Шигърият тә нәкъ Йолдызлык кебек…

 № 176

(Астрономия буенча татарча сыйныфтан тыш чара – «Ак каен» җәйге ял  аланында астрономия көне)

Флюра АБДУЛЛИНА,

Тукай районы Мусабай-Завод урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология һәм химия укытучысы, китапханәче

Максат: Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында балаларда татар теленә – ана теленә мәхәббәт тәрбияләү һәм сүзнең, татар сүзенең,егәрен арттыру өстендә системалы эшчәнлекне дәвам итү; татар язучылары һәм шагыйрә хатын – кызларның әсәрләрендә күк җисемнәренә багышланган әсәрләре, аларның   тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштыру; туган якка, туып-үскән авылыңа һәм халкыңа  мәхәббәт тәрбияләү һәм горурлану хисен үстерү; әйләнә-тирә табигать белән кызыксыну һәм аны саклау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтү; экологик культура формалаштыру; ватанпарвәрлек, үз халкыңның тарихы белән кызыксыну һәм горурлану хисләре тәрбияләүнең яңа, кызыклы алымнарын эзләү; коллективта үзара аралашу әдәбе, бер-береңә ярдәмләшү, дуслык һәм туганлык хисләре формалаштыруны дәвам итү; шигырь сөйләү осталыгын камилләштерү, иҗади сәләтләрен үстерү.

Чара «Ак каен» исемендәге җәйге ял аланына йөрүче I – VIII сыйныф укучылары һәм I сыйныфка укырга керәчәк балалар белән үткәрелде.

Чарага әзерлек эшләре

1. Уңайлы  кабинет һәм алан сайлап алу;

2. Язучы һәм шагыйрә хатын-кызларның китапларыннан күргәзмә оештыру; «Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» логотибы төшерелгән плакат элү.

3. Мультимедиалы проектор, «Йолдызлар яңгыры» дигән темага презентация.

План

I. Күктә ни булмас дисең, – очсыз-кырыйсыз күк бит ул! (Г. Тукай)

II. Кайсы йолдызлар астында йөрегән юлларыгыз?

III. Туган якның моңлы сазы.

IV. Әле ярый җирдә шагыйрәләр бар.

V. Йомгаклау.

Дөнья – бер ефәк күлмәктер. Кояш илә ай икесе дә – ике кнительле калфактыр.

Татар хатыннарының һәрберсе шул калфакларны кимәк арзусында

(теләгендәдер)

                              (Габдулла Тукай)

Чара барышы

1 нче сәхифә. Күктә ни булмас дисең, – очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

Алып баручы. Клара Булатованың бер шигырен  укып китәргә телим.

Йолдызлар бит  күктә,

күмәкләшеп,

Төркем-төркем яшәп киләләр.

Ә сүнгәндә менә ялгыз гына,

Берәм-берәм генә сүнәләр…

Сыңар бер йолдызның

күпме якты

Биргәнлеге йолдыз иленә,

Ни өчендер, янган чакта түгел,

Үзе сүнгәч кенә беленә.

Шигърият тә

нәкъ Йолдызлык кебек,

Хак-бәяне шагыйрь халкына

Күп вакытта куя башлый халык…

Соңгы тапкыр атылгач кына.

Бүгенге кичәдә мин шигърият белән галәмдәге йолдызларны бергә бәйләмәкче булам. Без хатын-кыз шагыйрәләрнең иҗатларын алар туган Йолдызлыклар белән бергә үреп өйрәнербез.Үземнән өстәп, менә шушы сүзләр белән, укучылар, сезгә мөрәҗәгать итмәкче булам:

Исән чакта кадерләрен белик,

Шигырьләрен ятлыйк, өйрәник.

Татар телебездә, ана телебездә

Матур итеп, иркен сөйләшик.

Мин сезгә өйрәнергә тәкъдим иткән шигырьләрдә күк җисемнәре, галәм белән бәйле юллар бар. Кайбер шагыйрәләрнең бу уку елында юбилейлары да әле, җитмәсә. Шулай ук мәктәп темасына кагылышы булган кайбер шигырьләрен, җырларын  да искә төшерербез.

2021 елны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте.

Йолдызсанар (махсус киемнән чыга). Нәрсә ул йолдызлык? Айсыз аяз төнне авылдагы урам фонарь яктысыннан ерак җирдә, безнең күз алдыбызда йолдызлы күк йөзенең мәһабәт күренеше ачыла. Беренче карашка, йолдызлар сибелгән күк йөзендә һичбер тәртип юк сыман. Ә күпләрнең йолдызларны беләселәре, таныйсылары килә. Күк йөзен белү кызыклы да, файдалы да. Кешеләр игътибарын ул борын-борынгыдан ук җәлеп итеп килгән. Мең еллар элек кешеләр иң якты йолдызларны күңелдән төрле-төрле фигуралар (йолдызлыклар) рәвешендә тоташтырганнар һәм аларны риваятьләр һәм мифларның каһарманнары исеме белән атаганнар. Йолдызлыклар турында төрле халыкның үз мифлары һәм риваятьләре яшәгән, йолдызлыкларны һәр халык үзенчә атап йөрткән, шул ук вакытта төрле халыкларда йолдызлыкларның саны да төрлечә исәпләнгән.

