Сау бул, мәктәп!

(«Соңгы кыңгырау» бәйрәме сценарие)

Земфира ФӘТКУЛЛИНА,

Чүпрәле районы Иске Кәкерле урта мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы

Максат: укучыларда мәктәпкә карата мәхәббәт, укытучы хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Кичә барышы

 1 нче укучы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучыларыбыз!

Бүген – сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген безнең өчен соңгы кынгырау янгыраячак.

2 нче укучы. Соңгы кынгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган сукмакның гаҗәп матур да, тыңгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың – безнең укытучылар белән хушлашу авазы да.

3 нче укучы.

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

4 нче укучы.

Еллар узгач, сагындырыр инде

Балачакның соңгы бәйрәме.

Еларгамы, көләргәме бүген –

Күңелләрнең иләс бер мәле.

5 нче укучы. Бүгенге бәйрәмдә иң-иң якын кешеләребез – әти-әниләребез дә катнаша. Алар безгә тормыш бүләк иткән, безне кадерләп, тәрбияләп үстергән. Алар безнең саф йөрәкле, акыллы, мәрхәмәтле, алтын куллы булып үсүебезне тели.

6 нче укучы. Без әти-әниләребез алдында мәңге бурычлы, аларның ныклы терәге, таянычы булырбыз, ышанычларын акларбыз. Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә һәрчак нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телибез. Безне тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

7 нчы укучы.

Әткәй-әнкәй – минем пар канатым,

Сез булганга дөнья түгәрәк.

Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп,

Яшәгез сез шулай бергәләп.

(«Рәхмәтлемен Ходаема» җыры башкарыла. Әниләргә чәчәкләр бүләк ителә.)

1 нче укучы. Әти-әнием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу! Мәктәп бусагасын атлаганда шатлык хисе белән беррәттән, күңелемне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде. Күрәсең, кечкенә балага бу зур һәм таныш булмаган мәктәп чит булып тоелгандыр.

2 нче укучы. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, бар курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән һәм яраткан кешебез – иң беренче укытучыбыз (…) иде.

Борчуда да, шатлыкта да

Безнең хәлгә сез кердегез.

Яшәргэ дәрт, укуга көч,

Белем ачкычы бирдегез.

3 нче укучы. Хөрмәтле сыйныф җитәкчебез (…)! Мәктәптә эшләү дәверендә үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәр санап бетергесез күп булгандыр. Сез безнең өчен дөреслек, белем иясе булдыгыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук очкын чәчеп торган күзләр.  Без сезгә чын күңелебездән саулык, эшегездә уңышлар телибез!

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтыгыз сез юлның яктысын.

Укытучыбыз, жырыбызда чагыла

Изге уебызның яктысы.

(«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» җыры башкарыла.)

4 нче укучы.

Мөгаллимнәр сезне үз итәләр,

Укучыга ныклы терәк сез.

Төрле мәсьәләләр чишкән чакта

Яшәп булмый сезнең киңәшсез.

5 нче укучы.  

Без беләбез: сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда.

Ләкин ышаныгыз: һәрчак булырбыз без

Сез күрсәткән туры юлларда.

6 нче укучы.

Сезгә карап кемнәр сокланмаган

Тырыш та сез, җилдәй җитез дә.

Киңәш сорап килсәң, җавабыгыз

Һәр күңелдә өмет тергезә.

7 нчы укучы.

Рәхмәт сезгә, безнең өчен

Бик тә нык тырыштыгыз.

Математик мәсьәләләр

Чишәргә булыштыгыз.

1 нче укучы.

По-русски правильно писать

Вы терпеливо нас учили.

Чтоб грамотными сделать нас,

Всё сердце в это Вы вложили.

Я очень рад, что Вы литературу

Преподавали именно у нас.

Мы Пушкина учили и Толстого.

И думаю, со мной согласен класс.

2 нче укучы.

Татар теле, туган телем –

Иң яраткан үз телем.

Үз телемдә укытучыларым

Яратып бирде белем.

Тукайларны, Муса, Такташны,

Кол Галине сездән ишеттек.

Гади булган өчен якын иттек,

Һәм зурладык сезне, үз иттек.

3 нче укучы.

Тарих, тарих, тарих дию белән

Күз алдыма (тарих укытучысы исемен әйтә) килә.

Әйтә кебек күзләремә карап,

Әйдә үткән параграфны сөйлә.

4 нче укучы.

Формулаларны күргәч искә төшә,

Тозлар, селте, кислота…

Төрле тәҗрибәләр ясарга,

Өйрәттегез безне … апа!

5 нче укучы.

Физика фәнен укыта,

Ул безнең математик та.

… апаны  барыбыз

Хөрмэт итәбез шуңа.

6 нче укучы.

Без интернет челтәрендә

Балык кебек йөзәбез.

Моның өчен рәхмәтне

… ка әйтәбез.

7 нчы укучы.

Физкультура дәресләрен

Көтә идек зарыгып,

Сез дә безне онытмагыз

Искә алыгыз сагынып.

ОБЖ фәнен укыгач,

Юлда дөрес йөрибез.

Урманда да югалмыйбыз –

Солдат кебек үзебез.

1 нче укучы.

Без телибез Сезгә бәхет

Алгы тормыш таңында.

География дәресләрен балалар

Яратсыннар тагын да.

