Сезне котлый балалар

 

(Зурлар төркемендә 8 Март – халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе)

Лениза ВӘЛИЕВА,

Азнакайдагы 21 нче «Сандугач» балалар бакчасының музыка җитәкчесе 

Кичә барышы

Алып баручы.

Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә якты дөньяны.

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

Кем куллары өйне, җирне ямьли?

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул – әлбәттә яшәү чыганагы,

Тормыш яме ул – хатын-кыз!

Хөрмәтле хатын-кызлар: әбиләр, әниләр, апалар, кызлар! Сезнең барыгызны да шушы гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Сәламәтлек, ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә! (Балалар залга музыка астында керәләр.)

1 нче бала.

Тәрәзәдән карагыз, тышта тама тамчылар,

Тамчылар хәбәр итә: әни бәйрәме җитә.

2 нче бала.

Бәйрәм белән, әниләр!

Бәйрәм белән, әбиләр,

Апалар һәм сеңелләр,

Бик кечкенә бәбиләр!

3 нче бала.

Кадерле әнием.

Мин сине яратам!

Язгы  чәчәкләрне

Җыеп бүләк итәм.

4 нче бала.

Әнием, бәйрәмең котлы булсын,

Кояш гел елмаеп, көлеп торсын!

Әнием, бэйрәмең котлы булсын,

Җыр сиңа бүләгем булсын.

(“Бәйрәм бүген” җыры җырлана.)  

  1. Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая,

Яшерш алмый шатлыгын.

Кушымта:

Тып-тып тама тамчылар

Җырлап бәйрәм көенә.

“Бәйрәм бүген, бәйрәм!” – дип,

Тамчылар да сөенә.

  1. Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Алып баручы. Әни – тормышыбызда иң зур терәгебез. Әниләр безне иркәли, сөя. Кем иртүк безнең янга килә?

Балалар. Әни!

Алып баручы. Кем безгә: “Тор, бәбкәчем”, – ди?

Балалар. Әни!

Алып баручы. Кем иртән тәмле ботка пешереп куя?

Балалар. Әни!

Алып баручы. Кем безгә чәй ясап куя?

Балалар.  Әни!

Алып баручы. Кем безне үбеп ала?

Балалар. Әни!

Алып баручы. Кем дөньяда иң күркәме?

Балалар. Әни!

Алып баручы. Әйе, дөньяда иң-иңнәрнең берсе ул – әни.

(«Әнием, рәхмәт!» җыры җырлана.)

  1. Битемнән үбеп, сабыем диеп,

Уята мине әнием сөеп.

Әйдәле бергә шатлыклар телик,

Иң әйбәт әни минем әни бит.

  1. Әни булганда өйләр ямьлерәк

Күлмәкләр матур, ашлар тәмлерәк

Әни булганда яшәве рәхәт,

Рәхмәт, әнием, сиңа зур рәхмәт.

5 нче бала.

Мөмкин булса, җыеп учларыма

Бирер идем кояш нурларын.

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

6 нчы бала.

Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

7 нче бала.

Бүген кояш нурын сибә сезнең өчен,

Тамчылар тама сезнең өчен,

8 нче бала.

Кошлар сайрый сезнең өчен,

Без дә шат елмаебыз сезнең өчен!

9 нчы бала. Күңелле биюләребезнең барысы да сезнең өчен!

(Татар халык биюе башкарыла.)

Алып баручы. Бүген әниләребез өчен бик күп матур сүзләр яңгырады, ә хәзер безнең хөрмәтле әбиләрне котлар вакыт та килеп җитте.

10 нчы бала.

Әби безне ярата, бик нык ярата,

Әби безне уйната, сөеп уйната

11 бала.

Әби белән бик рәхәт уйнарга,

Әби белән бик рәхәт җырларга.

Бала: Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда

                         Җыр «Әбием, әбекәем”

1.Балам дия, дия безне

Кадерләп үстерәсең

Әй матур син, әбекәем

Күзләэр тия күрмәсен

 

Кушымта: Әй, әбием әбекәем

Кояш кебек күңелең

Сәламәтлек бирсен ходай

Озын булсын гомерен

 

2.Өебезнең нуры бит син

Рәхмәт яусын үзеңә

Бәхетле без әбекәем

Син булган өчен генә

 

Алып баручы: балалар, сез эбиләрегез, әниләрегез кебек тәмле ботка пешерә беләсезме?

Балалар: юк.

Алып баручы: Әйдәгез бергә өйрәнәбез. Ботка пешерер өчен нәрсәләр кирәк икән.

Уңай җавапка кул чабасыз, тискәре җавпка тыпырдыйсыз.

Ботка пешерер өчен май кирәкме?

Ботка пешерер өчен ярма кирәкме?