Астрономия буенча белгеч. Кояш күк сферасында зур түгәрәк буенча хәрәкәт итә. Бу зур түгәрәк эклиптика дип атала. Эклиптика узган йолдызлыклар зодиакаль йолдызлыклар дип атала; аларның саны  ел әйләнәсендәге айлар санына тигез. Йолдызлыклар: Кучкар, Үгезбозау, Игезәкләр, Кысла, Арыслан, Кыз, Үлчәү, Чаян, Укчы, Кәҗәмөгез, Сукояр, Балыклар.

Алып баручы. Соңгы елларда кешеләрнең туган көннәре буенча нинди йолдызлык астында туганын әйтү модага кереп китте. Һәр кеше үзен теге яки бу йолдызлык астында туганмын дип әйтәдер, мөгаен. (Йолдызнамә белән таныштырырга мөмкин.)

Тарих укытучысы. Һуннар Күк һәм Җиргә, Кояш һәм Айга табынганнар. Һун идарәчеләрен «шаньюй» дип атаганнар һәм бу “бөек”, “Күкнең рәхмәтенә ирешкән”, “Күк улы” дигәнне аңлаткан. Алар, Күк һәм Җир тарафыннан бар кылынып, “Кояш һәм Ай тарафыннан идәрә итәргә” куелган дип саналган. Ел саен яз ахыры-җәй башында борыңгы бабаларына, Күккә, Җиргә, әрвахларга атап корбан китергәннәр…

Башта хәзәрләр, төрки халыкларга хас булганча, тәңрегә табынганнар. Шулай ук хәзәрләр күк җисемнәренә һәм табигать көчләренә дә табынганнар.

Болгарлар математика, астрономия, химия, медицина, география, тарих фәннәре буенча байтак кына казанышларга ирешкәннәр. Язма чыганаклар буенча, бер болгар галименең Болгардан ерак түгел генә астрономик күзәтүләр алып барганлыгы мәгълүм.

Алтын Урданың фән үсеше турында күп кенә археологик табылдыклар: географик урынны билгеләү һәм йолдызларны күзәтү җайланмалары булуы сөйли. Фәнни гыйлем Алтын Урда әдәбиятында да чагылыш тапкан. Мәсәлән, Сәйф Сараи “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәрендә Җирнең Кояш тирәли әйләнүе турында, Коперникның гелиоцентрик система ачышына йөз ел кала, гомуми билгеле факт булган кебек сөйләнгән. Табигать белән бәйләнешне тасвирлаган бер бәеттә иптәш кызлары белән күңел ачып йөрүче Гөлдерсен, әсир төшкән, богаулы Сөһәйлне күреп аңа таба борыла… Кызның бу хәрәкәтен автор Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүе белән чагыштыра:

Сөһәйлне күрдейү әйләнде бер дик,

Гөнәш гөрдендә йөргән мисл(е) Йир тик. (317 б.  №3)

Татар әдәбияты укытучысы. Болгар чоры болгар-татар әдәбиятының Яңарыш сәхифәләрен ачып җибәргән мәшһүр шагыйрьләренең берсе – Кол Гали… Аның безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бердәнбер әсәре – “Кыйссаи Йосыф” дастаны (214 б. №3) Дастанда күк җисемнәренә бик еш мөрәҗәгать  итәләр. “Йосыф төшендә кояш, ай һәм унбер йолдызның күктән төшеп, үзенә баш июләрен күрә.” (227б. №3). 12 йолдызлык булган кебек Ягъкуб белән Йосыфның да 12 баласы булганлыгы әйтелә.

Кол Гали Зөләйханың чибәрлеген нурлы кояш, тулган ай, нур кебек космик яктылык сурәтләре ярдәмендә тасвирлый:

Гүя айның ундүртенче көне туды, –

Йөзе  нурлы, кояш кебек балкыр имди.

Йөзе янып, тулган ай күк балкый нуры…

Тулган айдай, йөзе нурдай балкыр имди. (220 б., №3)

2 нче сәхифә. Кайсы йолдызлар астында йөрегән юлларыгыз?

1 нче укучы. Кучкар йолдызлыгы (21.03 – 20.04.) астында туган шагыйрәбез Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәрова (12.04.1930 – 04.01.2002) –татар шагыйрәсе, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1930 елның 12 апрелендә Татарстанның Арча районы Чөмә-Елга авылында дөньяга килә. 1959 елда Казан педагогия институтын тәмамлый. Моңа кадәр ул Саба районының Иләбәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда, Эзмә урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.

Шагыйрәнең беренче шигырьләр китабы «Яшьлек таңы» дип атала. Ул балаларга багышланган була, 1964 елда басыла. Шулай ук Заһирә Гомәрованың «Чын герой» (1968), «Нәни врач» (1970), «Әниснең алмалары» (1980), «Йөгерек елга» (1991) исемле хикәяләр җыентыклары дөнья күрә.

