Сан төркемчәләре

(6 нчы сыйныфта математика һәм музыка фәннәре белән бәйләп өйрәнелгән татар теле дәресе)

Ләйлә ФӘРХЕТДИНОВА,

Актаныштагы Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рузилә ФӘРРАХОВА,

Актаныш районы Меңнәр төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: сан төркемчәләрен аерырга өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет: саннар турында белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту.

Предметара нәтиҗәләр:

регулятив:

– уку мәсьәләсен кую;

– чишү юлларын билгеләү;

– файдалы булган эшчәнлекне сайлап алу, куелган мәсьәләне чишү;

– үз эшеңә контроль ясый белү (үзтикшерү);

– бәя бирә белү (үзбәя);

танып белү:

– уку мәсьәләсе чишелешенең гомуми ысулын формалаштыру;

– үзләштерелгән эчтәлекне һәм чишелешнең гомуми ысулын модельләштерү;

коммуникатив: тыңлый, ишетә, үз фикереңне диалог һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле һәм әңгәмәдәшне кимсетмәслек итеп җиткерә белү;

шәхескә юнәлтелгән:  алган белемнәрне гамәлдә куллана белү, парларда һәм төркемнәрдә эшли алу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәрес төре: яңа теманы өйрәнү дәресе, интеграль дәрес.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, актив аралашу.

Принциплар: фәннилек, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек.

Материал: Юсупов Ф.Ю., Харисова Ч.М., Сәйфетдинов Р.Р. Татар теле. 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2015. – 175 б.

Укучылар белән эшләү формасы: индивидуаль, фронталь.

Чаралар: мәктәп кирәк-яраклары, дәреслек, компьютер, проектор, экран.

Предметара бәйләнеш: математика, музыка.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Сезне күрүемә мин бик шат!

Укучылар. Исәнмесез!

Укытучы. Елмаеп, бер-берегезне сәламләп алыгыз! (Укучылар бер-берсенә елмая, кул болгап исәнләшә.)

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, өй эшен тикшереп алыйк. (Укучылар төркемнәрдә өй эшен тикшерә. Нәтиҗәләр ясый. Укытучы төркемнәрдәге берәр укучыдан өй эшен сорый, укучылар үзбәя куя.)

Укытучы. Укучылар, тактага карагыз әле. Сез анда икеюллыклар күрәсез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз да, бүгенге числоны язып, шуларны күчереп языгыз.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Бишәү генә шикелле. (М.Харисов)

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

Челтер-челтер ага көмеш су. (Г.Бәширов)

Онытылмый беренче саф мәхәббәт,

Онытылмый Агыйдел сылуы. (Татар халык җыры)

Укытучы. Укучылар, игътибар белән карагыз әле, әлеге җөмләләрне нәрсә берләштерә? (Укучылар төркемнәрдә эшли, җавапны табып, бер-берсе белән фикерләшә.)

Укучылар. Әлеге шигырь юлларынңа саннар кулланылган.

Укытучы. Бик дөрес. Ә алар гади генә шигырь юлларымы соң?

Укучылар. Юк, әлеге шигырь юллары җыр текстлары буларак кулланыла.

Укытучы. Әйе, укучылар, сез хаклы. Уйлап карыйк әле, безнең бүгенге темабыз нинди булыр икән?

Укучылар. Ул саннар белән бәйле булыр.

Укытучы. Дөрес, төгәлрәк әйтсәк, без бүген сан төркемчәләрен өйрәнербез. Темадан чыгып, максатыбызны билгеләргә тырышып карыйк. Без бүген дәрестә нәрсә эшләрбез икән? (Укучыларның җаваплары тыңланыла, төгәллек кертелә.)

Укытучы. Димәк, без бүген дәрестә сан төркемчәләрен аерырга өйрәнәчәкбез.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Музыка укытучысы. Хәерле көн, укучылар! Сез әле генә дәфтәрләрегезгә җыр текстларыннан икеюллыклар күчереп яздыгыз һәм аларда саннарның кулланылышын күрдегез. Минем сезгә шушы урында җырлар турында сөйләп китәсем килә. Иң элеигътибар белән экранга карыйк әле. Анда сораулар тәкъдим ителә. Шуларның җавапларын табып карыйк:

  1. Рус теленә тәрҗемә ителми торган сүз:

а) бишек; ә) моң; б) җыр.

  1. Җыр нәрсәдән тора?

а) сүз һәм көйдән; ә) моң һәм җырчыдан; б) җырчы һәм шагыйрьдән.

