Сәламәт яшәү рәвеше

№ 118

(V сыйныф. Рус төркеме. Татар теле)

Эльвира РӘФЫЙКОВА,

Азнакайдагы 4 нче лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес тибы: ныгыту дәресе.

Максат:

дидактик: хәзерге заман хикәя фигыльләрне төрле ситуацияләрендә кулланырга, телдән һәм язмача аралашырга өйрәтү;

үстерелешле: укучыларда коммуникатив компетенция үстерү. Образлы фикер йөртү  һәм фәнни  (модельләштерү, гомумиләштерү, чагыштыру) эшчәнлек үсеше өчен җирлек тудыру;

тәрбияви: сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыру, спорт белән шөгыльләнүгә ихтыяҗ уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы: сәламәтлекне сакларга кирәклеген аңлый белү.

Метапредмет:

танып-белү УУГ: укытучының сорауларына төгәл җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү; төркемнәрдә эшләү күнекмәсенә ия булу;

коммуникатив УУГ: сораулар ярдәмендә  диалогик һәм язма сөйләмдә катнаша алу, үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү;

регулятив УУГ: эшчәнлек өчен эш урынын әзерли белү; дәреснең темасын һәм максатын әйтә белү;

предмет буенча: хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллана белү, аларны  җөмләдә дөрес билгели  һәм  табып әйтә алу.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, презентация, рәсем, карточкалар.  

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Укучылар. Исәнмесез, саумысыз!

Укытучы. Хәерле көн, балалар!

Укучылар. Имин үтсен көнегез!

Укытучы. Кәефләрегез ничек соң?

Укучылар.

Тукай телен, татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

Укытучы. Әйдәгез, бүгенге көн турында сөйләшеп алыйк. Бүген – 12 май. Бу көнне танылган шәхесләрдән кемнәр туган? Интернеттан карадыгызмы?

Укучылар. Рус патшабикәсе Екатерина II һәм рус композиторы.Петр Чайковский туган.

Укытучы. 12 майда дөнья күләмендә танылган Россия гимнасткасы туган. Ул кем? Ул – Гиннес рекордлар китабына кертелгән бердәнбер гимнастка.

Укучылар. Алинә Кабаева.

II. Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую 

Укытучы. Укучылар, хәзер табигатьнең иң матур вакыты – яз. Табигать яңара, беренче чәчәкләр күренә, үләннәр яшелләнә, кышын йоклаган хайваннар уяна, кешеләр дә активрак хәрәкәтләнә башлый. Минем сорауларга дөрес җавап бирсәгез, бөреләр ачылыр, агачлар яфрак ярыр һәм дәреснең темасын да ачыкларбыз.

Укытучы. Сезнең сәламәтлегегез өчен кем җаваплы?

Укучы. Минем сәламәтлегем өчен мин үзем җаваплы.

Укытучы. Сәламәт булу өчен, сез нишлисез?

Укучылар. Мин спорт белән шөгыльләнәм. Мин бассейнда йөзәм. Мәктәп түгәрәгендә футбол уйныйм. Баскетбол уйныйм. Җиңел атлетика белән шөгыльләнәм. Каратега йөрим. Кыш көне чаңгыда шуам. Боз сараенда хоккей уйныйм. Тимераякта шуам.

Укытучы. Димәк, бүгенге дәреснең темасы ничек була?

Укучылар. Сәламәт яшәү рәвеше (здоровый образ жизни).

Укытучы. Дәресебезнең максаты нинди?

Укучылар. Сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшергә өйрәнү.

(Числоны һәм теманы тактага һәм дәфтәрләргә язып кую. Сорауларга нигезләнеп, модель төзү.)

Укытучы. Укучылар, сез әйткән фигыльләр кайсы заманда?

Укучылар. Хәзерге заманда.

Укытучы. Укучылар, хәзерге заман хикәя фигыль турында белемнәрегезне тагын да ныгытасыгыз киләме?

Укучылар. Әйе.

Укытучы. Әйдәгез, белемебезне ныгытуны дәвам итик.

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Проблеманы тудыру.

Укытучы. Ә хәзер Нәҗип Мадьяровның «Шуабыз» шигырен диктор башкаруында тыңлагыз.

Шуабыз

Чанада да шуабыз,

Чаңгыда да шуабыз.

Тимераякта очабыз,

Чыҗлап тора шома боз.

Кырларга да чыгабыз.

Кар-буран дип тормыйбыз.

Тауларга да барабыз,

Шуабыз да шуабыз.

– Балалар, чыҗлап тора сүзләренең тәрҗемәсе – весело. Бу шигырьдән хәзерге заман хикәя фигыльләрне табыйк әле. (Слайдта хәзерге заман хикәя фигыльләр чыга: шуабыз, очабыз, тора, чыгабыз, тормыйбыз, барабыз.)