Җаны белән дә, тәне белән дә картаюны белмәгән кешеләр булганмы? Булган билгеле! Без шундыйларга балалар язучысы Заһирә Гомәрованы кертер идек. Ул тугач, 31 елдан соң Космонавтика көне булачак 12 апрельдә тууы да аның җитез, көр күңелле, тынгысыз, зирәк һәм акыллы булуына тәэсир иткәндер.

Күп батырлыклар эшләнгән

Мин туганчы, мин үскәнче.

Тагын күпме еллар үтәр

Теләгемә ирешкәнче.

Мин тугачтын барып җиткән

Ай өстенә “Луноход” та

Айга карап тибрәлдем мин

Тар бишектә ул вакытта.

Карыйм ерак йолдызларга,

Кайсысының дәшәр уты.

Бәлки, мине көтә булыр

Марс-Венера маршруты.

Никадәрле чакырса да

Ерактагы планета,

Җирем миңа кадерлерәк,

Җирем һәрчак олан итә.

2 нче укучы. Үгезбозау йолдызлыгы (21.04. – 21.05). Икенче йолдызыбыз – Энҗе Мөэминова (18.05.1924 – 02.03.2009) 1924 елның 18 маенда Бөгелмә кантоны (1930 елдан Әлмәт районы) Яңа Кәшер авылында тимерче гаиләсендә туган. Әнисе вафат булгач, әтисе белән 1931 елга кадәр Тымытыкта яшиләр, аннан Әлмәткә кайталар. Әлмәт урта мәктәбен тәмамлагач, 17 яшендә хезмәт юлын башлый. Сугыш елларында Югары Мактама авылында,соңрак Мәмәт һәм Габдрахман авылларында мәктәптә математика укыта. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 1948 елда Ташкент педагогия институтының математика бүлеген тәмамлый. Әлмәт районы Габдрахман авылына үзе эшләгән мәктәбенә кайтып, 1974 елга кадәр әлеге мәктәптә математика укыта.

60 елдан артык иҗат дәверендә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә шигырьләр байтак язылган. Китаплары да тезелеп тора: “Ефәк яулыгым”, “Әниләргә һәм нәниләргә”, “ Шигырьләр”, “Синең өчен яздым”, “Үрдәгем үпкәләде”, “Әйдәгез, танышыйк”, “Чәчәкләр китердем”, “Әйтер сүзем бар”, “Исемдә”, “Оныту мөмкинме соң?”, “Яңа җыр тели күңел”, “Еллар аша…”.

Үз йолдызым

Киң галәмдә йолдызлар күп,

бик күп алар.

Бер-берсеннән якты алар,

нурлы алар.

Җемелдәгән шул йолдызлар арасында

Минем дә якты йолдызым,

йолдызым  бар.

Шул йолдызым бар дөньямны

нурлап тора.

Шуңа да мин берөзлексез

җырлап торам.

Йолдызымның көмеш  сыман

нурларыннан

Көмеш чыңлы моңнар күчә

җырларыма.

3 нче укучы. 2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигырен сөйләп үтәсем килә. (Шигырь сөйли.)

4 нче укучы (“Үз йолдызым” шигырен сөйли).

Алып баручы. Әгәр дә шагыйрәнең “Укытучыма” җырын башкармасак, кичәбезнең бер чите китек булыр кебек. (Җыр башкарыла. Көй авторы –Ифрат Хисамов.)

3 нче сәхифә. Туган якның моңлы сазы.

5 нче укучы. Игезәкләр (22.05. – 21.06.). Рәзинә Габделбәр кызы Сәетгәрәева 1959 елның 11 июлендә Тукай районының Биклән авылында туган – безнең якташыбыз. Гаиләсе белән хәзер дә авылда яши. Шигырьләр яза.

Чаллыда “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе бар. Шунда актив шөгыльләнә. Шигырьләре районның “Якты юл” газетасында һәрдаим басылып килә. Шигырьләрендә әнкәйләрне якты кояш белән тиңли. “Әнием – кояшым!” шигырен тыңлап китик. Әле шагыйрә бу юлларны көйгә дә салган.

Әнием – кояшым!

Күңелем түрендә бер кояш балкый,

Иртә-кич балкый, мәңге дә батмый.

Ул минем әни, сүнмәс җан җылым,

Якты йолдызым, канатлы җырым!

Ул елмайганда гөлләр уяна,

Ул булган җирдә – бәйрәм, тантана!

Ул эндәшкәндә былбыллар тына,

Кош булып очам аның янына.

Бишек моңнары иркәли мине,

Әни куллары йомшак та инде.

Әйткән сүзләре – канатлы дога,

Дәшә ул мине гел изге юлга.

6 нчы укучы. Кысла (22.06. – 22.07). Рәйсә Әхәт кызы Вәлитова (22.06.1956 – 06.2003).

Алып баручы. Хәзер сүзне мәктәбебез директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Лилия Равил кызы Вилдановага бирәбез.

Лилия Вилданова.

