Сәламәтлек – зур байлык

 (9 нчы сыйныф. Рус төркеме. Татар теле дәресе)

Алсу ШАКИРОВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– сәламәтлек  темасына караган яңа сүзләр өйрәнү, аларны монологик һәм диалогик сөйләмдә куллана алуларына ирешү;

– инновацион технологияләр кулланып, укучыларның үз фикерләрен логик, эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп сөйләргә һәм фикер йөртергә өйрәтү, аралашу культурасын һәм сөйләм телен үстерү;

– сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: уку өчен текстлар, мультимедиа экраны, мультимедиа презентациясе.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Укытучы.

“Исәнмесез!” – диеп башлыйм әле,

Күрешү бит шулай башлана.

Сезне күргәч, укучыларым,

Күңелкәем бигрәк шатлана.

–  Утырыгыз, балалар.

– Әйдәгез әле, укучылар, дәресне мәкальләр укып башлыйк. Рус телендә эквивалентын искә төшерсәгез, тагын да әйбәтрәк булыр. Экранга карыйбыз, укучылар. (1нче слайд)

  • Саулык – зур байлык.
  • Здоровье – большое богатство.
  • Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
  • В здоровом теле – здоровый дух.
  • Саф һава – тәнгә дәва.
  • Свежий воздух – бальзам для здоровья.
  • Байлык – бер айлык, саулык – гомерлек.
  • Богатство на месяц, здоровье на всю жизнь.
  • Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.
  • На свете самое маленькое счастье – богатство, а самое большое счастье – здоровье.
  • Саулыкны сатып алып булмый.
  • Здоровье не купишь.

Укытучы. Бу мәкальләр нәрсә турында?

Укучылар. Бу мәкальләр сәламәтлек турында.

Укытучы. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучылар. Сәламәтлек турында.

  1. Белемнәрне актуальләштерү
  2. Ситуатив күнегүләр үткәрү.

Укытучы. Укучылар, мин сезгә төрле ситуацияләр язылган карточкалар бирәм,  игътибар белән укыгыз һәм җавап бирегез.

Во сколько он (она) вчера лег(ла) спать;

  • Син кичә сәгать ничәдә йокларга яттың;
  • Во сколько он сегодня проснулся;
  • Син бүген сәгать ничәдә уяндың;

Сколько раз он вчера кушал;

  • Син кичә ничә тапкыр ашадың;
  • Успел ли он сегодня позавтракать;
  • Син буген иртәнге аш ашарга өлгердеңме;
  • Бегает ли он по утрам;
  • Син иртән йөгерәсеңме;
  • Делает ли он зарядку;
  • Син зарядка ясыйсыңмы;
  • Умывается ли он холодной водой;
  • Син салкын су белән юынасыңмы;
  • Соблюдает ли он режим дня;
  • Син көндәлек режимны саклыйсыңмы
  • III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү
  • Укытучы. .Мин сезгә текст таратам. Иң беренче таныш булмаган сүзләр белән танышырбыз.
  • 2. Сүзлек эше. (2 нче слайд)

Укытучы. Текстны укыйбыз.

Халык: “Дөньяда иң зур байлык – сәламәтлек”, – ди. Әйе, сәламәт кеше эшли дә, тормышын яхшырта, ял да итә.

Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора. Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитның зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта. Ризык витаминлы булырга тиеш. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт тә, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш.

Сәламәт булу өчен, беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк.Укучылар төрле спорт түгәрәкләренә йөри алалар. Мәсәлән, айкидо, гимнастика, волейбол, карате, җиңел атлетика. Иртән зарядка ясарга яки йөгерергә мөмкин. Җәен су коенырга, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын чаңгыда, чанада, тимераякта шуарга, хоккей уйнарга бик файдалы. Үзеңне иртән зарядка ясарга күнектерергә кирәк. Бүлмәләрне җилләтергә дә онытма. Боларны эшләү ихтыяр көче таләп итә.

  • Әлбәттә, сәламәтлекне саклау өчен, спиртлы эчемлекләр эчмәү, тәмәке тартмау — иң беренче шарт.
  • Тәмәке тарту – иң киң таралган начар гадәтләрнең берсе.Тәмәкедәге никатин — бик агулы матдә.
  • Тәмәке тарта торган укучыларның хезмәт һәм ял режимы бозыла. Алар тәнәфестә башкалар белән ял итмиләр,тәмәке тартырга урын эзлиләр һәм тәнәфесне шунда үткәрәләр. Галимнәр әйтүенчә, бер тәмәке гомерне җиде минутка кыскарта.
  • Спиртлы эчемлекләр куллану нәрсәгә китерә соң?
  • Беренчедән,җинаятьчелек.Икенчедән, алар төрле авырулар белән авырыйлар. Өченчедән, алар кешенең акылын һәм намусын томалый:кешеләр тупасрак, усалрак була бара. Спиртлы эчемлекләр куллану сәламәтлек тә, көч тә, бирми, зарар гына китерә.
  • Укытучы. Текстны мәгънә ягыннан нинди өлешләргә бүлер идегез?
  • Укучылар. 3өлешкә.
  • Укытучы. Яхшы. Хәзер һәрбер өлешкә исем бирәбез. 1нче өлешкә нинди исем бирәбез?
  • Укучылар. «Дөрес туклану».
  • Укытучы. 2 нче өлешкә?
  • Укучылар. «Спорт белән шөгыльләнү».

