Серле урман аланында кунакта

(башлангыч сыйныфлар өчен Сөмбелә бәйрәме)

Динә ВИЛДАНОВА,

Мәдинә ХӘМИДУЛЛИНА

Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучылары

Алып баручы.

Тау ягында бар бер авыл Кошман, диләр,

Тирә-ягы  шаулап торган урман, диләр.

Табигате бик матур бу авылда

Шау-гөр килә мәктәп  тау башында.

 

Җәен , кышын, язын һәм көзен

Тулы тормыш белән яши  мәктәп  көн саен.

Ак, кызыл, сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр

Каршы ала капка төбеннән бу чәчкәләр.

 

Сул якта рәт-рәт тора гаскәр кеби алмагач,

Җанга көч, дәрт иңә алмасын ашагач.

Бакчасында үсә кыяр, үзе яшел, сөйкемле,

Су сипкәнгә зифа кызлар шикелле.

 

Кара җирдә үскән кишер төп-төз гәүдәле,

Витамин чыганагы, әйдә, авыз ит әле.

Билгеле, бу бакчада уңыш күп булды, 

Хуҗалары бик тырыш балалар иде.

 

Уңыш җыелгач, эшләр беткәч, бакчада

Күчтәнәчләр алып, киттеләр алар урманга...
(Башлангыч сыйныф укучылары жыелышып матур урман аланына киләләр , көзге  урманның матурлыгы турында шигырьләр сөйлиләр.)

Урманга көз — рәссам килгән,

Һәр яфракның үз төсе.

Пәрәвез ятьмәләрендә

Тирбәлә гөмбә исе.

 

Өрәңгедә күпме йолдыз,-

Санадым хәйран калып.

Күлдә йөзә тал яфрагы,

Әйтерсең, алтын балык

 

Мин аяк атлаган саен

Кыштырдый чуар келәм.

Кыштырдамый, сөйләшә ул

Яфраклар теле белән.

    (И.Саитова көе, Л.Лерон сүзләре “ Яфрак  ява” җыры. Җыр барышында “Яфраклар ” биюе башкарыла.)

Көзне көз генә димә син

Аның көннәре төрле.

Башка фасыллар да күркәм,-

Тик көз үзенчә серле…

       (Агачлар арасыннан сөйләшә-сөйләшә куян, керпе, тиен  балалары килә.)

Куян үзенчә елый: 

– Мин кечкенә генә куркак куян баласы, ничек тизрәк зур үсәргә һәм ничек батыр булырга икән?

Тиен. Тизрәк зур үсәр һәм батыр булыр өчен тәмле ашарга кирәк. Чикләвек, гөмбә, кишер ашау  һәм  даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү дә файдалы.

Куян. Ул тәмле әйберләрне кайдан алырга мөмкин соң?

Тиен. И-и, аның өчен урман аланына  гына барырга кирәк. Анда яз, җәй буе мәктәп укучылары  шушы урманга киләләр. Урманны чүп-чардан арындыралар. Бүген дә  әнә алан уртасында “Сөмбелә” бәйрәмен уздыралар. Бәлки, алар бу күчтәнәчләрне дә алып килгәннәрдер?! Тизрәк шунда ашыгыйк.
Куян. Аңладым, Тиенкәй, рәхмәт. (Урман җәнлекләре балалар янына килеп кушыла.)
Җәнлекләр: Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез, безнең кадерле кунакларыбыз! Безнең бәйрәмгә рәхим итегез, ләкин безнең Сөмбеләбез никтер соңга калды. Сез, җәнлекләр, аны күрмәдегезме?  (Шул вакыт кулына ноутбук тотып, сулуы кабып, икенче Куян баласы йөгереп  чыга)

Куян баласы. Соңга кала яздым дип торам. Балалар, минем почтага Сөмбеләдән хат  килгән. Хатында тиздән дуслары белән килеп җитәчәген, үзләре  килеп җиткәнче сезгә яфраклардан урман җәнлекләрен ясарга әйткән.  Әйдәгез, Сөмбеләнең сүзен аяк астына салып таптамыйк, бу биремне үтик. (Музыка астында балалар аппликация ясый.)