Әй кыр казы –

Туган якның моңлы сазы…

Туган яктан китеп баручы кыр казларын шулай дип атаган иде ул үзенең бер шигырендә. Үзе дә, шигырьләрендәге шул кыр казлары кебек, туган авылыбызны, туган ягыбызны сагышка-моңга күмеп, мәңгелеккә китеп барды. Көзен киткән казлар бер кайтыр да, ул гына әйләнеп кайтмас. Туган ягымның моңлы сазы – Рәисә апабызның йөрәк түреннән, бик тирәннән ургылып чыккан, күңелләрне җәлеп итә торган сагыш, моң тулы шигырьләре генә торып калды.

Сүзем – укытучым Рәисә Әхәт кызы Вәлитова турында. Рәисә апа 1956 елда Мусабай-Завод авылында туа. Борды урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, шул ук мәктәптә укытучы булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. “Якты юл” газетасы редакциясендә эшли, Чаллы шәһәренең “Ләйсән” әдәби берләшмәсе әгъзасы булып тора. Соңгы елларда туган авылыбызда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты.

Ул бик яшь чагыннан шигырьләр яза башлый. Шул вакыттан бирле аның шигырьләре “Азат хатын” журналында, республика һәм район газетасы битләрендә басылып чыга, шигырь җыентыкларына кертелә.

Кулымда – “Кызлар җыры”, “Яшьлегем – Чаллы” китаплары, шагыйрәнең төрле елларда шигырьләре басылган газета-журналлар… Укыйм.

Җәйнең инде нәкъ уртасы –

Энҗе чыклар төшкән бер чак.

Болыннарда җиләк исе,

Кояш нуры кочак-кочак.

Укыган саен укыйсы килә. Чөнки аның шигырьләрендә – тургайлар җыры белән тулы иген басулары, иксез-чиксез кырлар, урманнар һәм хәтфә болыннар. Күңелләргә рәхәтлек өсти торган салкын сулы чишмәләр, талгын инешләр. Инеш буендагы зифа таллар, туган якларын сагынып кайтучы кыр казлары… Балачактаң бирле күңелгә сеңеп калган калган, карап сокланып туя алмаслык туган як күренешләре – барысы бар Рәисә апаның шигырьләрендә. Чөнки ул янәшә-тирәбезнең гүзәлллеген күңеле белән күрә, йөрәге белән тоя һәм аның табигый таланты белән үзенең әсәрләрендә оста итеп чагылдыра алган.

Рәисә апаның тормышын ничектер җырдан башка күз алдына китерүе кыен. Алар аерылгысыз кебек – җыр һәм тормыш. Ә тормышта һәр җыр – зур сынау ул. Шагыйрә үзе дә: “Сыналасы җырларым бар зур тормыш сукмагында”, – дип яза. Аның җырлары вакыт сынавын уңышлы үтте: күп кенә шигырьләренә көй язылды (“Кыңгыраулар көен тыңладым”, Х.Булатов көе; “Авылым – Мусабаем”, И.Закиров көе; “Туган ягым – каенлы як” һ.б.). Мәктәбебездә үтә торган һәр кичәдә, һәр бәйрәмдә Рәисә апа шигырьләре һәм җырлары яңгырый. Җырлары вакыт сынавын үтсә дә, үзе язмыш сынавына биреште: мәрхәмәтсез авыру аны безнең арабыздан мәңгелеккә алып китте. Үзенең авыруын беркемгә дә сиздермәгән, тешен кысып түзгән ул. Елар чакта да көләр өчен никадәр ихтыяр көче, сабырлык кирәк булган аңа.

Тылсымлы да, моңлы да туган ягыма карата ярату хисләре тәрбияләгән, табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәткән, Тукай һәм Җәлил теленә мәхәббәт тәрбияләгән укытучым, рәхмәт сиңа. Синең якты образың безнең күңелләрдә озак сакланыр, туган ягымның моңлы сазы…

7 нче укучы. Рәйсә апаның “Бәхетләрнең төсе нинди”,- димә? шигырен укып китәсем килә.

“Бәхетләрнең төсе нинди”, – димә?

Бәхет һәрчак кояш төсендә.

Кара икмәк, үскән газиз җире,

Имин дөнья кирәк кешегә.

“Бәхетләрнең төсе нинди”,- –димә?

Яшел чирәм, рәшә төсләре,

Мөлдерәмә бодай басулары

Баш әйләнгеч арыш исләре.

Бәхет төсе безнең туган якта

Һәммәбезгә өлеш җитәрлек.

Кояш нуры булып җанга иңгән

Йөрәкләрдә яши ул бәхет.

4 нче сәхифә. Әле ярый җирдә шагыйрьләр бар.

8 нче укучы. Арыслан йолдызлыгы (23.07. – 27.08.) астында туган язучыбыз – Ләбибә Ихсанованың биографиясе һәм иҗаты белән танышып китик.

