Сәламәтлек әлифбасы

№51

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә сәламәтлек проекты)

Наилә РАМАЗАНОВА,

Казандагы 236 нчы балалар бакчасы I квалификация категорияле тәрбиячесе

Гөлнара НИГЪМӘТҖӘНОВА,

Казандагы 236 нчы балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе

Максатлар:

үз сәламәтлеген бәяли белергә өйрәтү;

балаларның үзенең сәламәтлеге турында белемнәрен үстерү;

ата-аналар һәм тәрбиячеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүдә тыгыз элемтә булдыру.

Проект балаларда түбәндәге мәсьәләләрне формалаштыра:

1. Нәрсә ул сәламәтлек? Һәм аны ничек сакларга?

2. Нәрсә ул витаминнар?

3. Эчке органнар, аларның эшчәнлеге һәм мөһимлеге.

4. Нәрсә ул режим, гигиена һәм чыныгу?

5. Витаминнарның файдасы, аларны кайсы продуктлардан табарга була? Витаминнар сәламәтлеккә ничек тәэсир итә?

6. Файдалы һәм файдасыз ризыклар нинди була?

7. Минем тәнем өчен файдалы ризыклар.

8. Су нинди була, организмга нинди су файдалы?

9. Безнең төп орган ничек эшли?

10. Нәрсә ул микроб һәм вируслар?

11. Нинди чирләр була, аларны нәрсә китереп чыгара?

12. Чирне ничек кисәтергә, нәрсә ул профилактика?

13. Кайбер беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре.

14. Нәрсә ул даруханә, ул нәрсә өчен кирәк?

15. Дару үләннәре.

Проектта катнашучылар: балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар.

Үткәрү формасы: шөгыльләр, әңгәмәләр, балаларның мөстәкыйль шөгыльләре, уеннар, ата-аналар белән эш.

Проект белән эшләү вакыты: сентябрь – май.

Песперктив план

Сентябрь

1.Танып белүне үстерү шөгыле

Тема: “Нәрсә ул сәламәтлек?”

Максатлар: “Сәламәтлек” төшенчәсе турында балаларның белемнәрен системалаштыру. Үз сәламәтлегеңне кайгырту буенча җаваплылык сыйфаты тәрбияләү.

2. Танып-белүне үстерү буенча әңгәмә

Тема: “ Көндәлек режим”.

Максатлар: “Режим” сүзенә аңлатма бирү. Көндәлек режимны үтәргә кирәк булуы турында аңлатма бирү.

3. Кызыклы шәхесләр белән очрашу. Балалар табибы белән очрашу

Тема: “Гигиена – сәламәтлекнең нигезе!”

Максатлар: Кеше тормышында гигиена таләпләренең әһәмиятле урын алып торуы турында белемнәрне формалаштыру. Гигиена таләпләре турында аңлату, белем һәм тәрбияләү.

4. Спорт – күңел ачу чарасы

Тема: “Кем спорт белән шөгыльләнә, шул көчле була!”

Максатлар: Сәламәт яшәр өчен актив тормыш алып бару кирәклеген пропагандалау. Ата-аналар һәм педагоглар арасында балаларда сәламәт яшәү образы тудыруда тыгыз элемтә булдыру.

Октябрь

1. Танып белүне үстерү шөгыле

Тема: “Кешенең тәне ничек төзелгән?”

Максатлар: балаларның скелетның һәм эчке органнарның кеше өчен ни кадәр әһәмиятле булуын, физик күнегүләрне ясарга кирәклеген аңлату.

2. Танып белүне үстерү буенча әңгәмә

Тема: “Кием һәм сәламәтлек”.

Максатлар: Тән темпераурасы турында төшенчә бирү. Артык эсселәнү һәм туңуның кеше өчен ничек зыянлы булуын аңлату. Аңлы рәвештә һава торышына карап, кием сайлап киенә белергә өндәү.

3. Кызыклы шәхесләр белән очрашу. Физик тәрбия инструкторы белән очрашу

Тема: “Сәламәтлегем байлыгым”.