Музыка укытучысы. Афәрин, укучылар! Сез сорауларга бик дөрес җавап бирдегез. Димәк, җыр – ул халык лирикасының иң таралган төре, сүз белән көйнең үзара үрелүенә нигезләнгән, җырлап башкарыла торган шигъри-музыкаль әсәр. Җырның төп функциясе – халыкның һәм шәхеснең рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыру. Җырларда саннар бик еш кулланыла. Әйдәгез әле, миңа саннар кергән җырлар әйтеп карагыз. (Укучылар саннар кергән җырлар әйтә.)

Музыка укытучысы. Әйе, җырларда саннар бик күп кулланыла.

Татар теле укытучысы. Укучылар, әйдәгез, дәреслектәге кагыйдә белән танышыйк һәм күчереп язган икеюллыклардагы саннарның төркемчәләрен билгеләп карыйк. (Укучылар икеюллыклардагы саннарның төркемчәләрен билгели, җаваплар тикшерел.)

Татар теле укытучысы. Сез нинди дәрестә саннар белән күбрәк эш итәсез?

Укучылар. Математика дәресендә.

Математика укытучысы. Дөрес, укучылар. Димәк, әлеге урында мин сезгә экранда саннар тәкъдим итәм, ә сез аларны дөрес итеп укырга тиеш буласыз:

I, 2, ¼, IV, 1/5, 8, VII, 1/10. (Укучылар төркемнәрдә фикер алыша, җавапны яңгырата, математика укытучысы әлеге җавапларның дөреслеген тикшерә.)

Математика укытучысы. Укучылар, хәзер әлеге саннарның берничәсен кулланып, гади генә мәсьәлә төзеп, дәфтәрләрегезгә язып куегыз. (Укучылар биремне башкара.)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Татар теле укытучысы. Хәзер биремнәрне үтәүгә күчик. Сезгә экранда сүз белән язылган саннар тәкъдим ителә. Сез аларны күчереп язарга һәм төркемчәләрен билгеләргә тиеш буласыз.

Алтышар, сигезенче, өчтән бер, тугыз, унлап, беренче, дүрттән өч, егермеләп.

(Укучылар биремне башкара, җаваплар тикшерелә.)

Укытучы. Ә хәзер текст белән эшлибез. Сезнең өстәлләрдә карточкалар бар, анда текст язылган. Күпнокталар урынына тиешле саннарны куеп, текстны күчереп язарга кирәк.

Безнең капка төбенә җыелган бала-чаганың саны югалды, чама белән анда … бала бар иде. Шуның … өлеше – малайлар. Иренмәдем, санадым һәм … кыз барлыгын ачыкладым. Малайлар һәм кызлар төрле уеннар уйнаганнан соң, иң … … малай юкка чыкты, алар артыннан кызлар да юк булды.

Терәк сүзләр: өчтән бер, егермеләп, унике, беренче, дүрт

  1. Модельләштерү

Укытучы. Укучылар, бүген дәрестә өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясап, модель төзеп карыйк (Укытучы – тактада, укучылар дәфтәрләрдә төзи.)

Укытучы. Афәрин, укучылар! Булдырдыгыз! Хәзер төркем эчендә модельне бер-берегезгә сөйләп карагыз.

  1. Рефлексия

Укытучы. Без бүген нәрсә өйрәндек? (Сан төркемчәләрен)

Укытучы. Димәк, саннарның ничә төркемчәсе бар? (Биш)

Укытучы. Дәрестә тагын кайсы фән укытучылары катнашты? (Математика һәм музыка укытучылары)

Укытучы. Сезгә мондый төрдәге дәрес ошадымы?

  1. Дәресне йомгаклау. Өй эше

Укытучы. Укучылар, көндәлекләрне ачабыз, өй эшен язабыз. (Укучылар өй эшен сайлап ала.)

  1. Дәрестә төзегән математик мәсьәләне, төркемнәрдә алмашып, өйдә чишеп килергә.
  2. Саннар кулланылган биш җырдан өзек язарга.
  3. Һәр сан төркемчәсенә караган сан кертеп, берәр җөмлә уйлап язарга.

Укытучы. Өстәлләрегездә таблица формасында карточкалар бар. Анда сез дәреснең һәр этабы буенча үзегезгә бәя бирә аласыз. Шунда үзегезгә баллар куегыз. (Укучылар эшне башкара.)

Укытучы. Бүгенге дәресне уңышлы тәмамладык. Актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Сау булыгыз!

Укучылар. Хушыгыз!

Кулланылган әдәбият

  1. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе: Укытучылар һәм студентлар өчен кулланма,– Казан: Тат. кит. нәшр., 1993.
  2. Хәсәншина Р.Г. Татар теле 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2016.
  3. Юсупов Ф.Ю., Харисова Ч.М., Сәйфетдинов Р.Р. Татар теле. 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015.
  4. Хәсәнова Ф.Ф.,Сафиуллина Г.М., Гарифуллина Г.М. Татар әдәбияты. 6 сыйныф: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014.