Балалар язучысы Ләбибә Фәез кызы Ихсанова 1923 елның 23 августында хәзерге Киров өлкәсе Вятские Поляны районы Түбән Шөн авылында укытучы гаиләсендә туган. 1941 елда Татарстанның Кукмара район үзәгендә татар урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылының җидееллык мәктәбендә ике ел өлкән вожатый һәм, «бер үк вакытта, колхоз кырчылык бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. 1943 елда Казанга килеп, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Студент елларында каләм тибрәтә башлый – шигырьләр яза, университетта яңа ачылган татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары белән якыннан аралашып, аларның әдәбият түгәрәкләренә йөри, язучылар белән таныша. Университетның соңгы курсларында ул үзен «өметле язучы итеп таныткан беренче проза әсәрен – «Көмеш елга» исемле повестен иҗат итә. Туган табигать, аның байлыклары һәм шул байлыкларны «өйрәнүче геологларга ияреп сәяхәткә чыккан үсмер малайның мавыктыргыч маҗаралары турында сөйләгән бу повесть нәшриятта басылып чыгу белән (1948) балаларның яраткан китабына әйләнә.

Шагыйрәнең бер – бер артлы әсәрләре басылып чыга, беренче повесте артыннан «Җир астында җиде көн», «Якты уйлар», «Нияз», «Нияз мәктәптә», «Тал бөгелә», «Робинзоннар лагеренда», «Саралан малайлары» исемле яңа повестьлары, «Сөйләнмәгән сер», «Тау чәчәге», “Космонавтлар урамы” кебек хикәя җыентыклары басылып чыга. Бу әсәрләрнең һәммәсе дә яшь буынга багышланган булып, автор аларда кызыклы сюжет һәм маҗаралы ситуацияләр аша балаларның уй-хыялларын, романтик омтылышларын сурәтли, укучылар күңеленә тәэсир итәрдәй үзенчәлекле, тормышчан характерлар иҗат итә.

Язучы 2010 елның 26 июлендә 86 яшендә якты дөнья белән хушлашты. (“Космонавтлар урамы”ннан өзек укыла.)

Алып баручы.

Әле ярый җирдә шагыйрьләр бар! –

Көннең керфекләрен ачарга;

Беркем янмаганча янарга да,

Беркем шашмаганча шашарга.

Әле ярый җирдә шагыйрьләр бар! –

Дөнья ваклыгыннан көләргә;

Өстен калып гайбәт – ялалардан,

Күңел богауларын өзәргә.

Әле ярый җирдә шагыйрьләр бар! –

Палачларның кулына сугарга;

Башны түбән ими өйрәтергә

Күкрәкләрне киереп суларга.

Әле ярый җирдә шагыйрьләр бар! –

Дөрләп янган утка керергә;

Кирәк була калса, җырлый – җырлый,

Аягүрә үлә белергә…

Әле ярый җирдә шагыйрьләр бар! .– дип язган Фирая Зыятдинова.

9 нчы укучы. Шагыйрә Фирая Зыятдинованың йолдызлыгы – Кыз йолдызлыгы (24.08. – 23.09.)

Фирая Зыятдинова сугыш гөрелтесе тынган елда – 1945 елның 5 сентябрендә Әтнә районының Мамыш авылында туган. Кичке урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының филология факультетында укыган. Бер ел мәктәптә балаларга белем биргәнән соң, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгән.

Фирая Зыятдинова – “Матур буласым килә”, “Язгы ярсу”, “Ташкын”, “Айнур”, “Мин кояшка елмаям”, “Бака туе” исемле шигырь китаплары авторы. Аның һәр шигыре, җыр көе сорап, үзенә тартып тора. Шуңа күрә Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов, Луиза Батыр-Болгари, Рәшит Кәлимуллин кебек күренекле композиторлар шагыйрәнең матур һәм моңлы шигъриятенә еш мөрәҗәгать иткәннәр. Л.Батыр-Болгариның “Мин сине шундый сагындым” җыры бүген дә халык күңелендә саклана.

Син Кояшка эндәш, чәчәкләргә –

Җир җылысын кабат тоярсың.

Кояш күргән гөл чәчкәсе төсле,

Күңелеңдә өмет уянсын,

Һәммәсе дә булыр үз урынында,

Авырлыклар төшәр иңеңнән.

Язмыш сине җирдән аермасын,

Аермасын гына илеңнән.

10 нчы укучы. Үлчәү йолдызлыгы (24.09. – 23.10.) астында туган Саҗидә Сөләйманова (1926 – 1980) биографиясенә һәм иҗат юлына күз салыйк.

