Шәһәребез буйлап сәяхәт

№ 100

(зурлар төркеме, «Танып белү үсеше» юнәлеше буенча конспект)

Гөлнара ГАБДЕЛХАЕВА,

Кукмарадагы дүртенче номерлы балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе

 

Максат: балаларның әйләнә-тирә дөнья турындагы белемнәрен киңәйтү, туган як табигатенә кайгыртучан караш тәрбияләү.

Бурычлар:

Үстерелеш бурычлары: балаларның күзәтүчәнлеген, тулы итеп сөйләп бирү күнекмәләрен, мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен үстерү; башкарылган эшләр хакында эзлекле итеп сөйли белүләрен камилләштерү.

Тәрбия бурычлары: балаларда сакчыллык, эстетик зәвык. табигатькә сак караш һәм игьтибарлылык тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: балаларны нәтиҗәләр ясарга, чүпне кәгазь, пыяла, пластик, металл, азык-төлек калдыклары төрләренә аерырга өйрәтү. Балаларны ландшафт дизайнеры сәнгате белән таныштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Алымнар: уен, күрсәтү, сөйләү, практик эшчәнлек.

Ысуллар: әңгәмә, сорау, аңлату, сөйләү, уен мизгеле, экранлы, мөстәкыйль эш, искә төшерү, мактау.

Күрсәтмәлелек: презентация, 5 төрле төстәге чүп савытлары макеты, карточкалар, сәнәгать паркы макеты; фонтан, эскәмия, чүп савыты, чәчәкләр, куаклар, агачлар макетлары.

Таратма материал: «Чүпне төрләргә аеру» уены өчен материал; агач, куак, чәчәк макетлары.

Сүзлек өстендә эш: азык-төлек калдыклары, ландшафт, дизайнер.

Көтелгән нәтиҗә: балаларның әйләнә-тирә дөнья турындагы белемнәре киңәйде, туган як табигатен саклау теләге туды.

Кулланылган әдәбият:

1. Балалар бакчасының төп белем бирү программасы.

2. Николаева С.Н. Парциальная программа «Юный эколог». Система работы в старшей группе детского сада. – М.: МОЗАИКА-СИНТЕЗ, 2017

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, хөрмәтле кунаклар! Мин сезне шәһәребез буйлап сәяхәткә чакырам. Балалар, без кайда яшибез? (Татарстан республикасы Кукмара шәһәрендә.) Шәһәребез нинди? (Кукмарабыз зур, матур. Безнең шәһәребездә күп милләт вәкилләре яши. Заманча, һавасы саф. Безнең Кукмарада яшеллек күп.)

Шәһәребез шундый булып калсын өчен без, табигатьне сөюче дуслар, туган як табигатенә ничек ярдәм итәбез? (Чүп ташламаска, агачлар утыртырга, җирне пычратмаска тиешбез.)

– Шәһәребездә оешма, завод-фабрикалар күп. Шәһәребезне кем шундый зур һәм яшәргә уңайлы итә? (Кешеләр) Ләкин шул ук вакытта кешеләр табигатьне пычрата да ала. Чүп бүгенге көндә бик мөһим проблема. Бу проблеманы ничек чишәсен берәрегез беләме? (Мин бу проблеманы ничек чишәсен беләм, дип уйлыйм. Минем әнием һәр кеше үзеннән 1 елга 500 килограмм чүп калдыра дип әйтте.)

– Ул күпме була соң? (Бу тулы йөк машинасы.)

– Дусларым, әйтегез әле, теләсә нинди чүпне яндырырга ярыймы? (Юк, ул зарарлы төтен барлыкка китерәчәк. Ул бөтен тереклеккә зарарлы булырга мөмкин. Агулы һаваны кешеләр генә түгел, кошлар, бөҗәкләр сулаячак. Бөтен табигать авырый башлаячак. ) Ә җиргә күмәргә ярыймы? (Бөтен нәрсә дә җирдә черми.)

