Шәхесләр тәрбияләүдә мәктәп музее һәм сайтының тоткан урыны

№78

Раушания МӘТҖАНОВА, Алсу САЛИХОВА,

Сарман гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Бүген мәктәп алдына куелган төп бурычларның берсе – балаларны җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы итеп әзерләү. Бу бурычны тормышка ашыру уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, гаилә, мәктәп һәм җәмәгатьчелек алып барган тәрбияви чаралар да теләктәш булырга тиеш. Гаиләдә сабый күңеленә салынган Ватанны ярату, милләтпәрвәрлек сыйфатларының әһәмияте бәхәссез. Укучыларда кечкенәдән шушы сыйфатларны булдыру максатыннан, безнең Сарман гимназиясендә туган якны өйрәнү түгәрәге оешты. Түгәрәккә йөрүче балалар инициативасы белән мәктәбебездә музей ачылды. Музей эшчәнлегенең төп максаты – укучыларда туган як тарихына, табигатенә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту. Шуннан чыгып, укучыларда туган якка, халык авыз иҗатына, рухи һәм матди байлыкларыбызга, халыкның гореф-гадәтләренә, традицияләренә хөрмәт һәм сак караш булдыру бурычлары куелды. Музей эшчәнлегенең девизы итеп Д.С.Лихачевның «Башкалар турында истәлекләр саклау – ул үзең турында истәлек калдыру» дигән сүзләре алынды.
Соңгы берничә елда музеебыз үз эшчәнлеген аеруча җанландырды: тулы реконструкция үткәрелде, экспонатлар бермә-бер артты, даими рәвештә экскурсияләр үткәрелә башлады. Музей укучыларны тарих, әдәбият дөньясы, сәнгать әһелләре белән дә бәйли. Конференцияләргә чыгышлар, рефератлар әзерләгәндә, юбиляр язучыларга багышлап газеталар чыгарганда, музей экспонатлары һәм материаллары төп чыганак булып тора. Мәсәлән, Сарман авылы тарихы, мәктәп елъязмасы, якташ-язучыларыбыз һәм башка күп кенә темаларга язылган эзләнү-тикшеренү эшләре республика, төбәкара конференцияләрдә лаеклы урыннар алды.
Һәр авыл тарихы республика тарихына барып тоташа. Сарман авылының үткәне, бүгенгесе дә республика тарихында үз урынын тота. Шунлыктан гимназиябезнең «Туган якны өйрәнү» музеенда авыл тарихына багышланган экспозиция игътибарга лаек. Сарман – зур тарихлы, мәдәниятле авыл. Моны күргәзмәгә куелган борынгы эш һәм көнкүреш коралларыннан, милли киемнәрдән, теккән-чиккән кул эшләреннән, кызыл башлы сөлгеләрдән, ефәк шәлләрдән күрергә була. Һәр нәрсәнең зур, серле тарихы бар, ә ул тарих ерак үткәннәргә барып тоташа.
Экспозицияләрнең тагын берсе якташ язучыларга багышланган. Аларның һәрберсе турында мәгълүмат һәм нәшер ителгән китаплары куелган. Экспозициянең үзәгендә ‒ күренекле язучы, публицист, журналист Хәниф Хәйруллинга багышланган күргәзмә. Анда язучының төрле елларда төшкән фотосурәтләре, дусларының аның турындагы язмалары, үз вакытында бастырылмыйча калган кулъязмалары куелган. Язучының әдәби мирасы – безнең өчен васыять ул, туган телне, туган җирне, халкыбыз үткән тарихны онытмаска өнди, гади хезмәт кешесенең бөеклегенә эчке матурлыгына дан җырлый
«Илең турында уйласаң, гомерең озын була» дип аталган күчмә экспозиция дә бик нәтиҗәле, чөнки анда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның истәлекләре урнаштырылган.
Иске китаплар аерым экспозиция итеп куелган. Боларны музей активы экспедицияләрдән алып кайтты.
Музейда мәктәп тарихына да шактый урын бирелгән. Төрле елларда укыткан укытучыларның сурәтләре, дәресләрдән күренешләр фотоэкспозиция итеп эшләнгән.
Музей – мәктәп өчен зур байлык ул. Тәрбия сәгатьләрендә, дәресләрдә куллану өчен материалларны музейдан алып торырга була. Музейдагы экспонатлар – киләчәк буын өчен бернинди үлчәүләргә дә салып үлчи алмаслык байлык, тарихи мирас ул.
Үзен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы дип санаган һәр кеше, киләчәге турында кайгыртып, туган як тарихын, аның күренеке кешеләрен, истәлекле урыннарының атамаларын белергә тиеш. Бу уңайдан без тарихи мирасыбызны саклап калуда зур урын алып торган «Сарман ягы – нурлы як» һәм «Сарман гимназиясе сайты» эшчәнлеген дә билгеләп үтү зарур. Әлеге сайтларны туган якны өйрәнүчеләр түгәрәгенә йөрүче укучылар белән берлектә булдырдык.
«Сарман ягы – нурлы як» сайтында Сарман һәм аның авыллары тарихы, бүгенге яңалыклар, якташ әдипләребез, җирле фольклор материаллары, Сарман төбәге язучыларының иҗаты, Сарман белән бәйле булган видеоязмалар һәм җырлар, күренекле кешеләр турында презентацияләр тупланылды.
Сайт эшчәнлеге түгәрәк утырышларын җанландырып җибәрде. Әлеге эш аша укучылар үзләрен фотохәбәрче һәм журналист буларак та сынап карыйлар, һәр ишеткән яңалыкны сайтта яктыртырга тырышалар.
«Үткәнен белмәгән – киләчәген белмәс», дигән халык. Без дә укучыларда тарихи мирасыбызга, үткәнебезгә карата хөрмәт, кызыксыну уяту максаты белән төрледән-төрле чаралар үткәреп киләбез. Әгәр дә без чәчкән орлыклар шытып, чәчәк атса, җимеш бирсә, димәк, тырышлыгыбыз бушка китмәгән, димәк, без максатыбызга ирешкәнбез дигән сүз. Ә әлеге максатка ирешү – ул белемле һәм тәрбияле шәхес тәрбияләүнең бер өлеше.