Танылган татар совет шагыйрәсе Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортстан АССРның хәзерге Яңавыл районы Яңавыл авылында туа. Аның әтисе Гаделша Сөләйманов, авылда беренче коммуна һәм колхозлар төзешкән активистлардан булып, соңга таба озак еллар буе туган төбәгендә төрле җитәкче эшләрдә эшли һәм 1958 елда вафат була. Саҗидәнең балалык һәм үсмер еллары ул чакта Яңавыл районына караган Урады, Сарашты, Аксәет, Тәтешле авылларында уза. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел авылда укытучы булып эшли. 1946 – 1950 елларда Уфада Башкорт педагогия институтының тарих факультетында югары белем алганнан соң, башта Башкортстанның Әбҗәлил районында, аннары Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урта мәктәптә тарих фәне укыта. 1955 елда Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм 1973 елга кадәр Әлмәт нефть техникумында тарих укытучысы, КПССның Әлмәт шәһәр комитетында лектор һәм шәһәр радиоүзәгендә радиотапшырулар редакторы булып эшли. 1973 елның августында С.Сөләйманова профессиональ язучылык хезмәтенә күчеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр нигездә әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

С.Сөләйманованың исеме әдәбият мәйданында узган гасырның 50 нче еллары урталарында күренә башлый. Шуннан соң үткән чирек гасыр эчендә ул, иҗат активлыгын һәм әдәби осталыгын үстергәннән-үстерә барып, 60 нчы-70 нче еллар татар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, үз аһәңе-моңы булган үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе булып таныла.

Саҗидә Сөләйманова тормышның, яшәешнең әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрен күтәргән «Җир-су» (1967), «Фал китабы» (1972), «Мәңгелек ут» (1974), «Ак чәчәкле болын» (1976), «Сузган ике кулым» (1977) кебек үзенчәлекле поэмалар һәм «Гүзәлия җыры» {М.Имашев көе), «Күңелем язлар көтә» (К.Хөснуллин көе), «Саубуллашу вальсы» (М.Имашев көе) кебек популяр җыр текстлары авторы буларак та билгеле. Ул шулай ук проза әсәрләре дә язды («Гөлбадран» повесте һәм «Мәхәббәт сынавы» исемле хикәяләр җыентыгы). Саҗидә Сөләйманова, озакка сузылган каты авырудан соң, 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды. Ул 1963 елдан бирле СССР Язучылар союзы әгъзасы иде.

Алып баручы. Саҗидә Сөләйманова сүзләренә «Саубуллашу вальсы» (М.Имашев көе) җырын тыңлап үтик.  

11 нче укучы. Укчы йолдызлыгы (23.11. – 21.12.) астында туган язучыбыз Айгөл Әхмәтгалиева белән танышырбыз.

Язучы 1973 елның 27 ноябрендә Актаныш районы Иске Сәфәр авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Габдулла белән әнисе Гөлзәлифә Усы авылыннан. Сеңелләре – Сөмбел, Айсылу. Актаныш районы Качкын урта мәктәбен (1990), Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын (1995) тәмамлаган.

Казан дәүләт университетында укыган елларында Казанның 10 нчы гимназиясендә укытучы, «Мәгърифәт» газетасында корректор булып  эшләгән. Гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күченгәч, «Нур» газетасында корреспондент, Чаллы дәүләт педагогия институтында укытучы булган. 2001 елдан 2013 елга кадәр «Мәйдан» журналының әдәбият бүлеген җитәкләгән. Аннан «Казан утлары» журналына бүлек мөхәррире булып күчә. (Язучының “Мәйдан” журналында басылып чыккан “Һәркемгә бер кояш” повестыннан өзек укыла.)

12 нче укучы. Кәҗәмөгез йолдызлыгы (22.12. – 20.01.) астында туган язучыбыз Гөлшат Зәйнашева белән таныштырып китәсем килә.

Шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның Тукай (элекке Сарман) районы Иске Теләнче авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Авыл халкың күмәк хуҗалыкларга көчләп берләштерү чорында, 1930 елда, гаиләләрне кулак сыйфатында авылдан сөргәндә, әти-әниләре, ике яшьлек Гөлшатны өлкәнрәк башка балалары белән берлектә ерак юлга алып чыгарга җөрьәт итмичә, аны күршедәге Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында яшәүче, әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясенә биреп калдыралар. Гөлшатның бала чагы шул авылда уза, шунда ул башлангыч мәктәпне, күрше Хуҗамәт авылына йөреп җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам иттерә. 1945 – 1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып, аны  кызыл диплом белән тәмамлап чыккач, Г.Зәйнашева хезмәт юлын башлый: әүвәл берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире. 1965 – 1966 елларда Г.Зәйнашева Татарстан язучыларының Матбугат йортындагы Г.Тукай исемендәге клуб директоры, ә 1973 елдан алып 1983 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының кадрлар бүлеге инспекторы вазифаларын башкара. Шуннан соң ул профессионал язучы сыйфатыңда әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Г.Зәйнашеваның беренче иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре һәм үзешчән драма коллективлары өчен язган бер пәрдәле пьесалары илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта һәм «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» кебек күмәк җыентыкларда басылып чыгалар. Шул елларда «Рамай» исемле беренче зур күләмле пьесасы бик күп халык театрлары сәхнәләрендә куелып уңыш казана. Тулаем алганда, 1957 –2005 еллар арасында авторның төрле әдәби жанрларга караган ике дистәдән артык китабы басылып чыга. Ул 2005 елның 1 апрелендә Казанда вафат була. Г.Зәйнашева – 1969 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. (Шагыйрәнең “Тагын елмай” шигыре укыла.)