Укытучы. 3 нче өлешкә нинди исем бирәбез?

  • Укучылар. «Зарарлы гадәтләр». (5 нче слайд)
  • Укытучы. Хәзер һәрбер өлештән өлешнең эчтәлегенә туры килә торган җөмлә табыгыз. (3 җөмлә барлыкка килә.) (6 нчы слайд)
  • Укучылар.
  • 1) Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора.
  • 2) Сәламәт булу өчен беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
  • 3) Сәламәтлекне саклау өчен, спиртлы эчемлекләр эчмәү, тәмәке тартмау — иң беренче шарт.
  • Укытучы. Яхшы. Ә хәзер, укучылар, бу өч җөмләне, текстта бирелгән кайсы бер җөмлә белән әйтеп була?
  • Укучылар. Халык: “Дөньяда иң зур байлык – сәламәтлек”, – ди. (3нче слайд)
  • Укытучы. Дөрес. Карагыз әле, укучылар, безнең текстның исеме юк бит. Сез текстка нинди исем бирер идегез?
  • Укучылар. Сәламәтлек – зур байлык.

Укытучы. Укучылар, безнең дәрес темасы текст исеменә тәңгәл килә: «Сәламәтлек  – зур байлык».

Физкультминут (Зиннур башкаруында “Ак Барс чемпион” җыры, “Давай Россия” көе куела, хәрәкәтләр ясала.)

Укытучы. Укучылар, менә сез ике төрле көйгә хәрәкәтләр ясадыгыз. Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

Укучылар. Татар теле һәм рус теле дәүләт телләре дип.

Укытучы. Әйе. Беләсезме, укучылар, моның тагын бер сәбәбе бар. Мәктәбебездә рус, татар, чуваш милләтендәге укучылар бергә укыйлар. Без –бердәм, дус гаилә. Дус яшәү дә сәламәт яшәү рәвешенә керә. Шулай бит.

Хәзер “Сәламәтлек”темасына диалог төзибез

Диалог №1 – “Дөрес туклану”.

Диалог №2 – “Спорт белән шөгыльләнү”.

Диалог №3«Зарарлы гадәтләр».

Укытучы. Әйдәгез, укучылар, хәзер синквейн язабыз.

  1. Сәламәт.
  2. Сәламәт кеше нинди була?

– Көчле, җитез

  1. Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

– Дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, чыныгырга кирәк.

  1. Сәламәтлек турында бер җөмлә төзибез.

– Без сәламәт булырга телибез.

  1. Сәламәт сүзен тагын нинди сүз белән алыштырырга була?

Сау, таза.

Укытучы. Укучылар, сез экранда рәсемнәр күрәсез. Сез “Сәламәт булу өчен нәрсә кирәк?”, “Зарарлы гадәтләр” дигән сорауга иҗади якын килеп җавап бирерсез. (Укучылар төркемләп эшлиләр, җавап бирләр.)

Укытучы. Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул? (4 нче слайд)

Җавап:

  • Организмны чыныктыру
  • Исерткеч эчемлекләр кулланмау
  • Дөрес туклану
  • Наркотиклар кулланмау
  • Спорт белән шөгыльләнү
  • Тәмәке тартмау

Укытучы. Сәламәт кеше нинди ул?

Җавап. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле, җаваплы,сәламәт, ярдәмчел

  1. Өй эше. (5нче слайд)
  2. “Сәламәтлек – зур байлык” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга.
  3. Текстка карата 5 сорау төзергә.
  4. Бүген өйрәнгән сүзләр белән җөмләләр төзергә.
  5. VI. Йомгаклау

Укытучы. Хөрмәтле укучылар, без бүген сезнең белән сәламәтлек турында, сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк булуы турында сөйләштек.

VII. Билгеләр кую

Укытучы. Укучылар, сау-сәламәт булыгыз, беркайчан да авырмагыз! Шуның белән бүгенге дәресебез тәмамланды. Сау булыгыз!