– Минемчә, чүпне яңадан эшкәртергә кирәк. Күп җирдә шундый заводлар төзелә. Чүпне андый заводка илтер өчен төрләргә аерырга кирәк. Дусларым сез нинди төрләргә аерырга кирәклеген беләсезме? (Макулатура (кәгазь), пыяла, пластик, металлалом.

Тагын азык-төлек калдыклары ташлана. Без әтием белән чүп савытлары макеты ясадык. Мин сезгә уйнап алырга тәкъдим итәм.

Бу уен «Чүпләрне төрләргә аер» дип атала. Һәр чүп чиләгенең үз төсе, эмблемасы бар. Сез аларның кайберләрен беләсез. Бу чиләккә нәрсә салабыз? Ә кызыл чиләккә азык-төлек калдыклары салабыз. Әйдәгез, карточкаларны алыгыз. Уенны башлыйбыз. Дусларым, алга табада сез чүпне җиргә түгел, чүп савытларына салырсыз дип уйлыйм.)

Тәрбияче. Рәхмэт, Җәннәт. Балалар, чүпләрне төрләргә аерырга кирәклеген аңладыгызмы? Исегездә калдырыгыз, чисталык җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә була.

– Сез ничек уйлыйсыз, шәһәребез тагын да чиста булсын өчен үзебездән нинди өлеш кертә алабыз? (Мин шәһәребезне матурлар өчен агач утыртыр идем.)

Агачларны әле «планетабызның яшел үпкәләре» дип тә атыйлар. Балалар, шәһәребез чәчәк атсын өчен бик күп һөнәр ияләре көч куя. Сез нинди һөнәрләр беләсез? (Табиб, төзүче, пешекче….)

– Рәхмәт, балалар, күп һөнәрләрне искә төшердегез. Шәһәрне яшелләндерү белән шөгыльләнә торган һөнәр ияләре – ландшафт дизайнерлары. Ландшафт дизайнерларының кем икәнлеген беләсезме? (Юк)

Алар матурлык һәм уңайлы мохит тудыручылар. Бу һөнәр белән якынрак танышыр өчен үзебезнең проектны эшләп карарга тәкъдим итәм, чөнки берәр эш башлаганчы, алар билгеләнгән урынның макетын эшләп карыйлар.

Бирегә килегез әле. Бу урын сезгә танышмы? (Әйе.) Бу безнең яңа төзелеп килүче сәнәгать паркының макеты дип уйлыйм. Һәр сәнәгать паркының яшел зонасы булырга тиеш. Шушы зонаның яшелләндерү проектын эшләп парк җитәкчеләренә тәкъдим итик.

Сез монда нәрсәләр куяр идегез? (Мин уртага фонтан куяр идем.

Фонтан тирәли эшчеләр ял итсен өчен эскәмияләр куяр идем.

Эскәмия янында чүп савыты булырга тиеш дип уйлыйм.

Тирә-ягы матур булсын өчен чәчәкләр утыртыр идем.

Яшеллек күп булсын өчен куаклар утыртыр идем.

Мин агачлар утыртам.)

– Безнең бу проектыбыз уңышлы чыкты, шәһәрдәге башка паркларга охшап калды. Шушы матурлыкны саклар өчен табигатьтә үз-үзеңне тота белергә кирәк!

И күңелле җәй көнендә –

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында:

Балалар:

Табигатьтә шауламыйбыз,

Кош оясын ватмыйбыз,

Суларны пычратмыйбыз,

Агачларны сындырмыйбыз,

Чәчәкләрне өзмибез,

Сукмактан гына йөрибез,

Пыяла, чүп атмыйбыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмыйбыз.

Табигать – уртак йортыбыз,

Шуңа аны саклыйбыз!

– Шуның белән эшчәнлегебез тәмам. Сез бүген бик актив булдыгыз, афәрин!