Укытучы. Хәзерге заман хикәя фигыль кайсы сорауларга җавап бирә?

Укучылар. Нишли? Нишләми? дигән сорауларга җавап бирә.

(1 нче слайд. Нишли? Нишләми? моделе.)

модель:

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ

Нишли? Нишләми?

 

Укытучы. Хәзерге заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

Укучылар. Эш, хәл, хәрәкәтнең булуын (яки булмавын) хәбәр итә.

Укытучы. Укучылар, слайдка карагыз әле. Бу рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез?

90

Укучылар.

– Кызлар уйныйлар.

– Кыз йөгерә.

– Кыз туп тибә.

– Кыз ашыга.

– Кыз өлгерми.

– Кыз күрми.

– Туп тәгәри.

Укытучы. Бу фигыльләр нинди кушымчалар ала?

Укучылар. -а-/-ә-, -ый-/-и-барлык формасында, -мый-/-ми-юклык формасында.

Укытучы. Димәк, безнең икенче моделебез дә әзер. Хәзерге заман хикәя фигыль -а-/-ә-, -ый-/-и; -мый-/-ми- кушымчалары ярдәмендә ясала. (Нәтиҗә ясыйбыз).

(2 нче слайд.  а-/-ә-, -ый-/-и; -мый-/-ми- моделе.)

 

 

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ

 Нишли?  Нишләми?

-а-/-ә-,

-ый-/-и-

-мый-/             -ми-

 

 

 

 

 

Укытучы. Хәзерге заман хикәя фигыль зат-сан белән төрләнәме?

Укучылар. Зат-сан белән төрләнә.

Укытучы. Мисаллар китерегез әле.

Укучылар. Йөгерәм, тибәсең, тибә, тәгәрибез, чыгасыз, ашыгалар, бармыйм, уйнамыйсың, өлгермиләр, йөзмибез, күрмисез, шумыйлар.

Укытучы. Димәк, безнең өченче моделебез-зат-сан белән төрләнү.

(Слайдта 3 нче модель: зат-сан белән төрләнә.)

 

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ

 Нишли?  Нишләми?

-а-/-ә-,

-ый-/-и-

-мый-/             -ми-

Зат-сан белән төрләнә

 

 

 

 

 

 

Укытучы. Ә хәзер дикторның сорауларын тыңлагыз һәм пауза вакытында җавап бирегез.

Диктор. Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?

Укучы. Буш вакытымны файдалы үткәрәм.

Диктор. Җәен нишләргә яратасың?

Укучы. Җәен су керергә яратам.

Диктор. Сәламәт булу өчен кышын нишләргә кирәк?

Укучы. Сәламәт булу өчен, кышын чаңгыда шуарга кирәк.

Диктор. Син спорт белән шөгыльләнәсеңме?

Укучы. Әйе, мин спорт белән шөгыльләнәм.

Укытучы. Хәзерге заман хикәя фигыль җөмләдә нәрсә булып килә?

Укучылар. Хәбәр була.

        (4 нче слайд – тулы модель)

 

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ

 Нишли?  Нишләми?

-а-/-ә-,

-ый-/-и-

-мый-/             -ми-

Зат-сан белән төрләнә

Хәбәр

Хәбәр

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы. Яхшы, укучылар. Без хәзерге заман хикәя фигыль турында белемнәребезне искә төшердек. (7 нче күнегү, 110 бит.)

Укытучы:

—         Сусанна, биремне укып чыгыгыз әле.

Укучы:

—         Нинди табибка әйтерсез?

Укытучы:

—         Үз җавапларыгызны әйтегез.

Укучылар:

—         Минем тешем сызлый-теш табибына;

—         Минем эчем авырта-хирургка;

—         Минем бармагым сызлый-терапевтка;

—         Минем күзем начар күрә-күз табибына.

Укытучы:

—         Хәзерге заман хикәя фигыльләрне әйтегез.

Укучылар:

—         Сызлый, авырта, күрә.

  1. а) 1 нче күнегү, 108 бит.

Укытучы. Данил, биремне укып чыгыгыз әле.

Укучы. Рәсемгә карап, тән әгъзаларының (части тела) исемнәрен әйтегез.

Укытучы. Укучылар, чиратлашып әйтәбез.

Укучылар. Баш, чәч, каш, күз, колак, борын, авыз, муен, җилкә, кул, аяк.

         Укытучы. Ә хәзер шул сүзләр белән җөмләләр төзегез, фигыльне хәзерге заман формасына куегыз.

Укучылар. Минем башым нык авырта. Мин чәчемне тарыйм. Аның кашы күтәрелә. Ул күзләрен йома. Аның колагы әйбәт ишетә. Бу малайның борыны суламый. Ул авызын юмый. Малай муенын бора. Син аның җилкәсенә кара. Укучы кулларны юмый. Кыз аякларын селкетә. (6 нчы күнегү, 109 бит.)