Ботка пешерер өчен йомырка кирәкме?

Ботка пешерер өчен шикәр кирәкме?

Ботка пешерер өчен балык кирәкме?

Ботка пешерер өчен тозлы кәбестә кирәкме?

Ботка пешерер өчен борыч кирәкме?

Алып баручы: Әфәрин, балалар. Бик дөрес җавап бирдегез.

Ә хәзер без сезнең белән уен уйнап алырбыз. Бу уен “Джентльмен” дип атала.

(Уенга ике кыз, ике малай чакырыла, Кызлар залның бер башына. Малайлар икенче башына басалар. Малалайларның һәрберсе янында өстәл, өстәлдә торле киенү әйберләре- яулык, беләзек, муенса, чәчәк бәйләме, сумка. Музыка башлануга малайлар кызларны, әйберләрне берәм- берәм алып, бизәндерергә тиешләр)

 

Алып баручы: Булдырдыгыз малайлар!

Вед1: Буген кунакка Яз кызын чакырган идек.Никтер хаман килми ул.бәлки адашкандыр.

(Сценкада балалар катнаша)

Салмак музыка яңгырый . Бала белән  Кояш чыгып басалар.

Бала:.Кояш, кояш син Яз кызын күрмәдеңме?

Кояш: .Юк,син болыттан сора,бәлки ул күргәндер.( китә)

                             Музыка.Болыт керә.

Бала: Болыт,болыт! син Яз кызын күрмәдеңме?

Болыт: Юк,син җилдән  сора,бәлки ул күргәндер.

Музыка. Җил керә.

Бала:  Җил,җил  син Яз кызын күрмәдеңме?

Җил: Килә. Килә Яз кызы килә!

                                       Музыка. Яз кызы керә.

Яз кызы:  Исәнмесез, дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәрдә

Матурлык китердем мин.

Алып баручы: Рәхим ит , без сине бик тә сагындык..

       Бүген бәйрәм хөрмәтенә безнең залда ромашка чәчәкләре аткан. Хәзер безгә кызлар “Ромашкалар” биюен күсәтеп китәрләр.

“Ромашкалар” биюе.

 

Яз кызы:Бик матур биедегез. Мин дә буш килмәдем сезгә уеннар алып килдем. Ул “Чәчәкләрне җый” дип атала. Торле кисәкләрдән матур чәчәкләр җыярга кирәк.

Уен: “Чәчәкләрне җый”    

(3 бала сайлап алына, алар бер рәткә тезелеп баса. Һәр бер малайның алдына калын картоннан ясалган төрле төстә чәчәкнең уртасы куела.. Яз музыка астында залның уртасына чәчәкнең калган өлешләрен тарата- алтышар бер төстә урталык белән. Аннары балалар төсен төскә туры китереп урталыкка чәчәкләре җыя башлыйлар.)

Яз кызы:Рәхмәт балалалар миңа сездә бик ошады.Миң әлегә сезнең белән калам.

Алып баручы: Яз кызы, рәхим ит, безнең малайларның чыгышын крап кит.Хөрмәтле әниләр, әбиләр, кызлар, хәзер сүзне малайларга бирәбез.

Малай: Әниемә эш күп өйдә

Мин шуңа да булышам

Менә эле дә мин аңа

Күпләп керләр юышам.

Шаян бию.

(Малайлар чыгып тезеләләр, алларында урындык, урындыкта таз, тазга ике салфетка салынган, берсе уртадан тишек. Малайлар күңелле музыка астында кер юу, чәйкау, киптерү, элү, үтүкләү кебек хәрәкәтләр башкаралар. Соңыннан тишек салфетканы тартып чыгарып тамашачыга күрсәтәләр.)

Алып баручы: Әфәрин, малайлар керне бик оста юдылар. Ә хәзер сынап карыйк әле балаларны, ой җыештыра беләләр микән.

(балалар ике командага бүленә. Залның бер башына себерке, соскы, чиләк, йомаштырылган кәгазьләр куела. Һәр бала йогереп барып чүпне соскы һәм себерке ярдәмендә чиләккә салырга тиеш).

Алып баручы: Әфәрин, балалар өй җыештыруда да сынатмадыгыз.

Ә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

(Музыка астында балалар тезелеп басалар. Тәрбиячеләр балаларга үз  куллары белән ясалган бүләкләрне таратып чыгалар)

Җыр “Кояш гомере”

Бала: Хөрмәтле әниләр,  әбилэр!

Сезгә бүләк ясадык,

Иренмәдек, тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер,

Зур бүләк дип уйлаштык.

Бүләкләр бирү.

Алып баручы: Кадерле хатын кызлар, сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаиләләрегездә тынычлык, бәхетле, шат, сәламәт балалар теләп калабыз. Тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итәбез.