Сау бул, мәктәп!

(«Соңгы кыңгырау» бәйрәме сценарие)

Рузилә ҺАДИЕВА,

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең биология-география укытучысы

Ләлә ГАЛӘВЕТДИНОВА, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Ләлә ҺАШИМОВА,

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе китапханәчесе

1 нче күренеш

(Музыка. Сәхнәгә ике башлангычсыйныф укучысы: бер малай һәм бер кыз чыга. Көчкә-көчкә зур китапны күтәреп, әйтерсең, өстери-өстери чыгалар.

Малай. Ләйсән, күтәреш инде.

Кыз. Тырышам бит инде.

Малай. Нәрсәләр булыр икән бу китап эчендә ә?

Кыз. Белмим, белмим, әйдә, карыйк. (Кычкырып икесе бергә исемен укыйлар: «Тормыш китабы» һәм берсе беренче битен ача, ә икенчесе тотып тора.)

Малай. О-о, нинди матур! Беренче бит – «Күңелле балачак».

Кыз. Яле, яле, икенче бите ничек?

Малай. «Яшьлек тавышы», үзенчәлекле китап, ахры, бу?!

Кыз. Өченче бите – «Олы тормыш юлы көтә».

Малай. Мин берни дә аңламыйм, нинди китап булыр икән бу?

Кыз. Әй, дустым, онытылыплар да торабыз инде, китапларның бит авторлары

була. Әйдә, карыйк әле, кемнәр язды икән бу китапны?

Малай Ләлә Фәрит кызы Галәветдинова һәм 11 нче сыйныф укучылары.

Кыз (аптырап). Бигрәк яңа китап икән бит бу! Әле генә типографиядән чыккан диярсең. (Атылып-бәрелеп, БДИ китабы тоткан бер укучы малай килеп керә.)

Кыз.Туктале, кая йөгерәсең син, Илназ!

Кергән малай. Кая булсын инде?! 11 нче сыйныфларны эзлим. Менә берсе китабын онытып калдырган бит. Нишләр инде ул хәзер, белмим?!

Кыз. Аннан да 11ләр китабы, моннан да 11ләр китабы килеп чыга. Нәрсә булды соң бу?

Малай. Кая синдәгесе нинди китап соң?

Кергән малай. БДИ китабы.

Кыз. Ии, егетләр, өчебез дә инде тәмам аптыраштык, бүген бит, аларның иң дулкынландыргыч көннәре – «Соңгы кыңгырау» бәйрәме. Нишләсеннәр алар бүген БДИ китабы белән?

Кергән малай. Син алай димә әле. Йоклаганда да, белемнәр башка керсен дип, БДИ китабын мендәр астына салып йоклыйлар икән алар.

Малай. Юкка борчыласың. Әнә, 11 нче сыйныф укучылары үзләре дә күренәләр түгелме? Хәзер белербез кем югалтканын!

Кыз. Әйдәгез, аларны матур итеп каршы алырга әзерләник. (Кереп китәләр.)

(Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Чулпан Миңнулла кызы Сәмигуллина сүз ала һәм, бәйрәмне ачып җибәреп, чыгарылыш укучыларын сәхнәгә чакыра. Музыка, алкышлар астында укучылар сәхнәгә күтәрелә.)

2 нче күренеш

(Хор башкаруында «Мәктәп еллары» җыры.)

1 нче алып баручы.

Вакыт-елга бик тиз агып беткән,

Сабый чакларны да алып киткән.

Балачакның татлы хыялларын

Тормышка ашырыр вакыт җиткән.

2 нче алып баручы.

Бу елны да мәктәп тәмамлауны

Кыңгыраулар хәбәр итәчәк.

Озатканда чыңлап моңы белән

Теләп безгә якты киләчәк.

1нче алып баручы. 2011.елның 1 нче сентябрендә без – ак бантиклы, ак алъяпкычлы нәни кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар беренче тапкыр мәктәпкә – Белем дөньясына аяк бастык. Ә ул вакыттан соң күпме көннәр, айлар, еллар узган.