Укытучы. Зарина, биремне укып чыгыгыз әле.

Укучы. Бу кешеләрнең кайсы җире авырта? Алар нинди табибка керерләр?

Укытучы. Рәсемнәр буенча диалоглар төзибез һәм язабыз. Сез инде өч төркемгә бүленгәнсез. 1 нче төркемгә – 1 нче рәсем, 2 нче төркемгә – 2нче рәсем һәм 3 нче төркемгә – 3нче рәсем. (Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.)

Укытучы. Сүзне 1нче төркемгә бирәбез.

1 нче төркемнең диалогы:

– Сәлам, Коля!

– Сәлам, Аяз!

– Дустым, Коля! Синең кайсы җирең авырта?

– Минем тамагым авырта.

– Аяз, ә миңа нинди табибка керергә кирәк?

– Коля, сиңа терапевтка керергә кирәк.

– Рәхмәт, сау бул!

– Сау бул!

2 нче төркемнең диалогы:

– Сәлам, Коля!

– Сәлам, Рамил!

– Коля, синең кайсы җирең авырта?

– Минем аягым авырта.

– Ә аяк авыртканда, кемгә керергә кирәк?

– Коля, аяк авыртканда, хирургка керергә кирәк.

– Киңәшең өчен рәхмәт!

– Сау бул!

        3 нче төркемнең диалогы:

– Сәлам, Коля! Синең кулың авыртамы?

– Әйе, Рүзилә, минем кулым авырта. Ә миңа нинди табибка керергә кирәк?

– Коля, сиңа хирурга керергә кирәк.

– Рәхмәт сиңа!

– Сау бул!

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, карточкалар белән эш булачак.

1 нче төркем, хаталы сүзләрне табыгыз.

Бик шап күрә күзегез,

Чөнки бар кузлегегез.

Күзлегегездән күринә

Сезнең күзлегегес. (Р.Фәйзуллин)

Укучылар. Шәп, күзлегегез, күренә, күзлегегез.

Укытучы. 2нче төркем, текст белән танышыгыз. Аязның сәламәтлеге турында нәрсә әйтә аласыз? Хәзерге заман хикәя фигыльләрне табыгыз.

Аязның көн саен берәр җире авырта. Дүшәмбе аркасы авырта, шуңа күрә ул эшли алмый. Сишәмбе аягы авырта, шуңа күрә ул йөри алмый. Чәршәмбе башы авырта, шуңа күрә ул укый алмый. У Аяза каждый день что-нибудь болит. В понедельник у него спина болит, поэтому он не может работать. Во вторник у него нога болит, поэтому он не может ходить. В среду у него голова болит, поэтому он не может учиться.

 

Укучылар.

– Авырта, күрә, эшли, алмый, йөри, укый.

– Аязга тәмәке тартмаска кирәк.

– Спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

Укытучы. 3 нче төркем, үрнәк буенча диалоглар төзегез.

– Исәнмесез! Хәлләрегез ничек?

– Әйбәт түгел, кәефем юк.

– Мунчага бар, юын. Файдасы күп. Мин шулай эшлим.

– Рәхмәт киңәшеңә.

Укучылар.

– Сәлам! Хәлләр ничек?

– Башым авырта, чирлим әле.

– Аспирин эч.

– Киңәшең өчен рәхмәт.

Укытучы.  Ә хәзер сез learningapps.org интерактив сайтта «Кем миллионер булырга тели?» уенын уйнап алырсыз. Аның өчен  сорауларга җавап бирерсез. (Уен «Сәламәт яшәү рәвеше» темасын кабатлау максатында үткәрелә.)

91

92

93

94

95

 97

IV. Рефлексия

Укытучы. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

Укучылар. Әйе, чишелде.

Укытучы. Нәрсәләр турында сөйләштек?

          Укучылар. Без сәламәт яшәү рәвеше, тән әгъзалары, табиблар турында  сөйләштек, хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә кулландык.  

Укытучы. Хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз. Кем бүгенге дәрестә үзенә «5» ле куйды, кызыл алманы, ә кем үзенә «4» ле куйды, яшел алманы, ә кем үзенә «3 ле куйды, сары алманы ала һәм менә шушы агачка элә.

V. Өй эше

– 1 нче бирем барыбыз өчен дә: 4 нче күнегү (109  нче бит).

– Хәзерге заман хикәя фигыльләрне кулланып, «Азнакай» санаторий-профилакториесе турында хикәя төзеп язарга.

– http://biouroki.ru/workshop/crossgen.html cайтына кереп, сәламәт яшәү рәвеше турында кроссворд төзергә.

Укытучы. Дәрес тәмам. Сау булыгыз.