләнгәннәр дә инде безнең дин әһелләре, мәгърифәтчеләре. Бу шәхесләрне белмәү, танымау мөмкин түгел. Бу эшне башкарып чыкканнан соң мин үзем өчен күп ачышлар ясадым, рухи яктан баедым. Без бүген тарихыбызны тирәнрәк белергә телибез. Ярый әле К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин, Ш.Күлтәси кебекләр үзләренең хезмәтләрен безгә язып калдырганнар. Ә бәлки күпмедер вакытлар үткәч, безнең бүгенгебез дә кемдер өчен ерак тарих булып тоелыр. Шуңа күрә без, Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итеп, башкаларга да өйрәнгән язмаларны җиткерергә тиешбез. Аның гыйльми хезмәтләре безнең халкыбызны милләт булып саклап калуда әһәмияте бик зур.