2 нче алып баручы. Җырларда җырланганча, шаулап-гөрләп үткән балачак күңелебездә мәңге калачак.

1 нче алып баручы. Һәм без – инде буй җиткән кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында.

2 нче алып баручы. Беренче кыңгыраудан бүгенге соңгы кыңгырауга кадәр 11 ел онытылмас, хатирәләргә бай мәктәп елларыбыз, әйтерсең, күз ачып йомганчы үткән. Быелгы Соңгы кыңгырау – 11 ел буе укыган дәресләргә, күңелле тәнәфесләргә, һәртөрле чараларда җиңүләргә, шатлык-куанычларга – һәммәсенә нәтиҗә ясый кебек.

Зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнгән без – егет һәм кызларны алдагы көннәрнең матур да, серле дә, гаҗәеп мавыктыргыч та, җитди дә булачагын искәртеп чыңларсың кебек син, соңгы кыңгырау!

1 нче алып баручы. Ә шулай да, «Сонгы кыңгырау» ул – илебез мәктәпләрендә инде берничә дистә еллар уздырылып килгән укучыларның, укытучыларның, шулай ук әти-әниләрнең яраткан бәйрәме. Бүген безнең бәйрәмебезне уртаклашырга килгәннәрнең барысын да чын йөрәктән сәламлибез.

2 нче алып баручы. Әлеге тантаналы бәйрәмебездә котлау өчен сүзне мәктәбебез директоры Рәзилә Габделнуровнага бирәбез. Рәхим итегез, Рәзилә Габделнуровна! (Директор котлавы. Приказ уку. Презентация ачылып бара приказда – 11 нче сыйныф укучылары исемлеге.)

1 нче алып баручы. Әйдәгез әле, Рәзилә Габделнуровна, без – укучыларыгыз белән бу мизгелне истәлеккә фотода калдырыйк. (Директор чыгышыннан соң чәчәк тапшыралар һәм фотога төшәләр.)

– Районнан килгән кунагыбыз – … га сүз бирелә. Рәхим итегез.

– «Северный» совхозы рәисе … га сүз бирелә. Рәхим итегез.

– Авыл советы рәисе Сәгыйтов Вәзир Вазыйх улына сүз бирелә. Рәхим итегез.

– Сүз Рөстәм хәзрәт Йосыповка бирелә. Рәхим итегез.

2 нче алып баручы. Сүзне безне бик тә белемле, киләчәгебезне якты итеп күрергә теләп, зур көч куючы, гадел, таләпчән укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, яраткан химия укытучыбыз Фәтхрахманова Лилия Шаһимулловнага  бирәбез.

1 нче алып баручы. Шулай ук  безнең тәрбияле, күркәм булып үсүебез өчен күп көч куйган, матур ял итәргә, җырны-моңны яратырга, әхлаклы булырга өйрәтүче тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, укытучы апабыз Сәмигуллина Чулпан Миннуловнага сүз бирәбез. Укытучы апаларыбыз -–сәхнәбезгә рәхим итегез! (Завуч апалар чыгышыннан соң чәчәк тапшыралар һәм фотога төшәләр.) Сезнең белән фотога төшәргә рөхсәт итегез. (Кадрия башкаруында «Хуш, балачагым» җыры.)

3 нче күренеш 

(Гамил керә. Чемодан белән.)

Гамил: Арыдым. Тәмам  арыдым. Җылы якка китәм. Әнә, БДИны миннән башкалар бирсеннэр. Китапларымны да югалтып бетердем. Лилия Шаһимулловна дөрес әйткән икәәәән! Нәрсә дип әйтте дисезме?! Шушмабаш мәктәбенә укырга килгәч, беренче химия дәресендә үк, «Энем, сиңа КВНда гына уйнап йөрергә кирәк икән», – диде бит! Ялгышмаган! Ник азапланыйм соң БДИ диеп, китәм, качам, диңгез буена – КВНга!

