Санны берурынлы саннарга кушуны ныгыту һәм бүлүне ныгыту күнегүләре

№ 129

Гөлгенә ВАФИНА,

Арча районы Утар-Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе  филиалы Субаш-Аты башлангыч мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы

Предмет: Математика

Класс: 1 һәм 3 класс

Дәрес тибы: катнаш

Тема: 1кл.  Санны  берурынлы саннарга кушуны ныгыту                        Тема: 3 кл.Бүлүне ныгыту күнегүләре

Максат:-Телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү;                           -Телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү;

-Мисаллар һәм мәсьәләләр чишү юлларын ныгыту;                    — Саннарны бүлүне ныгыту

-Фронталь һәм индивидуаль эшләү культурасы тәрбияләү.

Шәхескә кагылышлы УУГ:Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ: Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белүгә ирешү;дәрестә гамәлләр эзлеклелеген әйтү;ясалган хаталарны исәпкә алу, төзәтүләр кертү.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне дөрес һәм аңлаешлы итеп әйтү, башкаларны тыңлый һәм ишетә белү.

Танып-белү УУГ: Кирәкле информация туплау;тормыш тәҗрибәсеннән чыгып сорауларга төгәл җаваплар бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: Өйрәнгән материалны ныгытуга мисаллар һәм мәсьәләләр чишү.

Предметара бәйләнеш: математика, әдәби уку,әйләнә-тирә,музыка

Төп ресурслар: математика дәреслеге 1, 3 класслар өчен,

Өстәмә  ресурслар: ИКТ-презентация

Киңлекне оештыру: Фронталь һәм индивидуаль эш, парларда эш

Дәрес барышы:

Үткәрү технологиясе Укучы эшчәнлеге Укытучы эшчәнлеге  УУГ
I.Уңай халәт тудыру.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Укытучы сөйләгәнне тыңлыйлар.

 

Укучылар җавап бирә.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бик җитез, бик тырыш кызлар һәм малайлар. Алар бик уңган, тапкыр, зирәк булганнар.Күбрәк белергә теләп, һәр көн мәктәпкә йөргәннәр. Ул балалар сез түгелме?

-Мин дә сез дип уйлаган идем.Безнең бүгенге дәресебез дә сезгә кызыклы булыр дип уйлыйм.

— Әйдәгез , хәзер бер-беребезгә сәлам биреп алыйк та дөрес итеп утырып , математика дәресебезне башлап җибәрик.

 

КУУГ

 

РУУГ

 

ТБУУГ

II.Актуальләштерү һәм дәрес темасын ачу.  

 

Карточкалардагы һәм кроссвордтагы төсләргә карап,

артындагы мисалларны исәпләп, җавабын әйтә баралар.

 

 

Ныгыту сүзе.

 

-Укучылар, безнең  бүгенге дәресебез темасын һәм дәрестә нәрсәләр эшлисен беләсегез киләме?

— Моның өчен мин биргән төсле карточка  артындагы мисалларга дөрес җавап биреп кроссвордны гына чишәргә  кирәк. Сез әзерме?

(укытучы төсле карточкаларга язылган мисалларны укытып, җавабын әйттерә)

5+5           10х6

8х5            9-3

6+3            6х5

-Уртада нинди сүз килеп чыкты?

-Димәк, без бүген, алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне ныгытабыз.

-Барыгызның да дәрестә актив катнашып, яхшы билгеләр алуын көтеп калам.

-1 кл.:Санны  берурынлы саннарга кушуны ныгыту

    3 кл.Бүлүне ныгыту күнегүләре    (2 слайд)

 

 

 

 

 

ШУУГ

 

 

 

 

 

ТБУУГ

III. Уку мәсьәләсен кую, аны чишү  

 

 

 

-Без булышырга риза.

-Безнең дәресебез күңелле һәм нәтиҗәле булсын өчен әкият геройлары да килгән. Сез мәктәпкә килгәнче үк килеп чиратка басканнар.Алар бездән  ярдәм көтәләр, без  аларга булышырбыз. Сез моңа ризамы?

-Димәк, без+, — , х, : карата мисаллар, мәсьәләләр чишәргә, саннарны чагыштырырга, тест та эшләргә дә  һ.б ярдәм итәргә тиеш булабыз.

 

 

 

 

КУУГ

IV. Үтелгән уку эшчәнлеген ныгыту.  

 

 

 

 

1кл. Мисал исәплиләр.

3кл. Телдән җавап бирәләр.

1.-Беренче героебыз сезгә бик тә таныш “Кызыл калфак” әкиятеннән әбинең оныгы Кызыл калфак исемле кыз.Без аңа хәзер әбисенә алып барырга дип чәчәкләр җыешырбыз. Олыларны хөрмәт итәргә кирәк! (3 слайд)  

 

 

 

ШУУГ

ТБУУГ

 

РУУГ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ШУУГ

ТБУУГ

 

РУУГ

1кл. Такта янына чыгып дөрес исәпләнгән мисал язылган чәчәкләрне генә  җыялар.( дөреслеге тикшерелә) 3кл. Карточкада язылган бүлүгә карата мисаллар-ны  аңлатып исәпләргә.