Максатлар: Сәламәт булыр өчен физик активлыкның әһәмияте һәм төрләре белән таныштыру. Физик күнегүләр белән шөгыльләнү.

4. Спорт күңел ачу чарасы

Тема: “Үз тәнеңне бел!”

Максатлар: Кеше скелеты, эчке органнар турындагы алган белемнэрне кабатлау, ныгыту. Мускулларны үстерә торган төрле хәрәкәтле уеннар, физик күнегүләрне яратып башкарырга өндәү һәм аңлы караш тәрбияләү.

Ноябрь

1. Танып белүне үстерү шөгыле

Тема: “Синең ашавың – ул синең сәламәтлек”

Максатлар: “Балаларга файдалы булган һәм зыянлы ризыклар турында аңлатма бирү. Үсү һәм сәламәт булыр өчен дөрес тукланырга кирәк икәнлеге турында белемнәрен камилләштерү. Үз сәламәтлегеңә җаваплы караш тәрбияләү.

2. Балалар бакчасының пешерү бүлмәсенә сәяхәт

Тема: “Файдалы да, тәмле дә!”

Максатлар: Дөрес туклануның әһәмияте турында белемнәрне ныгыту. Кеше хезмәтенә карата аңлы караш тәрбияләү.

3. Рәсемнәр күргәзмәсе

Тема: “Тәмле натюрморт!”

Максатлар: Дөрес туклану, файдалы ризыклар турында балаларның белемнәрен камилләштерү. Күптөрле ризыкларның формасына, төсләренә, исенә карап ләззәт ала алуларына ирешү, ризыкка карата сакчыл караш тәрбияләү.

4. Уртак, бердәм эш башкару

Тема: “Файдалы ризыклар картасы”

Максатлар: Файдалы ризыклар турында алган белемнәрне системалаштыру. Алган белемнәрне куллана белергә өйрәтү.

5. Ата-аналар өчен консультация

Тема: “Чама белеп ашау – озак яшәү!”

Максат: Ата-аналарга дөрес тукланунның балаларның физик яктан сәламәт үсүләре өчен әһәмияте зур булуын төшендерү.

Декабрь

1. Танып белүне үстерү шөгыле

Тема: “Яшәртүче көчләр”

Максатлар: “Балаларга организм өчен суның әһәмияте зур булуын аңлату. Суны эчкәндә санитар таләпләрне да үтәргә кирәк булуын кисәтү.

2. Тәҗрибә үткәрү

Тема: “Суның төрле халәте”

Максатлар: Җир йөзендә суның төрле халәттә була алуы турында сөйләү, тәҗрибәләр үткәреп карау. Сулыкларга, гомумән, табигаттә суга сакчыл караш тәрбияләү.

3. Су турында шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар уйлап чыгару

Максатлар: Балаларның сөйләм телләрен, уйлап чыгару сәләтләрен үстерү. Сөйләм культурасын камилләштерү.

4. Бердәм эш башкару

Тема: Коллаж “Су кайда бар?” “Су һәм аның үзлекләре”

Максатлар: Су турында алган белемнәрне камилләштерү, кызыксыну сәләләтләрен үстерү.

5. Ата-аналар өчен консультация

Тема: “Су турында сөйләшик”

Максат: Ата-аналарга су эчү балаларның физик яктан сәламәт үсүләре өчен әһәмияте зур булуын төшендерү.

Январь

1. Танып белү шөгыле

Тема: “Вита – яшәү”

Максатлар: Витамин сүзенең килеп чыгышы белән таныштыру, төп витаминнар (А, В, С, Д, Е) турында төшенчә бирү. Үз сәламәтлегеңне аңлы рәвештә саклау, ныгыту кебек төшенчәләр тәрбияләү.

2. Сөйләм һәм аралашу. Китапчыклар ясау

Тема: “Витаминнар илендә тәмле ризыклар” (рецептлар китапчыгы ясау)

Максатлары: Алган белемнәрне яңа шартларда куллана белергә өйрәтү. Иҗади сәләтләрен үстерү.