1 нче алып баручы. Гамил, нишләвең бу? «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә нинди киемнәрдән басып торасың син?! Әллә бер чемодан китап төядеңме?

Гамил. Китап кайгысы түгел әле монда. Диңгезгә китәм! Ял итәм! Укып а-ры-дыыым!

2 нче алып баручы. И-и, Гамил, күп калмады бит инде, имтиханнарыңны тапшырырсың да аннан соң китәрсең. (Ике малай китап тотып керә.)

1 нче малай. Гамил абый, син бит китабыңны онытып калдыргансың.

2 нче малай. Менә монда эчке ягына Заһидуллин Гамил дип язылган.

Гамил. Язылсын. Миңа кирәкми инде ул. Болай да күп беләм мин. Китапны сезгә бүләк итәм.

Икесе бергә. Ооо, бу матур китапнымы ? Рәсемнәре бармы аның?

Гамил. Бар, бар! «Һәр юлы саен рәсем анын, аңлап укысаң!» – ди биология укытучыбыз Рузилә Рафиковна.

Икесе бергә. Рәхмәт, Гамил абый. (Балалар сөенеп кереп китә.)

1 нче алып баручы. Ни кылануың бу, Гамил? Әйдә, тынычлан әле, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен матур гына уздырыйк, әти-әниләрне, укытучыларны да борчуга салмыйк. Соңыннан, бәлки, кире дә уйлап куярсың. Ашыгыч карарлар кабул итәргә ярамый.

2 нче алып баручы. Ә беләсеңме, Гамил, сез безнең мәктәпкә укырга килгәнче без класста күпме идек? 24 укучы. Кайсы гына кабинетка керсәк тә урын җитмәс кебек тоела иде. Шундый күп… 9 егет, 15 кыз идек. Нинди генә күңелле  чакларыбыз булмады, әмма  күпвакыт аз санлы класслар кадәр дә тавышыбыз чыкмады. Дус, тату укыдык. Тик нигәдер, күбебез китәргә уйлады. Сүзсез, һөнәри белем алырга вакыт җитте дип уйлаучылар да булгандыр, әмма күбесе  син бүген сөйләгән БДИ дип киткәннәрдер дип, мин аны бүген аңлыйм.

1 нче алып баручы. Гамил, хәтерлисеңме безнең беренче тапкыр  Шушмабаш мәктәбенә укырга килгән көнебезне. Син, мин, Рафил… Безгә нәрсәгәдер куркыныч тоелды, чөнки яңа мәктәпкә киләбез. Без нык дулкынландык, әйе бит, әмма безнең барыбер киләсе килде, шушы абый-апаларыбыз мактаган Шушмабаш мәктәбендә укыйсыбыз килде. Ә бит, Гамил, безнең теләк үтәлде. Без бит бик яратып, рәхәтләнеп укыдык мәктәбебездә, килешәсеңме, Гамил?

Гамил. Һичшиксез, килешәм, күндердегез, дусларым, Алла боерса, кадерле әти- әниләребез, безнең өчен нык тырышкан  яраткан укытучыларыбыз һәм дус классташларыбыз булганда без бар авырлыкны да җиңәрбез.

(Егетләр “Дуслар була санаулы  гына” җырын башкара.)

4 нче күренеш

(Укучылар чыга.)

1 нче укучы.

Бүгенгедәй минем хәтеремдә

Иң беренче белем бәйрәме.

Бер кулымда әни кулы иде,

Ә берсендә чәчәк бәйләме.

2 нче укучы.

Тәүге звонок шылтырады безгә,

Ачты олы белем юлларын.

Мәктәп дөньясына рәхим ит дип,

Укытучым сузды кулларын.

3 нче укучы.

Тәүге укытучым каршы алды,

Үзе җитди, үзе ягымлы.

Белем доньясына юллар салды,

Яраттырды туган ягымны.