13 нче укучы. Сукояр йолдызлыгы (21.01. –  18.02.) астында туган язучыны бөтен татарча белем алган кеше беләдер дип уйлыйм. Әлифба өйрәнгәндә түбәндәге дүртъюллыкны укыганыгыз бардыр. (Җаваплар тыңлана.)

… елый үкереп,

—Тубым суга төште, – дип.

– Чү, … , елама:

Туп батмый ул елгада.

Әйе, хәзер сүзебез шагыйрә Әминә Бикчәнтәева турында бара.

Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева – татар шагыйрәсе, балалар язучысы.

Ул 1913 елның 26 гыйнварында Казанда эшче гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәптә җиде сыйныф һәм педагогия курсларын тәмамлый, аннары соң Казанның Бишбалта бистәсе мәктәбендә берничә ел балалар укыта. 19341938 елларда исә ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укудан соң ул әдәбият бүлеге хезмәткәре, Актаныш, Буа районы районы мәктәпләрендә укытучы, Татарстан радиокомитетында балалар тапшырулары мөхәррире һәм сугыштан соңгы елларда башта Яшел Үзәннең Ф3Ө мәктәбендә, аннары Казан химия заводы тулай торагында тәрбияче (19451947), шәһәр мәктәбендә китапханәче һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир (19521955) булып эшли.

Язучы 1938 елда иҗат итә башлый. Аның «Бүләк» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1940 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында аның тагын 19 проза һәм шигырь китаплары басыла. Алар арасында «Шинель», «Бакча гөлләре», «Дәү әнием», «Дачада», «Беренче чәчәкләр», «Яз бүләкләре», «Әлфия алъяпкычлары», «Йөрим күл буйларында», «Фәридәкәй», «Бүген һәм иртәгә» кебек шигырьләр китаплары.

1983 елда аның иң уңышлы әсәрләре «Минем танышларым» җыентыгында урын алган.

14 нче укучы.

Бер энем бар минем Айдар атлы,

Ай малае диеп йөртәбез;

Сорау бирә безгә бер-бер артлы,

Кайчагында йөдәп бетәбез.

Кич җиттеме, күзе айда гына,

Әзерләнә космик корабка.

– Ай якын бит, әнә кайда гына,

Без чыгабыз шунда парадка!

Һәммәбезне сафка тезеп куя,

Ә командир үзе буласы;

Әбисенә әйтә: – Шуны уйла,

Тун киярсең, анда туңарсың.

Шулай дигәч, көлә әбисе дә,

Ансының да сабый йөрәге;

Исән чакта менеп һәммәсен дә

Бер күрергә аның теләге.

– Әнием, мин сине бик яратам,

Айдар дигән исем тапкансың;

Айдан сиңа бүләк алып кайтам,

Яме, әни мине мактарсың.

Бармаклары белән санап карый:

– Тиздән миңа җиде тула бит!

Кич җиттеме айдан күзен алмый,

– Мәктәбем дә шунда була! – дип. («Ай малае»)

Алып баручы.

Синең  дә бит атың Айсыз түгел

Ай затыннандыр диеп мин уйлыйм

Мусабайда туып үскән малай

Салып куяр Айда бер сарай.

Айнур. Апа, апа! Минем дә бер шигырь сөйлисем килә. Минем Диләрә исемле апаем бар. Шуңа багышлап “Диләрә” исемле шигырь тыңлап китегез.

15 нче укучы. Балык йолдызлыгы (19.02 – 20.03.) астында туган юбиляр шагыйрәбез Клара Булатова иҗатына тукталып китик.

Клара Булатова 1936 елның 18 мартында Сарман районының Татар Карамалысы авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе – математик (һәм мәктәп директоры), әнисе тел-әдәбият укытучысы булган. Укырга 1944 елда Сарман районы Югары Чыршылы җидееллык мәктәбенә керә. 1951 елда әтисен Ләке мәктәбенә күчерү нәтиҗәсендә укуын Ләке мәктәбендә дәвам иттерә. Урта белемне Сарман мәктәбендә ала. Шул вакытта инде аның шигырьләре район газетасында гына басылып калмыйча, “Чаян” журналында да дөнья күрә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Әлмәт шәһәренә китә.

«Татар телендә дип, Әлмәт татар гимназиясендә ун еллап, 1991елда Әлмәттә барлыкка килгән “Луч” телерадиокомпаниясендә шулай ук ун ел эшләгәннең өстенә инде сигегезенче ел Әлмәт муниципаль институтында әдәбият дәресләрен, киресендә үзем килен булып төшкән Нәдер авылыннан йөреп алып барам… Иҗаттагы уңышларым өчен миңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирделәр. Мин шулай ук, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе дә” – дип сөйли шагыйрә үзе хакында. 2016 елны Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, 2019 еда аңа Татарстанның халык шагыйре исеме бирелә.

16 нчы укучы.

Йолдызлардан йолдызларга күчеп,

Күк йөзендә икәү без бергә

Рәхәтләнеп йөргәнбездер кебек

Әллә кайчан үткән дәвердә.