3. Танып белүне үстерү әңгәмә

Тема: “Үсәр өчен һәм күзләр яхшы күрсен өчен нәрсә кирәк?”

Максатлар: А витамины турында белемнәрен арттыру. Бу витаминның кайсы продуктларда булуын һәм организмга ничек тәэсир итүен ачыклау.

Февраль

1.Танып белүне үстерү шөгыле.

Тема: “В һәм “Д” витаминары кайда яши?”

Максатлар: В һәм “Д” витаминнарының кеше тормышында нинди урын алып торуы турында аңлату, әһәмиятен күрсәтү. Әлеге витаминнарның нинди ризыкларда булуын һәм ул ризыкларны ашарга киәк икәнлеген төшендерү.

2. Шифаханәгә экскурсия.

Максатлар: Шифаханә нәрсә һәм нәрсәгә кирәк булуын, аның эшчәнлеге турында сөйләү. Витаминнар турында белемнәрне ныгыту, камилләштерү, үз-үзеңне тоту культурасын ныгыту.

3. Сюжетка корылган рольле уен “Шифаханә”.

Максатлар: Шифаханә эшчәнлеге турында белемнәрне камилләштерү. Әлеге өлкәдә эшләүче кешеләрнең хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.

4. Рәсем ясау сәнгате

Тема: “Күңелле пекарня”.

Максатлар: Әвәләү ысулын, бармаларның мускулларын ныгыту. Икмәккә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Март

1. Танып белүне үстерү шөгыле.

Тема: “Авырма” витамины. (С витамины.)

Максатлар: С витаминының кеше өчен ни кадәр әһәмиятле булуын күрсәтү. Әлеге витамин кергән ризыкларны ашарга кирәк икәнлеген төшендерү.

2. Социаль үсеш.

Ата-аналар белән кафега бару.

Максатлар: гаилә белән культуралы ял итүне пропагандалау. Иҗтимагый урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау, камилләштерү.

3. Сюжетлы “Кафе” уены.

Максатлар: Кафе эшчәнлеге турында белемнәрне камилләштерү. Әлеге өлкәдә эшләүче кешеләрнең хезмәтенә ихтирам тәрбияләү. Кафеда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау, камилләштерү.

4.Рәсем ясау.

Тема: “Айболитның дуслары”

Максатлар: Пластилин белән әвәләп рәсем ясарга өйрәтү. Пөхтәлекккә өйрәтү. Башлаган эшне ахырына кадәр җитерергә өйрәтү.

Апрель

1. Танып белүне үстерү шөгыле.

Тема: “Безнең яшел дусларыбыз”.

Максатлар: Балаларны авырганда куллана торган кайбер шифалы үләннәр белән таныштыру (лимон, мәтрүшкә, петрушка, каен җиләге яфрагы, укроп). Шифалы үләннәрне ризык белән бергә кулланырга кирәк икәнлеген аңлату.

2. Танып белүне аңлату әңгәмә.

Тема: “Шифалы түтәл”.

Максатлары: Шифалы үләннәр утыртканда түтәлне ничек эшкәртергә кирәк икәнлеген аңлату. Хезмәт сөяргә өйрәтү.

3. Эксперименталь эш. Тәҗрибә үткәрү.

Тема: “Үсәр өчен безгә нәрсә кирәк?”

Максатлар: шифалы үләннәрне үстерү шартларын кабатлау, белемнәрне камилләштерү.

4. Ата-аналар очен консультация.

Тема: “Өйдә утыртырга киңәш итәбез”.

Максатлар: Балаларның ата-аналар белән берлектә дару үләннәрен өйрәнүләрен дәвам иттерү, бергә эшләүнең күңелле булуын күрсәтү.

Май

1. Сәламәтлек азбукасы” бәйрәме.

Максатлар: Проектка нәтиҗәләр ясау. Үз сәламәтлегеңне саклауга җаваплы карарга өндәү.

2. Балаларның кул эшләренең “Сәламәтлек азбукасы” күргәзмәсе.

Максатлар: “Сәламәтлек азбуасы” проекты буенча эшләнгән эшләр белән ата-аналарны таныштыру.