1 нче алып баручы. Беренче укытучы! Ул безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән шатланды да, көенде дә. Безнең язмыш өчен яшәде, намуслылык, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Кечкенә кулларыбызга каләм тотып, тыңлаусыз хәрефләрне язарга, укырга-санарга өйрәтү өчен күп көч түктегез сез!

2 нче алып баручы. Рәхмәт сезгә, беренче укытучыларыбыз – Гөлшат Ринатовна, Гөлфия Шамилевна, Сүрия Ханифовна, Асия Петровна! Безгә өйрәткән һәр хәреф саен рәхмәтләребез ирешсен сезгә!

Сүзне сезгә бирәбез, беренче укытучыларыбыз. Сәхнәбезгә рәхим итегез! (Чәчәкләр бүләк ителә. Истәлеккә фотога төшү.) Бу мизгел, һичшиксез, истәлеккә фотоларда калырга тиеш.

1 нче алып баручы.

Киштәдә иске Әлифба –

Иң беренче китабым.

Уйлаган саен ышана алмыйм,

Кая китте шул чагым?

(Сәхнәгә котлау өчен 1 нче сыйныф укучылары чыга. Алар чыгышыннан соң, аларга бүләккә китаплар тапшырыла. Башлангычлар һәм 11 нче сыйныф кызлары башкаруында бию.)

5 нче күренеш

2 нче алып баручы. Кызларыбыз мәктәптә иң матур биюче төркем булып аерылып торды. Нинди генә матур биюләрне алар сәхнәгә куймады! Әле бүген дә үзләренә алмаш әзерлиләр, диярсең, бүген-иртәгә 5 нче сыйныфка күчәм дип торган башлангыч өлешнең чыгарылыш кызлары белән матур чыгышларын күрсәттеләр. Афәрин, кызлар, мастер-классыгыз бик матур чыкты.

1 нче алып баручы. Әйе, Илгиз, мин синең белән килешәм. Ә менә биюләр белән  кызыксыну теләген бездә, һичшиксез, үзе дә биюләрне  бик яраткан, биеп үскән сыйныф җитәкчебез Ләлә Фәритовна уятты.

2 нче алып баручы. Әйе, Алия, Ләлә Фәритовна – ул безнең хөрмәтле сыйныф җитәкчебез, мәктәптәге икенче әниебез булды. Тәртибебез, укуыбыз өчен борчылып, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклап күңелебезне күреп, 11 нче сыйныфка кадәр алып килде. Кадерле сыйныф җитәкчебез, мәктәп елларының иң озын чорында Сез безнең яныбызда булдыгыз. Сабый күңелебезгә ачкыч табып, һәрьяктан матур булырга өйрәтеп, безне гөлчәчәктәй гүзәл кызлар, акыллы егетләр итеп тәрбияләдегез. Сезне һәрвакыт ягымлылык, киң күңеллелек, шаянлык бизәде.

1 нче алып баручы. Гомеребезнең иң гүзәл, иң матур чагы булган, әмма йөгереп үтеп киткән балачактан алып яшьлеккә кереп килгән мәлебезгә кадәр бик яратып безне үстердегез, җитәкләдегез. Сез безнең киңәшчебез дә, сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең, үгет-нәсихәтләрегезне, акыллы тәрбиягезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

Сүз хөрмәтле сыйныф җитәкчебез Ләлә Фәритовнага бирелә. (Чәчәкләр бүләк ителә. Истәлеккә фотога төшү.) Һичшиксез, без бу мизгелнең истәлеккә фотода калуын телибез.  («Встань-ка» скетчы, такмаклар, мәзәкләр.)

6 нчы күренеш

1 нче алып баручы.

Әй, шаярабыз, әй шаярабыз да инде үзебез.

Ә үзебез, яшьлеккә кереп киләбез,

Бөреләнгән гөл сыман.

Ак чәчәкле, җырлы-моңлы

Мәхәббәт дөньясына.