  (Музыка туктаганчы Сөмбелә белән дуслары Аю, Бүре, Төлке  керә.)

 Сөмбелә. Исәнмесез укучылар!

 Балалар. Хуш киләсең, Сөмбелә, исәнмесез, урман хуҗалары!

Сөмбелә. Нинди матурлык! Көз-табигатьнең иң гүзәл мизгеледер ул! Балалар, күрегез әле! Тирә-юньдә агачлар алтын-сары, коңгырт, кызгылт “күлмәкләрен” кигәннәр.

1 нче бала.

Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген ,бүген, бүген

Көзнен матур бәйрәме.

2 нче бала.

Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы агачлар

Утларда янган сыман.

3нче бала.

Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә. 

 (М. Әндерҗанова сүзләре һәм көе “Көз ” җыры)

Сөмбелә. Балалар, сез мин әйткән биремне ничек үтәдегез икән, әйдәгез шуны карап китик әле. “Аппликацияне таны” уены

Сөмбелә. Афәрин, укучылар. Бу биремне үтәдегез. Урманга килгәнсез икән, гөмбә дә җыеп кайтып китегез. (“Гөмбә җыябыз” эстафетасы уздырыла.  Җиргә төрле гөмбә муляжлары куела. Балалар 2-3 төркемгә бүленәләр, сигнал буенча һәр команда гөмбә җыя башлый. Аларга кәрзингә ашарга яраклы гөмбәләрне генә салырга тиешләр.  Ахырдан нәтиҗә ясала.)

        Алып баручы. Сөмбелә, күрәм син бүген урманга буш кул белән килмәгәнсең.   Кәрзинеңдә ниләр бар соң?.

        4 укучы.

  Көз көннәре бик күңелле,

   Бик күп җимешләр пешә.

   Помидор,кишер өлгерә,

   Алмалар өзелеп төшә.

  5 укучы.  

    Арыш, бодайлар белән

    Колхоз амбары тула.

    Яхшы эшләгәч, уңыш күп-                               

    Бар кеше дә бай була.

Сөмбелә.

    Мин, Сөмбелә, Көз кызы,

   Көзге байлык кулымда.

    Муллык белән байлык телим

    Кем очраса юлымда.

    Барлык уңышларым

   Тау-тау булып җыелган,

    Бик  якын дусларыма

    Күчтәнәчләр таратам.

(Сөмбелә урман җәнлекләренә күчтәнәчләр тарата.)

Тизрәк үсү өчен,

Аша Куян, син кишер.

Сәламәт булу серләрен

Син гел искә төшер

 

Икмәк уңышы күп булды,

Амбарлар шыплап тулды.

Пешердем  төлке дуска

Тавык итеннән сумса.

 

Бакчаларда озак йөреп,

Йокыга соңга калма.

Менә капчыкка тутырдым

Керпегә яшел алма.

 

Кура җиләк, җир җиләк

Үсә безнең урманда.

Бармак суырып ятмасын-

Бал  китердем Аюга.

 

Урман докторы булып

Яшисең гомер итеп.

Бәрәңге-иттән пирог

Китердем бүләк итеп

 

Җиләк-җимеш, яшелчә -файдалы,

Бәхәсләшү – урынсыз.

Тиешенчә куллансагыз,

Бик сәламәт булырсыз!

Алып баручы.

Бакчага ямь биргән кебек

Кичәбез дә ямьләнде.

Әйтерсең, урман аланы

Чын бакчага әйләнде!

     Кадерле балалар, Сөмбелә безгә үзенең  бүләкләрен тапшырды. Хәзер чират безгә җитте, үзегез әзерләгән концерт номерларын аңа тәкъдим итик.

(Бәйрәм көзге муллыктан әзерләнгән табын янында дәвам итә.)