23:23       42:1     50:50

 

 

-Бабайга шалкан тартышырга ярдәм итәрбез.

 

 

 

-Дус, бердәм булырга!

 

1кл.мәсьәләләрне телдән төзиләр һәм җавап бирәләр, чишелешен тактага чыгып язалар

2.-Чираттагы икенче героебыз-“Шалкан” әкияте булыр.Анда без кемгә ярдәм итәрбез икән? Кайсыгыз әйтер?

-Дөрес.Афәрин!

-Әгәр мин биргән биремнәрне дөрес итеп үтәсәгез, шалкан бик тиз тартылып чыгар. Чөнки бердәм-лектә көч!    (4 слайд)  Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?

1кл.Мин сезгә рәсемнәр өләшәм. Сез шул рәсемнәр буенча мәсьәләләр төзеп утырасыз.ТЕСТ бирелә.

 

3 кл.Сезнең алдыгызда шалкан рәсемнәре. Алар артына тигезләмәләр язылган. Аларны чишәргә кирәк.(дөреслек тикшерелә)    х:2=8     Хх4=16

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ял минуты(татар бию көенә) МИКС ФРИЗ ГРУП структурасы буенча ял минуты  4слайд

Укучылар бер-бер артлы тезелеп баса. (бию көе яңгырый) Алда баскан укучының хәрәкәтләрен арттагылар кабатлый. Музыка туктагач укучылар да туктый.Укытучы сорау бирә. Балалар шул сорауга  җавапны куллар ярдәмендә күрсәтәләр.Ял минуты  шулай дәвам итә.

(5 слайд)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТБУУГ

 

 

 

 

 

РУУГ

ТБУУГ

 

ТБУУГ

 

РУУГ

 

 

 

КУУГ

 

 

 

 

ШУУГ

ТБУУГ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КУУГ

 

 

 

 

 

РУУГ

-Кеше әйберсенә тияргә ярамый!

 

 

 

 

 

Табышмакларга җавап эзлиләр.

3.-Алдагы героебыз – “Су анасы” әкияте. Әкият безгә таныш. Ул безне нинди булырга өйрәтә әле?

-Бик дөрес,афәрин ,укучылар!

Су анасына да тарагын табарга ярдәм итик инде.

Моның өчен: 3 кл. тест эшләр. (6 слайд)

1 кл. Хәзер мин сезгә математик табыш-маклар укыйм. Игътибарлы булы-гыз! 3 кл. тест эшли.Карточкалар өләшәм. Сез дөрес җавапларны гына сайлап билгелисез.(дөреслек тикшерелә)
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кәҗә бәтиләренә бүредән котылырга.

-Әниләренең сүзен тыңламаганнар

4.-Алга таба нинди әкият булыр икән? “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие”

-Бу әкият тә сезгә танышмы? Кемгә булышлык итәбез? Алар нинди кагыйдәне  үтәмәгәннәр?

(7 слайд)

 

1кл.Карточкаларда -гы мисалларны чагыштырырга кирәк.( дөреслек

тикшерелә)

3 кл.Тапкырлауга мисалларны дәфтәрләрдә эшләргә.324х3, 540х4,735х8, 864х6

 

 

-“Куян кызы” әкиятенә

-Әйе.

5.-Тагы кайсы әкият героена булышлык итәсегез килә?

-Анда куян кызын тазартабыз, шулаймы?

( киенеп йөрмәсәң, салкын тиюе бар. Шуңа күрә әни сүзен тыңларга кирәк)      (8слайд)

Парлап эшлиләр 1 кл.Төшеп калган гамәл билгеләрен куеп эшләү. Чиратлашып эшлиләр, бер-берсе эшләгәннең  дөреслеген дә тикшерәләр. 3 кл.Мисаллар эшләү, тактада.(ябык карточкаларны алалар, нинди мисал эләгә)

9+5   8+4    9-5      8-3

 

V.Дәрестә уку эшчәнлеген рефлекцияләү.

Укучылар  берәм-берәм җавап бирә.

 

 

 

Болыт һәм кояш рәсемнәреннән үзләренә ошаганын  сайлап тактага элеп куялар.

-Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша.Сез бүген бик нык тырыштыгыз,тату эшләдегез.Миңа бик ошадыгыз.

-Әйтегез әле, дәрес сезгә кайсы ягы белән ошады?

-Нинди авырлыклар очрады?

-Нәрсә җиңел тоелды?

Мин сезгә кояш һәм болыт рәсемнәре бирәм. Сез үзегезнең кәефегезне кайсы рәсем белән билгелисез, шуны тактага чыгып эле куегыз.     (9 слайд)

-Афәрин, укучылар!

-Билгеләр куела.

-Карточкаларда өй эше бирелә.

Дәрес бетте, ял итәргә мөмкин.