Ни өчен соң әле киләчәктә

Шуны тагын бергә үтмәскә?

Күтәрелеп җырда йолдызларга,

Бу дөньяга якты сипмәскә?

17 нче укучы.

И күктәге Кояш! Китмә әле,

Нурың белән тагын яктырт бер.

Фани дөнья җәберләгән җанга

Бер балкуың әллә артыкмы?

И күктәге Кояш! Төркиләрнең

Бер тәңресе, иң – иң  олысы.

Сиңа бәйле бөтен яшәү көче,

Тереклекнең җирдә тормышы.

Шагыйрь җаны татыр җыр күәсе,

Сүз ләззәте, тәме, мәгънәсе

Сиңа бәйле, Кояш! Синнән генә

Җылы таба Хода бәндәсе.

И күктәге Кояш! Китмә әле,

Чикмә әле, сүнмә, сүрелмә.

Бер яктыртып, тагын балкы әле,

Өмет тергез сулган бу җиргә.

Өмет уят сүнгән күңелдә!

Өмет уят!

18 нче укучы. “Ике малай, бер кыз” шигырен тыңлап китегез әле.

Алып баручы. Хәзер инде ярышып алырбыз. “Тапкырга – табышмак” уены уйнап алырбыз. Дөрес җавап биргән балага саннар язылган талоннар бирелә. кем күбрәк дөрес җавап бирә, шул җиңүче була.

1. Терәлмәгән, нитмәгән,

Басып тора – китмәгән. (Күк)

2. Төпсез дәрьяларда бер алтын көймә йөзә. (Күк һәм ай)

3. Күк келәмгә төн йокламый энҗе сиптем. (Күк һәм йолдызлар)  

4. Без, без, без идек,

Без унике кыз идек,

Такта өстенә тезелдек,

Таң атканчы юк булдык. (Күк һәм йолдызлар)  

5. Тау аркылы ук атты,

Аткан угым югалттым. (Йолдыз атылу)

Алып баручы. Балалар. бүген бәйрәмебезне йомгаклыйбыз. Тормышыбызда якты кояш күбрәк булсын. Барыбыз да исән-имин булыйк.

Кулланылган әдәбият

1. Татарстан һәм татар халкы тарихы борыңгы заманнардан ХVI гасыр ахырына кадәр. 5 – 6 сыйныфлар: Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ф.Ш.Хуҗин, В.И.Пикарев, А.Р.Мөхәммәдиев, И.М.Миргалиев, М.М.Гибатдинов. – Казан: Татар балалар нәшрияты, 2016.

2. Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте (Борыңгы заман һәм Урта гасырлар): Татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5нче с-фы өчен уку әсбабы. – Казан: Мәгариф, 2010.

3. Татар әдәбияты тарихы:сигез томда /[төз. Р.Ф. Рахмани]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014 – 1 т.: Борыңгы чор һәм Урта гасырлар /[фәнни мөх. М.Х.Бакиров]. – 2014. – 415 б.

4. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия /Төз. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х./ – Казан: Хәтер (ТаРих), 2003. – 383б.

5. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты.– Казан: Хәтер (ТаРих), 2003. – 351б.

6. Әхмәтгалиева А.Г. Һәркемгә бер кояш //Мәйдан. – №1. – 2021.

7. Бикчәнтәева Ә.Ә. Минем танышларым. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1983. – 208 б.

8. Булатова К.Г. Печән өсте. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1986. – 160 б.

9. Булатова К.Г. Миләш кагы. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1991.– 160 б.

10. Булатова К.Г. Җиде тубал бәхет. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 159 б.

11. Булатова К.Г. Гасыр белән гасыр арасында. – Казан: Татар. кит. нәшр. 2016. – 159 б.

12. Вәлиева Р.Т. Зәңгәр иртә. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1980. – 240 б.

13. Зверева С.В. В мире солнечного света. – Ленинград: Гидрометеоиздат, 1988. – 160 с.

14. Зәйнашева Г.Х. Сайланма әсәрләр: Җырлар, шигырьләр, пьесалар /Төз. В.Р.Шәрипова / Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.

15. Ихсанова Ләбибә. Космонавтлар урамы. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1963.

16. Левитан Е.П. Астрономия. – Казан: Мәгариф, М.: Просвещение, 2005. – 231 б.

17. Мөэминова Энҗе. Еллар аша – Казан: Рухият, 2004. – 352 б.

18. Сәетгәрәева Р.Г. Моң чишмәсе. Чаллы, 2007. – 96 б.

19. Сәетгәрәева Р.Г. Күңел сандыгы – Казан: Идел-Пресс, 2009. – 304 б.

20. Сөләйманова С.М.Фал китабы – Казан: Татар. кит. нәшр. 1974. – 128 б.

21.Чаругин В.М. Астрономия. Учебник для общеобразовательных организаций. – М.: Просвещение, 2018. – 231 с.

22. Яшьлегем – Чаллы./ Төз. Равил Лотфуллин/.Казан: Тат. кит. нәшр. 1979. –144 б.