2 нче алып баручы. Алия, беләсеңме, мин менә нәрсә уйладым әле. Ә безнең кадерле, газиз әти-әниләребез яшь чакта, менә безнең кебек чакта нинди булдылар икән? Бүген бит аларның да бәйрәме.

Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп җиттек. Сез безне тәрбияләүгә күп көч куйдыгыз. Безне яратып, кадерләп үстердегез. Шул ук вакытта таләпчән дә була белдегез.

1 нче алып баручы. Бу дөньяның саф һавасын сулап, тормышның матур мәшәкатьләренә күмелеп, без – балаларыгыз белән гомер кичерү – үзе зур бәхеттер. Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, Сезгә һәрчак нык сәламәтлек, кайгы- хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер телибез. Гел шулай тормышны яратып, безгә терәк һәм үрнәк булып, авырлыкларга бирешмичә, иминлектә яшәгез.

2 нче алып баручы. Һәрбер кешенең , төн йокыларын калдырып, баласы еласа елап, баласы көлсә көлеп, чын йөрәктән “балам” диеп кадерләүче, назлаучы әнисе булу зур бәхет ул.

1 нче алып баручы. Ә менә энисенә көн саен  “Әни, мин сине яратам” диюче бар микән? Әмма күп вакыт сүзләр белән генә түгел гамәлләребез белән: тырышып укуыбыз, өй мәшәкатьләрендә булышуыбыз белән белдерәбез. Ә хәзер экранга күз салыйк әле. (“Әни, мин сине яратам” видеосы күрсәтелә. Укучылар сәхнәгә чыга. Экранга “Әниләр белән”презентация куела.)

2 нче алып баручы. Ә хәзер  хөрмәтле әниләребезне сәхнәгә  чакырабыз. (Әниләргә сүз бирелә. Әниләр һәм 11 нчы сыйныф укучылары бергәләп — “Мәхәббәт жимешләре”җырын башкара.)

7 нче күренеш

1 нче алып баручы.

Алда юллар, алда еллар,

Зур сынаулар көтәләр.

Кыңгырау хыялларың

Киләчәккә илтәләр.

2 нче алып баручы. Сынаулар, уйлар, хыяллар…

Әйе, һәрберебез өчен үтә дә җаваплы чор: имтиханнар, сайлыйсы һөнәрләр, керәсе уку йортлары. Әмма хыялсыз кеше – канатсыз кош,диләр бит, безнең дә хыялларыбыз матур. (“Мин кем булырга телим?” видеотасмасы тәкъдим ителә.)

Сыйныф җитәкчесе. Укучылар, сез кем генә булырга теләсәгез дә, кешелекле, күркәм кешеләр  булыгыз. Туган илебезне, туган ягыбызны, укытучыларны, әти-әниләрегезне, туганнарыгызны яратып яшәгез. Җирдәге бар матурлык нигезендә иң матур хис – ярату, мәхәббәт ята. (Укучылар чыга, һәм һәркайсы берәр куплет шигырь сөйли.)

1 нче укучы.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Юк, үтмәде Сезнең гомер бушка,

Чәчләрегез иртә агарса да.

Агарттыгыз бит Сез күпме күңелләрне,

Барысы өчен бик зур рәхмәт Сезгә.

2 нче укучы.

Яшәгез Сез әле озак-озак,

Картаймагыз, мәңге яшь булыгыз.

Безнең юлда якты маяк булып,

Ерактан яктыртып торыгыз.

3 нче укучы.

Канат ярган нәни кошлар сыман

Талпынабыз очып китәргә,

Керсез  күңел хисен җилкендергән

Хыялларны чынлык итәргә.

4 нче укучы.

Көмеш кыңгырауның соңгы җыры,

Озак чыңлар, чыңлар колакта.

Укытучым биргән ныклы белем,

Офыкларга тарта, еракка.

5 нче укучы.

Нинди рәхмәтләр дә аз булыр күк,

Аз булыр күк әйткән теләгебез.