2 нче укучы.

Кая гына барма, инглиз теле кирәк,

Без ул телне тырышып өйрәндек.

Дәресләрдә Шекспир телендә без

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

3 нче укучы.

Сез өйрәткән хезмәт серләренә

Без рәхмәтле булып калабыз,

Гомер буе шушы үрнәкләрдән

Гел өлгеләр генә алабыз

4 нче укучы. Без шулай ук бүген мәктәптә армый-талмый хезмәт күрсәтүче тәрбиячеләребезгә, хуҗалык эшләре буенча директор урынбасарына, 11 ел буена тәмледән-тәмле ашатучы ачык йөзле повар апаларыбызга, чисталыкны саклаучы апаларга зур рәхмәтебезне әйтәбез. (Чәчәкләр тапшыру.)

(Чыгарылыш сыйныф укучыларын котлау.)

Сыйныф җитәкчесе. Ә хәзер укучылар сезгә мәктәп әзерләгән грамоталарны тапшырып үтик әле.

Гадел  безнең тугры дус та,

Башкага сер чишми ул.

Авырлыклар туган чакта.

Ярдәм итми калмый ул,

Шат күңелле Назыйм

Беркайчан да боекмый.

Нәрсә эшләргә кирәген

Барсын да алдан уйлый.

Динар интернет челтәрендә

Балыктан оста йөзә.

Бөтен җиргә керә дә

Чыга алмый интегә.

Шуңа күрә бик еш кына,

Йоклап та тормый гына,

Дәресләргә йөгерә.

Спорт белән шөгыльләнеп,

Рамил үзен таныта.

Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип,

Тик торуны оныта.

Безнең Айгел – иң шәбе,

Нишләсә дә – шәп эшли,

Күзләр генә тимәсен.

Дәресләре бетүгә

Түгәрәккә йөгерә.

Буш вакыты юк аның.

Бер дә тик тора белми,

Теләсә кайсы конкурста

Беренчелекне бирми.

Безнең Илмир – шәп спортчы.

Спортзалга йөгереп керә,

Йөгереп чыга чыкканда.

Физкультура-көрәш дисәң,

Җанын бирергә тора.

Иң сабыры, иң тыйнагы

Мөгаен, ул – Булаттыр.

Тәртип бозмый, һич рәнҗетми,

Тәмле телле була гел.

3 нче укучы. Безне тәбрикләргә килгән нәниләргә игътибар итегез әле. Моннан күп еллар элек без үзебез дэ шундыйлар идек. Без дә шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттык. Шушы урында, кулыбызга чәчәк бәйләмнәре тоткан килеш, инде күп мәртәбәләр кабатлаган котлау сүзләрен эчтән генә кабатлап басып тордык. Әйдәгез, 2027 нче елда мәктәпне тәмамлаячак нәни дусларыбызны тыңлыйк әле.

(1 нче сыйныф укучылары чыгышы.)

4 нче укучы.

Нәни дустым, гади генэ киңәшем:

Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла житез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

5 нче укучы.

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын.

Ачып жибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

Укыгыз сез, эзләнегез,

Хезмәт сөю, яхшы уку –

Шул сезгә теләгебез.

6 нче укучы.

Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем.

Инде менә сезгә, укытучылар,

Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

7 нчы укучы.

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез.

Урау юллар узып, таулар кичеп,

Сезнең хәлегезне белербез.

1 нче укучы.

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым, синең алда бүген

Сынау тотам соңгы дәрестә.

2 нче укучы.

Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп — изге йорт.

Сабый чакны эзләп без килербез әле,

Онытма син, мәктәп, безне көт.

Ә хәзер мәктәптә укыган еллар истәлеге булып соңгы кыңгырау яңгырый,

(Моңлы көй уйный. 11нче сыйныф егете кыңгырау тоткан 1нче сый­ныф укучысын җилкәсенә утыртып мәйданны әйләнә. Бу вакытта шигырь яңгырый.)

3 нче укучы.

Дәшә серле юллар, башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.

Якты юллар теләп, матурлыкка өндәп,

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

4 нче укучы.

Бир кулыңны, дустым, ерак юлга чыктык,

Тау артында болыт аллана.

Безнең юллар бара ерак офыкларга,

Офыктагы серле таңнарга.

5 нче укучы.

Ямансу да кебек, аерылуны белеп,

Урамнарны җырлап бер урау.

Көмеш тавыш тынмый, йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

(Кыңгырау яңгыраганнан соң.)

6 нчы укучы.

Яңгырады кыңгыраулар соңгы,

Мәктәбемнең моңлы яшьлек чыңы.

Артта хәзер, артта инде бары…

Мәктәп еллары арттан елап калды.

7 нче укучы.

Артта калды дөрес калдырулар,

Шактый-шактый шуклык-шаярулар,

Гашыйк булып яшерен янулар,

Укып килми оятка калулар…

Артта калды бар да инде болар.

(“Саубуллашу вальсы” башкарыла.)

1 нче укучы. Кадерле укытучыларыбыз,  сез безгә 11 ел буе белем бирдегез, яхшылыкны начарлыктан аерырга, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләрне яратырга өйрәттегез, туган илгә мәхәббәт тәрбияләдегез. Без чын күңелебездән сезгә рәхмәтләребезне белдерәбез һәм  флешмоб бүләк итәбез.