Зур хөрмәтләр белән чәчәк бәйләме

Булсын сезгә безнең бүләгебез.

1 нче алып баручы. Без шулай ук бүген 11 ел буена безне тәмле ризыклар ашатып сыйлаган ачык йөзле ашчы апаларыбызга, чисталыкны тәэмин итүче җыештыручы апаларыбызга, мәктәпне җылытучы оператор абыйларга үзебезнең чын күңелебездән чыккан иң җылы, зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә дә яхшылык булып кайтсын. (“Мы любим вас” җырын башкару. Чәчәкләр тапшыру.)

6 нчы укучы.

Безнең шаянлыклар чәчегезгә

Өстәгәндер көмеш бөртекләр.

Сезнең язмыш шундый – ярдәм итү

Канат үстергәндә бөркетләр.

7 нче укучы.

Без очарбыз шул офыкка карап,

Сезнең караш барыр озатып.

“Олы рәхмәт, Укытучым!” – диеп,

Баш иярбез Сезгә бер кайтып.

8 нче укучы.

Безне алда зур сынаулар көтә,

Мәктәп данын hәрчак якларбыз.

Сездән алган тормыш юлламасын

Мәңге тап төшерми сакларбыз!

9 нчы укучы.

Без укыган Шушмабаш мәктәбеннән

Үсеп чыккан күпме белгечләр.

Алар саны артыр безнең белән

Безне көтә алда зур эшләр!

10 нчы укучы.

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

(“Сау бул инде, сау бул, мәктәбем” җырын башкару.)

“Тормыш китабы” өлешен  йомгаклау

“Күңелле балачак” битен тоткан өч укучы (чыга һәм почмаккарак баса). Балачак – бәхет иле ул, Кояшлы, хыял иле.

Ак гөлләргә уратылган

Ул чорның һәр мизгеле.

“Яшьлек тавышы” битен тоткан 3 укучы (чыга һәм урта тирәгәрәк бераз арткарак баса).Безнең әле матур чаклар –

Җырлап-биеп уйнар чаклар.

Онытылмас ул чорларның

Сүндермичә очкыннарын

Яшьлек сүзсез, үзе саклар!

“Олы тормыш юлы көтә” битен тоткан 3 укучы (чыга һәм икенче почмакка басалар.) Алда – иң озын «дәрес»ләр – тормыш дәресләре, яңадан-яңа казанышлар, сынау-ачышлар. Бу юлда да һәрберебезгә тырышып, сезне уңышларыбыз белән шатландырып матур яшәргә Ходай насыйп итсен. Ак юллар көтсен!

“Тормыш китабы” тышлыгын тотып 3 укучы – ике алып баручы һәм Гамил (чыга, калганнар битләрен китап эченә килеп элә).

Тормыш бит ул – матур китап кебек…

Язучысы аны үзебез…

Укыганда аны дус-туганнар,

Кызармасын иде йөзебез…

Яхшылыклар белән тулып торсын,

Изге эшләр аны бизәсен.

Кара таплар, начар эш-гамәлләр,

Тормыш китабына кермәсен.

Тормыш бит ул — матур китап кебек…

Ничек язу тора үзеңнән.

Язмышларны сылтау итеп кенә,

Җаваплылык төшмәс иңеңнән.

Языйк әле… Языйк матур китап,

Бездән соң да сагынып укырлык.

Җир йөзендә ни бар кадерлерәк,

Кеше гомеренә торырлык!  (Гөлара Шәрипова)

(“Саубуллашу” видеосы.  Вальс бию.)

1 нче алып баручы.

Дәшә серле юллар,

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.

2 нче алып баручы.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

(Хор башкаруында“Сау бул, мәктәп” җыры яңгырый. Чулпан Миннуловна кыңгырау шалтыратырга бер кыз белән чыга, юлламасын бирә. 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырый. Алкышлар астында укучылар, шарлар очыртып, саубуллашып чыгып китә. Зал басып алкышлап озатып кала.)